ДӨНЬЯ СУГЫШЫНЫҢ ЕГЕРМЕ БИШ ЕЛЛЫГЫ

1914 елның август башыннан алып 1918 елның 11 ноябренә кадәр сөргән дөнья сугышының башлануына егерме биш ел тулды. Аурупаның, Асиянең харитасын бик зур үзгәрткән бу сугыш сәясәт дөньясыннан дүрт зур императорлыкның монаршия идарәләрен себереп түкте. Русиядә, Төркиядә, Алманиядә монаршия идарәсе бетерелеп, боларның җирләренә үзләренә бертөсле җөмһүриятләр йирләште. Австрия императорлыгы, төрле милли­ дәүләтләргә бүленеп, җәгърафиядән тәмамән югалды. Дөнья сугышының соңыннан гына катнашкан Италия мең бәла берлә монаршия идарәсенең төсен саклый алган кеби булса да, билфигыль, анда да сөляләнең сәяси кыйммәте тәмамән бетерелеп, падишаһ бер күрсәтеш өчен генә калдырылды.

Бу сәяси үзгәрешләргә башка, дөнья сугышы иҗтимагый яктан да бик күп яңалыклар мәйданга китерде: иң зур сәяси куәт итеп эшче сыйныфын алга сөрде. Аурупаның җиңгән, җиңелгән, битараф калган бөтен дәүләтләрендә дөнья сугышы беткәннән соң беренче ун елда иң көчле сәяси фирка булып марксизм­ агымы хаким бер вазгыяттә калды. Бу елларда бик күп мәмлә­кәтләрдә ­социалистлар (Алмания, Австрия, Скандинавия, Ингел­терә, Франсә) дәүләт идарәсен кулларына алдылар. Бик күп дәүләтләрдә төрле иҗтимагый фикерләрнең төрле төстә эшкә ашыру тәҗрибәләрен яптылар. Сигез сәгатьлек эш вакытын, эшченең тормышының сигорта ителүен, яшь балаларны фабрикта чалыштырмауны, хатын-кызларны авыр эшләрдә кулланмау­ны (Совет Русиясеннән башка) бөтен Аурупада вөҗүдкә ашырып, Аурупаның икътисади, иҗтимагый төсен шактый үзгәрттеләр.

Русиядә гаскәрнең җиңелүеннән туган Февраль инкыйлабыннан соң 1917 елның апрелендә падишаһны урыныннан төшереп, идарәне халыкчылыкка таба бору хәрәкәте, рус халкында мәмләкәтне алып барырлык хәзер сәяси көч булмаганга, берничә ай эчендә башбаштаклыкка әверелде. Рус халкының табигатендәге погромчылыкның киң рәвештә мәйданга чыгуына имкян бирелде вә, һич адәм гакыллы идарә корыла алмаенча, дәүләт макинәсе читтән килдерелгән коммунизм фикере әтрафында тупланган кечкенә генә большевик фиркасенең кулына төште. Алар да, мәмләкәтне идарә итә алмаячакларын белеп, үзләренә көндәш бер идарә тумасын өчен, рус халкының ватучы, җимерүче, погромчылык хисенә таянып: «Таланып җыелган дәүләтләрен талагыз!» – диеп әмер бирделәр. Русча әйткәндә, таларга указ чыгардылар. Киң мәмләкәттә рус халкы таларга тотынды. Әүлән бай сыйныф, сәүдәгәр, фабрикант, алпавыт таланды. Алар беткәч, урта халык суелып суганга чәверелде. Алар да беткәч, кемнең нәрсәсе бар, шул таланды. Большевиклар бу дәвердә үзләренең дәүләт макинәсен йөртәчәк чыгымнарын да шул талауга нигезләндерелгәнгә, киң мәмләкәттә эш эшләү яки байлык тудыру тәмамән дәрәҗәсендә бетте. Вә нәтиҗәдә, элекке тупланганны бер-ике елда ашап-эчкәннең соңында, бөтен Ру­сиядә 1920 –1921 елларда дөнья йөзендә күрелмәгән ачлык башланды. Ачлыктан адәм ите ашау рус халкы эчендә гади бер эш хәлен алып, зиратлар казылып, үлекләр ашалырга керешелде. Американың изгелек сөйгәннәренең ярдәме берлә генә1 бала-чаганың бер кыйсеме үтереп, ашаудан котылып калдырылды.

Соңыннан большевик идарәсе «Яңа икътисади сәясәт» исе­ме берлә милекне яңадан таныды2, яңадан сату-алуга имкян ­бирде. Шәхси тәшәббескә изне гамь игълан итте. Үзенең әмере­нә буйсынып таларга өйрәнгәннәрне йөзәрләп, меңәрләп ата, үтерә башлады. Бара-тора рус халкының үзенең башбаштаклыгына, үзенең коллык хисенә муафикъ икътисадән дәүләтче со­циализмга бераз охшаган, мәдәни, милли хокукларны танылма­ган бер совет режимы корылды. Бүгенге көнгә кадәр, төсен үзгәртә-үзгәртә, шул режим дәвам итеп киләдер.

