АГА УГЛЫ ӘХМӘДБӘК 1 ВАФАТ

Истанбул гәзитәләренең хәбәренә күрә, азәри язучыларыннан Әхмәдбәк ага углы, җитмеш яшендә булдыгы хәлдә, 19 майда Истанбулда вафат итеп, 20 майда Фәрикөе каберстанына күмелгәндер.

Мәрхүм соң елларда мөнзәви, бер тормыш берлә яшәргә мәҗ­бүр иттерелгән булса да, «Иттихаде тәрәкъкый» хөкүмәте2 вакытында да һәм дә «Җөмһүрият»нең әүвәлге ун елында Төркия гәзитәчеләренең иң мәгърүфләреннән, көнлек сәяси мәүзугълар­да иң күп язганнардан берсе иде. Милләт Мәҗлесендә Халык фиркасенең танылган әгъзасы3 «Төрек учаклары»4 мәркәзенең фәгъгаль эшчесе сыйфаты берлә зур бер сәяси урында тотып, бетмәс-төкәнмәс гайрәте берлә Төркия җөмһүриятенең әүвәлге ун елындагы дәүләт тормышының төрле сахәләрендә бик мө­һим роль уйный иде; ул мәбгус иде, ул «Хакимияте миллия» гәзитәсенең5 даими мөхәррире, «Төрек йорды»ның һәйәт идарә әгъзасы6 вә мөхәррире, хокук мәктәбенең мөдәррисе, рус-төрек сату-алу ширкәтенең һәйәт идарә әгъзасы иде. Ул – әллә нәрсә монополиясенең һәйәт идарә әгъзасы, әллә нинди банкның тәфтиш һәйәт әгъзасы. Ул – тышкы тәҗарәт ширкәтенең фәлән әгъзасы, ул… иде.

Әхмәдбәк Ага углының ул вакыттагы тулы сыйфатларын язарга кирәк булса, нинди генә зурлыкта булса да, картвизит формалары кифая итәчәк түгел иде. Ләкин без Әхмәдбәкнең бу сату-алудагы уңганлыклары, уңышларыннан бәхәс итәчәк түгелбез. Аның шулкадәр күптөрле сәяси, гыйльми, гәзитәчелек эшләре берлә бергә сәүдәгәрлегене дә алып бара белүе, аның иксез-чиксез энержиясе берлә генә мөмкинлеген кыйд итеп кенә китәбез.

Ләкин Әхмәдбәкнең тормышын бербөтен итеп караганда,­ Әхмәдбәк – гәзитәче журналисттыр. Ул французча, русча, фар­сыча, төрекчә мәкаләләр язарлык бу телләрне белеп, вакыты килгәндә, бу телләрнең һәммәсендә дә «атаклы мөхәррир» булып язып килгәндер. Ул үзенең каләм тәҗрибәсен Франсәдә дарел­фөнүн шәкерте вакытында французча (1890) бер мәкалә берлә башлыйдыр. Франсәнең төрле мәҗмугаларында моны өч-дүрт ел дәвам иттергәннең соңында ана ватаны Азәрбайҗанга кайтып, русча «Каспий» гәзитәсенең7 даими мөхәррире булып китәдер. 1903 елда чыккан «Шәркый рус» гәзитәсендә8 төрекчә мәкаләләр яза башлап, гәзитәчелекнең иң киң сахәсен төрекчә язуга чәверәдер. 1904 елда Бакуда тәэсис ителгән «Хәят» гәзитәсендә9, аннан аерылып, «Иршад»10та, аннан соң «Тәрәкъкый» гәзитәләрендә11 ул, даими мөхәррир булып, бик күп мәкаләләр нәшер итәдер. Бу мәкаләләрендә ул Русия мөселманнарын хокукта руслар берлә мөсави итеп, Аурупа мәдәниятене алуга «җитәкчелек» итү фикерен алып барадыр. Рус әфкяре гомумиясен Русия ислам дөньясы берлә генә түгел, Төркия, Иран мәсьәләләре берлә дә таныштыруда зур хезмәт итеп килеп, рус либерализм агымнарыннан Русия мөселманнарына каршы хиссе тәваҗеһ уятырга тырышадыр.

