МӘСКӘҮДӘ ИКЕНЧЕ АДЫМ

Мәскәүдә мөселман каракүлчеләренең оешып, мал алыр өчен яңгы тиҗарәтханә ачулары гәзитәмездә язылып үткән иде*1. Яңгы тиҗарәтханә Мәскәүнең каракүлче сәүдәгәрләреннән абруйлы утызлап фирманы бер эш янында җыя алганга, бу тиҗарәтханә тәэсисе анда-монда бер кибет яисә бер магазин ачу кебек кечкенә генә эш түгелдер. Мондый зур оешулар әле безнең мөселман сәүдәгәрләренең арасында яңгы булганга, бәлки, шул тиҗарәтханә – зурлыгы, эшенең киңлеге, катышкан фирмаларның күплеге берлән Идел буе татарлары арасында беренче эштер.

Тиҗарәтхәнәнең максаты, аның сату-алу юлында итәргә теләгән эше, тиҗарәтханәне тәэсистә куелган әсаслар – милли хәятымызда зур роль уйнаган сәүдә эшенең икенче адым атларга хәзер торганын күрсәтә торган хәерле фалдыр.

Мәгълүм ки, безнең халык никадәр сәүдәгәр булса да, искедән бирле килгән тире-яры, җәнлек сатулары безнең халык кулында гына булса да, кызыл мал, кырыктартма сатуында безнең халык шактый зур урын тотса да, бу сатулар күбесе кечкенәлектән үтә алмыйлар иде. Боларның һәммәсе, бер юлдан барып, кечкенә генә сумалы, зур гайрәтле кешеләр кечкенә кибеттән башлыйлар да, үзләренең тырышлыклары аркасында үзләренең ашау-эчүләрен, мәдәни ихтыяҗларын кысу аркасында сумаланып алалар иде дә, акыртын гына үсеп баралар иде. Ләкин боларның үсүләре мәгълүм дәрәҗәгә җиткәнчә генә бара да аннан соң туктый яисә бөтенләй бетеп китә иде. Болардан үсә-үсә зур фирмаларга әйләнеп китүчеләре, болардан фабрикантлар чыгулары яисә бер-бер сатудан иң зур сәүдәгәр булып базарга тәэсир итәрлек булучылары күптән инде күренгәне юк иде. Болар кечкенә генә сәүдәгәр булып баралар. Акыртын гына тәрәкъкый итәләр. Кризислар вакытында ыгыр-шыгыр гына үзләрен саклыйлар иде.

Боларга сата торган руслар, яһүдләр, нимесләр бик тиз йә банкир, йә фабрикант, йә зур кулдагы сәүдәгәргә әйләнеп китәләр дә, безнең агай-эне һаман шул үз үлчәвеннән үсә алмый иде. Ул һаман торгашлыктан чыга алмый иде.

Моның сәбәпләре, әлбәттә, күп. Иң зурысы – бу сәүдәгәр халкының тырышлыгы тага кисәргә җитсә дә, сатучылык хисе һаман иске, бабалардан калганча торып, шуның гыйлем, заман берлән шомармавыннан иде.

Бу сәүдәгәрләрнең күзләре бик кыска булганга, алар бүген килгән биш тиен файдага бер елдан соң киләчәк ун сумны һәба итәргә хәзер торалар. Чыгышны азайтыр өчен, хезмәтчеләргә бер шакмак шикәр ким биреп, экономия ясыйлар. Магазинның рухы булган приказчикның бер, ике, өч сум жалуниясен кысалар, биш-ун тиен файда итәр өчен, күрше сәүдәгәренә зарар итәм дип, базар бозалар, малның бәһасен төшерәләр иде. Шулай итеп, башларын кечкенә мәсьәләләр берлән мәшгуль итеп, зур файдалардан мәхрүм калалар. Баскан йирләрендә, тоткан базарларында, бер-берсенә аяк чалышып, алга атларга көчләре калмый иде. Тиҗарәт дөньясының киң базарына чыга алмаенча, һаман шул үзенең тирә- юнендә туалар, үләләр иде. Иске заманнарда, тормыш очсыз булганда, сәүдә базарында татар сатучысына үзе кебек акыртын хәрәкәт итә торган рус сәүдәгәре генә каршы чыкканда, болай бару мөмкин дә булгандыр.

Ләкин соңгы елларда сәүдә базарына кискен зиһенле яһүд, әрмән килеп кергәч, зур сумаларга таянып нимес аяк баскач, бу төрле сату итү мөмкин түгелләнгән иде. Шуның аркасында соңгы егерме ел эчендә бик күп базарлар безнең мөселман сәүдәгәрләренең кулыннан ычкынган, бик абруйлы фирмаларның көле күккә очкан, бик күп оста, уңган сәүдәгәрләр яһүд, әрмән, нимес, рус сәүдәгәрләренең приказчигы булып калган иде. Шулай түбәнәю елдан-ел алга бара, елдан-ел мөселманнарның зур фирмалары бетә, кечкенәләре капитал боендырыгы астына керә бара иде. Сәүдәгәр егълый, сыкрый, муенын бөгә, яһүд сатучы банк алдында буенсона иде. Хезмәтче булып калып, сәүдәсенең каймагын аларга ташый иде.

Мәскәү каракүлчеләре алдында шул мәнзарә көннән-көн ачыла барды. Элгәре приказчикның кулда тотып сатып йөрүдән үскән бу фирмалар, элгәре вакытта расходны кысып, тәүлегенә унсигез сәгать эшләп сумаланып алган булсалар да, зурая төшкәч, болар алдында теге гомуми куркыныч килеп баскан иде. Банклар, комиссия конторалары, спекулянтлары боларны йотарга, боларны да үзләренә хезмәтче итәргә кармаклар салалар, аулар коралар иде. Тик кенә торып, боларның маңгай тирләре берлән тапкан малларының каймагын ашарга хәзерләнәләр иде.

