ДӨНЬЯ ӘХВАЛЬЛӘРЕ

Арнаудлыкның истикъляле бетерелеп, Италиянең Балкан ярыматәсенә аяк басуы Арнаудлыкның күрше мәмләкәтләрен­нән Югославия берлә Юнанстанның вазгыятьләрен авыр бер хәлгә куйды. Арнауд мөселман халкының җиде йөз сигез меңе Югославиянең эчендә калып1, Югославия боларга каршы бик каты сәясәт йөртеп килгәнгә, ике күрше мәмләкәтнең мөнәсәбәтләре дустчадан бик ерак иде. Арнаудлык, җае чыкканда, үзенең мил­ләттәшләрен химая итәргә маташа, кырык карамадан корылган Югославиядә чуалчыклар чыгу берлә, шул вилаятьләрне үзенә кушарга да форсат көтә иде. Шуның өчен Арнаудлыкның башына килгән планы Югославия бер тарафтан сөенеп тә каршылады. Югославиядәге шул хасияттән файдаланып, Италия үз тарафыннан да Югославиягә һичбер туктамаенча гына тәэминат биргәнгә, ике дәүләт арасы ачылмады, Югославия Италия берлә иске күршелек, дустлыкны саклап калды. Ике хөкүмәт арасында зур-зур күрешүләр дәвам итеп, гәзитәләрдә Югославия дә «Берлин – Рум мөхавәрә[се]нә» керә дигән сүзләр бик күп язылса да, Югославия бүгенгә көнгә кадәрге битарафлыкны саклап килде. Италия дә шуның берлә канәгатьләнде. Боларга, кирәк ки, бу хакта яңа шау-шулар чыкмады.

Арнаудлыкны забыт итү Италиягә корыдан Салоник2 портына­ хәрәкәт ясарга киң имкян ачканга, Юнанстан бик зур куркуда калды. Италиянең Эгей диңгезенә корыдан чыгуы Ингелтерә мәмләкәтенең эшенә дә килешмәгәнгә, Ингелтерә хөкүмәте Юнанстанның сәламәте мөлкиясен саклауны өстенә алды, вә Юнанстан моннан бераз тынычланды.

Төркия берлә Ингелтерә арасында күптән мөзакәрәләр дә­вам итеп килә иде. Төркиягә каршы Италия матбугатының дош­манча язу-сызулары, Төркиягә бик якын мосафәдә булынган, Төркиядән алынган атауларның Италия тарафыннан ныгытылуы Италиягә каршы Төркиядә ышанычсызлык тугдырган иде. Арнаудлык Италия кулына төшкәч3, бу ышанычсызлык тагы да куәтләнеп, Италиядә Төркиягә каршы һөҗүм планы йөртелә дигән фикер йөрергә тотынды. Шул вакыйгалар Төркия-Ингелтерә мөзакәрәләренең тирәнәюенә, тизләнүенә сәбәп булды.

12 майда Төркия Милләт Мәҗлесендә һәм дә Лондонның гавамы камарасында ике дәүләтнең дә баш вәзирләре тарафыннан Төркия берлә Ингелтерә арасында сәяси вә гаскәри бер могаһәдә ясалганы игълан ителде. Бу могаһәдәнең әсасләре Төркия Милләт Мәҗлесе тарафыннан шул көнне үк кабул да ителде. Мәҗлестә сүз сөйләгән хатыйблар Төркия хөкүмәтенең бу сәясәтене яклап чыктылар. Элекке Лондон илчесе Фәтхи бәк4: «Мәмләкәтебезне ике яктан эскәнчә астына алырга теләгән Италиягә каршы сәламәте мөлкиябезне саклау өчен «инглиз-төрек иттифакы» ясаудан башка юл калмаган иде», – диде. Төркия-Ингелтерә иттифакының зәмине Ак диңгез берлә Кара диңгез тирәләре генәдер. Бу даирәдә сугыш чыкса, ике дәүләт бер-берсенә бөтен көчләре берлә ярдәмләшергә сүз бирешәләр. Шул могаһәдә буенча Румания, Ләһстанның сәламәте мөлкиясен өстләренә алган инглиз, французларның сугыш көймәләренә Төркия Чәнак кальга вә Истанбул бугазларын ачык тотадыр. Икенче яктан, Сүрия, Фәлистыйн, Мисырга Италиянең корыдан һөҗүменә каршы Төркия коры гаскәре берлә ярдәмгә киләдер. Ингелтерә дә Төркиянең сахәләрен үзенең диңгез куәте берлә химая итәдер. Бу могаһәдәгә Франсә дә иштиракь итәчәктер. Әлегә кадәр могаһәдәнең мөзакәрәләре ике арада тәмам булмаган булса да, Француз баш вәкиленең Франсә парламентында сөйләгәненә күрә, бу да вакыт мәсьәләсе генәдер. «Франсә-Төркия иттифакы5 буенча Сәнҗак (Искәндәрүн берлә) тәмамән Төркиягә кушылачактыр. Могаһәдәнең гаскәри өлешләре булган кеби, билгеле икътисади җәһәтләре дә булачактыр. Болар акрын-акрын мәйданга чыгачактыр.

