Апрельнең 5, 6 нчы көннәрендә чыккан «Вакыт» гәзитәсендәге Муса әфәнде Бигиевнең мәкаләләре моңганчыга кадәр тиелмәенчә үткән бик күп мәсьәләләрне ачарга мәҗбүр итә. Болар арасында, әлбәттә, иң зурысы . Муса әфәнде Бигиевнең 14 нче елдан 16 нчы елга кадәр булган мөддәттә «сыйрател-мөстәкыймче»ләргә мөнәсәбәтенең үзгәрүедер. 14 нче елда «сыйрател-мөстәкыймче»ләрнең алган юллары мөселманнар өчен катгыян зарарлы дип ышанган Муса әфәнденең 15 нче елларда зарарлыгына шөбһәгә керүе, 16 нчы елда аларның мәсләкләрендә курку күрмәү, ахыргарак тугрыдан-тугры аларга таба маил итү, кул сузуда тәдриҗи үзгәрүдер.
Муса әфәнденең әхвале рухиясендәге бу үзгәреш Муса әфәнденең мәсләгендәге уңга таба авышу гына булса, суллардан, уртачалардан саф күңелләре булган кебек, ник уңнардан пакь теләүчеләр булмасын диеп китәргә, бәлки, мөмкин булыр иде. Ләкин Муса әфәндедәге фикер авышу һичбер төрле уңлану, урталану кебек, вөҗдан кушуы берлән эшләнгән хәрәкәткә охшамаганга, Муса әфәнденең сәяси дөньядагы шул сикерүе башыннан ахырына кадәр пакьлектән былчырак дөньясына, саф хезмәттән сату-сатылу базарына омтылу-атылуына охшаганга, табигый, без аңгарга сәерче булып кала алмыймыз.
Табигый, без аңгарга, Муса әфәнде үзе әйткәнчә, «сез үз фикереңездә хөр булсаңыз, мин дә үз уемда хөр» дигән сүз берлән, «Дин вә мәгыйшәт»нең «сез безнең хөрриятемезне тәхдид итеп, үзеңезнең байрагыңызга язылган фикергә хилаф итәсез» дигән сүзләренә моназарә өчен китерелгән могарәзәләренә генә разый була алмыймыз. Шул мәсьәләгә үземезнең нәзарымны ап-ачык әйтеп бирергә мәҗбүр буламыз.
Шул сүз вакытларында, бәлки, кирәге бик үк булмаган мәнзарәләр ачылыр. Бәлки, әфкяре гомумия алдында ябык булуы хис-нәфасәт буенча теләнелгән милли чирләремездән пәрдәләр алыныр. Бәлки, нечкәргән кешеләрнең хисләрен тәхкыйрь итәр?
Ләкин хәзерге көндә Муса әфәнде, үзенә зимнаи нисбәт ителгән гөнаһлар, гаепләрне «юк, мин эшләмәдем» дип бетерер йирдә, бөтен «сыйрател-мөстәкыймче»ләргә каршы хәрәкәткә югарыдан торган булып, былчырак ыргытырга теләве шул пәрдә ачудагы бөтен мәсьүлиятне аның өстенә йөклидер. Безнең шул мәҗбүри бәятнатымызда ачылачак серләрнең мәсьүле Муса әфәнде булып каладыр.
Баштан башлыйк:
13 нче елның ахырында «Ил» гәзитәсе идарәсендә Баязидовлар, Байрашовлар «Сыйрател-мөстәкыйм» дигән исем берлә «Союз русского народа»ны татар тормышына татбикъ итәргә телиләр» дигән хәбәр алынды.
Идарә шул вакытта ук шуны җентекләргә кереште. Баязидов, Байрашов, Ялышев, Җаубаш Гариф мулла вә башка берничә кешенең имза ителгән уставы кулына төште.
Шул союзны татарчаландыруга ярдәмчеләрнең берсе мөселманнарга дошман даирәләр һәм дә «Союз русского народа»дан бер марҗа икәнлеге беленде.
Шул «Союз русского народа»ның гайре рус милләтләргә дошманлык фикерен таратыр өчен, «Нур» гәзитәсен көндәлек иттереп зурайту ниятендә икәнлекләре аңлашылды.
Русия мөселманнарының теләкләрен, өметләрен, милли гаяләрен «Союз русского народа» теләгәнчә генә борыр өчен Петроградта Баязидов, Байрашов, ресторанчы Ялышев, Акчурин, тагы берничә вак-төяктән бер мәркәзи комитет ясарга карарлары мәгълүм булды.
Шул материал берлән «Ил» идарәсе мөселман фракциясенең әгъзаларына һәм дә Петроградның могтәбәранына мөрәҗәгать итте.
14 нче елның башында шул материал өстеннән ике-өч мәҗлестә мөзакәрә булды. Мөзакәрәләр сер тотылу лязем булганга, мәҗлестә «Ил»дә имзалары чыккан (Муса әфәнде шулар арасында) затлар берлән бәгъзе бер сәбәпләрдән имза куелулары матлуб булмаган тагы ике кеше бар иде.
