Язуларыма хәтере калган әфәнделәрнең тәнкыйтьләренә җавап язу гадәтем булмаганга күрә, «Вакыт» гәзитәсендә чыккан Ибраһим абзый Акчурин җәнабларының «Исмәгыйль бәк вә Зөһрә ханым Гаспринскийлар» дигән фельетоннарыма1 ачык хатын2 җавапсыз калдырган булсам да, «Сөембикә»нең 7 нче номерында шул ук мәсьәләне Мәхбүбҗамал ханым Акчурина кузгатканга3, җаваплашырга мәҗбүрият хис иттем.
«Исмәгыйль бәк вә Зөһрә ханым Гаспринский» исеме берлән язган фельетоннарым берничә кешенең кәефенә китмәячәге мәгълүм булса да, бүгенге көндә һәммәбезнең иң кадерле хиссиятемез берлән сөелгән каһарманнарымызның тормыш юлында нинди мәгънәсез, кирәксез уңайсызлыклар күргәнлекләрен язмаенча китә алмадым. Вә шул ике мөхтәрәм затның мөнәсәбәтләре хакында, аларның юлларына сугылган киртәләр, золымнар ясау хакында күзсез булып үтә алмадым. Хакыйкать ни булса – шуны яздым. Ямьсез буяуларын сыегайтыбрак шул ямьсезлекне ясау, шул ике олугымызга каршы җинаять кылуда иштиракь иткән кешеләрне кызганыбрак, өстәнрәк киттем. Шуның өчен киләчәктә бу ике затның тәрҗемәи хәлләренең тәфсыйлатын язарга теләүчеләрдән минем шул фельетоннарымда авыр мәнзарәләрнең калдырылганын белдереп китәм вә, дөресене белү тиеш булса, шул ямьсез эшләрне мәйданга чыгару кирәклеге табылса, шуның тәфсыйлатын Зөябашы4 тирәсендәге вакыйгада иштиракь итмәгән кешеләрдән, Гаспринскийны кыйнатыр өчен фабриканың свистогын бирдереп, эшчеләрне җыймаган даирәләрдән эзләүне вә шул вакыйгаларның җанлы шаһиды булып калган, бүгенге көндә исән, тешсез Гайнүш абыстайны онытмауларын тәүсыя итәм.
Җыйган мәгълүматым, алган фактларыма киленсә, фельетоннарымда язылган бөтен вакыйгалар, фактлар иң вагыннан алып иң кечкенәсенә кадәр тугрыдыр, дөрестер. Боларның әсасларында, нигезләрендә, төпләрендә һичбер төрле хыял-мыял юктыр. Вакыйгаларның айларында, көннәрендә аерым ачык әйтә алмаган урыннарым булса да, боларның һичберсе минем төп фикеремне үзгәртерлек, фельетоннарымның үзәген бозарлык түгелдер. Мәсәлән, Ибраһим абзый Акчурин минем фельетоннарымнан «Гаспринский, 1881 елда Ибраһим абзыйны табып, мәсьәләне аңлата» дигән җөмләнең уртасына, «табып» дигән сүзгә бер зур сөаль галәмәте куя да: «Бу бөтенләй ялгыш, Мәкәрҗәдә Гаспринский бу турыда минем берлән бер сүз сөйләмәде», – ди вә шулар артыннан ук үзе: «Мәкәрҗәдән борынмы яки соңмы Исмәгыйль бәк миңа үзенең Зөһрәне соравын сөйләсә дә, аның ул уена минем иштиракь итүем-итмәвем Гаяз әфәнде Исхакыйга һәм «бик якыннан күргән кеше»гә мәҗһүлдер», – ди. Димәк, мин Мәкәр җәдә диюемдә хата иткән булу ихтималым бар икән. Гаспринскийның Ибраһим абзыйга шул сүзне Мәкәрҗәдә түгел, Нижний ягында сөйләве яисә Мәкәрҗәдә булса, флаг күтәрелмәс борын яисә флаг төшкәч булу ихтималы бар икән. Ләкин соң шул эш вакыйганы үзгәртәме? Әсасны бетерәме?