Төркиянең битарафлыгын ташларга мәҗбүр булуы, фәкать Италиядән куркудан гына булса да, Төркия-Ингелтерә иттифакы нәтиҗә игътибары берлә Алманиягә дә каршы булып чыгадыр. Алмания берлә Төркия арасында еллар буе дәвам иткән икътисади вазгыятьне дә яңа ысулларга куярга мәҗбүр итәчәктер.

Бу могаһәдәләрдән моңанча әле иң зур файда иткән дәүләт – Совет Русияседер. Ингелтерә-Ләһ иттифакы6, Румания-Ингелтерә аңлашмасы7 берлә Совет Украинасының чикләре корыдан сак­ланган кеби, Төркия-Ингелтерә иттифакы берлә дә Советларның Кара диңгез буендагы Украина, Кырым, Кавказ чикләре дә төрек-инглиз куәте берлә сакланган булып чыгадыр. Вә моның берлә Советларның авыр вазгыятьләрен җиңеләйтәдер. Яңа могаһәдә буенча Балкан иттифакы да җанландырылган булганга8, Төркия Балкан эшләрендә зур роль уйнау мәҗбүриятендә калачактыр, вә бу саяда иске госманчылык сәясәтенә якынлашачактыр. Сүрия, Фәлистыйн, Мисыр мәмләкәтләрене корыдан химая дә Төркиягә йөкләтелгәнгә, Төркия-Балкан сугышыннан9 соң мәйданга кил­гән мөселманчылык сәясәтенә якынлашырга мәҗбүр булачактыр. Нәтиҗәдә төрек илләре Кавказ, Төркестан, Кырым, Идел-Уралдан озаклашачактыр. Моның берлә дә, большевикларга һичбер шикләнмәянчә, утыз биш миллион төрекне руслаштыру сәясәтене тирәнәйтергә имкян бирелгән булачактыр.

 

* * *

Ләһстан Советлар катышкан могаһәдәгә кермәячәген ачык белдергәнгә, Ингелтерә-Ләһстан аңлашмасы кара-каршы ике дәүләт арасында гына ярдәмләшү төсенә сугылган иде. Руманиягә каршы химая сүзе бирү дә шулай ук Советларны хисапка тыкмау нигезендә йөртелгән иде. Советлар берлә күрше булган бу ике дәүләт большевикларны бик яхшы таныганга, Советларның ­дошманлыгыннан артыграк, аларның «дустлыгыннан» куркалар вә шул юлда сәясәтләрен дәвам иттерәләр.

Ләкин Франсә дә иске Русия дустлыгыннан калган10 вә яңа агымнар берлә сәбәпләнгән совет дустлыгы шактый куәтледер. Франсә матбугатының сатлыкларында гына түгел, җитдиләрендә дә Советларны белмәү большевикларны танымаудан килгән, аларга «бер куәт» дип карау фикере шактый тирәндер. Ингелтерәдә дә Совет яклы агымнар юк түгелдер. Аларда да Советларны «көч» дип уйлау хыялы җитди даирәләрдә булынмаса да, карт кызлар арасында беткәне юкдыр. Моңарча лейбар фиркасе11 берлә либеральләр дә мохафәзакяр хөкүмәткә мохалифәт ягыннан катышып киткәнгә, Ингелтерә дә Советлар берлә аңлашуга хөкүмәтне кысрыклау дәвам итмәктәдер.

