Идел буе матбугатының яше унберенчегә китә торган тарихи көннәрдә чыгарырга муафикъ булынган «Сүз» гәзитәсе фәүкылгадә хәлләр арасында мәйданга киләдер.
Унҗиденче ай дәвам иттереп киленгән канлы зур сугыш1 укучыларымыз арасында дәрьялар кадәр күз яшьләре түктерергә сәбәп булган кебек, милли вә дини хәятымыздагы теләнелмәгән үзгәрешләр дә динне, милләтне сөйгән һәр татар баласының бәгырьләренә кара каннар берлән тутырган көннәрдер. Татар углы ватан мөхафәзәсендә баһадирча бурычын үтәп торганда, аның артында калган үз йортында, Идел буенда дини вә милли фәүкылгадәлекләр туды. Татар дөньясының рухани тормышыны идарә итү вазифасы булган бөек мәнсубка зур бер кара тап тамызылды!
Ватанымыз, дәүләтемез эчендәге, тыштагы эшләрен үтәүдә Русиядә яши торган бөтен халыкларның милли, сәяси организацияләре, русларның саф күңелләре берлән бергәләшеп, берләшеп ватанына, дәүләтенә, үз милләтенә хезмәттә бергә булганда, безнең бердәнбер легальный организацияләремез дә, мөселман фракциямез дә һичбер төрле эшкә катнашмаенча, үзенең барлыгын Дума хәятыннан сызды вә шуның аркасында милли, дини ихтыяҗларымызның иң кечкенәсе генә дә, иң кичектерергә ярамый торганы гына да мәйдане мөзакәрәгә куела алмады.
Егерме биш-утыз миллионлы Русия исламы телсез-тешсез кебек рус галәме, Русия әфкяре гомумиясе алдында мумия булып катты да калды.
Милли, дини хәятымыздагы шул күңелсез фактлар никадәр кайгылы булса да, шулар аркасында милли, дини теләүләремезгә никадәр зур киртәләр куелса да, әлбәттә, боларның һичберсе дә безнең милли, дини бурычымызны өстемездән төшермәде, билгакес, бөтен көчемез, куәтемезне җыеп, үземезнең милли, дини ихтыяҗларымызны булдыру юлында тырышуны лязем, фарыз итте.
Шуның аркасында татарның милли көчләренең иң зәгыйфе, иң яше булган татар матбугатына төшәчәк бурычның никадәр авыр, никадәр мөшкел икәнен тәҗрибәләр берлән белсәк тә, шундый тарихи көннәрдә Русия исламының хәят мәсьәләләре тарих имтиханына куелганда, вазифамыз башында булмауны вөҗдане миллиямез, намусы динимез кабул итмәде. Ходайсызлар, милли кяферләр падишаһлык сөрә торган татар хәятында ак-пакь эшне алып бару никадәр авыр икәнен белсәк тә, бөек Алланың олуг көченә сыгынып, ватык каләмемез, сынык күңелемез берлән бурычымызга тотындык.
Алла могыйнеңез булсын!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
*** (Идел буе матбугатының…). «Сүз» газетасының 1915 елгы 13 декабрь (1 нче) санында «Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
«Сүз» газетасы «Ил» газетасы дәвамы рәвешендә Мәскәүдә 1915 елның 13 декабреннән 1916 елның 22 сентябренә кадәр нәшер ителгән. Редакторы Габдулла Сәгыйтов, нашире – Әхмәд бәк Салихов.
1 Унҗиденче ай дәвам иттереп киленгән канлы зур сугыш… – 1914 елның 1 августында башланган Беренче бөтендөнья сугышы турында сүз бара.
Фидия – вафат булган кешенең гөнаһысын йолып алу өчен бирелә торган мал (йолым).
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
Мөхафәзәсендә – саклавында.
Мәнсубка – бурычка.
Мәйдане мөзакәрәгә – фикер алышу мәйданына.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 62-63.