Шуның өчен сугышка кадәр нимес фирмалары, каракүл чыга торган Төркестанга мөселман приказчигы җибәреп, беренче кулдан каракүлне җыеп алалар иде дә сатучы булган мөселман ага-энегә борычлап-тозлап сатып торалар иде. Сугыш башлангач, нимес фирмалары урынын яһүдләр тотмакчы булды. Үткән елны каракүл базарына барып, шактый мал алдылар. Бу ел китереп, мөселманнарга зур файдалар берлән саттылар. Шуңгардан гыйбрәт алып, бу ел зур бер тиҗарәтханә ясап, каракүлнең зур кыйсемен үз кулларына кертеп, мөселман сәүдәгәренә үз бәһасен диктовать итәргә хәзерләнделәр.

Мәскәү каракүлчеләренең алдында йә яһүдләргә приказчик булып калу, яисә үзара юктан тартышып йөрүне ташлап, алу өчен генә булса да, берләшү уе туды. Мәскәү мөселманнары шул мәсьәләдә сәүдәгәрлек күрсәттеләр. Аларның бик күп фирмалары бу көндә ителәчәк аз-маз файданы да гомумгә корбан итеп,

Төркестаннан каракүл алыр өчен берләштеләр. Утыз фирма акционерный товарищество ачарга карар иттеләр.

Хәзергә әле, бу елгы базарны үткәрмәс өчен, Бурнашев, Карамышев фирмасында торговый дом ачып, зур гына капитал куеп эшкә керештеләр. Яһүдләргә хезмәт итә торган егетләремезне үзләренә куштылар. Үзара аерым алып йөри торганнарны бергә җыеп, каракүл алырга йибәрделәр.

Шулай итеп, мөселман арасыннан чыгып, мөселманнар ашасыннан гына сатыла торган каракүл базарына үзләрен имеп торырга теләгән паразит көчләргә ирек бирмәделәр. Мәскәү каракүлчеләре үзләренең шул хәрәкәтләре берлән торганлыктан, вак сатучылыктан чыгып, сәүдәнең икенче дәрәҗәсе булган промышленникка, зур сатучылыкка таба омтылулык күзләре ачылганны күрсәттеләр.

Сәүдә эшемез тәрәкъкый итсә, табигый уларак, аңларга тиеш булган оешып эш итүдә беренче адымны атладылар, беренче уларак, сәүдәгәрлекнең икенче сыйныфына күчтеләр.

Ләкин икенче сыйныфка күчү әле икенче сыйныфны бетерү түгелдер. Анда бик озын-озын дәресләр бар. Анда бик күп өйрәнергә кирәкле яңгы мәгълүматлар бар. Беренче сыйныфтагы бала сәүдәгәргә гафу ителсә, икенче сыйныфка күчкәннәргә кичерелми торган гадәтләр, кануннар бар. Ул гына да түгел, икенче сыйныф сәүдә эшендә зур-зур каршы чыга торган көчләр бар.

Алар үз арадагы Сәгыйть берлән Шәһитнең, Әхмәтша берлән Мөхәммәтшаның тартылулары кебек кенә түгел, алар көчле яһүд фирмалары, банклар, конторалары. Сәүдәгәрләр шул якта дустларыннан битәр дошманнары күбрәк булу табигый икәнлеген аңлап, кул-кулга хәрәкәтне ташламасалар, читтән кергән интригаларга колак салмасалар, каракүл базары аларныкы. Икенче сыйныфка күчтеңез, өченчегә күчүне күздә тотып, авыр имтиханнарга хәзерләнеңез. Сезнең шул юлдан муаффәкыять берлән эш итә алуыңыз башка сәүдә юлларында да оешу – кушылышуга үрнәк булачак. Сезнең шул юлда тәрәкъкый итүеңез, татар сәүдәгәренең эчендә көя булып ашый торган ваклыкны бетереп, аны рухи үстерәчәк.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәскәүдә икенче адым. «Сүз» газетасының 1916 елгы 22 апрель (46 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …тиҗарәтханә ачулары гәзитәмездә язылып үткән иде. – «Сүз» газетасының 1916 елгы 8 апрель (43 нче) санындагы «Мәскәүдә яңа тиҗарәт ширкәте» дигән, авторы күрсәтелмәгән язмада 5 апрельдә Мәскәү мөселманнары арасында «Торговый дом Бурнашев, Карамышев һәм компанияләре» исемле яңа сәүдә ширкәте ачылуы, аның максаты «Урта Азия белән Сибириядә каракүл һәм пушной мал тиҗарәтен арттыру» булуы әйтелә. Ширкәт «Торговый дом…» рәвешендә төзелсә дә, асыл максат ширкәтне акционер компания итүдән гыйбарәт була. Ширкәткә Мәскәүнең барлык могтәбәр сәүдәгәрләре дә катнаша. Аның әгъзалары башта 30 кадәр булып, әмма тиз арада тагы да артуына ышаныч белдерелә.

* Игътибарлы фирмалардан бер-икесе генә читтә калды. Бу да, иншалла,

вакытлы гына булыр. . Г.Исхакый искәр.

Гыйззәте нәфсе . мин-минлеге.

Изһаре хакыйкать . дөреслекне күрсәтү.

Тиҗарәтханә . сәүдә йорты.

Тәэсисе . оешуы.

Һәба итәргә – җилгә очырырга, файдасыз, нәтиҗәсез итәргә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 222-225.

Җавап калдыру