БЕЗНЕҢ ЮЛЫБЫЗ

Соңгы вакыйгалардан туган дөньяның вазгыяте, безнең «Прометә» җәбһәсен1 бик авыр хәлгә суккан кеби, безнең истикъляльче төрек тәшкиләтләрен дә бик уңайсыз бер хәлгә төшерде. Дөньяның берничә блокка бүленеп, боларның бер-берсе берлә биәман тартыш алып барулары вә бу тартышларның ана хатлары ике тарафта да керделе-чыктылы булып, безнең мәнфәгатьләребез бер җирдә бер блок сахәсендә, икенче җирдә мохалифәт блокның сахәсендә калуы безнең орибантационыбызны бик мөшкел бер вазгыятькә куйды вә безне арка таяначак табигый юлдашларыбыздан әнваг дипломасы уеннар берлә аерды.

Без, төрек истикъляльчеләре, җәгърафи вазгыятебезнең кушуы буенча аерым өлкәләребезнең истикъляль дәгъвасын йөртеп килсәк тә, без бер төрек милләтенең аерым-аерым әгъзалары гынабыз вә бер төрек өлкәсенең генә дә зарарына булган комбинационларга катыша алмыйбыз. Шунлыктан истикълялебезнең йөреш ноктасын төрек культур берлегеннән башлыйбыз. Барачак максатыбыз да шул Төрек культур берлегенең тәкъдиредер. Аның дәвамлы хәятын тәэмин итмәкнең иң саглам васитасы истикъляльчелек булганга, һәммәбез шул истикъляльгә сарылабыз.

Совет Русиясендә изелгән (Шәркый Төркестан берлә) кырык миллионлы төрек гонсырының төрле өлкәләргә бүлүенә карамаенча кортылышы боларның төп юллары бердер, максатлары мәхәллә кортылышы гына түгел, милли кортылыштыр. Боларның кортылышларының уңышлы чыгуы бер көн «Советлар иттифакы» исемендәге рус большевик дәүләтенең егылуына баглыдыр. Бу төрек тәшкиләтләренең кирәк большевик руслыгы, кирәк иске берләшкән Русияне терелтергә теләүче мөһаҗәрәт руслыгы берлә мәнфәгатьләре капма-каршы булганга, боларның уртак телләре дә юктыр; аңлашу имкяннәре дә капалыдыр. Бу ноктадан чыгып, большевик руслыкка нинди блок катырак дошман булып, аны бетерүне максат итеп алса, «дошманның дошманы – минем дошманым» дип, без шул блок әтрафында булып, шуның берлә тартыш юлдашлыгы алып барырга тиешбез. Ачык әйткәндә, без «Берлин – Рум мөхавәрә»[се] әтрафында2 җир тотарга тиешбез.

Ләкин без төрек милләтчесебез, төрекчебез, төрек милләтенең бер өлеше, үз башына дәүләт корып, үзенең дәүләт истикълялен алып барган өлеше – бүгенге Төркия, үзенең истикъляленә мөхавәрәнең бер әгъзасы, Италиядән хәтәр бар дип, икенче блок­ка кергәндер вә үзенең истикълялен шул блокның микъдарәте ­берлә баглагандыр. Шуңарга күрә Төркиянең истикъляленә хә­тәрле дип уйлаган бер блокка катыша алуга безнең милләтчеле­гебез, төрекчелегебез манигъдыр.

Большевик руслыкның егылуын, милли тормышларына­ ирешүләренең беренче шарты итеп куйган истикъляльче төрек­ләрнең җан дошманнары булган Совет хөкүмәте берлә аның сәламәте мөлкиясен үз канаты астына алып, могаһәдә ясарга тырышып яткан инглиз блогына без керә алабызмы? Юк. Чөнки бу истикъляль дәгъвасыннан ваз кичеп, большевизмның илебездәге җәбер-золымына разый булу дигән сүздер, бу – милли хәяттыр. Тагы бу блок, советларның «сәламәте мөлкиясен саклау сылтавы астында, безнең кардәшләребез төркияле төрекне үзенең төркестанлы, кавказлы, идел-ураллы кардәшләренең үз илләрендә аерым милли төрек дәүләтләре кору хәрәкәтләренә каршы дош­ман вазгыятькә сугарга тырышачактыр вә безнең милли берлегебезне бу тарафтан парчаланачактыр.

Шуңарга күрә без, ике зур блокның берсенә дә тулы көенчә тарафдар була алмаган кеби, икесендә дә тулы көченә дош­ман да була алмыйбыз. Кала «Прометә» идеоложиясе берлә истикъляльләре ягыннан бер-берсенә баглы булган кеби, безнең истикъляль дәгъваларыбызга да хәерхаһлы булган Финляндия, Эстония, Ләһстан, Румания икенче дәрәҗәдәге дәүләтләрдер.

