ДӨНЬЯ ӘХВАЛЬЛӘРЕ

12 майда Төркия, Ингелтерә хөкүмәтләре арасында кул куелган иттифак1 Франсә берлә Төркия арасында ясалачак иттифак2 берлә тәмамланачак дип игълан ителеп, шул могаһәдәнең тәфсыйлате эшләнеп тә ята иде.

Франсә-Төркия иттифакының вөҗүдкә чыгуы өчен Төркия хөкүмәте Искәндәрүн сәнҗагыны (Хатайны) тулы көенчә Төркиягә кайтарып бирүне шарт итеп куйганга, егерме ел мөддәтенчә Сүриянең бер вилаяте булып саналып килгән бу өлкәне тапшыру мәсьәләсе французлар өчен алай ук җиңел генә эш түгел иде. Бу эш Франсәнең Сүриядәге хөрмәтене төшерүгә башка, элек төрек тәбәгаләре булып та, дөнья сугышы вакытында вә сугыштан соң төрекләр зарарына, француз хисабына еллар буе хезмәт иткән әрмәниләр берлә бер гөруһ чиркәсләрнең вазгыятьләрен дә бик авыр хәлгә куйганга, французлар болар өчен дә берәр төрле чара эзләү мәҗбүриятендә иделәр. Ләкин сәяси вазгыять французларны кысрыклаганга, алар Төркиянең бу таләпләрен тулы көенчә кабул итәргә мәҗбүр булдылар.

Шул аңлашма сәяси иттифак төсенә сугылып, 23 июньдә Парисда Франсә хариҗия назыйры3 берлә Төркия илчесе Согуд бәк4 тарафыннан, шул ук көнне гайне сәгатьтә Анкарада Төркия хариҗия вәкиле Шөкер бәк Сәраҗ углы5 берлә Франсә илчесе Масилие6 тарафыннан имза да ителде. Вә моның берлә «Төркия-Ингелтерә иттифакы» «Төркия-Ингелтерә-Франсә иттифакы»7 төсенә сугылды. Яңа иттифак могаһәдәсе берлә бергә Франсә хөкүмәте Хатайның Төркиягә кайтарылуына вә андагы Франсә гаскәре, идари көчләренең 22 июльгә кадәр сәнҗак туфрагыннан чыгарылуына разый булу протоколын да имза итте.

Яңа могаһәдә дә, Төркия-Ингелтерә могаһәдәсе кеби, Ак диңгез сахәсендә ике дәүләтнең дә бер-берсенең сәламәте мөл­кияләрен саклауга кара-каршы ярдәмләшү төсендәдер. Ләкин әле мөтәхәссисләр тарафыннан тикшерүгә мохтаҗ кайбер тәфсый­лат эшләнеп бетмәгәнгә, боларны тутыру уртак мөтәхәссис һәйәтенә бирелгәндер.

Төркия Милләт Мәҗлесе шул ук көнне Франсә -Төркия могаһәдәсен мөзакәрә итеп, моны тасдыйк да итте. Шулай итеп, Франсә берлә Төркия арасында берничә елдан бирле дәвам итеп килгән кычкырышлы мәсьәлә Төркия дәүләте файдасына хәл ителеп, ике арада дустлык йирләште, вә ике дәүләт шул мөһим көннәрдә гаскәри иттифак берлә дә багланыштылар.