Әхмәдбәк гәзитәчелек эшен Кавказга күчергән елларында­ (1905 дән элек) Идел буенда, Төркестанда, Себердә төрек мөсел­маннарының һичбер гәзитәсе юк иде. Ул вакытта рус хөкүмәте ­тарафыннан безгә һичбер телдә гәзитә чыгарырга рөхсәт тә ителми иде. Ул вакытта, гәзитә уларак, Кырымда «Тәрҗеман»12, Кавказда русча «Каспий», соңыннан төрекчә «Шәркый рус» гәзитәләре генә бар иде.

Шуңарга бу гәзитәләр, җирле гәзитә генә булып калмаенча, Бөтенрусия мөселманнарының гәзитәсе төсен алып, боларда язучылар Кырым, Кавказ мөхәррирләре генә булып, тар мохиттә калмаенча, киң мәгънәдә «Русия мөселманнары»ның мөхәррирләре булып китәләр иде. Галимәрдән Топчибаши13 Әхмәдбәк ага уг­лы, Исмәгыйль бәк Гаспралы14 да, шулай итеп, бөтен төрек ил­ләренең (ул вакыттагы тәгъбир берлә) Русия мөселманнарының мөхәррирләре булып киткәннәр. Вә Бөтенрусия мөселманының уртак милли, дини дәгъвасын алып баручы уртак җәмәгатьчеләре булып өлгергәннәр иде.

Әхмәдбәк болар арасында иң күп язучы һәм дә рус, әрмәни матбугаты берлә иң күп мөнакашә итүчесе булганга, ул вакытның мөселманнарының тәрәкъкыйпәрвәр яшьләре арасында аның хөрмәте бик күтәрелгән булса, рус хөкүмәтенең мөселманга ­дошман даирәләрендә әрмәниләрдән аңарга каршы дошманлык та бик тирәнәйгән иде. Мәгълүм әрмәни-азәрбайҗан кисешүе ­вакытында15 Әхмәдбәкнең бик фәгъгаль роль уйнап, әрмәниләр­нең азәриләрне үтерү тәшкиләтенә каршы корылган азәриләр­нең дәфагый тәшкиләтләрендә роль уйнавы, Русия, Төркия матбугатында бик ачык итеп мөселманнарны яклап, әрмәниләрне гаепләүләре вә, гомумән, Русиядә башланган реакцион көче Әхмәдбәккә Русиядә эшләү сахәсен авырайта, аның тормышыны тәһликәле хәлгә китерә.

Ул төркиядә «Иттихаде тәрәкъкый» инкыйлабы16 булуны­ ганимәт белеп, 1909 елның язында Төркиягә күчә – һиҗрәт итә. Баку гәзитәләрендә гәнеҗ төреклек хәрәкәтенә дустча язулары­ берлә «Иттихаде тәрәкъкый» фиркасе әгъзалары арасында хөрмәт казанган булганга, «Иттихаде тәрәкъкый»нең мөһим шәхсыятьләре, хосусән доктор Назыйм бәк17 аны үзенең химая­сенә ала вә аңарга эшләргә киң имкян ача. Йосыф Акчура бәк18 риясәтендәге төрекче агымнары «Төрек дәрнәге»19, «Төрек учак­лары» җәмгыятьләре, «Төрек йорды» мәҗмугалары Әхмәдбәк­не Русия төрегенең зур хезмәтчесе итеп каршы алып, аның «тәрәкъкыйпәрвәр мөселманчылык» йөзен «төрекчелек»кә күче­рүенә ярдәм итәләр. Әхмәдбәкнең дини тәгассыб берлә көрәшү ысуллары Русиядә инде искереп җиткән булса да, Төркиядә әле бик яңа күренеп, аны «Иттихаде тәрәкъкый»нең либералча­ фикерләрен таратуда кирәкле бер язучы итеп куя, вә ул, кул сызганып, язучы булып китә. «Иттихаде тәрәкъкый»нең зур гәзитәләрендә, мәҗмугаларында даимән язучы булып китеп, Милләт Мәҗлесенә мәбгус та булып ала. «Төрек йорды»ның һәйәте тәхриясенә, «Төрек учаклары»ның идарәсенә кадәр үрли.