Ләкин болар үзләре бүгенге көндә шул ике блокның бер-берсе берлә тартышында һөҗүм объективы булып килгәнгә, болар үзләре дә, истикъляльләрен саклар өчен, йә ул, йә бу блокның күләгәсенә сыгынуга мәҗбүрдерләр вә безгә көчләрен арттырачак хәлдә түгелләрдер. Шунлыктан без, истикъляльче төрек милләтчеләре, иске хикәяләребездәге дию пәрие тарафыннан качырылган, анасын эзләргә дип атка атланып юлга чыгып киткән хан углының бара-бара өчкә аерыла торган юл чатына килеп, бу юлларның башларына язылган «Моннан китсәң, үзең сәламәт калырсың, атың үләр; моннан китсәң, атың сәламәт калыр, үзең үләрсең; моннан китсәң, үзең дә, атың да үләр!» дигән өч юлның аерылышында аптырап калган кеби аптырау хәлендәбез. Милли вөҗданыбыз кушуыннан гына мәсьәләнең хәлән булачакбыз.

Мөхавәрә блогы берлә китсәң, бердәнбер мөстәкыйль төрек мәмләкәтенең зарарына Италия тарафыннан кулланыла белербез дип уйлап, озын гасырлар ак-пакь көенчә саклап килгән төрекче­лек вөҗданыбыз керләнер дип куркабыз. Инглиз блогы берлә китсәк, милли кортылышыбыз өчен дип, бу кадәр мәшәкать, зәхмәт берлә дошманыбыз большевиклык-руслыкка каршы дип туплаган милли көчебез, шул мәлгунь милләт дошманның файдасына китәр дә, үзебез утырган ботакны үз кулыбыз берлә кискән булып чыгарбыз дип өркәбез. Тынычлыгы иң аз, куркынычы иң күп булган өченче юлда матди зарарыбыз бик зур булыр төсле күренсә дә, төреклек намусыбыз тапсыз калып, большевик-рус дошманлыклы истикъляльчелегебез үзенең шәрәф-хөрмәтен саклаячак булганга, без бу юлны ихтыяр итәчәкбез. Вә ике блокның үз арадагы мадди байлык өчен талаш-кычкырышларына читтә торып, беренче блокның большевик-рус дошманлыгына, икенче блокның төрек мөселман дустлыгына хәерхаһлыкта калып, үзебезнең дию пәрисе тарафыннан урланган анабыз – милләтебезнең тәмамән кортылуына кадәр милли тартышыбызны дәвам иттерәчәкбез.

Дөньяның вазгыятендәге төрле чуалчыклары бер-беребезне күрергә, бер-беребез берлә сөйләшергә, дәрдләшергә, аңлашырга имкян бирмәсә, фикердәшләребезне дә өзелеп калган җирләренә күрә хаттел-хәрәкәләрен йөртеп, шул олуг юлдан язмауларын тәүсыя итеп, аларга да истикъляльче төрекчелек байрагын нинди җил-давылда да иңдермәенчә, милли кыйблабызга карап, шул олуг юлдан хәрәкәт итәргә мәслихәт итәбез. Иншаллаһ, вакыты җитәр, форсаты килер, кортылган үзебезнең азат илләребездә очрашырбыз, берләшербез, бергәләп илләребезне корырга, тө­зергә керешербез.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Истикъляльче төрек тәшкиләтләрен – бәйсезлек өчен көрәшүче төрек оешмаларын.

Биәман – рәхимсез.

Ана хатлары – төп юллары.

Сахәсендә – мәйданында.

Мохалифәт – каршы.

Орибантационыбызны – ориентациябезне.

Әнваг – төрле.

Хәятын – яшәешен.

Саглам васитасы – ышанычлы арадашчысы.

Гонсырының – токымының (халкының).

Имкяннәре – мөмкинлекләре.

Мөхавәрә[се] – киңәшмәсе.

Микъдарәте – үлчәме, зурлыгы, көче.

Манигъдыр – тыелгандыр.

Сәламәте мөлкиясен – дәүләт иминлеген.

Могаһәдә – килешү, договор.

Идеоложиясе – идеологиясе.

Дәрдләшергә – кайгырышырга.

Хаттел-хәрәкәләрен – төп юнәлешләрен.

Тәүсыя итеп – тасвирлап.

 

Безнең юлыбыз. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 7 нче (июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Прометә» җәбһәсе – Н. Дәүләт хезмәтләреннән күренгәнчә, «Прометей» оешмасы Польша Тышкы эшләр министрлыгы каршында 1930 елда оештырылган. Кайбер чыганакларга караганда, оешмага 1926 елда нигез салынып, ул Париж шәһәрендә эшли башлый. Бу сәяси проектны поляк сәяси эшлеклесе, соңыннан президент Ю. Пилсудский тәкъдим итә. Әлеге оешмага Азәрбайҗан, Дон казаклары, Грузия, Идел-Урал, Ингерия, Карелия, Коми, Кырым, Кубан, Төньяк Кавказ, Төркестан, Украина вәкилләре кергән. Аның бер бүлеге Польша хөкүмәтенең ярдәме белән 1928 елда Варшава шәһәрендә дә оештырыла. «Прометей» оешмасының җитәкчесе итеп Азәрбайҗан «Мөсавәт» партиясе лидеры Мәхмәд-Әмин Рәсүлзадә сайлана.

2 …без «БерлинРум мөхавәрә»се әтрафында… – «Берлин – Рим күчәре» 1936 елда барлыкка килә. Аның нигезенә Германия белән Италия арасындагы хәрби-сәяси союз салынган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 112.

 

 

 

 

 

 

 

Җавап калдыру