Төрек-инглиз-француз аңлашуының дәвамы төсле булып Мисыр-Төркия аңлашмасы мәйданга чыкты. Мисырның хариҗия назыйры Габделфәттах Яхъя паша8 Анкараны зиярәт итеп, Төр­киянең хариҗия назыйры берлә озын-озын мөзакәрәдә булынды вә рәисе җөмһүри Гыйсмәт паша Инөнү9 тарафыннан тантаналы­ рәвештә кабул ителде. Әлегә ике мөселман дәүләте арасында­ яңа бер могаһәдә имза ителмәсә дә, бу ике дәүләтнең сәяси ирләре­нең күрешүләрендә, шөбһәсез, бу могаһәдәнең дә ана хатлары эшләнгәндер. Озак үтмәенчә, Төркия-Мисыр арасында кара-кар­шы ярдәм могаһәдәсе имза ителеп, Төркия-Ингелтерә-Франсә могаһәдәсенә яңа бер мөселман дәүләт тә кушылган булачактыр вә Ак диңгез сахилендәге Төркия, Сүрия, Фәлыйстин, Мисыр – мөселман илләре – Италиянең тәгъризенә каршы бер-берсе бер­лә дустлык вә гаскәри могаһәдә берлә багланган булачаклардыр.

Бу могаһәдәләр Ингелтерә берлә Франсәнең соңгы йөз ел эчендә Төркияне Ак диңгездә зәгыйфьләнү сәясәтләреннән ваз кичеп, Ак диңгезне саклашуда Төркиянең вазифа вә хокукла­рын танып, Төркия берлә уртак мәнфәгатьләрдә аңлашу юлына керүләре димәктер. «Иттихаде ислам тәһликәсеннән дөньяны коткарабыз» сылтавы берлә миллионнарча төрек, гарәп ислам­нарының каннарын агыздырылган, Сүрия, Фәлыйстин, Мисырны Төркиядән озаклаштырыр өчен ясалган гарәп күтәрелүләре дөнья сугышларының канлы хәрәкәтләренең хата бер сәясәтенең җимешләре булганлыгын Ингелтерә, Франсәнең тасдыйгы дигән сүздер. Бу төрекләрнең солтаннар вакытындагы кеби ислам дөньясының иске сакчысы, юлбашчылыгы юлына яңадан кайтуларына ярдәм дигән сүздер. Бу могаһәдә буенча, Төркиянең иске вилаятьләре булган Сүрия, Фәлыйстин, Мисырның курындан­ ­саклануы тагы шул ук Анатоли төргененең гаскәри куәтенә әма­нәт ителәдер, тагы ук төрек, гарәп дөньясының уртак мәнфә­гатьләрдә аңлашмаларына зәмин хәзерләнәдер. Бу куәт төрек гаскәрләренең юлбашчылыгы астында бик көчле булганга, Ита­лиянең Ак диңгез буендагы бу мөселман илләренә һөҗүм планын эшкә ашмаячак бер хәлгә китерәчәктер. Бу могаһәдәләрдән Төркия, дәүләт буларак, шөбһәсез, зур казанычлар кулда итәдер.

Ләкин «Төркиянең милли сәясәтенә, төрек милләтенә милләт буларак моннан файдамы киләчәк, зарармы киләчәк?» сөале сөаль хәлендә каладыр. Моңарга киләчәк вакыйгалар гына җавап бирә алачактыр.

 

* * *

Инглиз [һәм] французларның Совет Русиясе берлә дә гаскәри иттифак ясарга тырышулары бу көнгә кадәр бер нәтиҗә дә бирә алмады. Совет Русиясе, «минем бәһам артты» дип, бик назланырга тотынды вә төрле шантаж юллар берлә могаһәдәне һаман кичектереп килде. Большевикларның кем икәнлекләрен белмәгән, аларның сәяси тәрбияләрен аңламаган французлар инглиз матбугаты хөкүмәтләрен сыкыштыруын да дәвам итеп килгәнгә, Ингелтерә хөкүмәте, аңлашуны җиңеләйтер өчен, хариҗиянең русча белә торган мөһим бер дипломатын Мәскәүгә күндерде; мөзакәрә Мәскәүгә күчте. Ләкин нәтиҗә һаман искесе кеби сә­мәрәсезлектә дәвам итте. Аңлашманың моңанчага кадәр бер юлга куелмавының сәбәпләре шактый тирәндер.