Озын тәхлилдән соң мәҗлес «Сыйрател-мөстәкыйм»нең, мотлакан, мөселманнарны алдар өчен ясалган бер тозак икәнлеге фикеренә килде вә, шул фикерне әфкяре гомумиягә ачып биреп, хәтәр барлыгын игълан итүне милли, мәдәни вә вөҗдани бурычы дип хисап итте һәм игълан итте.
Муса әфәнде Бигиев шул мәҗлестә «Сыйрател-мөстәкыйм»не һичбер төрле якламады. Аларның алдакчылыкларына һичбер шөбһәсе юк икәнен кат-кат әйтте. Мәҗлес кабул иткән резолюцияне йомшаграк табып, тагы катырак гыйбарәләр куллану ляземлеген алга сөрде.
Мәҗлеснең әфкяре гомумиягә мөрәҗәгатенең нәтиҗәсе һәммә кешегә мәгълүм.
«Сыйрател-мөстәкыймче»ләргә эшләрен йөртә белмәгәннәре өчен таяначак даирәләре акча бирмәделәр. Мөселман дөньясы да аларга ләгънәт укыды.
Карагруһ партиясе мөселманнар арасында «Сыйрател-мөстәкыйм» исеме берлән мәйданга чыга алмаенча калды. Шул вакытта «сыйрател-мөстәкыймче»нең Байрашовы мәгънәви ярдәм теләп, ягъни мөселман әфкяре гомумиясен булыштырырга ният итеп, иттифакый Петроградта тугры килгән Фатих әфәнде Кәрими һәм дә Исмәгыйль бәк Гаспринскийларны зыяфәт итте.
«Сыйрател-мөстәкыймче»нең икенчесе Сафа Баязидов, миңа мөрәҗәгать итеп, «Сыйрател-мөстәкыйм»гә каршы компанияне бетерергә үтенде. Ләкин боларның икесенең дә планнары җимерелде. Кирәк, Исмәгыйль баба, кирәк, Фатих әфәнде, кирәк, мин, хәйләләренә алынмадык. Җыланның куенымызга керергә теләвенә, туңган булып, мескинләнеп маташуына инанмадык.
Безнең шул инанмавымыз тугры булып чыкты. Шау-шу басылгач та, Баязидов, Байрашов компаниясе үз юлларында хәрәкәт иттеләр. Баштан бер комитет ясап, зур союз оештырырга имкян юклыгын белгәч, үзләренең карагруһларына таянып, мәмләкәт эчендә оячыклар ясадылар. Үзләренең агентлары белән итәк асты мөнәсәбәткә керештеләр. Мөселманнарның зуррак урыннарында дәрәҗә, малга кызыга торган, дин, мәсләккә өстән карый торган ярты фасикъ, ярты муллаларны үзләренә багладылар. Уфада, Казанда, Оренбургта, Касыймда төпле нигезләр кордылар. Анда-бунда кечкенә-кечкенә агентлар хәзерләделәр.
Менә шул вакытта Петроградта яңгы бер мәсьәлә туды. Зариф хәзрәт Йунысов вафат итте. Шуның урынына Муса әфәнде Бигиев имам булу юлына керде. Монда, әлбәттә, искиткеч бер эш юк. Егерме ел мәдрәсәдә укыган бер дин галиме, урын чыккач, мәхәллә халкы сайлагач, ник мулла булмасын? Ләкин Муса әфәнде шул эшендә әлеге Баязидларның арка терәкләре «Сыйрател-мөстәкыйм»гә җан өрүче Минкинга мөрәҗәгать итте. Аңгарга үзе барып, ярдәм теләде.
Минкинның мөселманнарга ничек каравы Муса әфәндегә мәгълүм булганга, аны үзенә ышандырыр өчен Муса әфәнде ниләр сөйләгәндер, әлбәттә, без белмимез, ләкин Муса әфәнденең шул юл берлән дә михраб иясе булырга тырышып ятканын онытмыймыз.
Ләкин ул ялыну да файдалы чыкмады булырга кирәк, Муса әфәндене имамлыкка тасдыйк итмәделәр.
Шул арада мөфти Солтанов үлү белән мөфтилек мәсьәләсе туды. Баязид, Байрашлар, үзләренең агентлары берлән Минкинга таянып, мөфтилек түренә кичтеләр.
Әфкяре гомумия шау-шу килде. Протест китте. Матбугат протест итте. Әфкяре гомумия протест ясады. Дума әгъзалары протест ясады.
Муса әфәнде дә протестчылар арасында иде. Ул «Баязидов мөфти булса, мин имам булмыйм, отказать итәм» дип сөйләнде. (Ләкин Муса әфәндене тасдыйк итмәү Баязидов мөфти булганчы ук беткәнгә, бу отказ, әлбәттә, туйдан соң ителгән дөмбер генә иде.)
Баязидның мөфти ителүен протест итеп, мөселман фракциясенә «Дума мөнбәреннән укылсын» дигән мөрәҗәгатькә Муса әфәнде беренчеләр арасында имза атты. Шул фикергә күбрәк затларның иштираке өчен хезмәт итте. (Бу хакта «Дин вә мәгыйшәт»тә озын мәкалә булганга, монда без матбугатка мәгълүм түгел нәрсәне ачмыймыз.)