Бу режимны корганда, рус большевиклары «Бөтен дөньяга үрнәк булачак бер тормыш корып, бөтен дөньяда иҗтимагый ­инкыйлаб ясыйбыз!» дәгъвасында булсалар да, корган идарә­ләре шулкадәр начар, шулкадәр адәмлек хисен мыскыл итүче җирәнгеч бер идарә булды ки, үзенә иярүчеләрне тудыру кайда, үзеннән милләтләрне саклау агымын тудырып, антибольшевиклык хәрәкәтләренең бүгенге дөнья сәясәтендә зур бер сәяси гамәл булуына зур хезмәт итте.

Дөнья сугышы, сугышучы дәүләтләрнең теләмәүләренә карамастан, милләтләрнең азатлыгы мәсьәләсен сәясәт дөньясының өстәле өстенә атты. Иң әүвәл, Австрия, Алмания, Төркияне сугыш вакытында эчтән зәгыйфьләтер өчен, инглизләр, французлар әслав милләтләренең Австриядән аерылуын, гарәп илләренең Төркиядән аерылып, үз башларына дәүләт коруларын алга сөр­деләр. Моңарча дөнья күләмендә бер төс бирү өчен, 1916 елда француз сенаторының риясәтендә Лозаннада Милләтләр конгрә­се дә тупланды3. Ләкин бу конгрәгә Төркия, Алмания, Австриянең азчылык милләтләренә нисбәтән тагын күбрәк рәвештә, тагы да оешканрак төстә Русиядә яшәүче милләтләр катыштылар. Монда ләһләр, финнар, эстоннар, гөрҗиләр, украиналылар бик зур һәйәтләр төсендә иштиракь иткән кеби, безнең төрек илләренең дә сәяси мөһаҗәрәте «Русия мөселманнары һәйәте»4 исемендә кавказлы, төркестанлы, кырымлы, идел-ураллылардан мөрәккәб бер һәйәт күндерде, вә бу һәйәтнең башында безнең илдәшебез, идел-ураллы профессор Йосыф Акчура бәк булынып5, Русия мөселманнарының бөтен милли теләкләре бәйнәлмиләл конгрә өстәленә куелды. Бөтен идарәләрдән, хосусән Русия тарафыннан җәберләнгән бөтен халыкларның милли теләкләрен вөҗүдкә ашыру кирәклеге арасында безнең төрек илләренең, үзләренең милли тормышларының үзләре ихтыярына бирелүе ляземлеге­ хакында да Лозанна конгрәсе бер карар кабул итте. Вә моны конгрәнең теләге төсендә бөтен дөньяга игълан итте. Бу безнең төрек илләре вә вәкилләренең бәйнәлмиләл сахәгә чыгып, дөнья әфкяре гомумиясенә үзләренең милли таләпләрен беренче мәр­тәбә гәүдәләндереп куюы иде.

Русиядә яшәүче төрекләрнең Аурупа мәгънәсендә «милләт» булып җитешкәнен күрсәтә торган бу мөһим эшнең беренче адымы төрек илләренең һәммәсе тарафыннан сөелгән, хөрмәт ителгән, безнең идел-ураллы Йосыф Акчура бәк тарафыннан эшләнүе – безнең хаклы буларак мактаначак эшебездер. Бу эшнең вөҗүдкә чыгуына ул вакыттагы Төркия хөкүмәтенең дустча каравы, мәрхүм Әнвәр пашаның6 шәхсән ярдәмдә булынуы – төрек илләренең милли тартышларында һичбер онытылмаячак бер вакыйгадыр.

Бу конгрәгә катнашкан Русиядә яшәүче милләтләрнең хәзер­лекләре җитәрлек булганнары – ләһләр, эстоннар – Русиянең җимерелүе көнендә үзләренә милли дәүләтләр корып өлгерделәр. Без, төрек халыклары, милли тартышыбызның беренче адымнарында гына булып, төрле илләрдә яшәгән халыкларыбызның төрлесе төрле сәвиядә булганга, бер сәяси берлек булып, мәсьәләбезне ахырына кадәр йөртә алмадык. Тартышыбызны­ илләребезнең җәгърафи вазгыятенә карап төрлеләндердек. Нә­тиҗәдә төрек илләреннән ялгыз Азәрбайҗан, Кырым мөстәкыйль милли дәүләт кора белделәр исә дә, большевиклык дулкыны алдында алар да, арка таяначак көч таба алмаенча, истикъляльләрен озак саклый алмадылар. Тагы руслыкның чабатасы астында тапталдылар. Идел-Урал, Төркестан, үзенең дәүләт гәүдәләндерү хә­рәкәтен тәмамлаудан элек, большевик дулкыны астында калды.

Русиядә безнең берлә бергә золым күргән, Лозанна милләтләр конгрәсендә үзләренең милли теләкләрен безнең берлә бергә мәйданга аткан милләтләрдән бүгенге көндә Ләһстан зур бер мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән кеби, фин, эстон халыклары да байлык, муллык, тынычлык эчендә мөстәкыйль бер милли дәүләт булып яшәп киләләр. Сан җәһәтеннән болардан күп, тарих җәһәтеннән болардан бай булган без төрек балалары һаман руслыкның золымы, җәбере астында изелеп киләбез. Төрле юлдагы кызыл руслыкның халкыбызны руслаштыру сәясәтенә объект булып, аһ-зар эчендә кара көннәребезне яшибез. Ләкин бу хаксызлыкка разый булмаенча, бу золымны кабул итмәенчә, без дә, ләһләр, финнар кеби, үз башыбызга милли дәүләт корып, тулы мөстәкыйль бер милли тормышка ирешер өчен хәзерлекләр күреп, яңа форсатны саклап ятабыз.