Зөһрә ханымның кыланышы-йөреше, киеме-салымы хакындагы сүзләрем һәммәсе дә аның якыннарыннан алынган, тәдкыйк ителгән тугры сүзләр, дөрес уйлардыр. Шуның өчен, Мәхбүбҗамал ханым Акчуринаның «Сөембикә» журналындагы «Зөһрә ханымның кечкенә кыз чагыннан алып буй кыз булган вакытына кадәр аның кием-салымына бик әһәмият бирелә. Туташлар зарафәт ягына мәел итсәләр дә , мөхтәрәм язучы әфәндегә әйләнеп-тулганып, тагы шул ук кием-салым илә баш ватуы охшап җитми» дигән, миңа биргән дәресе өчен рәхмәт әйтсәм дә, «фәзаилеш-шөһүр»че5 абыстайларга ярар өчен «Зөһрә ханым аягына ак киез ката кия иде, чәчләре сүтелгән, тузылган, балагы салынган, өстенә алачадан күлмәк кебек иттереп бер капчык кигән иде» дия алмавым шикелле, тарихка җинаять итеп, шул Зөһрә ханымның булдыклыкларын, уңганлыкларын, нәфислек сөюләрен дә яшереп калдыра алмау өчен гафу итәрләр дип уйлыйм. Шуның кебек үк Зөһрә ханымның матурлыгы, Зөһрә ханымның тирә-юньгә зур тәэсир итүе, ирләрне мәфтүн итәр дәрәҗәдә назик, зифа булуы хакында, русларның да аңгарга изһаре мәхәббәт итүләре хакында язуларым тугры, дөрестер, вакыйгалардыр. Шуның өчен шул ук ханымның: «Бу сүзләрне язып, мөхәррир әфәнде иң элек үзенең тәрбияле гаиләдән улган гыйффәтле ханымнар, туташлар илә таныш түгел идекене ап-ачык әйтеп бирә», . дип, минем Петроград, Мәскәү, Казандагы йөзгә якын таныш туташ-курсисткаларга, бөтен татар дөньясындагы берничә йөз таныш татар мөгаллимәләренә, берничә мең таныш татар ханымнарына «Сез гыйффәтсез!» дип былчырак ыргыту никадәр урынсыз булса да, минем фельетонымдагы бер әсасны ды һичбер төрле какшатмыйдыр, бозмыйдыр.
Исмәгыйль бәк җәнабларын үзем ун ел мөддәтендә күз берлән күреп таныдым, таныштым. Аның җәмәгать эшләрендә мәсләкләрен, юлларын өйрәндем, аның берлән моназарә дә кылыштым. Мәсләк низагы да ясадым6. Тел вә сәясәт мәсьәләләрендә аның берлән һәр вакытта аерым-аерым нокталарда тордым. Шулай булса да, минем аны хәлфә итеп олуглавым, аның мине шәкерте итеп якын итүе кимемәде. Мин Исмәгыйль бәк җәнаблары берлә төрле-төрле җирләрдә хосусый бик күп очраштым, үзендә берничә мәртәбәләр кунак булдым, аның холкы, табигате хакында шактый күп тәҗрибә ясый алдым. Зөһрә ханым берлән танышуымның иң беренчесе Бакчасарайда Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыган Садри әфәнде Максудовта булды. Ул минем иптәшем, аркадашым булганга, минем күңелемдә Зөһрә ханым хакында бик матур бер хыял уятты. Зөһрә ханымның якын кардәше Йосыф бәк Акчурин минем шул хыялыма әллә никадәр азык бирде. Шул Зөһрә ханымны . минем башымдагы Зөһрә ханымны үстерде, киңәйтте, олыгайтты. Ләкин болар һәммәсе дә Зөһрә