Иң беренчесе – большевиклар өчен Аурупаның ике групка­ бүленеп, бер-берсе берлә кычкырышуы, бигрәк тә сугышуы – боларның «дөнья инкыйлабы ясарга имкян тууы» дип еллар­ буе көткән өмидләредер. Шуның өчен большевикларның бүген­ге максатлары – шул кычкырышуны, аңлаша алмауны дәвам иттерү һәм дә, үзләре битараф калып, шуның сугыш берлә нәтиҗәләнүенә ярдәм итүдер. Шул яктан карап, алар, ике груп арасында аңлашманың имкянен бетерер өчен, Франсә, Ингелтерә берлә мөзакәрәләрне дәвам иттерәләр вә могаһәдә берлә катгый багланмаска тырышалар.

Икенче – боларча, дөнья сугышы булачакмы, юкмы – ул әле мәсьәлә. Ләкин шуның шау-шуы аркасында аларның да сугышсыз хәл итәчәк мәсьәләләре бар. Боларның иң мөһиме – Бал­тыйкның кечкенә дәүләтләрен Советларга тәмамән кушу булма­са, Совет тәэсире астына алудыр. Бу хакта Советлар Балтыйк буеның кечкенә дәүләтләре – Эстония, Латвия, Финляндия берлә төрле уен уйнап киләләр. Аларга дуст булып күренеп: «Берәр тарафтан һөҗүм булырлык булса, без сезне бөтен көчебез берлә саклыйбыз», – дип сөйләп киләләр. Бу дәүләтләр большевиклар­ның «саклау»ларының мәгънәсен бик яхшы аңлаганга, алардан шайтаннан качкан кеби качып килгәнгә, большевиклар, шул те­ләкләрен әллә нинди матур сүзләр берлә буяп, инглиз, француз­лардан кабул иттермәкче булып, бу дәүләтләрдән Балтыйк кечке­нә дәүләтләрдән «сакларга» фәтва алмакчы булалар. Вә шул фәтва буенча, бу Балтыйк кечкенә дәүләтләрен саклау сылтавы берлә үзләренең гаскәрләрен кертеп, шау-шу вакытында боларны тагы Русиягә кушарга төшенәләр. Боларның бу уеннарын Балтыйк кечкенә дәүләтләре дә, Франсә, Ингелтерә дә бик яхшы аңлаган кеби, Балтыйк дәүләтләре берлә гадәме тәҗавез могаһәдәсе берлә багланган Алмания дә моны бик ачык күреп торганга, большевикларның бу уены да сизелеп калып, нәтиҗә бирмәенчә, йомгак очын гына чуалтты.

Өченче – инглиз, французларның гаскәри даирәләре, Совет­ларның сугыш сафында бер эш эшли алуларына ышанып бетмә­гәнгә, саклык берлә хәрәкәт итәргә мәҗбүрләр. Уртада ышаныч булмаганга, мөзакәрәләр ике ай ярым дәвам итсә дә, нәтиҗә чыкмый. Бәлки, сөйләшә -сөйләшә, берәр төрле могаһәдә ясап чыгарлар. Ләкин бу могаһәдә Советлар өмид иткән кеби, аларга үзләренең эчтән черегән режимнарын сакларга ярдәм итә алмаган кеби, инглиз, французларның сәясиләре уйлаганча, Алмания-Италия мөхавәрен куркытачак, басып китәчәк көч тә булачак түгелдер. Советларның гареб мәмләкәтләре берлә могаһәдә эш­ләүләре-эшләмәүләре вазгыятьне үзгәртәчәк, үзгәртә беләчәк бер вакыйга булмаячактыр.