Дөньяның бу кадәр үзгәрүен тудырган, миллиардларча акчаларның әрәм булуына сәбәп булып, утыз миллион яшьлекне үтергән йә эштән чыгарып инвалид иткән7, егерме биш ел элек булган дөнья сугышының сәбәпләре ни иде? Дөнья сугышының тудырган берничә милләтнең милли азатлыгы, эшче халыкның Аурупада аз-чук тормышны яхшылатуы шул зарар-зыянны кап­ларлыкмы? Банк теле берлә әйткәндә, бу сугыш рентабель идеме? Әйтелгән мәсарифләрне килере капладымы? Бу сөальләргә бик күп галимнәр төрлечә җавап биргән булсалар да, бүгенгә кадәр әле һәркем тарафыннан кабул ителерлек бер җавап булганы юктыр.

Сугышның башлануына өч-дүрт серб малаеның8 (боларның берсе мөселман, берсе яһүди булып, иң зурысы егерме яшенә җитмәгән иде) Боснәнең9 Сарай шәһәрендә Австриянең вәли гаһде Франс Фердинандны10 хатыны берлә 28 июньдә үтерүләре сылтау итеп күрсәтелде. Бу вакыйгадан соң Аурупа җилле-давыллы көннәрен башлады. Бу үтерүне коруда Австрия хөкүмәте Сербстан хөкүмәтен гаепләде (соңгы мәгълүматларга караганда, ул вакытта Сербстан хөкүмәтенең башында булган Пашич11 чынлап та бу сүэ касдны алдан белгән. Русиянең Балкандагы ажаннары да акча берлә, корал берлә үтерүчеләргә ярдәм иткәннәр). Үтерү тәшкиләтен тикшерергә Австрия түрәләренә Сербстан эчендә киң хак бирелүен таләп итте вә бу таләпне ультиматум төсенә сукты.

Русия, Сербстанны каты торырга димләп, ультиматумны рәд иттерде. Франсә дә иттифакчысы Русия тарафын тотты. Ингелтерә, Алмания ике якны килештерергә тырыштылар. Австрия гаскәрен сәфәрбәрлек хәленә куйды. Русия хөкүмәте, хосусән падишаһы­сы Икенче Николай12 Австриягә тәзйикъ итәр өчен, чигендәге вилаятьләрдә мобилизацион игълан итү карарын алды. Ләкин ул карарны ул вакытның хариҗия назыйры Сазонов13, Русия әркяне хәрб башлыгы генерал Янушевичка14 бөтен мәмләкәттә гомуми сәфәрбәрлек (мобилизацион) төсендә хәбәр бирде. Игъланнар хәзерләнгәч, үзе бер көнгә качты. Николай үзе бу игъланны басылып чыккач кына күреп, аны үзгәртергә теләсә дә, инде бу хәбәр бөтен дөньяга таралып өлгергәнгә вә моңа җавабән Австриянең иттифакчысы Алмания дә сәфәрбәрлек игълан иткәнгә, үзеннән-үзе сугыш башланды. Моңарга Ингелтерә дә катышып, сугыш сафы бара-тора бик киңәйде.

Ләкин болар барысы да тышкы вакыйгалар гына булып, сугышны тудырган сәбәпләр, әлбәттә, тагы тирәндәрәк булырга кирәк. Бу хакта сөйләнгән фикерләрнең берсе һәм сугыш вакытында иң модадагысы – Алмания берлә Ингелтерә арасындагы сату-алудагы көндәшлектер. Алмания, Франсә-Пруссия сугышыннан соң (1870 –1871) берләшеп алып, үзенең һөнәр санагатен бик зурайтты, сәүдәсен бик арттырды. Аның малына яңа базар кирәк булды. Ул базарны Ингелтерәнең мөстәмләкәләрендә эзләргә кереште. Шуннан куркып, Ингелтерә сугыш хәзерләде, диләр.

Бу фикер дөрест булса, Алмания ни диеп үзенең билфигыль мөстәмләкәсе (колониясе) хәлендәге Русиягә дә каршы сугыш ачты? Ул вакытта Алманиянең бөтен сату-алуының 45 – 46 проценты Русия берлә иде. Русия индустриясенең иң зур өлеше алманнар кулында иде. Русиянең зур алпавытларының күп өле­ше алман милләтеннән иде. Русия аристократиясенең зур бер өлеше йә алман, йә ярты алман иде. Банк мөгамәләләренең зур бер өлеше, тышкы сату-алуның иң зур өлеше, алманнар кулында­ иде. Хариҗия мәэмүрләренең йөзгә җитмеш дүрте алман миллә­теннән иде. Падишаһ хатыны вә бөтен нәсел-нәсәбе Романов­лар исемендә йөртелсә дә, алман сөляләсе Гольштейннан иде15. Гыйлем – фәндә, әдәбиятта, матбугатта – алманчылык зиһ­нияте хаким бер хәлдә иде. Ул вакытның кайзер Вильһельм16 ­Алманиясе моны белми идеме? Әлбәттә, белә иде. Әлбәттә, са­ту-алу базарын киңәйтү дә, бәлки, сәбәпләрдән берседер, фәкать төп сәбәп түгелдер. Төп сәбәп – дөнья өстенә тупланган төрле-төрле мәсьәләләрнең, шулар эчендә милләтләр мәсьәләсе дә мәҗмугасы иде.