ханымның Исмәгыйль бәккә иптәш булуы соңында вә иптәш булырлыгы хакындагы сүзләр булганга, аның яшьлеге, аның кияүгә чыгуы хакында тәфсыйлатлы мәгълүматым юк иде. Бу ел Гаспринский җәнабларының вафат хәбәре мин Мәскәүдә вакытта Хәсән абзый Акчуринның7 квартирына алынган телеграмнан беленгәч тә, шул өйдә кунактагы Фатыйма ханым Шакулова8 җәнаблары «Исмәгыйль бәк үлде, олуг кеше иде. Ләкин аның олуглыгы хакында язылганда, Зөһрәнең олуглыгы турысында да онытылмас иде» мәлендә бер сүз әйтте. Вә миңа аларның мөнәсәбәтләре хакында язарга, булмаса, мәгълүмат бирергә вәгъдә бирде. Матәм үтеп, мин Мәскәүгә күчеп килгәч, шул ук Акчуриннар өендә Фатыйма ханым Шакулова миңа мәгълүмат бирде. Мин, кулыма кәгазь тотып, шуларны берәм-берәм яздым. Мәҗлестәге Зөһрә ханым Акчурина (Хәсән абзый хатыны) бәгъзе моназарәләрне тутырды, бәгъзе бер мәгълүматларны күбәйтте. Шул мәгълүматым белән язарга керештем. Шөбһәм булса, барып вә телефон берлән шул ук Фатыйма ханымнан, ул киткәч, Зөһрә ханымнан справкалар ясадым. Кирәк, Фатыйма ханым Шакулова җәнабларына, кирәк, Зөһрә ханым Акчурина җәнабларына ышанычым Ибраһим абзыйдан ким булмаганга вә Ибраһим абзыйның шул эшкә кире торганлыгы элгәредән мәгълүм булганга, мәгълүматны битараф җирдән җыюны мәслихәт таптым. Шуның өчен Ибраһим абзый Акчуринның хәтере калуы хак булса да, минем фельетонымдагы Ибраһим абзыйның «Коромысловкага барма да, йөрмә дә, тапмассың да» дигән сүзе дөрестер. Ибраһим абзыйның шул кияүләү мәсьәләсендә Гаспринскийлар ягында булынмавы гәзитәмездә басылган Гаспринскийларның метрический справкалары берлән исбат ителмештер.
Шуның өчен Ибраһим абзыйның мәрхүм Гаспринскийларның хамисы булган булып, матбугатка чыгып, үзен-үзе йолар өчен календарь артыннан җыйган иске рус мәкальләрен тәрҗемә итеп, миңа һөҗүмнәре, дәрес бирүләре урынсыздыр, Ибраһим абзый- ның шанына муафикъ түгел кечкенәлектер, ваклыктыр, үз кадерен үзе белмәүдер.
«Сөембикә»дә «вөҗданы күтәрә алмаенча» язган Мәхбүбҗамал ханымга бер нәрсәне тәнкыйтькә керешүдән элек шуны укып чыгуын, язылмаган сүзләрне кыстырмаенча, әйтелмәгән уйларны «әйтте» димәенчә, барны барча гына алып эш итүен үтенер идем. Мин кай җиремдә Зөһрә ханымны «үзен-үзе тота белми иде» дидем? Кай җиремдә «Зөһрә ханым үзенә халык арасында мәхәббәт изһар итүчеләргә буйсына иде» дидем?..
Шул тез чүгүчеләргә, мәхәббәт изһар итүчеләргә йөзләренә чабарга көче җитмәс идемени дигән сөальгә аптыраудан башка җавабым юк. Җыйган мәгълүматымда Зөһрә ханымның сугышчан, талашчанлыгы хакында бер сүз дә булмаганга, аның назик табигате пароходта да сугышып йөрү дәрәҗәсенә кадәр төшермәс иде дип ышанам.