Шуннан соң? Шуннан соң ни булды? Мәгълүм түгел. Теге кәгазь фракциягә барып җиттеме? Әллә ул бәгъзе бер кешеләрнең Баязидларга көчләрен күрсәтер өчен корал гына булып калдымы?
Ләкин көз көнендә Баязидов Петроградка жалуния арттырырга кайткач, Муса әфәнде, мөфтилегенә протест иткән имзасының карасы да кипмәс борын, Сафа мулланы зыярәт итте.
Ни сөйләгәнлекләре, әлбәттә, безгә мәгълүм түгел, ләкин шуннан соң теге протест кәгазе әллә нишләде…
Халык арасында «Баязидлар «Ислам вә мәгариф» дигән гәзитә чыгаралар икән, Муса әфәнденең дә катышы бар икән» дигән сүз чыкты.
Мин үзем шул сүзләргә һичбер төрле әминият итмәгәнгә, Муса әфәнде берлән бер күрешкәндә (октябрь-ноябрьдә булырга кирәк), «Ислам вә мәгариф» хакында сорадым. «Миңа киңәшкә килгәннәр иде, бик һәйбәт киңәш бирдем, Шаһтәхтинскийны, Вәгыйз Нәүрузины күрсәттем. Маташып йөриләр», – диде. Үзе дә көлде. Мин: «Хаҗи Теләшине дә күрсәтү кирәк иде», – дидем дә мәсьәләне көлеп бетердек.
Шуннан соң Петроградтан «Муса әфәнде «сыйрател-мөстәкыймче»ләр белән чуалып йөри» дигән хатлар, хәбәрләр алдым.
Бераз арттыру бардыр дип артык әһәмият бирмәдем. Гәзитәгә бер хәбәр дә кертмәдем. Беркөнне яшьләр мәҗлесендәге Муса әфәнденең «Ислам вә мәгариф» хакындагы бәянате хакында озын бер хат килде. Үз кашымда инабәте бар кешенең мәктүбен икенче бер танышым тәэкид итте. Мин һаман әле: «Болай гына бетмәсме, Муса әфәнденең шул маташуы бер аңлашылмау гына түгелме?» – дип, гәзитәдә бер хәреф кертмәдем.
Шул арада Муса әфәндегә хәерхаһлыгында һичбер шөбһә булмаган бер заттан килгән хатта: «Хәл-әхвальнең асты-өсткә килде: «Ислам вә мәгариф»кә матбага бирү хакында Муса әфәнде берлән бик озак сөйләштем. Үз фикереннән кайтара алмадым. Ниһаять, фәлән әфәнделәр, фәлән әфәнделәр ташларга киңәш бирделәр.
Тәэсиремез булмады. Гәзитәдә шул хакта бернәрсә биреңез әле.
Муса әфәнде гәзитә сәхифәләрендә үзенең кылырга теләгән эшен күрсә, ни икәнен белеп фикереннән кайтмасмы!» – диелгән иде.
Шул арада Петроград мөхбиремездән «Муса әфәнде, «сыйрател-мөстәкыймче»ләр» дип бер мәкалә килде.1
Бу мәкалә басылу берлән Муса әфәнде катгыян рәд итәр дә шул сүзләргә урын калмас дип, «Сүз»дә бастык.
Мәкаләнең башына үз тарафымнан Муса әфәнденең рәдден көтеп калганымызны аңлаттым. Шуңгарга каршы Муса әфәнде, хосусый мәктүб берлән: «Хәтерем калды, кәефем китте», – дип, теге мәкалә өчен үпкәсен белгертте. (Муса әфәнде бу хат ахырында: «Теләсәгез, гәзитәгә языңыз», – дигән иде.)
Мин, Муса әфәнденең шул зур милли мәсьәләне хәтер калу, кәеф китү берлән үлчәвенә гаҗәпкә калып, мондый мәсләки мәсьәләләрдә атамның да хәтере калуына илтифат итәргә ярамаганын язарга уйладым. Ләкин шул арада Петроградка киңәш мәҗлесенә чакырылганга, анда сөйләргә калдырдым.
Муса әфәнденең «Сыйрател-мөстәкыйм» берлән маташып йөрүе үзе өчен дә зарарлы, халык ноктаи нәзарыннан ямьсез икәненә ышанганга, Мәскәүдәге дустларына барып, Муса әфәндегә мәктүб язуларын, аларның да Муса әфәндене шул фикердән кайтарырга димләүләрен үтендем, һәм дә алар яздылар да.
Петроградка баргач та, Муса әфәндене тискәре күреп, шул хакта сөйләдем. Ләкин Муса әфәнденең сөйләгән сүзләре һаман «һидаять теләгән кешегә мин [каршы] тормыйм»нан гыйбарәт булганга, үзенең ничек каравын ап-ачык әйтеп бирмәгәнгә, канәгать хасил итә алмадым.
