ТӨРЕК БЕРЛЕГЕ

Мәҗмугабызның март нөсхәсендә гарәп берлеге туграсы «Гарәп берлеге берлә төрек берлексезлеген» чагыштырып яздыгым вә гайне март нөсхәсенең «Әмәл»1 мәҗмугасында Җәгъфәр Сәедәх­мәд бәкнең2 «Кортылышыбызның тәмәлли кәндибездәдер» мә­каләләре мөһаҗәрәттәге матбугатыбызны шактый мәшгуль итте.

Бу мөнәсәбәт берлә туган «Ник төрекъ берлеге билфигыль юк?» дигән сөаль чырчыплак көенчә мөзакәрәгә куелды. Бу хакта «Кортылыш»ның3 март* санында атаклы мөхәррирләребездән Нух углы4 озын бер тәхлил ясады. Вә мәсьәләне төрле тарафтан иҗекләгәннең соңында, җәгърафи вазгыятьләребездән туган төрле төрек өлкәләренең аерым милли истикъляль дәгъваларын хаклы вә мөкаддәс хисап иткәнен сөйләп, фикерене: «Милли варлык вә милли культур ялгыз милли дәүләт эчрәсендә мохафиз әүлән белер. Ялгыз бер шартлә: асыл гая, асыл ана мәфкүрә, ягъни милли төрек культур берлеге онытылмаслык шартилә», – дип дәвам итәдер вә Төрек культур берлеге асыл гая икәнлеген аерым сызып китәдер. Шул мөзакәрәләргә апрель нөсхәсендә киң урын бирелгәннең соңында «Яшь Төркестан» мәҗмугасы5 да үз тарафыннан киләчәк саннарында бу хакта аеруча бер мәкалә басылачагын вәгъдә итте.

«Яшь Төркестан» мәҗмугасының май нөсхәсендә «Төрек берлеге хакында» гәнванлы «М. Ч.» (Мостафа Чокай углы)6 имзасы берлә улдыкча тулы бер мәкалә нәшер ителде. Күзебез уңында булган бу мәкалә «Яшь Төркестан»ның мәсьүл мөхәррире Мос­тафа бәк имзасы берлә нәшер ителеп, аның мәсьәләгә «Әмәл», «Милли юл», «Кортылыш»тан тәмам башка тарафтан якынлашуы мәсьәләнең әһәмиятен тагы арттырадыр вә мине дә шул хакта мәсьәләнең кайбер тарафларын яктыртырга мәгънән мәҗбүр итәдер.

Әүвәлге өч мәҗмуганың мөхәрриренең фикере, язу ысуллары башка-башка булса да, мәгънә игътибары берлә бердер. Бунларның өчесе дә төрек берлегене Төрек культур берлеге төсендә аңлыйлар вә шул Төрек культур берлегене бөтен хәрәкәтләребезнең асыл максаты, төп гаясы дип карап, Төрек культур берлегене, безнең мөһаҗәрәттә, халкыбызның илебездә гасырлар буе алып бара торган милли мөҗадәләсенең һичбер кыйммәтлеме, арзанлымы торган принцибы дип ышаналар вә бөтен сәяси эшләребезне, культур тартышларыбызны шул Төрек культур берлеге наменә дип алып баралар. Бу мәсьәләдә: кирәк өстләренә тәгълиб иткән рус куәте берлә, кирәк күршеләре булган башка халыклар берлә, кирәк дөньяның барышыннан чыккан вә чыгачак һәрбер идеоложе агымнар берлә һичбер базарлыкка керешелми вә һичбер куәткә бу принциптан кыйммәтлеме [уступка** ясаламы] дип карыйлар. Яшәдекләре халыкларының араларында бөтен агымнарын шул Төрек культур берлеге әтрафында берләштерергә тырышалар вә шул Төрек культур берлегене сәяси вә культур хәрәкәтләренең урыныннан кузгалмый торган Тимерказык йолдызы итеп кулланып киләләр. Шулай куюны һәрбер төрек кабиләсенең самими җәмгыять хезмәтчесенең милли бурычы дип тә ышаналар.