Совет дипломатиясе һәм дә Аурупада сатып алынган матбугатлары, бу мәсьәләне бик күпертеп, Советлар өчен бик зур пропаганда ясап киләләр. Дөнья бутауны, дөнья мәйданын җимерү­не мәсләк иткән большевикларны, «солых саклаучы фәрештә» итеп, беркатлы халыкка сеңдерергә бик тырышалар. Нәтиҗәдә Аурупа сәясәт базарында Советларның тәмамән беткән сәяси кыйммәтләре көннән-көн үсә барадыр. Инглиз хөкүмәтенә дә совет-инглиз аңлашмасын «ватанпәрвәрлек вазифасы» кеби иттереп йөрттерергә иҗтиһад итәдер. Нәтиҗәдә әфкяре гомумиясенең тәзйикы берлә инглиз хөкүмәте Совет хөкүмәте берлә мөзакәрәсен дәвам иттерергә мәҗбүрдер.

Шуны күреп, Совет хөкүмәте үзенең каршылыклы таләбе­не зурайта бара. Әүвәлән Советлар Ингелтерәдән, бөтен хөдуд­ларыннан, Ерак Шәрекъта да, мәсәлән, һөҗүм була калса, Ингелтерәнең шул Совет чикләрен сакларга өстенә алуын таләптә булындылар. Ингелтерә Япониянең Италия-Алмания гаскәри иттифакына керүе берлә нәтиҗәләнәчәк бу адымны атламады. Ерак Шәрекъ чикләре мөзакәрәдән тәмамән чыгартты. Инде Советлар Балтыйк буендагы чикләрен саклар өчен лязем булган Финляндия, Эстония, Латвиянең сәламәте мөлкияләрен саклауны Ингелтерә өстенә таләп итәләр. Бу таләпләре кабул ителсә, Советларның Ерак Шәрекътан башка чикләре инглиз, француз вә аларның иттифакчыларының көчләре берлә сакланган булачактыр. Советларга да үзләренең эченнән эчергән режимнарын тыныч көенчә дәвам иттерергә генә түгел, Аурупада интрига йөртергә дә, үзләре аңлашкан мәмләкәтләрендә, «дустлык»ка таянып, Коминтерн эшен дәвам иттерергә дә киң имкян булачактыр. Гәзитәләрнең язуына күрә, Франсә, Ингелтерә Советларның кара-каршы гаскәри ярдәмләшүләре төсендә могаһәдә шартла­ры кабул ителгән. Ләкин матбугатта әле бу хакта ачык мәгълүмат юктыр.

Бу таләпләренә каршы Совет хөкүмәте нинди ярдәмгә килә беләчәк? Килә белсә, имкяне никадәр? Бу сөальләргә җавапны: «Советлар вә аларның дустлары Советлар иттифакының «мөһ­диш куәте» берлә ярдәмгә киләчәк», – дип җавап бирәләр. Ләкин Советларны таныган, белгәннәр, бунларның ярдәмгә киләчәк якянә куәтләре интрига, коммунизм пропагандасы гына булачак, диләр вә Совет иттифакыннан иттифакчыларына фәкать зарар киләчәк дип уйлыйлар.

Сугыш булачак булса, солых вакытында да ач-ялангач совет­ халкы нинди икътисади куәткә таянып сугышны алып барачак? Аның малиясе сугышның фәүкылгадә чыгышларын ничек күтәрәчәк? Карл Марксның «Капитал»ыннан12 башка саклык акчасы булмаган Советлар күп миллиардлы чыгышларны ничек алып барачак?..