 

* * *

Ерак Шәрекътагы вазгыять, искесе кеби, япон-кытай сугышы төсендә дәвам итеп килделәр. Элгәреге кеби, Советлар, һаман сугыштан читтә калып, кытайларга ярдәмләрен эшләп киләләр. Японнар да Советларның бу эшләренә күз йомып торалар. Өлкән совет мәҗлесендә Молотовның10 хариҗия назыйры сыйфаты берлә: «Без Чан Кай-ши хөкүмәтенә11 ярдәм итәбез, моннан соң да ярдәм итәчәкбез», – дип, рәсми курстан сөйләве дә японнарны һәйҗанга китермәде. Алар һаман Совет җәбһәсен читтәрәк калдырып килделәр, билгакес Ингелтерә, Франсә, Американың мәнфәгатьләренә тиячәк нокталарга көчләрен бордылар.

Японнар хәзер Кытайның бөтен диңгез портларын вә Кытай суындагы төрле атауларны тотып киләләр. Бу вакытларда Ингелтерә, Франсә, Американың сугыш, сәүдә көймәләре берлә бәрелешеп, вак-төяк аңлашмаулар да булып киләдер. Күп вакытта Япония хариҗия назыйрының: «Бу – сугыш эчендә була торган гайре табигыйлекләрдер. Сезнең Кытайдагы мәнфәгатегезгә туктарга уйламыйбыз», – дигән җавап берлә мондый мәсьәләләр сайланып, сыйпалып килә барды.

Ләкин соңгы атнада вакыйгалар бу үлчәүдән ташып чыкты. Японнарның Шимали Кытайдагы гаскәри командалары, Япония тарафлы Кытай түрәсен үтерүдә гаепләнгән дүрт кытайны Тәнзиндәге инглиз консессионының (имтиязлы даирәләр) идарәсе тарафыннан японнарга бирелмәүне сылтау итеп, инглиз, француз консессионнарының Кытай Тәнзине берлә мөнәсәбәтен кистеләр, сату-алу мөгамәләсен, хәтта ашамак-эчмәк кертүне дә туктаттылар. Бу блокада Ингелтерәдә зур шау-шу уятты. Ингелтерә хариҗиясе Токио хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, блокаданы бетерүне сораса да, һич нәтиҗә чыкмады. Билгакес, Япониянең Шимали Кытайдагы гаскәри команданы инде дүрт гаепле кытайны бирү-бирмәүдән читкә чыгып, Ингелтерәнең Чан Кай-ши хөкүмәтенә ярдәмнән ваз кичеп, Япониянең Кытайдагы сәясәтенә дустча карауны таләптә булынды. Франсә, Американың бу мәсьәләгә Ингелтерә тарафдары булып катышуы да эшне җиңеләйтмәде. Тәнзиннең блокадасы дәвам итте һәм дәвам итәдер. Билгакес, җирле Кытай хөкүмәте, инглизләргә ультиматум биреп, инглизләрнең Тәнзиндәге бик күп имтиязларыннан ваз кичүне таләптә булынды.

Бу вакытка кадәр японнар инглиз консессионына каршы көч кулланганнары юктыр. Инглизләр дә чормаланып калган тәбәгаләренә вә аларга сыгынганнарыны химая итәбез, дип, гаскәри көчкә мөрәҗәгать иткәннәре юктыр. Фәкать мәсьәлә бик нечкә ноктага килеп терәлгәндер, японнар тарафыннан булмаса да, шимали кытайлар тарафыннан шундый һөҗүм ясалуы көтелмәслек мәсьәлә түгелдер. Инглизләр өчен дә японнарның бу таләпләрен кабул итү – Тәнзиндәге имтиязларыннан ваз кичүе җиңел бер эш түгелдер. Бу эш инглизләрнең Кытайда гына түгел, бөтен Ерак Шәрекъта хөрмәте китүне тудырачак, инглизләрнең дөнья сәясәтендә кыйммәтләре төшүгә сәбәп булачактыр. Тәнзин артыннан Шанхай, Хунг, Конг кеби инглиз сәүдәсе, инглиз тәэсиренең мөһим нокталарыннан ваз кичү лязем булачак булганга, инглизләр өчен Ерак Шәрекътан тәмамән куылу булып чыгачактыр. Японнар өчен дә Тәнзиндәге инглиз, француз консессионнарын кулга төшерү бик мөһимдер.