«Сугыш ник моннан егерме биш ел элек башланды? Ник бер­ничә ел элек йә соң башланмады?» сөале киләдер. Бу хакта хәзер инде шактый ачык мәгълүмат тупланды. Ул да моннан гыйбарәт.

1914 елның июль аенда Франсәнең ул вакыттагы рәисе җөмһүри Пуанкаре17 Петербургны зиярәт итә. Шул ук вакытта Ингелтерәнең гаскәр башлыгы Кичнер18 инглизләр бәхриясе берлә Петербургны зиярәткә килә. Петербургта Икенче Николай, Франсә рәисе җөмһүре Пуанкаре һәм дә инглиз сугыш назыйрлары арасында киләчәк сугышка хәзерләнү планы карала; Русиянең коры гаскәре, диңгез куәтенең хәзерлеге җитәрлек күренмәгәнгә, Ингелтерә берлә Франсә акча биреп, аны һәрьяктан көчләндерү тиеш табыла. Вә шул эшне эшкә ашыруга дүртьеллык план корыла. 1918 елда хәзерләнеп беткәч ачылачак бу сугышның нәти­җәсендә Франсә Эльзас-Лотаринны кайтаруны, Ингелтерә үзе­нең диңгез падишаһлыгы саклануны, Русия дә бугазлар берлә Истанбулны Русиягә кушуны19 максат итеп куялар. Вә бу та­ләпләр кабул ителеп, хәзерлеккә керешәләр. Бу кадәресе тарихи вәсикалар берлә тәэйиде хакыйкать. Моннан соң дөрестлеге, түгеллеге шөбһәле төрле-төрле риваятьләр башлана. Русиядә хакыйкать диеп сөйләнгәне түбәндәге рәвештә: бу мәсьәлә бик яшерен тотылса да, Русиянең императрицасы алман принцесса­сы Александра Фёдоровнадан20, әлбәттә, яшерен кала алмый. Ул шул планны тизлек берлә бер кеше аша кайзер Вильһельмгә күндерә. Алманиянең хәзерлеге ул вакытта бик көчле булганга, 18 нче елны көтәргә ихтыяҗ хис ителми.

1914 елның август башында әүлән Сербстан берлә Австрия арасында, соңра Русия, Франсә, Алмания арасында сугыш башлана; Ингелтерә дә Франсә тарафыннан катнаша. Шул ук планның мәйданда булуы Төркиянең дә җиңеллек берлә Алмания тарафына күчүенә сәбәп була. Сугыш бөтен дөньяны каплый.

Русиянең үзенең бу сугышка бик тиз керешүендә иң зур сәбәп, шөбһәсез, әфкяре гомумиянең тыгызлавы булды. Рус халкының кечкенә бер өлеше – кардәше Сербстанны актыгына кадәр химая итүне тели, зур бер өлеше идарәдән разый булмаганга, идарәне үзгәртер өчен, сугыш, хосусән җиңелгән сугыш, иң зур форсатны бирәчәк диеп, ни өчен булса булсын, сугышны тели: хосусән Русиянең җиңелүе мөхәкъкак булганга, Алмания берлә сугышны зур бер кортылыш китерәчәк эш кеби арзу итә. Матбугаты, әфкя­ре гомумиясе, аерым кешеләре шул көннәрдә Русияне сугышка сөрекләүне зур бер вазифа кеби карап, ике ара ачылачак һәрбер хәрәкәтне кыла (Алмания сәфарәтен, мәсәлән). Сугыш башлан­гач та, шул ук күпчелек, Русиянең җиңелүен җаннан-тәннән те­ләп, рус гаскәренең һәрбер җиңелү хәбәрен сөенечле бер эш кеби каршы ала. Ул вакытта «пораженчество» – «җиңелү тарафдарлыгы» диеп аталган бу агым рус булмаган милләтләр арасында да бик күп көчле була. Алар бу сугышта җиңелүдән үзләренең милли мәсьәләләрен хәл итүгә форсат туачак дип ышаналар, Русиянең шул җиңелүеннән зур өмидләр көтәләр. Болар – моннан егерме биш ел элек булып үткән вакыйгалар.