Большевикларның максатлары иттифак ясау да түгел, сугыш­ка катышу да түгелдер. Аларның максатлары шундый: мөзакә­рәләр берлә ике араның мөнәсәбәтен тагы да бозыштырып, дөньяның буржуа дәүләтләре арасында сугышны башлату, үзләре битараф калып, сугыштан арыган ике җәбһә арасында да большевизм пропагандасын ясарга киң зәмин хәзерләмәктер.

Большевикларның Аурупаны алдатуларны ул кадәр тирән ­нәтиҗәләр бирәчәкме, киләчәк күрсәтер. Фәкать бүгенге Ауру­паның үзара тартышыннан иң зур казанган дәүләт, шөбһәсез, әле Советлардыр. Аурупадагы мәгънәви җәрәяннарның бәрелешен­нән иң күп файдаланган агым да большевизм агымыдыр.

 

* * *

Инглиз-французларның үз тарафларына көч туплауны Алма­ния, Италия матбугаты бу ике мәмләкәтне «чорнап алу» дип тәгъбир итәләр. Үз тарафларыннан да араларындагы мөнәсәбәтне ныгыта баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, 22 майда Алмания-Италиянең Антикоминтерн аңлашмасы гаскәри бер иттифак хәленә чәверде. Тантаналы рәвештә Берлинда 22 майда ике дәү­ләтнең хариҗия назыйрлары тарафыннан гаскәри могаһәдә имза ителде13.

Антикоминтернның өченче әгъзасы Япония әле иттифакка­ кермәде. Советлар берлә инглизләр арасында Ерак Шәрекъ ­мәсьәләләрен эченә алган гаскәри могаһәдә эшләнмәсә, Япо­ниянең иттифакка керүе шөбһәледер. Фәкать советлар берлә инглизләр арасында киң гаскәри иттифак эшләнсә, Япониянең дә Алмания-Италия гаскәри иттифакына кереп китүе бик якындыр. Шул хәрәкәт Испаниянең битарафлыгын ташлавына сәбәп булачактыр дип төшенеләдер. Шуның өчен Чемберлен хөкүмәтенең14 Советлар берлә тирән бер иттифакка керүен гакълы сәлим кабул итмидер.

 

* * *

Ләһстан-алман мөнәсәбәте искесе кеби чуалчык хәлендәдер. Алмания матбугаты халыкның күпчелеге алман булган Дансик шәһәрене Алманиягә кушуны таләп итүдә15 дәвам итсә, Ләһстан матбугаты: «Истикълялебезнең тулылыгы өчен беренче шарт булган диңгезгә чыгу юлыбызны кистертмәячәкбез», – дип каты торудадыр. Ике араны килештерер өчен булган католик папасының тәҗәббесе дә нәтиҗәсез калды: бәлки, вакыт үзе, ике арадагы үпкә-сапканы оныттыра төшеп, берәр төрле аңлашу юлын табып чыгарыр. Бакалым!

 

* * *

Фәлистыйнда Ингелтерә хөкүмәте гарәпләрнең бөтен таләпләрен кабул итмәсә дә, яһүдләргә бирелгән Бальфур вәгъдәләреннән ваз кичүен16 игълан итте. Яңа карар буенча яһүди мөһа­җирләренең Фәлистыйнга керүе киләчәк биш елда җитмеш биш мең берлә чикләнеп, аннан соң тәмамән тукталачактыр. Яһүдләр­гә гарәп җирен сатуда мәнгы ителәчәктер. Яһүдләр Ингелтерәнең бу яңа тәдбирләреннән разый булмасалар да, бер эш эшли беләчәк көчләре юктыр. Шуңа күрә инглизләр гарәпләр тарафын тотарга мәҗбүрдерләр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ярыматәсенә – ярымутравына.

Мөхавәрә[се]нә – киңәшмәсенә.

Забыт итү – басып алу.

Мөзакәрәләр – сөйләшүләр.

Мосафәдә – ераклыкта.

Гавамы камарасында – лорд палатасында.

Хатыйблар – сөйләүчеләр.

Эскәнчә астына алырга – тырнаклар астына алырга.

Сәламәте мөлкиябезне – дәүләт иминлегебезне.

Химая итәдер – саклыйдыр, яклыйдыр.

Иштиракъ итәчәктер – кушылачактыр, катышачактыр.