Шул ноктадан чыгып, бу фикернең элеккеге дәвер остазлары­ Исмәгыйль бәк Гаспралы7, Йосыф Акчура8, Агай углы Әхмәд бәкләр9 солтанлар Төркиясенең милләтсез империя сәясәтлә­рен10, «иттихаде тәрәкъкый» хөкүмәтенең космополит госманчылык сәясәтләрен11 тәнкыйть итеп киләләр вә, шул ноктадан чыгып, бер «Кәмалист» дәверенең бу мөкаддәс әсасендә карарсызлыгын12, кыйбласызлыгын тәнкыйть итеп килдек.

Бүген үзебез дөньяга килгән халкыбыз, туган кабиләбезнең эчендә эшләп килсәк дә, бу эшебезне уртак төрек эше дип эшлибез. Үзебезне киң дөньяга таралган төрек милләтенең бер баласы дип хис итеп, аның төрле йирдә башына килгән мең төрле бәласен үзебезнең бәлабез дип хисап итеп, көчебез булган кадәре ярдәмгә килергә ашыгабыз. «Монысы төркияле икән, монысы төркестанлы икән, монысы кавказлы икән» дип, аның яныннан сәерче булып үтеп китмибез. Кабиләчелек юрганына башыбызны ортып, «безнең илебездән ерак әле» дип, рәхәт-рәхәт йокыда дәвам итмибез. Һәрбер төрек җәмәгатьчесенә дә үзе мәнсүб булмаган кабиләнең кайгысына, башына килгән бәла-казасына сәерче булып, читтән карап торуга хәмиятсезлек, аңсызлык, тө­реккә ярамаган эш дип карыйбыз. Нинди генә булса да, бер төрек иленең дошманы берлә берләшүне төрек милләтенә каршы хыянәт дип ышанабыз. Без – интеграл төрек милләтчесебез вә бөтен фикерләребезне, әхвальгә карашларыбызны шуннан чыгарабыз. Вә кичергән дәверебезнең бурычы: «милли культур берлегебез»не нинди генә көчкә каршы да югалтмау дип ыша­нып, тешебез-тырнагыбыз берлә шул берлегебезне сакларга иҗтиһад итәбез вә, сәяси истикълялебезгә таяныч булсын өчен, «культур истикълялебез»не ныгытырга тырышабыз. Дөньяның китереп чыгарган кечкенә мәсьәләләргә карашлар да вак-төяк аерма була белгән кеби, үтүче эшләргә кыйммәт бирүебездә дә үзгәлек була белер, ләкин асыл мәсьәләдә, принципта, кыйблада, арабызда һичбер фирак юктыр.

Менә шул ноктадан чыгып, кичердекебез шул мөһим вакытта Җәгъфәр Сәедәхмәд бәк дә кортылышыбызның нигезе – «культур берлегебез»не ныгытырга чакыра: мин без төрекләр арасын­да гарәпләрдә булган дәрәҗәдәге «милли берлек» юклыгыннан кайгырам. Нух углы: «Курку юк. Юлыбыз билгеле, фонарьларыбыз асылган. Телдә, фикердә, эштә берлек», – дип, өмид азалган без картларга тәсәлла бирә…

Дөньяның да төрле кысулары, золымнары, большевикларның шәйтани интригалары аркасында бу көн без дөньяның дүрт тарафына сибелгән, мәгънәви җеп берлә сагълам багланмаганга, бердәнбер мөстәкыйль илендә, хәтта сыгыначак бер күләгә таба алмаган төрле милләтчеләре, бәлки дә, бик зәгыйфьбез, бәлки дә, иртәгә чыгачак дөнья чуалчыгы алдында вә якын киләчәктә милләтләрнең сәяси ризалыкларын өләшү көнендә тагы зәгыйфь­рәк төшәрбез! Ләкин безнең алган юлыбыз тугры булганга, күтәргән шигаребез төрек милләтенең барлыгы берлә баглы булганга, безнең милли дәгъвабыз һичбер вакыт кыйммәтен югалт­маячак вә төрек милләте үзенең максатына ирешмәдән бу байрагыны ташламаячак – бу безнең уртак иманыбыздыр.