Зөһрә ханымның куәте, көче кулының ныклыгында түгел иде, аны зур иткән, аны көнләткән хасыятьләрдә, аның оста кычкырышуы-талашуында түгел иде. Ул зур бер мәгънәви куәткә хуҗа, ул искиткеч бер җазибәлелеккә, хәйран калырлык бер матурлыкка малик иде. Менә шул куәтләре, көчләре аның алдында вак-төяк чүп-чарларны гына түгел, әллә нинди фабрикант малайларын гына түгел, татарның иң олуг кешесе Исмәгыйльне дә тез чүктерде. Менә аның шул олуглыгы хәзер, бүгенге көндә аның мөкаддәс кабере алдында бөтен татар зыялыларын, көнче түгел бөтен татар хатыннарын тез чүктерә һәм чүктерәчәк. Чөнки ул каһарман бер милләтче татар булган кебек, ул чын бер татар хатыны, тулы татар хатыны иде.
Иң соңыннан гына, Мәхбүбҗамал ханымның озын сүзләренә, мөхакәмәләренә катышмаенча гына бер-ике генә сүз әйтим: Зөһрә ханымнар, Исмәгыйль бәк кебек олуглар янына барганда, аларны үлчәргә тотынганда, үзеңнең авылыңдагы аршының берлән үлчәп, шуңгарга сыймаса, «юк, алай ярамый, бүгенгә кадәр күрелгәне, ишетелгәне юктыр» дип, Вильһельм9 тонында хөкемнәр чыгару килешеп бетә микән? Сезнең авылда чәй суына барганда сөйләнмәсә, бәлки, башка җирдә сөйләнгәндер. Сездә булмаса, күрше авылыгызда, бәлки, бардыр. Дөнья бит шактый гына зур. Дөньяның морале, дөньяның әхлагы да иске «Фәзаилешшөһүр»ләргә генә кереп бетмәгән кебек, матурлык, нәфасәт хакындагы уйлар да иске әбиләрнең мәкальләре берлән генә чикләнеп бетмәгәндер. Сезнең кебек хатын-кыз дөньясыннан чыккан язучылардан без ир язучыларның да көтә торган зур өмидләремез, сезнең безгә каршы зур бурычларыңыз бар. Аның иң зурысы: сездән башка да матбугат галәмендә хөкем сөрә торган гайбәт базарына сезнең яңа гайбәтләр китереп чыгармавыңыз, мәдрәсәдә кылны кырыкка ярган шәкертләремез: «Сәлмидән морад Сөләйман, Сөләйманнан морад Давыд, Давыдтан морад аның Тимере», . дип казынып, тибенеп торганда, сезнең кебек хатын-кыз арасыннан чыккан язучыларның кычытмаган җирне казуларына нә халкымызның, нә матбугатымызның ихтыяҗы бардыр. Тормышымызга хатын-кызымызның тәэсиренең азлыгы никадәр үземезне тупаслаткан булса, матбугатымызда хатын-кызымызның иштиракь итмәве дә шулкадәр матбугатымызны дорфа ясавында шөбһә юктыр. Шуның өчен язучы хатыннарымыз үзләренең дикъкатьләрен шул йомшартуга, нечкәртүгә, тормышымызга нәфасәт кертергә, хиснәфасәтне назикләтергә хезмәт итәргә тиештер.
Алардан шуны көтәбез. Аларның бурычлары шул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Фәгалиятькә чыгару – тормышка ашыру.
Мотлакан – һичшиксез.
Иштиракь иткән – катнашкан.
Тәүсыя – киңәш.
Мәҗһүл – билгесез.
Тәдкыйк ителгән – нечкәләп тикшерелгән.
Зарафәт – үзен тотуда, кеше белән мөгамәләдә нәзакәтлек, тәрбиялелек.
Мәел итсәләр дә – кызыксынсалар да.
Мәфтүн итәр – үз-үзен онытып сокланыр.
Изһаре мәхәббәт итүләре – мәхәббәтләрен белдерүләре.
Мөддәтендә – вакытында; монда: элек.