Бу консессионнар анда инглиз, француз тәбәгаләре яши торган, аларның үз мәмләкәтләрендәге кеби үз кануннары берлә идарә ителә торган Аурупа мәхәлләләре генә түгелдер. Кытайдагы башбаштаклык һәм дә хөкүмәтнең милек, сәүдәне химая итүдән гаҗиз булуы, Кытайның бөтен зур сәүдәгәрләренең амбарларын, зур банкларының акча саклый торган мәркәзләрен әҗнәби консессионнарында тупланырга мәҗбүр иткәндер. Шуңарга күрә мондый әҗнәби консессионы булган һәрбер шәһәрдә Кытайның бөтен башлыгы шул имтиязлы даирәләргә тупланадыр вә шунда әҗнәби көче берлә Кытай хөкүмәтенең үзенең аерым түрәләрнең, талаучы групларның талавыннан сакланадыр. Тәнзиндәге инглиз, француз имтиязлы даирәләренә бөтен Шимали Кытайның байлыгы туплангандыр. Кытай банкларының алтын-көмеше, әҗнәби акчасы миллионнар-миллионнар монда саклангандыр. Кечкенә генә француз, инглиз имтиязлы мәхәлләләрендәге байлык Кытайның берничә шәһәрендәге байлыктан күп мәртәбә артыктыр.

Менә шул байлык японнарның да күңелене уйнатадыр. Таларга өйрәнгән кытайларның да кулы кычытадыр. Хосусән Тәнзиннең диңгездән бераз читтә булып, анда тугрыдан-тугры инглиз, француз, Американың зур сугыш көймәләренең якынлаша алмавы бу ганимәт малны алуны тагы уңайлатадыр, йөрәгене тагы чуарландырадыр. Ингелтерәнең дөнья хәлләре берлә мәш­гуль булып Ерак Шәрекъка зур көймәләре җибәрә алмавы да, әлбәттә, хисапка алынса, бу мәсьәләнең японнар файдасына хәле тагы ерактарак кеби күренәдер. Бакалым, ни булып калачак?

 

* * *

Дөньяның төрле почмакларында булып яткан төрле-төрле шул вакыйгалар бөтен дөньяда «сугыш иртәгә башлана, өченче көнгә башлана!» дигән гасабыйлыкны дәвам иттереп киләдер вә тынычлыкның никадәр дәвам итә беләчәген сөаль галәмәте астына куядыр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Могаһәдәнең тәфсыйлате –килешүнең аңлатмасы.

Сәнҗагыны – өлкәне.

Мөддәтенчә – вакыт эчендә.

Төрек тәбәгаләре булып – төрек дәүләте астында булып.

Гөруһ – төркем.

Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.

Гайне – шул.

Ак диңгез сахәсендә – Урта диңгез бассейнында.

Мөтәхәссисләр – белгечләр.

Һәйәтенә – комиссиясенә.

Мөзакәрә итеп – фикер алышып, киңәшләшеп.

Тасдыйк да итте – раслады.

Ак диңгез сахилендәге – Урта ңидгез буендагы.

Тәгъризенә – ризасызлыгына.

Иттихаде ислам – ислам берлеге, панисламизм.

Тәһликәсеннән – һәлакәтеннән, куркынычыннан.

Тасдыйгы – раславы.

Курындан – коралыннан.

Әманәт ителәдер – ышаныч белдерәдер.

Зәмин – җирлек.

Сыкыштыруын – кысуын, көчләвен.

Сәмәрәсезлектә – файдасызлыкта.

Фәтва алмакчы – «дөреслек»ләрен раслатмакчы.

Гадәме тәҗавез могаһәдәсе – бер-беренә һөҗүм итешмәү турында килешү.