Саяда – эштә.

Озаклашачактыр – ераклашачактыр.

Имкян – мөмкинлек.

Мохафәзакяр хөкүмәткә – консерваторлар хөкүмәтенә.

Мохалифәт – капма-каршы оппозиция.

Иҗтиһад итәдер – тырышадыр.

Әфкяре гомумиясенең тәзйикы берлә – җәмәгатьчелек фикеренең кысуы белән.

Хөдудларынннан – чикләреннән.

Лязем – кирәкле.

Мөһдиш – явыз.

Якянә – бердәнбер.

Малиясе – финансы.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Җәрәяннарның – булып узганнарның.

Чәверде – әйләнде.

Тәҗәббесе – керешүе, инициатива күрсәтүе.

 

Дөнья әхвальләре («Арнаудлыкның истикъляле бетерелеп…»). «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 6 нчы (июнь) санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Арнауд мөселман халкының җиде йөз сигез меңе Югославиянең эчендә калып… – XX гасырның 30 нчы елларында Югославия территориясенә Сербия, Косово, Метохия, Черногория, Македония өлкәләре дә кергән. Бүгенге көндә Сербиядә – 1571503, Черногориядә – 45163, Македониядә 509083 албанияле яши.

2 Салоник – Салоники – Грециянең зур шәһәрләреннән берсе. Аңа б. э. к. 315 елда нигез салынган.

3 Арнаудлык Италия кулына төшкәч… – 1939 елның 7 апрелендә Италия Албаниягә (Арнауд) басып кергәннән соң, тулысы белән аның колониясенә әйләнә.

4 Элекке Лондон илчесе Фәтхи бәк… – Окьяр, Гали Фәтхи (1880 –1943), төрек дәүләте һәм сәясәт эшлеклесе, дипломат. Фәтхи Окьяр Мостафа Кәмал, Ататөрек җитәкчелегендә төрек милли азатлык көрәшендә актив катнаша, аның лидерларыннан берсе. 1923 –1925 елларда яшь Төрек республикасында ике тапкыр премьер-министр вазифасын башкара.

5 Франсә-Төркия иттифакы… – Төрек-француз декларациясенә 1939 елның 23 июнендә кул куела.

6 Ингелтерә-Ләһ иттифакы… – 1939 елның 6 апрелендә Польша тышкы эшләр министры Ю. Бек Лондонда рәсми визит белән була. Әлеге күрешү вакытында ике дәүләт арасында «Инглиз-поляк хәрби альянсы» төзелә. Г. Исхакый шул альянсны искә ала кебек.

7 …Румания-Ингелтерә аңлашмасы… – 1939 елның май аенда Румыния бе­лән Англия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре буенча килешү төзелә.

8 …Балкан иттифакы да җанландырылган булганга… – 1934 елның 9 февралендә Афина шәһәрендә Балкан Антантасы берлегенә имза куела. Бу оешма алты дәүләт катнашында (Югославия, Болгария, Румыния, Греция, Албания һәм Төркия) оештырылган Балкан конференциясенең дәвамы буларак дөньяга килә. Әмма 1938 елның 30 сентябрендә кул куелган Мюнхен килешүеннән соң Европада сәяси вазгыять катлаулана, төрле исем астында төзелгән килешүләр, берлекләр, конференция эшчәнлекләре сүлпәнәя. Германия сәясәтенә якын торган Балкан иттифакында, Г. Исхакый язганча, 1939 елда азрак җанлылык сизелә.

9Төркия-Балкан сугышыннан… – 1912 –1913 елларда Беренче һәм Икенче Балкан сугышы булып уза. 1908 елгы «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе җитәкчелегендә булган инкыйлабтан соң Балкан дәүләтләре – Черногория, Сербия, Болгария, Греция – Төркиянең империалистик сәясәтенә каршы көрәшкә күтәрелә. Бу ике сугышта Төркия Балкан дәүләтләрендә шактый биләмәсен югалта.