Моназарә – сүз көрәштерү, дискуссия.
Хамисы – яклаучысы.
Шанына – дәрәҗәсенә.
Җазибәлелеккә – сөйкемлелеккә.
Малик – ия.
Мөхакәмәләренә – хөкем чыгаруларына.
Җавапларым. «Ил» газетасының 1915 елгы 15 февраль (74 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 «Исмәгыйль бәк вә Зөһрә Гаспринскийлар» дигән фельетоннарыма … – Г.Исхакыйның «Исмәгыйль бәк, Зөһрә ханым Гаспринскийлар» исемле мәкаләсе «Ил» газетасының 1914 елгы 14, 17, 21, 24 ноябрь һәм 5 декабрь (41, 42, 43, 44 һәм 47 нче) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган.
2 Ибраһим абзый Акчурин җәнабларының … ачык хатын … – Ибраһим Акчуринның (1859–1933) «Идарәгә мәктүб»е «Вакыт» газетасының 1914 елгы 20 декабрь (1660 нчы) санында урнаштырылган. Бу мәктүп уңае белән «Дин вә мәгыйшәт» журналы (1915 ел, 1 нче сан) болай дип язды: «… Гаяз Исхаков тарафыннан бер фельетон языла килде. Занларынча, әдип саналган бер кешенең каләменнән аккан сүзләрне вә «Ил» газетасы кебек зур кешеләр (!) тарафыннан чыккан бер гәзитәдәге сәтырларны безем татар яшьләре тарихи бернәрсә дип укыдылар.
Шул фельетонда язылган сүзләр арасында Гаспринский вә хатыны хакында байтак ялган вә ялалар барын фельетонда мәүзуг мәсьәлә булган Акчуриннар фамилиясеннән Ибраһим Акчурин Исхакыйга уфкәли-уфкәли бәян итә; үлгәннәр хакында бундый ифтира вә терек булганым хәлдә минем өсткә бундый гайбәтләр өймәскә кирәк иде, дип тәнбиһ итә. Гаяз кеби бер сыйныф халыкның югары санаган кешеләре ул кадәр яла вә уйдырмалар язарга тиеш түгел иде дия вә «Вакыт» ка озын мәкалә язып Гаязны вә «Ил» идарәсен каләм сабы берлән борынга кыйный».
3 «Сөембикә»нең 7 нче номерында … Мәхбүбҗамал ханым Акчурина кузгатканга… – язучы, мәкаләләр, очерклар авторы Мәхбүбжамал Акчуринаның (1869–1948) «Зөһрә ханым турысыннан» исемле мәкаләсе «Сөембикә» журналының 1915 елгы 7 нче (1 февраль) санында басылган. М.Акчурина бераз соңрак «Вакыт» газетасының 1915 елгы 5 март (1718 нче ) санына «Мөхәммәтгаяз әфәнденең җавапларына җавап» та урнаштыра. (Газета «Кирәк, бу мәкалә вә, кирәк, моннан элек басылган Ибраһим Акчурин мәкаләләре хакында бу мәсьәләгә идарә битарафтыр» дигән искәрмә дә ясаган.)
4 Зөябашы – Сембер губернасындагы авыл (хәзерге исеме Иске Тимошкино). Атаклы сәүдәгәр һәм эшмәкәр Акчуриннарның сукно фабрикалары беренче башлап шушы авылда барлыкка килгән.
5 «фәзаилешшөһүр»че – Җамалетдин Бикташи тарафыннан язылган «Фәзаилешшөһүр» китабы мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән. (Беренче тапкыр Казанда 1854 елда басыла.)