Дөнья сугышы вакытында зур, атаклы язучы булып, Тәлгать20, Әнвәр пашаларның21 фикерләрен яклаучы бер мөхәррир булып китә. Шуны да онытмаска кирәк ки: Әхмәдбәк мөхәррирлеге­нең беренче дәресләрен француз матбугатыннан һәм дә либе­раль рус матбугатыннан алганга, ул үзенең мәкаләләрен Төркия, гадәт булганча, пашаларны мактауга, далкавылыкка гына сук­мый, аның табигатьтән тәнкыйтьче каләме кайвакытлар куәтләп китеп, ул хөкүмәтнең кайбер эшләрен тәнкыйть итеп тә куя, вә шул тәнкыйтьчелеге аңарга сәрбәст төшенчәле төрекләрдә мәхәббәт тә уята.

Дөнья сугышыннан соң туган Русия инкыйлабы, Русия инкыйлабыннан мәйданга килгән Русиянең таралуы, Кырым, Кавказның истикъляль хәрәкәтләре Әхмәдбәкнең хәвасләсенә сыеп бетми. Төрек гаскәре, Кавказга кереп, Бакуны коткарып22, Азәрбайҗан үзенең истикъляль көннәрен яшәгәндә23, Әхмәдбәкнең төрек гаскәре команданлыгы янында сәяси мөстәшар булып уйнаган рольләре киң мәгънәдә төрекче бер азәри төрегеннән көтелгән рәвештә булып чыкмый.

Ләкин Төркия ул вакытта инде җиңелеп, Ингелтерә-Фран­сәнең аягы астында булганга24, Әхмәдбәк Ага углы мөстәкыйль Азәрбайҗанның Аурупа күндереләчәк солых һәйәтенә дә әгъза булып керә. Истанбулдагы инглизләр аны Алмания тарафдары, иттихаде тәрәкъкыйчы, төрек гәзитәчесе сыйфаты берлә тотып, аны Мальта сөргененә күндерәләр25. Аннан котылган көннәрендә, большевиклар тарафыннан Азәрбайҗанның истикъляле инде бетерелгән булса да, Әхмәдбәк большевик азәрбайҗанына да кайтырга уйлый. Ләкин гаклы сәлимеме, төрекчелек хисеме җиңеп, ул Анкарага китә вә Төркиянең милли истикъляль хәрәкәтенә катыша, «Халык фиркасе»нә керә. Җөмһүрият Төркиясенең, аның иске иптәшләре иттихаде тәрәкъкыйчеләрне «пакьләү»ен дә26, һичбер тәэсират күрсәтмәенчә, яңа режимга хезмәтендә дәвам итә. Төрекләрнең совет дустлыгының зур тарафдары булып, мәкаләләр яза, Милләт Мәҗлесендә, фиркадә шул фикернең тарафдарлыгын алып бара. Азәрбайҗан мөһаҗәрәтенең милли тартышында тәмамән галякасез сәерче булып каладыр. Советларның рәсми даирәләре вә төрле сәүдә мөәссәсәләре берлә бик зур дустлык тотып, сәүдә итешә. Шул артык дустлыгыны Төркиянең хөкүмәт даирәләре артыграк күргәнгә, Әхмәдбәк күздән төшә­дер. Берсе артыннан берсе мәбгуслеген, мөдәррислеген, мөхәр­рирлеген югалтадыр. Шуның өстенә Фәтхи бәкнең «Сәрбәст фирка» тәшкиләтенә дә фәгъгаль әгъза булып27 катышып китәдер. «Сәрбәст фирка» бетерелгәч, Әхмәдбәк тәмамән мөнзави бер хәятта яшәргә мәҗбүр буладыр.

Ләкин үзе, һаман әле үзенең эшсезләндерелүе берлә килешә алмаенча, мәкаләләр, китаплар яза, имкян булганда, җәмәгать эшенә катышырга тырыша. Ләкин һәрвакытта алдына корылган бер дивар берлә каршылашкан кеби, аягы-кулы баглы кала килә. Гази пашаның вафатыннан соң28, мәйданга килгән аз-чук матбугат иркенлегеннән файдаланып, Әхмәдбәк тагы мөхәррирлеккә керешкән, тагы яңадан терелергә башлаган иде. Гомере вафат итмәде, әҗәл киртә булды. Әхмәдбәк вафат итте.