Элгәреге елдагы «Сыйрател-мөстәкыйм»гә каршы чыккан затларны күбесен аерым-аерым күреп, шул хакта сөйләштем. Алар барысы да: «Муса әфәнденең «сыйрател-мөстәкыймче»ләр берлән чуалып йөрүе болай да мәсләкендә ныклыкка өйрәнмәгән халык арасында чуалуны, авуны тудырачак, иҗтимагыятемезгә сәбатсызлык кертәчәк һәм дә карагруһларымызның теләге булган безнең белән бергә барган, бергә хәрәкәт иткән куәтләремезне бүлү булачак», – диделәр вә шуңардан мөмкин кадәр асатча чыгар өчен, Муса әфәндене чакырып, бер мәҗлес ясарга карар бирделәр.
Фракция рәисе Котлыкай мирзаның өендә мәҗлес ясалды.
14 нче елда имза иткән затлар гына җыелган иде.
Сүз башланды. «Ислам вә мәгариф»кә матбага бирү хакында Муса әфәнде тугрысында чыккан хәбәрләрнең дөрестме-түгелме, теге вакыттагыга караганда Муса әфәнденең «Сыйрателмөстәкыйм»гә каравы үзгәргәнме, юкмы?» – дип сөаль бирдек.
Муса әфәнде озын бәянаттә булынды. Аныңча, сүзенең хөласасы моннан гыйбарәт: Госман Галикәев дигән Байрашовның мөгаллиме һәм старший официанты, Муса әфәндегә килеп, Муса әфәнде уйлаган «Мөнбәр» гәзитәсен чыгарса, Фатих Байрашов нашир булачагын сөйләгән. Муса әфәнде аңгарга разый булмагач, үзләре – Госман әфәнде, Фатих Байрашов «Ислам вә мәгариф» исемендә гәзитә чыгарырга карар бирүләрен белдергән һәм дә Муса әфәндене баш мөхәррир булырга чакырган. Муса әфәнде, үзе гәзитә башында торырга разый булмаса да, һәйәте тәхририя төзеп бирергә өстенә алган. Шуның өчен Габдулла Гыйсьмәтине2 күрсәткән, Вәгыйз Нәүрузины3 тәкъдим иткән. Габдулла Сакмари берлән Хәлим Искәндәревләрне4 чакырырга мәслихәт тапкан. (Боларга үзе хатлар язганмы, башкалардан яздырганмы – Муса әфәнде ачык җавап бирмәде.)
Шуннан соң Фатих Байрашов, Госман Галикәев берлән һәм дә «Петроградский листок» дигән урам гәзитәсенең бер язучысы берлән Муса әфәндегә килгәннәр. Теге русны «Ислам вә мәгариф»нең русча мөхәррире иттереп күрсәткәннәр. Муса әфәнденең матбагасында бастыруны рәсми сораганнар. Муса әфәнде ачык җавап бирмәсә дә, рус урынына Шаһтәхтинскийны чакырырга кушкан. Байрашов чакырган. Сөйләгән вакытта Байрашов гәзитәнең басылуы өчен матбага бәһасе дип һәр айга мең дә ике йөз сумны тәэмин итәргә булган. (Унике номер гәзитәнең матбага эше дүрт йөз, биш йөз сумнар чамасында.)
Байрашов Муса әфәндегә «мәсләке хакында наширының катышы юк» дип, һәр номерында язарга да вәгъдә иткән. Муса әфәнде алырга разый булуга якын бер сүз биргән. (Муса әфәнде әйтеп бетермәенчә, очын яшереп сөйләгәнгә, ике арадагы мокавәләгә кул куелып-куелмавы мәгълүм булмады.)
Шуннан соң гәзитәләрдә («Сүз»дә) мәкалә чыккан. Муса әфәнденең хәтере калган, кәефе киткән…
Шунда Муса әфәнденең бәяны тәмам.
Мәсьәлә өстендә сүз китте. Иң әүвәл, Муса әфәндене матбага бирмәсен дип кенә димләргә килгән затлар алдында Муса әфәнденең һәйәте тәхририя ясашуы да килеп баскач: «Муса әфәнденең «Сыйрател-мөстәкыйм»гә карашы да үзгәрмәдеме?» – дигән сөаль яңгыдан зураеп туды. Озын сүзләрдән соң Муса әфәнде: «Мин аларны һидаятькә киләләр дип ышанам. Мин Фатих әфәнденең шул эше гөнаһын йолар өчен эшләү дип беләм», – диде.
Озын сүзләрдән соң Муса әфәнденең яки алдануы, яки алданырга теләве ап-ачык күрсәтелде. Җәмәгать эшендә йөргән кешенең шундый мәсләки эштә юк-бар берлән уйнарга ярамавы, мондый аву-түнүләр сәяси фәхешне таратырга сәбәп булуы төрлечә сөйләнелде. Муса әфәнде: «Алай булса, мин боларга матбага бирмим», – диде. «Бик һәйбәт. Алай булса, теге чакырган кешеләреңезгә, инде килүеңез мәслихәт түгел, дип әйтеңез, хата булганлыгын аңлатыңыз, халыкка да: «Безнең «Сыйрателмөстәкыйм»гә каравымыз һаман әле бертөсле икәне мәгълүм булсын», – диелде.