Һәйҗанга китермәде – дулкынландырмады.

Җәбһәсен – фронтын.

Билгакес – киресенчә.

Тәнзиндәге – Кытайдагы Тяньцзин шәһәре.

Консессионнарының – (концессия: лат. – рөхсәт бирү, килешү).

Имтиязлы – югары.

Тәбәгаларенә – гражданнарына.

Химая итәбез – яклыйбыз, саклыйбыз.

Әҗнәби – чит ил.

Ганимәт малны – көч куймыйча гына табылган малны.

 

Дөнья әхвальләре («12 майда Төркия…»). «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 7 нче (июль) санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 12 майда Төркия, Ингелтерә хөкүмәтләре арасында кул куелган иттифак… – 1939 елның 12 маенда бер-берсенә ярдәм итешү турында инглиз-төрек килешүенә имза куела.

2Франсә берлә Төркия арасында ясалачак иттифак… – Г. Исхакый искә алган төрек-француз декларациясенә Парижда 1939 елның 23 июнендә кул куела. Бу декларация, нигездә, инглиз-төрек килешүен хәтерләтә.

3Франсә хариҗия назыйры… – Г. Исхакый бу урында 1938 –1939 елларда Франция тышкы эшләр министры булып торган Жорж Боннены (1889 –1973) истә тота.

4 Төркия илчесе Согуд бәк – Г. Исхакый бу урында төрек дипломаты Согуд­ Давазны истә тота. Ул ХХ гасырның 30 нчы еллар ахырында Төркиянең Франциядәге тулы вәкаләтле илчесе вазифасын башкара.

 5Төркия хариҗия вәкиле Шөкер бәк Сәраҗ углы – Сәраҗ углы Шөкер (1887 –1953), төрек сәясәт эшлеклесе һәм дипломат.

6 Франсә илчесе Масилие – Рене Массигли (1888 – ?), француз дипломаты, 1935 елдан Франциянең Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле.

7 …«Төркия-Ингелтерә-Франсә иттифакы»… – Г. Исхакый бу урында 1939 елның 12 мае һәм 23 июнь көннәрендә төзелгән Төркия-Франция һәм Англия-Төркия килешүләрен күз уңында тота кебек. Бу килешү һәм декларация бер-берсен кабатлыйлар, максатлары да бертөрле.

8 Мисырның хариҗия назыйры Габделфәттах Яхъя паша… – Габделфатих Яхъя паша 1930 –1933, 1933 –1934 һәм 1937 –1939 елларда Мисырда тышкы эшләр министры. Ул 1939 елның 19 июнендә Төркиягә рәсми визит белән килә. Төркия президенты Гыйсмәт Инөнү һәм тышкы эшләр министры Шөкер Сәраҗ углы белән очраша.

9 …рәисе җөмһүри Гыйсмәт паша Инөнү… – Мостафа Гыйсмәт Инөнү (1884 –1973), төрек дәүләт, сәяси һәм хәрби эшлеклесе. Төркиянең икенче президенты.

10 Молотов – Вячеслав Михайлович Молотов (1890 –1986), 1939 –1949 елларда СССР тышкы эшләр министры вазифасын башкара.

11 …Чан Кай-ши хөкүмәте – Чан Кай-ши (Цзян Цзеши; 1887 –1975), кытай сәяси һәм хәрби эшлеклесе. 1925 елда Сунь Ятсен вафатыннан соң Гоминьдан партиясен җитәкли. 1928 елдан Кытай республикасының милли хөкүмәте рәисе. XX гасырның 30 нчы елларында берничә өлешкә бүленгән Кытайда төрле партия һәм генераллар арасында сәяси һәм хәрби көрәш башлангач, Чан Кай-ши Кантон өлкәсендә Гоминьдан хөкүмәтен оештыра.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 114.

 

 

 

 

 

Җавап калдыру