Моннан соң булган дөнья күләмендәге иң зур эш – Алмания, Австрия, Төркия, Болгарстанның 1918 елның октябрь ахырлары – ноябрь башларында тәмамән җиңелеп, солых сораганның соңында Версальдә ясалган һәм дә җиңелгән мәмләкәтләргә көчләп кабул иттерелгән солых могаһәдәләредер21. Бу могаһәдә­ләр шулкадәр начар эшләнгән, шулкадәр тормышка аша белмәя­чәк итеп корылган иде ки, мәсәлән, Алманиягә сугыш чыгымнарын түләргә диеп тәгъйин ителгән алтын, миллиардларның саны дөньядагы алтын хәзинәсеннән берничә мәртәбә артык иде.

Шуннан бирле үткән егерме биш ел эчендә дөньяның төрле тарафында бу могаһәдәләрне төзәтүләр, бозулар туктамаянча дәвам итеп килсә дә, хәл ителмәгән мәсьәләләр бүген дә 1914 елгыныкыннан да ким түгелдер. Бу көндә дә моннан егерме биш ел элек булган кеби мәсьәләләрнең хәленә чара табыла алмаенча, дөньяның икенче канлы сугышка керешүе дә якын бер ихтималдандыр. Соңгы айлардагы бик күп мәмләкәтләрдәге гаскәри сәфәрбәрлек, һәрбер җирдә тиңе күрелмәгән сугыш хәзерлеклә­ре – моның аяклы дәлилләредер. Бик күп мәмләкәтнең хәяти мәсьәләләренең икенчеләре тарафыннан җиңелгән саялуы, бик күп милли мәсьәләләрнең вакытында хәл ителмәенчә, хроник ­хасталык хәленә китерелүе һәр көндә, һәр сәгатьтә дөнья сугы­шы башлануына сәбәп була беләчәктер.

Дөнья сугышы да тагы башланып, элгәрегедән дәһшәтле рә­вештә берничә ел дәвам итә беләчәккә бүген-иртәгә башлануы көтелгән, ничек тәмам булуы һичбер төрле үлчәүгә сыймаган икенче дөнья сугышына без, Русиядә изелгән төрек халыклары, нинди хәзерлек берлә керәбез? Сугышның нәтиҗәсеннән үзебез­гә ниләр көтәбез?

Әүлән шуны икърар итәргә кирәктер ки: сугыш нинди рә­вештә, нинди дәүләтләр арасында башланса башлансын, Русиядә башланган төрек илләренең бердәнбер дошманнары – рус импе­риализмасының бүгенге формасын ташыган большевик Русия­седер. Большевик Русиясе ул блоктамы булачак, бу блоктамы, ­битарафмы калачак, безнең төрек илләренең хисабы аның берлә генә булачактыр. Икенче хакыйкать шулдыр ки: большевик Ру­сиясе җиңүче дәүләтләр эчендәме калачак, җиңелүче дәүләтләр сафындамы булачак, битараф дәүләтләр тезмәсендәме үзен саклый алачак, дөньяның бу дулкынында иң беренче җимерелгән дәүләт Совет Русиясе булып, иң беренче егылган режим большевик режимы булачактыр. Чөнки аның хикмәте вөҗүде күптән ур­тадан калган, ул фәкать инерция куәте берлә генә яши торган тере үлек хәленә күптән аяк баскандыр. Советларны яхшы таныган, большевиклыкны тирәннән белгән кешеләргә монда зәррә кадәр шөбһә юктыр. Ләһстанның, Балтыйк дәүләтләренең большевик хөкүмәтенең юмартча тәклиф ителгән «ярдәм»еннән качулары­ның төп сәбәбе дә – бу дәүләт ирләренең шул канәгатеннәндер. Совет хөкүмәтенең өч-дүрт ай дәвам иткән мөзакәрәләрдә килә­чәк бәрелештә үзенең нинди сафта булачагын тәгъйин итә алма­вының да сәбәбе – совет режимының яшәвенә совет ирләренең үзләренең иманы юклыгындадыр.

Шул киләчәк алдында без төрек истикъляль тәшкиләтләренең вазгыяте ни хәлдә? Бу кадәр бәһалегә мал булган шул егерме биш ел эчендә без бер нәрсә өйрәнә алдыкмы? Егерме еллык мөһаҗирлегебездә әле дә бер нәрсә итә алдыкмы? Шөбһәсез, советларның золымы астында яшәгән Азәрбайҗан, Кырым, Төркестан, Идел-Урал төрек илләренең мөһаҗәрәте үзе яшәгән һәрбер мәмләкәттә үзенең милли теләкләрнең киң халык катлавына аңлашуына зур хезмәт итте. Бу төрек илләренең истикъляль тәшкиләтләренең монтазам рәвештә чалышулары боларның милли мәсьәләләре берлә дөнья әфкяре гомумиясен, хосусән Аурупа әфкяре гомумиясен тәнәүвер итте. Аурупаның һәрбер дәүләтендә боларның истикъляль хәрәкәтләренә дуст агымнар тудырды. Аурупаның олуг дәүләтләрендә, Русиягә күрше кечкенә дәүләтләр дә төрек халкының Русиядән аерылу таләбе көннең сәяси мәсьәләсе итеп куелып өлгерде вә һәрбер хөкүмәт бу мәсьәләгә үз ноктасыннан караш ясады. Вә аңарга үз мәнфәгате берлә уйгын булу-булмау ягыннан кыйммәт бирде. Кыскасы гына, төрек илләренең Русиядән аерылулары бәйнәлмиләл мәсьәләләрдән бер мәсьәлә булып пешеп өлгерде. Моның хәле киләчәк форсатка гына багланды.