Муса әфәнде тагы: «Юк, һаман әле «Ислам вә мәгариф»нең зарарлы түгеллегенә ышанам. Ләкин бу эшне сезнең хәтер өчен генә кылам», – диде.
Алты сәгать мәҗлестә сөйләнелгән сүз, ителгән карарлар тагы хәтер саклауга килеп төшкәч, мәҗлес аптырап китте. Вакыт бик соң булганга, тагы бер мәҗлестә мөзакәрә итешергә булып таралды.
Шул вакытларда Петроградның укучылары арасында «Ислам вә мәгариф»кә секретарь булып керергә йөрүче Габдулла Гыйсьмәтигә мөнәсәбәтләре хакында киңәшләре булды. Укучылар, үзләренең иптәшләре булып йөргән бу кешенең «Ислам вә мәгариф»кә секретарь булуы дөрест чыкса, бу эшкә милли җинаять дип карап, галякаләрен кисүләре хакында карар кабул иттеләр вә шул карарны казыя мәшрута сурәтендә язып, Габдулла Гыйсьмәтинең үзенә дә кул куярга имкян бирделәр. (Мөзакәрәләр ничек булуы мәгълүм булмаса да, Габдулла Гыйсьмәтинең имзасы булмады.)
Шул каршы хәрәкәт Байрашлар лагеренда курку уятты. Матбугатка мәсьәләнең чыгуы тагы йомгак очларын чуалтачаклыгыннан куркып, төрле хәбәрләр тараттылар. Мөмкин кадәр протестларның чыкмаенча торуына иҗтиһад иттеләр. «Ислам вә мәгариф» берлән мөнәсәбәтләре бар дип шөбһәгә төшелгән әфәнделәрнең һичберсе һичбер гәзитәдә рәддия ясамадылар. Һичбер төрле «минем катышуым юк» дигән сүзне кычкырып сөйләмәделәр.
Муса әфәнденең матбагасын бирүе-бирмәве, Муса әфәнденең Байрашовларга, Баязидовларга «һидаять табар өчен маллары берлән ярдәм итәргә йөрүчеләр» дип, карашы үзгәрүе-үзгәрмәве мәгълүм булмады.
Петроградтан алынган хәбәрләрдә «сыйрател-мөстәкыймче»ләрнең протестлары чыкмас борын, гәзитәләрен чыгарып, татар әфкяре гомумиясен мөфтилек мәсьәләсендәге кебек «әмре вакыйг» алдында калдырырга теләүләре мәгълүм булды. Шул юл берлән алар «мосыйбәт хәерле улсын!» дип, «Сыйрател-мөстәкыйм»нең яңгы бизәкләр берлән бизәнеп, милли мәйданымызга чыгып утыруына ышандылар.
Шул арада Петроград укучылары, яшьләре, үзләренең ноктаи нәзарларын ап-ачык итеп, «Ислам вә мәгариф» хакындагы бәяннарын гәзитәгә басарга җибәрделәр. Бәяннамәдә утыз-кырык имза булса да, бу халык, Петроградта торып, кирәк, Муса әфәнде, кирәк, аның ярдәмчеләре вә кирәк, Байрашлар компаниясен бик якыннан торып белсәләр дә, Муса әфәнденең йә башка берсенең катгый рәдде чыгып, мәсьәлә капланмасмы өмиде берлән бәянны портфельдә тоттык. Ахырдан, тегеләрнең һаман «Сыйрателмөстәкыйм» берлән чуалып йөрүләре хакында берничә даирәдән катгый хәбәрләр алгач, бәяннамәләрен җибәрдек.
«Сүз»дән «Йолдыз», «Кояш», «Тормыш», «Тәрҗеман» алды. Кавказның «Ачык сүз», «Яңгы икъбаль» мәсьәләгә катышты5. Бу гәзитәләр һәммәсе мәкаләләр яздылар, фикерләрен бәян итте.
Үзенең урыс кафтанын ертык чапаннары берлән яшерен чыгарга теләгән «Сыйрател-мөстәкыйм»гә каршы әфкяре гомумиядә хәрәкәт китте.
Протестлар язулар… игълане нәфрәтләр…
Шулар мөнәсәбәте берлән Петроградның җәмәгать хезмәтчеләре, үзләренең карашларын әйтер өчен, Петроградта баш күтәрә торган «Ислам вә мәгариф»не ничек тануларын мөхакәмә итәр өчен теге вакыттагы кебек яңгы мәҗлес ясадылар. Котлыкай мирзаның чакыруы буенча тагы җыелдылар. 14 нче елдагы «Сыйрател-мөстәкыйм» уставын тикшергән мәҗлестәге бөтен әгъзалар булган кебек, Муса әфәнде дә шулар арасында иде. Мәҗлес мөзакәрәгә керешкәч, Муса әфәнде үзенең мәҗлестә битараф ка- лачагын, мөзакәрәгә катнашмаячагын игълан итте. Мондый мәҗлесләрдә битарафлык уңгай булмаса да, мәҗлес дәвам итте.