Бу көн бу сүзләрне сөйләү, бәлки дә, «реаль сәясиләребез»нең һәр мәсьәләне материализм ноктасыннан гына хәл итәргә те­ләүчеләребезнең мыек астыннан елмаюларын гына уятачактыр. Фәкать «иманны» да зур бер куәт дип ышанганнар – безләргә вакыты җиткәндә, бу мәгънәви иманның реаль куәткә әверелгәнене күзе берлә күргәннәргә бу көлүләр, елмаюлар гына тәэсир ит­мәячәк вә безне юлыбыздан яздырмаячак, асыл максатыбыздан саташтырмаячактыр.

Җиһан мөхарәбәсе көннәрендә Алмания әсирләр караргя­һыннан меңнәрчә Идел-Урал төреген Төркияне коткарыр өчен күңелле итеп13 күндергән, бу «төреклек иманы»ның куәте түгел идеме? Төркестанның милли мөҗадәләләре көнендә йөзләр-йөзләр, Идел буйлы, кырымлы, азәри, төркияле төрекне Төркестан милләтчеләре сафына куган куәт шул ук Төрек берлегенең мәгънәви көче түгел идеме? Мәрхүм Әнвәр пашаның Төркестан милли тартышын юлга салыр өчен14 корган гаскәри тәшкиләтенең бөтен әркяне хәрби, бөтен забитлары – азәри, төркияле төрек берлә Идел-Урал төрекләре түгел идеме? Шул милли тартышка катышыр өчен, ашыгып-ашыгып, руслардан качып бара ятканда, Төркестанның әмирче ишаннарының кулларына төшеп, «ак падишаһка каршы кешеләр, ысулы җәдидчеләр, сакал алдырганнар» дип, кави бугазларыннан унсигез Идел-Урал төрегенең забитлары, чавушлары, гаскәриләре шул мөкаддәс Төрек берлеге өчен шәһид китмәделәрме? Большевиклар вакытында меңәрчә-меңләрчә үтерелгән дин әһелебез, зыялыларыбыз, авыл халкыбыз, эшчеләребезнең иң зур кыйсеме шул үзенең «милли үзлеге»н үзе белгәнчә сакларга теләве өчен корбан китмәделәрме? Якын киләчәктә дә, озак киләчәктә дә шулай булачак түгелме?

Шулай булса, Төрек берлегебезнең барыбыз өчен дә, бөтен кабиләләребезнең милли хәрәкәте өчен дә гайне дәрәҗәдә мө­каддәс булырга тиеш, гайне безнең милли тартышыбызның юлын күрсәтүче йолдызыбыз булырга тиештер. Шул ноктадан багылдыгы вакыт «М. Ч.» әфәнденең Төрек берлеге хакында­гы мәкаләсе, һәр аңлы төреккә гариб тәэсир кылдырып, милли хәятның авыр сәгатьләрен яшанадыр. «М. Ч.» әфәнде Төрек берлеге мәсьәләсен – даһа тугрысы мөһаҗәрәттәге төрек группа­ларының берләшү дип, мәсьәләне тар бер сәхагә аладыр вә, шул берләшү-берләштерүнең бу көнгә кадәр була алмавына сәбәп итеп: «Хакыйкый вазгыятьнең унлардагы теләктән көчлерәк чагып торганнардыр»***, – дип җавап та бирәдер. Моның берлә генә калмаенча, мәсьәләне тагы бер яңа сәхагә куеп: «Төрек групларыны берләштерү мәсьәләсе чын мәгънәсендә бер сәяси мәсьәләдер», – дип дәвам итеп, моңарга да үзеннән җавап биреп: «Шуны да ачык сөйләш кирәккә истикъбальдәге төрек груплары берлеге ярануында заһирән җәзеб күренсә дә, аркасында төрле агырлыклар яшеренгән», – дип дәвам итәдер.