Әхмәдбәк берлә без төрек матбугатында күп язуы берлә ише бик аз булган бер гәзитәчене, иске дәвернең бер халыкчы либерален гаиб итеп, Төркия матбугатына, Төркия әфкяре гомумиясенә үзенең мәкаләләре, сүзләре, тәнкыйтьче табигате берлә Төркия­нең хариҗында да төрекләр барлыгын даимән хәтерләтеп торучы иске бер төрекчене югалтабыз. Урыны җәннәттә булсын!

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөнзави – читләшкән, аралашмаган.

Мәгърүфләреннән – танылганнарыннан.

Мәүзугъларда – темаларда, проблемаларда.

Фәгъгаль – бик эшчән, күп эшләүче.

Мәбгус – депутат.

Тәфтиш һәйәт – ревизия комиссиясе.

Картвизит – визит карточкасы.

Кифая итәчәк – җитәрлек, җитәрлек булу.

Энержиясе – энергиясе.

Кыйд итеп – күрсәтеп китәбез.

Чәверәдер – әйләнәдер, керешәдер.

Тәэсис ителгән – төзелгән, оештырылган.

Мөсави итеп – тыгыз итеп.

Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.

Хисси тәваҗеһ – эчке каршылык.

Мөнакашә итүчесе – җентекләп язучысы.

Тәрәкъкыйпәрвәр – алдынгы карашлы.

Дәфагый тәшкиләтләрендә – оборона оешмаларында.

Тәһликәле – куркынычлы.

Ганимәт – җиңү, уңыш.

Ганеҗ – яшь.

Хосусән – бигрәк тә, аеруча.

Имкян – мөмкинлек.

Тәгассыб – фанатизм.

Һәйәте тәхриясенә – редакциясенә.

Далкавылыкка – паразитлыкка, эшсезлеккә.

Сәрбәст – ирекле, бәйсез.

Мөстәшар – киңәшче.

Гакълы сәлимеме – сәламәт акылымы.

Галякасез сәерче – мөнәсәбәтсез күзәтүче.

Гаиб итеп – югалтып.

Хариҗында – тышында.

 

Ага углы Әхмәдбәк вафат. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 6 нчы санында (134) «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Ага углы Әхмәдбәк – Әхмәдбәк Агаев (Ага оглы) (1869 –1939), азәрбайҗан дәүләт эшлеклесе, публицист, тюрколог. 1887 елда Петербург политехника институтына укырга керә. 1888 елда Парижга китә һәм Сорбоннада Шәрекъ телләре буенча укый. 1894 елда Лондонда узган IX Көнчыгыш белгечләре конгрессында катнаша. Шул ук елны Карабахка әйләнеп кайта һәм француз теле укыта башлый. 1897 елда Бакуга килә.

2 «Иттихаде тәрәкъкый» хөкүмәте – Төркия тарихында «Иттихад вә тәрәкъкый» хөкүмәтенең идарәсе берничә этаптан тора. 1908 елның 23 июлен­нән 1909 елның 27 апреленә кадәр чорда Габделхәмид режимын бетерү төп ­максат санала. Соңгы алтынчы этапта (23.01.1913 – 30.10.1918) власть тулы­сы белән яшь төрекләр идарәсенә күчә. Моңа иттихадчыларның кайбер җи­тәкче-әгъзалары үтерелү сәбәп бирә. Бу елларда алар мәмләкәттә коточкыч репрессияләр оештыралар, тышкы сәясәттә Төркия Германиянең империализмына тартыла.

3 Милләт Мәҗлесендә Халык фиркасенең танылган әгъзасы… – Төркиянең Халык фиркасен төзү идеясе милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең Сивас конгрессы узган көннәрдә туа. Халык фиркасе 1923 елның 9 сентябрендә рәсми сәяси фирка буларак теркәлә. 1924 елның 10 ноябреннән «Халык республика партиясе» итеп үзгәртелә. 1950 елга кадәр бердәнбер партия булып кала.

4 «Төрек учаклары» – «Төрек учагы» 1912 елда оештырыла. Мәдәни максатлардан төзелгән «Төрек учагы»нда гомумтөрки фикерне алга сөргән Россиядән күчеп килгән төрки халыкларның вәкилләре актив катнаша. Шул исәптән Әхмәдбәк Ага углы да. Төркиядә бу җәмгыять – «Яшь төрекләр» хөкүмәте ида­рә иткән елларда гомумтөрки идеяне таратуда төп рольне уйнаган оешмалар­дан берсе.