Төрек илләренең истикъляль тәшкиләтләренең чалышмалары аркасында һәрбер төрек иле читтә чалыша алачак зур, кечкенә кадрлар хәзерләп өлгерде. Аурупаның төрле мәмләкәтендә үзен үзе хис итәрлек хәзерлекле яшьләр хәзерләгән кеби, күрше ислам мәмләкәтләрендә, Ерак Шәрекъта мәдәни, сәяси багланышларны төпле нигезләргә куя алды. Мөһаҗәрәтебезнең киң катлавы дөньяның төрле почмагында төрле бәла-каза эчендә яшәп, чыныгып, аурупача тормыш тартышына хәзерләнеп җитте. Чит илләрдә үзенең икътисади тормышын корып өлгерде. Безнең Идел-Урал мөһаҗирлеге, һәрбер җирдә дини-милли тәшкиләт тә корып җи­теп, чит халыклар эчендә эремәенчә, бетмәенчә, үзенең үзлеген саклый белә торган бер милли мәүҗүдиять төсен дә ала алды. Сәяси җәһәттән «төрек берлеге» идеоложе җәһәттән эшләнеп өлгерде. «Прометә» җәбһәсенең сәяси кыйммәте һәрбер мәмләкәт тарафыннан хисапка алырлык бер барлык булып җитеште. Менә болар барысы да – моннан егерме биш ел элек булмаган, авыр мөһаҗәрәт көннәребездә эшләнгән милли хәзерлекләребездер, милли барлыкларыбыздыр.

Югалтканыбыз да бу егерме биш елда бик зурдыр. Дөнья сугышында әрәм киткән әллә ничә йөз мең яшьләребезгә башка (Кавказ, Төркестаннан гаскәр алынмаганга, Дөнья сугышына Идел-Урал, кырымлылардан гына 960 мең яшьләребез гаскәргә алынды), илдәш сугышында тагы берничә йөз мең яшьлегебез рус өмәсенә һәлак булды. Берсе артыннан берсе килгән, советлардагы ачлыклар да, берничә миллионлап хисап ителәчәк гонсырыбызны кимерде. Большевик дарысы, бөтен илләребездә халкыбызны талап, гасырлар буе тупланган халкыбызның миллиардларча матди байлыгын исраф итте. Бөтен җирләребездә милли-дини тәшкиләтебезне җимереп, халкыбызны башсыз калдырды, яшьлегебезне русчылык, башбаштаклык рухы берлә ашлады.

Ләкин монда да казанычыбыз юк түгелдер. Бу золымнар, хаксызлыклар, җүләрлекләр, халкыбызның киң катлавында большевик режимына каршы бик зур дошманлык хисе уятканга, илләребездә милли берлегебезнең сафын тагы ныгытты. Боль­шевикларның татлы вәгъдәләренә ышанган тәҗрибәсез яшьлә­ребезне кирәкләре беткәч һәммәсен үтереп бетергәнгә, руска ышанычны төбе-тамыры берлә себереп ыргытты. Үзенең куәте, үзендә генә икәнлегенә халыкның иң киң катлавына кадәр таратып, милли истикъляльнең рухани берлегенә* зәминен хәзерләде. Моның өчен егылган большевик режимы алдында безнең халкыбыз русның йә ул фиркасеннән, йә бу фиркасеннән ярдәмне көтмәенчә, үзенә үзе сарылачактыр. Үз иленең үз кулына күчүенә үзенең шәхси эше кеби карап, бил баглап керешә алачактыр.

Мөһаҗәрәтебез, хосусән милли тәшкиләтләребез милли ­кыйблага садыйк калып, милли байракны илләренә кадәр сау-сәламәт китерә белсәләр, бу юлында без төрек балалары да ләһ­ләр, финнар, эстоннар кеби сәяси хәзерлекле булып, сәясәт мәйданына атылып, үзебезнең илләребезгә үзебез хуҗа була алачакбыз. Без дә, үзебезнең милли дәүләтләребезне яңадан тудырып, башка милләтләр кеби үз илебез, үз йортыбызда мөстәкыйль дәүләт кора беләчәкбез. Егерме биш елдагы аерма безнең файдабызгадыр. Моннан файдалана алу да безнең берлегебезне сак­лый алуыбызга баглыдыр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Асиянең харитасын – Азиянең картасын.

Монаршия – монархия.

Билфигыль – чынлыкта.

Сөляләнең – династиянең.

Яптылар – эшләделәр, ясадылар.

Сигорта ителүен – страховать ителүен, иминлеген яклавын.

Чалыштырмауны – эшләүне мәҗбүр итмәүне.

Вөҗүдкә – тормышка.

Имкян – мөмкинлек.

Макинәсе – машинасы.

Чәверелде – әйләндерелде.

Кыйсеме – өлеше.

Тәшәббескә – инициативага.

Изне гамь – рөхсәт.

Муафикъ – туры килгән, яраклы.

Әслав – славян.

Риясәтендә – рәислегендә.