Нух углының төрек илләренең җәгърафи вазгыятьләре ха­кындагы фикерләреннән үзенә дәлил алып: «Азәрбайҗанның күрше төрек иле Төркестан берләме яисә фәкать Азәрбайҗанны да эченә алган Кавказия берләме бергә баруы файдалырак­тыр?» – дип, сөаль берлә җавап бирәдер. Вә, гомумән, геополи­тик вазгыяте Төрек берлегендә иң куәтле гамәл итеп фикер йөртәдер. Төрек берлегенә («М. Ч.» әфәнде дигәнчә) тагы манигъ бер мәсьәлә бар икән, ул да «Прометә» җәбһәсе15 мәсьәләседер. «Прометә» җәбһәсе берлегеннән башка милли әсарәт зынҗырла­рын аерым-аерым кора алмавыбызны сөйләгәннең соңында сүз­не шулай дәвам иттерәдер: «Бу гомуми «Прометә» җәбһәсеннән аеры вә йә уңла мовази корылмалары ярануы ул җөмләдән хәтта безнең колакларыбызга якымлы (ягымлы)**** «төрек груплары берлеге» төзелүе «Прометә» җәбһәсенең мәхкәмләнмәсенә хез­мәт итә алачаклы икән?» – шуны тәмамлап: «Көрәш шариәты таләпләренә уймаган «корылыш», «берлек»ләр кортылыш хәрә­кәтебезгә ярдәм бирә алмайдыр»*****, – дип, катгый сәлби кара­рыны сөйлидер вә төрек берлеге тарафдарларына да җәмилә итеп, М. Ч. әфәнде: «Табигатилә, мәсәлән, без Төркестан төрек­ләренә Кырым вә Кырым төрекләренең Украина вә украиналылардан даһа якын булганлыгыны күрсәтүче галәмәтләр очратылганда, һичбер украиналы вә игътираз итмәмәлидер вә моңа алышмалыдыр…» – дип, мәкаләне тәмам итәдер.

Гомумән алганда, М. Ч. әфәнде өчен Төрек берлеге «Прометә» җәбһәсе кеби хаттел-хәрәкә мәсьәләсе генәдер. Икенче – тарих гамәлләренең иң зурысы фәкать материаль вазгыять кенәдер. Өченче – мәгънәви берлекләр күршеләрнең ачуын китермәү ­шарты берлә нәзакәтән куллана беләчәк сәяси уеннарның сүслә­ре генәдер. Дүртенче, асыл максат – йортыбызны гына котка­рудыр, бу башка төрек илләре берлә баглы түгелдер.

Бу әсасләр безнең ноктабыздан бик ерак булса да, «М. Ч.» әфәнденең ачык итеп бу мөһим мәсьәләбездә йөзен күрсәтүе ­дикъкатьсез кичеләчәк эшләрдән түгелдер. Шуңарга күрә үзе­безчә мәсьәләне тәхлил итмәк ниятендәбез.

Әүвәлән без «даһа тугрысы мөһаҗәрәттәге төрек групларыны берләштерү» дип, Төрек берлеген болай кечкенә итеп куюны сонгый рәвештә мәсьәләне кечерәйтү дип карыйбыз. Мадам ки, мәсьәлә Җәгъфәр бәкнең киң мәгънәдә Төрек берлеге хакындагы язуыннан вә минем «Гарәп берлеге» мәкаләсенең16 киң Төрек берлегене мокаясәсеннән чыккан, мадам ки, Нух углы шул юлда каләм тибрәткән, ни дип аны кечерәйтергә? Төрек берлеге мәсьәләсе мөһаҗәрәткә иттифакый чыккан, иттифакый Аурупада очрашкан безнең берлә башланмыймы? Без бетсәк, йә без алай, йә болай шул мәсьәләне хәл итсәк, шуның берлә мәсьәлә бетәме? Хәер, бу – тарихның куйган зур мәсьәләседер, вә җавабын да киләчәктәге вакыйгалар бирәчәктер.