5 …«Хакимияте миллия» гәзитәсенең… – Әхмәдбәк, 1921 елда Төркиягә кайткач, төрек милли азатлык көрәшенең үзәге булган Анкара хөкүмәтенең рәсми матбугат органы «Хакимияте миллия» газетасында хәбәрче буларак эшли башлый.

6 …«Төрек йорды»ның һәйәт идарә әгъзасы… – «Төрек юрду» («Төрек йорты»), фәнни-популяр журнал («Төрек юрду» журналы һәм «Төрек учагы» ширкәтләре органы), 1911–1931 елларда Истанбулда 233 нче саны нәшер ителә. Әлеге журналда Әхмәдбәкнең дә көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан күп кенә мәкаләләре бастырыла. Ул аның идарәсенә дә сайлана.

7 …русча «Каспий» гәзитәсенең… – Баку шәһәрендә 1881–1919 елларда ­«Каспий» газетасы нәшер ителә.

8 …«Шәркый рус» гәзитәсендә… – «Шәркый рус» газетасы 1903 –1905 елларда басыла.

9«Хәят» гәзитәсендә… – «Хәят» газетасы 1905 –1906 елларда нәшер ителә.

10 «Иршад» – «Иршад» газетасы 1905 –1908 елларда басыла.

11«Тәрәкъкый» гәзитәләрендә… – «Тәрәкъкый» газетасы 1908 елда нәшер ителә башлый.

12 «Тәрҗеман» – «Тәрҗеман» газетасы 1883 –1918 елларда Бакчасарайда ­басыла.

13 Галимәрдән Топчибаши – Галимәрдән Әләкбәр углы Топчибашев (1862 – 1934), азәрбайҗан җәмәгате һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, журналист.

14 Исмәгыйль бәк Гаспралы – Исмәгыйль Гаспралы (1851–1914), гомумтөрки идеягә нигез салучыларның берсе. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төрки телле халыкларда аның фикерләре популяр санала. Әхмәдбәк тә язмаларында бу идеяне пропагандалауга зур урын бирә.

15 …әрмәни-азәрбайҗан кисешүе вакытында… – тарихта мәгълүм әрмән-татар суешы, Г. Исхакый язганча, кисешүе 1905 елның февраленнән 1906 елның башына кадәр дәвам итә, 1905 –1907 елгы Рус инкыйлабы йогынтысында барлыкка килгән бу суеш Баку, Нахичеван, Карабах, Зенгезурда яшәгән азәрбайҗан һәм әрмәннәр арасында шактый кан коешка китерә. Американ тюркологы һәм азәрбайҗан белгече Тандуеш Свентоковский исәпләве буенча, 1905 елда 158 азәрбайҗан һәм 128 әрмән авылы юкка чыккан, 3 меңнән 10 меңгә кадәр кеше һәлак булган. Рус чыганакларында әрмән-азәрбайҗан кисеше барлыкка килүендә азәрбайҗаннарны гаепләү сизелә. Аның идеологлары итеп Әхмәд Ага углы, Галимәрдән Топчибашев карала. Аларның рус телендә басылган «Каспий» һәм азәрбайҗанча нәшер ителгән «Хәят» газеталарында дөнья күргән мәкаләләре кисешнең башлануына сәбәп биргән дип аңлатыла. Һәрхәлдә, XX гасыр башы рус матбугаты шул карашны алга сөрә.

16 …«Иттихаде тәрәкъкый» инкыйлабы – Госманлы Төркиядә Габделхәмид деспотизмына каршы «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе җитәкчелегендәге яшь төрекләр инкыйлабы 1908 елның 23 июлендә була.

17 доктор Назыйм бәк  – Назыйм бәй (1873 –1926), доктор, төрек сәяси эшлеклесе, «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасен төзүче һәм әйдәп баручысы. 1926 елда Ататөреккә каршы оештырылган баш күтәрүдә гаепләнеп, Измирда асып үтерелә.

18 Йосыф Акчура бәк – Г. Исхакый бу урында Әхмәдбәкнең Йосыф Акчура мөхәррирлегендә басылган «Төрек йорты» журналында язышуын искә ала. Ул гомумтөрки идеяне пропагандалауга үз өлешен кертә.