Иштиракъ иткән – катнашкан.

Мөрәккәб – гыйбарәт.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Сахәгә – мәйданга.

Әфкяре гомумиясенә – җәмәгателек фикеренә.

Сәвиядә – дәрәҗәдә.

Истикъляльләрен – бәйсезлекләрен.

Мәсарифләрне – чыгымнарны.

Вәли гаһде – тәхет варисы.

Сүэ касдны – явыз ниятне.

Ажаннары – шымчылары, агентлары.

Тәшкиләтен – оештырылуын.

Рәд иттерде – кире какты.

Сәфәрбәрлек – хәрби әзерлек, мобилизация.

Тәзйикъ итәр – басым ясар.

Әркяне хәрб – хәрби штаб.

Санагатен – промышленностен.

Мәэмүрләренең – чиновникларының.

Зиярәт итә – визит белән килә.

Бәхриясе – диңгез министры.

Вәсикалар – документлар.

Тәэйиде хакыйкать – хакыйкате итеп күрсәтелә.

Мөхәкъкак – ачык, шөбһәсез.

Арзу итә – тели.

Сөрекләүне – мәҗбүр итүне, тартып кертүне.

Сәфарәтен – илчелеген.

Тәгъйин ителгән – билгенләнгән.

Хикмәте вөҗүде – тормыш фәлсәфәсе.

Зәррә – бөртек.

Тәклиф ителгән – көчләп, әмер биреп ясалган.

Мөзакәрәләрдә – сөйләшүләрдә, килешүләрдә.

Тәшкиләтләренең – оешмаларының.

Монтазам – тәртипле.

Чалышулары – эшләүләре.

Тәнәүвер итте – яктыртты.

Уйгын булу-булмау – тәңгәл булу-булмау.

Мәүҗүдиять – барлык; фактор.

Идеоложе – идеология.

* Журналда «берлеге» дип басылган.

Зәминен – җирлеген.

Сарылачактыр – төреләчәктер.

Садыйк – тугры.

 

Дөнья сугышының егерме биш еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 8 – 9 нчы (август – сентябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Американың изгелек сөйгәннәренең ярдәме берлә генә… – Г. Исхакый бу урында Америка хәйрия-ярдәм мөдириятен (АРА) күз уңында тота. Бу җәм­гыять 1919 –1923 елларда Р. Гувер җитәкчелегендә эшли. Идел буенда ачлык башлангач (1921), Совет хакимияте АРА эшчәнлегенә рөхсәт бирә. 1923 елдан АРАның эшчәнлеге СССРда тыела.

2 …«Яңа икътисади сәясәт» исеме берлә милекне яңадан таныды… – 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң башланып киткән илдәшләр сугышы чорында, илдә икътисади кризис кичергән бер вакытта, яшь Совет хөкүмәте дәүләтенең икътисади балансын саклау һәм халык күтәрелешләрен булдырмас өчен, башта продразвёрстка, аңа алмашка продналог икътисади сәясәтен мәйданга китерә. 1921 елның 11 августында хөкүмәтнең яңа икътисади сәясәтнең нигезе салынган «Наказ Совета Народных Комиссаров о проведении в жизнь начало новой экономической политики» карары басыла.

3 …1916 елда француз сенаторының риясәтендә Лозаннада Милләтләр конгрәсе дә тупланды. Өченче Милләтләр конференциясе 1916 елның 27 –29 июнендә Лозанна шәһәрендә уздырыла. Бу конференциядә Й. Акчура җитәкчелегендә төрек-татар делегациясе дә катнаша. Бу делегация Россиядә милләтләргә каршы алып барылган сәясәтне тәнкыйтьләп чыга.

4 …сәяси мөһаҗәрәте «Русия мөселманнары һәйәте»… – 1915 –1916 еллар­да төрекчеләр, аеруча Россиядә Истанбулга килеп төпләнгән мөһаҗирләр, дип­ломатия һәм пропаганда өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтәләр. 1915 елда Истанбулда Россия төрек-татар мөселманнары хокукларын яклау комитеты төзүдә төп рольне уйнаучы Й. Акчура булып, ул Россия төрек-татар мөселманнарын үз канаты астына туплаган «Русия мөселманнары һәйәте» исемендә оешма төзи.

5 …идел-ураллы профессор Йосыф Акчура бәк булынып… – Йосыф Хәсән улы Акчура (Акчурин) (1876 –1935), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе.

6 Әнвәр паша … – Исмәгыйль Әнвәр (1881–1922), госманлы төрек сәяси һәм хәрби эшлеклесе. «Иттихад вә тәрәкъкый» партиясе лидерларының берсе.

7 …утыз миллион яшьлекне үтергән йә эштән чыгарып инвалид иткән… – Г. Исхакый бу урында 1914 –1918 елгы Беренче бөтендөнья сугышында булган югалтуларын искә ала. Бу сугышта 33 дәүләтнең 1,5 миллиард (75%) халкы катнаша. Барлыгы 74 миллион чамасы кеше мобилизацияләнеп, шуларның чама белән 10 миллионы һәлак була, 20 миллион чамасы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, 10 миллион чамасы эпидемияләрдән һәм ачлыктан вафат була.