10Франсә дә иске Русия дустлыгыннан калган… – XX гасырның 90 нчы ­елларында Россия-Франция союзы төзелә. Шуның нәтиҗәсендә һәм Франция­нең финанс ярдәме белән Көнчыгыш Кытай тимер юлы (2500 км) салына. 1912 елда төзелгән Франция белән Россия арасында Хәрби-диңгез конвенциясе буенча ике дәүләт Беренче бөтендөнья сугышына союзниклар буларак катнаша. 1934 елның сентябрендә СССР Франция хөкүмәтенең булышлыгы белән Милләтләр лигасына кабул ителә. Бу хәл Икенче бөтендөнья сугышы башланганга кадәр дәвам итә.

11 лейбар фиркасе – 1900 елда төзелгән лейбористлар партиясе Англиянең әйдәп баручы партияләрнең берсе. 1906 елдан лейбористлар партиясе дип рәсми рәвештә атала башлый.

12 Карл Марксның «Капитал»ыннан… – Карл Генрих Маркс (1818 –1883), немец философы, икътисадчы, социолог һәм җәмәгать эшлеклесе. «Капитал» хезмәтенең 1 нче томы 1867 елның май аенда басылып чыга. 2 нче томы 1885 һәм 3 нче томы 1894 елда якын дусты Фридрих Энгельс тарафыннан нәшер ителә.

13 …22 майда ике дәүләтнең хариҗия назыйрлары тарафыннан гаскәри могаһәдә имза ителде. – 1939 елның 22 май көнендә Берлин шәһәрендә И. Риббентроп һәм Г. Чиано Германия белән Италия арасында дуслык турындагы килешүгә кул куялар. Бу килешү Германия белән Италиянең Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан хәрби һәм сәяси блогын ныгыта.

14 Чемберлен хөкүмәте – Невиль Чемберлен (1869 –1940), инглиз дәүләте һәм сәясәт эшлеклесе. Ул 1937 –1940 елларда Англиянең премьер-министры вазифасын башкара. Чемберлен идарә иткән елларда Англия дөнья сәясәтендә берникадәр агрессиврак хәрәкәт итсә дә, Германиянең сәяси уеннарында үзенең көчсезлеген күрсәтә.

15 …Дансик шәһәрене Алманиягә кушуны таләп итүдә… – 1938 елның 30 сентябрендә Мюнхен килешүе төзелгәннән соң, Европада сәяси вазгыять ­тагын да кискенләшә. Польша белән Германия арасында, 1934 елның 26 гыйнварында имзаланган «бер-берсенә һөҗүм итмәү» турындагы килешүенең биш еллыгы уңаеннан Германия тышкы эшләр министры И. Риббентропның Польшага рәсми визиты булуга карамастан, 1939 елда ике дәүләт арасында хәл катлаулана. Германия Польшадан немецлар күпләп яшәгән Данциг шәһәрен үзенә кушуны таләп итә. Апрель – май айларында Германия Данцигта провокацияләр оештыра. Әгәр дә Польша Данцигны Германиягә бирергә теләмәсә, шәһәрне басып алу белән дә яный. Бу шәһәр вакыйгасы – Польшаны Икенче бөтендөнья сугышына алып кергән сәбәпләрнең берсе.

16 …яһүдләргә бирелгән Бальфур вәгъдәләреннән ваз кичүен… – Бальфур ­Артур Джеймс (1848 –1930), инглиз дәүләте һәм сәясәт эшлеклесе. Бальфур тарафыннан 1917 елда Палестина җирендә «яһүди учагы» булдыру турында декларация төзелә. Әлеге декларация 1917 елның 2 сентябрендә банкир Ротшильдка атап язылган хат формасында басыла. Бу хатка каршы 1918 елның гыйнварында гарәп дөньясында протестлар башлана. 30 нчы елларда инглиз колонизаторларына каршы халык арасында баш күтәрүләр еш була. Шулар нәтиҗәсендә 1939 елның 7 февралендә Лондонның Сент-Джеймс сараенда гарәп, яһүди делегацияләре катнашында «түгәрәк өстәл» уздырыла. Ул бернинди уңай нәтиҗәләргә китерми, 1939 елның 17 мартында аның эше туктала.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 102.

 

 

 

 

Җавап калдыру