19 «Төрек дәрнәге» – Йосыф Акчура, 1908 елның декабрендә Истанбулга килү белән, үзенең элекке дуслары Вәләд Чәмби, Назыйм Гасыймнар катнашында «Төрек дәрнәге» («Төрек җәмгыяте») корып җибәрә. Җәмгыятьнең максаты төрекләрнең тарихын, әдәбиятын, телен, җәмгыятен өйрәнү һәм тикшерүне җәмәгатьчелеккә күрсәтүдән гыйбарәт. Бу җәмгыять эшчәнлегендә Әхмәдбәк тә актив катнаша.

20 Тәлгать – Мәхмәд Тәлгать паша (1874 –1921), төрек дәүләт эшлеклесе, «Яшь төрекләрнең иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе җитәкчеләренең берсе.

21 Әнвәр паша – Әнвәр паша Исмәгыйль (1881–1922), төрек сәяси һәм хәрби эшлеклесе.

22 Төрек гаскәре, Кавказга кереп, Бакуны коткарып… – Әхмәд Ага углы 1918 елның май аенда Нури паша җитәкчелегендәге Кавказ ислам гаскәренең киңәшчесе итеп билгеләнә. 1918 елның ахырында төрек гаскәре Бакуга керә, ул туган ватаны Азәрбайҗанда кала.

23Азәрбайҗан үзенең истикъляль көннәрен яшәгәндә… – Азәрбайҗан ­Демократик Республикасы 1918 елның 15(28) маеннан 1920 елның 28 апреленә кадәр яши.

24 Төркия … Ингелтерә-Франсәнең аягы астында булганга… – Төркияне бүлү буенча 1918 елның ноябрендә Мудрос килешүе төзелә. Бу килешү нигезендә шул көнне Англиянең хәрби кораблары Измир портына килеп урнаша. 1918 елның 12 ноябрендә французларның пехота бригадалары Истанбулны басып ала. 1919 елның 19 май көнендә грек гаскәрләре Измирда төрекләргә каршы сугыш оештыра. 1918 елның 7 сентябрендә Италия хәрби кораблары Көнбатыш Анатолига җирләшә. Шул рәвешле Төркия Антанта дәүләтләренең контролендә кала.

25 …аны «Мальта» сөргененә күндерәләр. – 1919 елда Әхмәдбәкне Париж тынычлык конференциясенә барачак азәрбайҗан делегациясенә әгъза итеп сайлыйлар. Парижга барганда, Истанбулда кулга алына һәм инглиз хөкүмәте аны, Төркиянең милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе итеп танып, Мальтага сөргенгә җибәрә. Сөргеннән кайткач, ул Төркиядә кала.

26 …иске иптәшләре иттихаде тәрәкъкыйчеләрне «пакьләү»ен дә… – 1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы төгәлләнгәннән соң, «Иттихад вә тәрәкъкый» партиясе рәсми рәвештә яшәүдән туктый. Истанбулга инглиз һәм француз гаскәрләре керү белән, партиянең җитәкчеләре чит илгә кача. 1919 –1920 елда Истанбулда «Иттихад вә тәрәкъкый» партиясе әгъзаларына читтән торып хөкем карары чыгарыла. Тарихи чыганаклар раслаганча, 1926 елда бу партия әгъзалары Ататөреккә һөҗүм оештыралар. Аларның берничәсе үлемгә хөкем ителә. Биредә Г. Исхакый әлеге вакыйганы искә ала кебек.

27«Сәрбәст фирка» тәшкиләтенә дә фәгъгаль әгъза булып… – Г. Исхакый искә алган «Сәрбәст җөмһүрият» фиркасе («Азат җөмһүрият») 1930 елда Фәтхи (Окьяр) бәй тарафыннан оештырыла. Милләт Мәҗлесендә каршылыкка очрап, 1930 елның ахырында фирка эшчәнлеген туктата.

28 Гази пашаның вафатыннан соң… – Г. Исхакый бу урында 1938 елның 10 ноябрендә Төркиянең беренче президенты Мостафа Кәмал Ататөрек вафатын искә ала.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 107.

 

 

 

 

 

 

Җавап калдыру