Озын сүздән соң шундагы затлар, хәзер чыгарга хәзерләнә торган «Ислам вә мәгариф» «Сыйрател-мөстәкыйм»нең киемен үзгәртүе генә, моннан элек «сыйрател-мөстәкыймче»ләргә ничек әминият итәргә ярамаса, хәзер дә шулай ук икәнлеге хакында резолюция кабул иттеләр. Шуны имзалап, чыгуы рәсмән игълан ителү берлән матбугатка чыгарырга булдылар.
Рәсми мәҗлеснең ахырына кадәр битарафлыкны саклаган Муса әфәнде мәҗлес бетеп, чәйгә керешелгәч, фракцияне тәнкыйть итәргә кереште. Фракция фәләнне эшләмәде, моны эшләмәде, фракция үз вазифасыны үти алмады, чит эшләр берлә шөгыльләнә башлады, дип, киңәш мәҗлесенә күчте. Киңәш мәҗлесе фәлән итте, төгән итте, дип, аны тәнкыйть итәргә кереште. Котлыкай мирза: «Муса әфәнде, мин киңәш мәҗлесенең рәисе идем. Андагы чакырылган кешеләрне мин үзем ышанып, иптәшләрем белән киңәш итешеп чакырган идем. Сез шул дәгъвәтлеләр арасында идеңез, мәҗлестә һәркемгә үз фикерен сөйләргә рөхсәт булды. Бу сүзләрне сез шул вакытта сөйләү кирәк иде, әгъзалары таралып беткән бер мәҗлесне хәзер тәнкыйть итү иҗтимагыять әдәбенә мохалиф эш», – диде. Муса әфәнде, шул тәнбиһләргә колак салмаенча, киңәш мәҗлесендәге сүзләрне, шундагы затларны тәхкыйрь итәргә тотынгач, мәҗлес Муса әфәнде өчен күңелсез вакыйга берлән тәмам булды. (Болар «Дин вә мәгыйшәт»нең 14 нче номерында ачык язылганга6, бу мәсьәләдә сер ачу мәсьүлияте миңа гаид түгелдер.) Муса әфәнденең ноктаи нәзары тагы мәгълүм түгел бер хәлдә калды. Шулар хакында дүрт-биш төрле урыннан аерым-аерым мәгълүматлар алсам да, моның хакында мин бер сүз язмадым. Бер сүзне гәзитәмездә йибәртмәдем. Вакыты берлән Муса әфәнде үз тарафыннан рәддия язар дип көтеп калдым.
Шул арада яңгы вакыйга булды. «Сыйрател-мөстәкыймче»ләр, татар матбугатының саф башындалыгын күреп, вазгыятьнең үзләре өчен уңгайсызлыгын сизделәр. Гәзитәләрен чыгарудан ваз кичтеләр. Язучылар, матбагалар берлән бөтен мөзакәрәләрен кистеләр.
Шуннан соң өч-дүрт ай ел элек үк үзләренең катышлары юклыгын игълан итүләре гыйззәте нәфсе өчен тиеш булган әфәнделәр берсе артлы берсе рәддия язарга керештеләр. «Сыйрател-мөстәкыйм» берлән мөнәсәбәттә исеме зикер кылынган Вәгыйз әфәнде Нәүрузи «Сүз»гә рәддия китерде. Рәддиясенең ахырында максаттан чыгып китүләр булса да, «Сүз»гә керер өчен тулмаган урыннары күренеп торса да, битарафлык итәр өчен генә бастырдык.
Кизү Муса әфәндегә килеп җитте. Ул шул хакта ачык мәгълүмат бирү урынына «Вакыт» гәзитәсендә «Әүвәлге сүзләрем» дип, матбугатка каршы хаким сыйфаты берлә әллә ниләр сөйләмәкче булды. Әдәп дәресе сатты. Нәсыйхәт укыды.
Ләкин «Сыйрател-мөстәкыйм» берлән мөнәсәбәте хакында апачык иттереп «юк» дигән сүзне әйтмәде. Укучылар алдында «Тагы ни булды?» дигән төтенне калдырды. Шуның өчен шул фактларны бирү изһаре хакыйкать өчен лязем күрелде.
Хәзер әфкяре гомумия шундагы фактлар берлән Муса әфәнденең шапырынуындагы буш сүзләрен үзе үлчәсен!
Яхшы берлән яманны, әдәпле-әдәпсезне аеру – әфкяре гомумиянең вазифасы.
Кайда мәсләк бар, кайда авышып йөрүне күрү – аңлы татарның үз бурычы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Муса әфәнденең «сыйрател-мөстәкыймче»ләр берлән мөнәсәбәте. «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 һәм 22 апрель (45 һәм 46 нчы) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Мәкалә «Вакыт» газетасының 1916 елгы 5 һәм 6 апрель (2012 һәм 2013) саннарында Муса Бигиевнең «Муса Җарулла» псевдонимлы, «Әүвәлге сүзләрем» исемле, Гаяз Исхакый телгә алган күләмле мәкаләсе басылу уңае белән язылган.