6 Мәсләк низагы да ясадым. – Бу урында Г.Исхакый «Таң йолдызы» газетасында эшләгән (берара редактор да булып торган), язышкан вакытларын истә тота. Әлеге газетасының 1906 елгы 3 август (24 нче) санында басылган «Тәрҗеман» вә «Вакыт» гәзитәләренә җавап» исемле, «Чыңгыз» имзалы мәкаләсендә Гаяз Исхакый (ул вакыттагы «таңчы») Исмәгыйль Гаспринский турысында: «Фаих (ягъни Фатих Кәрими) социализмнан никадәр хәбәрсез булса, «Тәрҗеман» бабай да шулкадәр белемсез икән. Безнең карт мөхәрримез булып торган илле-алтмыш яшьлек бер язучыга шулкадәр наданлык, шулкадәр өстән карау ниһаять дәрәҗәдә оят, соң дәрәҗәдә көлке вә бөтен матбугатымыз өчен хурлыктыр. Фатихның «Ислам вә социализм» дигән мәкаләсе белән берлә «Тәрҗеман»ның шулкадәр Аурупа лисаннарының берсенә тәрҗемә кылынса, аларның ибтидаи мәктәп шәкертләре дә бу мәкаләләрнең мәгънәсезлегенә гаҗәпкә калырлар иде», – дип язган иде.
7 Хәсән абзый Акчурин – 1866–1916 елларда яшәгән эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, меценат (мәгариф эшенә матди ярдәмнәр күрсәткән, бай китапханәсе булган). Аның турында Риза Фәхретдин истәлеге бар.
8 Фатыйма ханым Шакулова – Хәсән Акчурин хатыны, 1868–1939 елларда яшәгән. Вакытлы матбугат битләрендә язмалары да күренә. Шуларның «Хатага дикъкать» исемле берсе «Сүз» газетасының 1916 елгы 1 апрель (40 нчы) санында басылган. Түбәндә аның тексты тулысынча китерелә: «31 нче номер «Сүз»дә «Ислам вә мәгарифчеләр» дигән фельетонда халыкны ике кыйсемгә аерып, берсенә – тәрәкъкыйпәрвәрләр, икенчесенә карагруһлар исемен бирә. Ләкин бу соңгы исем бирүе яңлыш, һәм бондый яңлышны мат-бугатта тикшермәенчә вә пешерелмәенчә калдыру тиеш түгел. Чөнки тәрәкъкыйпәрвәрләргә каршы мөхафәзәкәрләр була. Һәм бу ике кыйсем – икәве дә игътикадлы кешеләр. Адәмдә игътикад мөхтәрәм хәл һәм аларны карагруһлар дип әйтеп булмый. Карагруһларда игътикад булу ихтималы юк. Хикмәт ага әйтә: «Русия татарларының тәрәкъкыйпәрвәрләр яшь буыны хәят байрагын кулына тотып мәдәният дөньясына аяк басканга әле гасырларча вакыт үткәне юк. Аның тарихы бик кыска, ул дөньяга килүе берлән, хәят байрагын күрсәтүе берлән татар эчендә тәназыгы бәка мәйданга килде. Бу көрәшү, бу тартышуда халык табигый сурәттә икегә аерылып китте. Берсе «мәгърифәт, мәдәният, хәят» диде. Шуның өчен тырышырга тотынды. Китапка, әдәбиятка ябышты. Ысуле җәдидне уйлап чыгарды. Шуны бөтен милләткә кабул иттерергә тырышты. Болар тәрәкъкыйпәрвәрләр иде. Икенче кыйсем, искелек, кабер-ахирәткә башка һәммәсе дә хәрам, дөнья кяферләр өчен генә яратылган, дип фәтва чыгарды. Бу кыйсем карагруһлар кыйсеме иде, ди.
Яңлыш шунда: кешеләр кабергә ышана, ахирәт көненә, кемнең хәрамы бар, искесе бар, димәк, аның игътикады бар. Игътикадлы кешеләрдән карагруһ булу ихтималы булмаган шикелле үк, карагруһларда игътикад булу ихтималы юк».
Фатыйма Шакулова
9 Вильһельм – 1888–1918 елларда Германия императоры, Пруссия короле булган Вильһельм II (1859.1941).
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 26-31.