8 Сугышның башлануына өч-дүрт серб малаеның… – чыганаклар раслаганча, «Младо Босна» («Яшь Босна») оешмасыннан 6 яшь серб революционеры принц Франц Фердинандка һөҗүм оештыра. Гимназист Неделько Габринович беренче булып бомба ташлый. Яраланган принцны алып чыкканда, Гаврило Принцип револьвердан ата. Бу вакыйга Беренче бөтендөнья сугышы башланып китүгә сылтау була.

9 …Боснәнең… – Г. Исхакый бу урында «Младо Босна» оешмасын күз уңында тота. Серб яшьләренең революцион оешмасы 1912 –1914 елларда эшли.

10 …Сарай шәһәрендә Австриянең вәли гаһде Франс Фердинандны… – Франц Фердинанд Карл Людвиг Йозеф фон Габсбург эрцгерцог дґЭсте (1863 –1914), 1894 елдан Австро-Венгрия императорлыгының варисы, 1914 елның 28 июнендә, генерал Оскар Потиорекның чакыруы буенча, Австро-Венгрия империясенең Сарай шәһәренә килә. Франц Фердинанд алты машинадан торган кортеж белән барганда үтерелә.

11 …Сербстан хөкүмәтенең башында булган Пашич… – Никола Пашич (1845 –1927), серб һәм югослав сәяси эшлеклесе, дипломат. 1891 елдан алып 1926 елга кадәр сигез мәртәбә премьер-министр вазифасын башкара. Франц ­Фердинандка каршы оештырылган һөҗүм вакытында, ягъни 1914 елның 28 июнендә Н. Пашич премьер-министр була. Ул бу вазифаны 1912 –1918 ел­ларда алып бара.

12 Икенче Николай – Николай II (1868 –1918), 1894 –1917 елларда Россия императоры.

13 Сазонов – Сергей Дмитриевич Сазонов (1860 –1927), дворянин, патша Россиясе дәүләте эшлеклесе, дипломат. 1910 –1916 елларда Россия империясенең тышкы эшләр министры.

14 …Русия әркяне хәрб башлыгы генерал Янушевичка… – Николай Нико­лаевич Янушкевич (1869 –1918), рус генералы. 1914 елның 5 мартыннан Рос­сия армиясенең Генераль штаб начальнигы.

15 …нәсел-нәсәбе Романовлар исемендә йөртелсә дә, алман сөляләсе Гольш­тейннан иде. – Чынлыкта, Г. Исхакый язганча, Пётр I дән соң Романовлар ди­настиясе өзелә. XVIII гасырның икенче яртысыннан немец нәселе варислары Россия императорлары була. Беренче тапкыр Гольштейн-Готторп нәселеннән Пётр III 1762 елда Россия императоры буларак куела. Шул нәселне Екатерина II дәвам итә. Гольштейн исә – Германиянең тарихи өлкәсе.

16 кайзер Вильһельм – Вильгельм II (Фридрих Вильгель Виктор Альберт Прусский) (1859 –1918), герман императоры һәм 1888 елның 15 июненнән 1918 елның 9 ноябренә кадәр Пруссия короле.

17 Пуанкаре – Раймон Пуанкаре (1860 –1934), француз сәяси эшлеклесе. 1913 –1920 елларда Франция президенты.

18 …Ингелтерәнең гаскәр башлыгы Кичнер… – Граций Герберт Китченер (1850 –1916), инглиз хәрби эшлеклесе. 1914 елдан хәрби министр.

19 …Русия дә бугазлар берлә Истанбулны Русиягә кушуны… – Г. Исха­кый бу урында Истанбул һәм бугазлар мәсьәләсе буенча 1915 елда төзелгән англо-франко-рус яшерен килешүен күз алдында тота. Бу килешү нигезендә Беренче бөтендөнья сугышында Антанта дәүләтләре җиңгән очракта Төркиянең Истанбул шәһәре һәм бугазлар Россиягә бирелергә тиеш була. Килешүгә шулай ук Англия, Франция, соңрак кушылган Италия арасында Төркиянең башка өлкәләрен дә бүлү каралган.

20императрицасы алман принцессасы Александра Фёдоровнадан … – ­Александра Фёдоровна (Алиса Виктория Елена Луиза Беатрис Гессан-Дарм­штадтская) (1872–1918), соңгы Россия императоры Николай II нең хатыны, ­Англия королевасы Викториянең кызы.

21 …Версальдә ясалган һәм дә җиңелгән мәмләкәтләргә көчләп кабул иттерелгән солых могаһәдәләредер. – Версаль тынычлык килешүенә 1919 ел­ның 28 июнендә кул куела. Бу килешү нигезендә Германия, Австро-Венгрия империясе тарафыннан сугышка кушылган мәмләкәтләрнең колонияләре, территорияләре бүленә. Австро-Венгрия империясе берничә дәүләткә таратыла. Төркиянең барлык колонияләре тартып алына, үзе мөстәкыйльлеген югалту алдында кала. Германиянең, барлык колонияләрен югалту белән бергә, күп кенә сәяси хокуклары да чикләнә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 120.

 

 

 

Җавап калдыру