Мәкаләдә Г.Исхакыйның «сыйрател-мөстәкыймче»ләргә кискен каршы позициядә торуы, күренекле дин галиме, җәмәгатьчелек алдында зур абруй казанган Муса Бигиевне тегеләр ягына авышуын һич тә булдырмаска омтылуы ачык күренә.
1 «Муса әфәнде, «сыйрател-мөстәкыймче»ләр» дип бер мәкалә килде. – «Сүз» газетасының 1916 елгы 17 апрель (44 нче) санындагы бу мәкаләнең төгәл исеме – «Муса әфәнде вә «Сыйрател-мөстәкыйм». Ул «Сыйрател-мөстәкыйм»нең яңгы мәйданга атылу, шундагы максадлары, йөзләре тәмамән ачылсын өчен аларның […] булган фикерләре тикшерүдә әфкяре гомумиягә битарафча ярдәм итешер өчен, «Сыйрател-мөстәкыйм»нең ике тарафдарының язуларын гайнән дәреҗ итәмез» дигән искәрмә белән басылган. Мәкалә ике өлештән тора.
Беренчесе . «Шайтаннар кайгыра» исемле*, авторы – Һатиф. Анда, аерым алганда, болай диелә: «[…] моннан бер ел кадәр әүвәл Петроградта бер «Сыйрател-мөстәкыйм» җәмгыяте оешу хәбәре тасдыйк өчен мәрамнамәсе хөкүмәткә тәкъдим ителү хәбәре чыгу илә, шайтаннар кеби кызыллы-яшелле яшь-йилкенчәкләр**, котлары очып, каравыл кычкырдылар, хәрап буламыз, милләт хәрап була. Бу «Сыйрател-мөстәкыйм» дигән сүз бит, безнең милләт («тугры юл» дигән исеменнән үк күренеп тора, «тугры юл» дигән сүз бит) тугры юлдан китәләр дә,безем һаваларда да иярмәсләр дия, «сыйрател-мөстәкыймче»ләрне пычратырга керештеләр. Ул вакытта әле җан кермәгән иде, менә инде бу ел, имеш, «сыйрател-мөстәкыймче»ләр җанланадыр. Менә аларның җанлануына галәмәт Фатих Байрашев «Ислам вә мәгариф» исемендә гәзитә чыгара, имеш, бу инде . шул «Сыйрател-мөстәкыйм» партиясенең органыдыр. Аңа, исеменнән үк билгеле, мәгариф кенә дип исем бирми, «Ислам вә мәгариф» дия дә, әлбәттә, бер сер бар. […] Юк, болай ярамый! Хәзер бу бит тәрәкъкыйпәрвәр аталган безгә хәзер халыкны үземезгә аударырга мөмкин. Вакыт үтмәс борын, халык ул «Сыйрател-мөстәкыйм»нән һәм «Ислам вә мәгариф»тән хәбәрсез вакытта, без аны пычратыйк, халыкның ихласы кайтсын, шулай итеп, ул рәваҗ тапмас, юкса без: «Тукта әле, нинди булыр?» – дип торсак, алар халыкка йогышлы, файдалы нәрсәләр язып эш күрсәтсәләр, халыкны үзләренә җәлеп итәрләр дә соңра безнең бушбугаздан кычкыруымызга халык илтифат итми башлар, дия киңәшкәннәр. Менә хәзер «йолдызчы»лар, «сүзче»ләр бар көчләрен шул изге эш артыннан йөрүчеләрне пычратырга керештеләр. Без әүвәлдән үк аларга тирес яктан карыйдыр идек, моннан ары һәм шулай карармыз идек, моннан ары һәм шулай карармыз һәм карарга тиешбез. Аларның кара ягын һаман чүкчеп, фаш итә торамыз, диләр. «Йолдыз»чылар илә «сүзче»ләр бит алар күптән түгел генә берен-бере бик макташканнар иде. Аларның үзләре тәгъбиренчә, бер тарафы монафикъ мәраи алдакчы, доносчы, хулиган булып, икенче тарафы җил тегермәне илә сугышкан Дон Кихот, идиот иде бит, шулай булгач инде, алар донос та итәрләр, җил тегермәне илә көрәшкән кеби һәртөрле нахальный юл илә сугышырга да керешерләр. Бу инде аларга гадәт булган нәрсәдер. Алардан һәртөрле әдәптән куркып иген икмәй калу ярамаган кеби, андый Дон Кихотлар тавышына карап, изге эштән тукталырга тиеш түгелдер».
«Сыйрател-мөстәкыйм» дип исемләнгән икенче өлешендә («Сүз» газетасы редакциясе исеменнән булса кирәк) «Сыйрател-мөстәкыйм» үзенең рухы вә максады берлән тугрыдан-тугры русларның карагруһ партияләренең копияседер. Бу җәмгыять мөселманнар исеменнән йөртелсә дә, моңардан мөселманнарга зарарга башка һичбер файда чыкмаячактыр. Моның артында йөрүче кешеләрнең бөтен мөселманнар исеменә яшеренеп тәгъкыйб иткән эшләре үзләренең фәкать шәхси мәнфәгатьләре өчен генә икәнлегенә канәгате вөҗданиямез хасил улды. Шуның өчен дә бөтен мөселманнарга шул куркынычлы, ямьсез җәмгыятьнең чын төсен ачып бирүне үзебезнең милли, мәдәни бурычымыз дип санап матбугатка чыкты» дип языла (Ил, 1914, 5 нче сан). Аннан соң Муса Бигиев «Вакыт» газетасының 1916 елгы 6 апрелендә бастырган язмадан өзекләр китерелә. М.Бигиев үз позициясен аңлата, үз-үзен тотышында хыянәт, мәкер юклыгын әйтә.
2 Габдулла Гыйсьмәти – 1883.1938 елларда яшәгән җәмәгать эшлеклесе, журналист; мәкалә язылган елларда Петербург психо-неврология институты хокук бүлеге студенты.
3 Вәгыйз Нәүрузи – журналист, Октябрь инкыйлабыннан соң чит илдә яши.
4 Хәлим Искәндәрев – 1888–1958 елларда яшәгән журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, педагог.
5 Кавказның «Ачык сүз», «Яңгы икъбаль» мәсьәләгә катышты. – «Ачык сүз» исемле көндәлек газетаны 1915 елның октябреннән башлап Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә, «Яңа икъбаль» газетасын исә 1915 елның апреленнән башлап Газиз Хаҗибәков чыгарган.
6 Болар «Дин вә мәгыйшәт»нең 14 нче номерында ачык язылганга… – бу урында автор журналның 1916 елгы 14 нче санындагы имам вә мөдәррис Мөхәммәт Габделхәй Корбангалиевнең «***(Фракциямез хозурында…)» исемле мәкаләсенә журнал идарәсе (редакциясе) биргән искәрмәгә (чынлыкта, күләмле мәкалә) ишарә итә булса кирәк.
* Әүвәле «Дин вә мәгыйшәт»нең 11 нче номерында басылганлыгы да әйтелә. ** Каравыл кычкыручы яшь-йилкенчәкләр менә шулар иде: 1 нче – Котлымөхәммәд мирза Тәфкилев, I, II, III, IV Думаларда мөселманнардан әгъза, II, III, IV Думаларда мөселман фракциясенең рәисе; 2 нче – Сәлимгәрәй мирза Җантурин, I Дума әгъзасы, Уфа земствовасында әллә ничә мөддәт гласный булган, милли мәсьәләләр белән мәшгуль бер зат; «Мәдрәсәи Галия» мөәссәсәләреннән; 3 нче – Ибнеәмин әфәнде Әхтәмов, IV Дума члены, фракция секретаре, дәгъва вәкиле; 4 нче . Йосыфбәк Җәгъфәрев, IV Дума әгъзасы, дәгъва вәкиле; 5 нче – Галим мирза Максудов, Петроградның могтәбәр мөселман «Җәмгыяте хәйрия»сенең 15 еллык хәзинәдаре, мәсҗед комитетының члены; 6 нчы . Муса әфәнде Бигиев; 7 нче . Гаяз әфәнде Исхакый; 8 нче . Исмәгыйль әфәнде Леманов, I, II, III, IV Думаларда мөселман фракциясенең сәркатибе. – Һатиф искәр.
Маил итү – авышу.
Тәдриҗи – әкренләп.
Сәерче – читтән күзәтүче, карап торучы.
Тәхдид итеп – чикләп.
Моназарә – бәхәс, сүз көрәштерү.
Могарәзәләренә – низаглашуларына.
Нәзарымны – карашымны.
Мәнзарәләр – күренешләр.
Тәхкыйрь итәр – хурлар, кимсетер.
Зимнаи – әшәке фикер белән.
Татбикъ итәргә – яраштырырга.
Гаяләрен – теләкләрен.
Тәхлилдән – тикшерүдән.
Зыяфәт итте – кунак итте.
Фасикъ – имансыз, бозык.
Тасдыйк итмәделәр – расламадылар.
Әминият итмәгәнгә – ышанмаганга.
Инабәте бар – ышанычлы.
Тәэкид итте – раслады.
Хәерхаһлыгында – яхшы теләклегендә.
Рәд (рәдд) итәр – кире кагыр.
Тискәре – монда: яңадан, янә.
Һидаять – туры юл.
Сәбатсызлык – фикердә нык тормаучанлык.
Хөласасы – кыскасы.
Һәйәте тәхририя – редакция.
Мокавәләгә – килешүгә.
Галякаләрен – бәйләнешләрен.
Казыя мәшрута – хәл ителергә тиешле мәсьәлә.
Имкян – мөмкинлек.
Рәддия – кире кагу.
Әмре вакыйг – эшләнгән эш.
Мосыйбәт – бәла.
Мохалиф – каршы килә торган.
Тәнбиһләргә – кисәтүләргә.
Тәхкыйрь итәргә – хурларга.
Гаид түгелдер – карамыйдыр.
Тәгъкыйб иткән – күзәткән.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 213-222.