Рәсми яктан караганда, «М. Ч.» әфәнденең бик сөйгән «груп»****** сүзе урынсыздыр. Төрек берлегендә бүгенге Төркия төрекләре хәзерге хәлдә иң мөһим урынны тоталар. Алар групп түгелдер. Дәүләт кормыш, кануны әсасиен игълан итмеш, Милләт Мәҗле­се төземеш хатыры саялырлык бер дәүләттер17. Мөһаҗәрәттәге төрек истикъляль оешмалары да иленнән вә кәлтәни алмыш кануны – милли мөәссәсәседер. Азәрбайҗан Милләт Мәҗлесе8 тарафыннан вәкил ителмеш һәйәте мөрәххәсә әгъзалары18 берлә Азәрбайҗан Милләт Мәҗлесенең иң зур фиркасе «Мөсавәт19» әгъзаларыннан вә башка милләтчеләрнең азәриләрдән Милләт Мәҗлесе рәисенең риясәтендә тупланган милләтчеләрнең бер сәяси тәшкиләте «груп» түгелдер. Чын мәгънәсендә Азәрбай­җанның сөмбеле  – тулы хаклы милли мөәссәсәседер. Кырым Милләт Мәҗлесе әгъзаларының вә Кырым милләтчеләренең бөтен халкы тарафыннан тупланган юлбашчысы, сабикъ назыйры20, фәүкылгадә вәкиле әтрафында берләшмәсе бер «групы» түгелдер, Кырымның тулы хаклы милли мөәссәсәседер. Идел-Урал төрегенең истикъляль комитәсе, үз мөһаҗәрәтенең һәрбер топлы йирендә әллә ничә конференсәләр япкан, ике мәртәбә милли корылтай туплап, принципларын тәсбит иткән21, хаттел-хәрәкәсен эшләгән, Милләт Мәҗлесе солых һәйәтенең әгъзалары тарафыннан гәүдәләндерелгән там хаклы бер милли мөәссәсе­дер – «груп» түгелдер.

«Груп» исеме лаек булган бер оешма булса, ул да «Яшь Төр­кестан» тирәсенә, үз теләкләре берлә берләшеп, үз мәсьүлиятьлә­ре астында гына хәрәкәт итүче Мостафа бәк Чокай тарафыннан­ идарә ителүче берничә төркестанлы яшьләр оешмасы гынадыр. Бу фикерләр дә аларда «М. Ч.» әфәнде берлә тәмам мотабикъдыр­лармы-түгелмедер, анысын белмибез. Ләкин милли зур бер эшне үз кечкенә үлчәвенә өйдерер өчен кечерәйтмәк һичбер яктан яхшы эш түгелдер, төрек әхлагына мохалифдыр. «М. Ч.» әфәнде дидеге сахәгә мәсьәләне кечкенәйтеп куйганда да мөһаҗәрәтдәге төрек мөәссәсәләренең берләшеп хәрәкәт итүләренә нинди манигъ бар? «Хакыйкый вазгыять аларның теләгеннән көчлерәк чыгып торганнардыр», – дип, «М. Ч.» әфәнде тарафыннан биреләдер. Ләкин нинди ул «хакыйкый вазгыять»? Аны без дә белик!

Ул «хакыйкый вазгыять» ник хәзерге көндә дә Азәрбайҗан, Кырым, Идел-Урал төрек мөәссәсәләренең кул берлеге берлә эшләшүләренә манигъ булмый да, «М. Ч.» групсының берләш­мәсенә манигъ була? Истанбулда, Фәлистыйнда, Варшауда вә башка җирләрдә төркестанлыларның башка төрекләр берлә бер­гә хәрәкәт итә алуларына ул «хакыйкый вазгыять» ник манигъ булмый?

Инде «М. Ч.» әфәнденең Төрек берлегене чын мәгънәсендә сәяси бер мәсьәләдер дип, яңа бер сахәгә куюына килик: бер пар аяк киеме алу, егерме битлек әдәби әсәр чыгару бер сәяси эш итеп каралганда бу да сәяси була белер, ләкин сәяси берлә сәяси арасында аерма бик зурдыр. Бу сәяси мәсьәләнең безнеңчә мәгънәсе – «культур берлеге»дер. Ләкин «М. Ч.» әфәнденең сәя­си мәсьәләдер дигәненнән соңгы каләм йөртүенә күрә, «М. Ч.» әфәнденең бу сүзеннән «дәүләтчә төрек берлеге» уйлаганы күренәдер, руслар дигәнчә: «сәяси пантюркизм». Моңарча булган мәкаләләребездән, язуларыбыздан ачык итеп «культур берлеге» хакында сүз йөрткәнне «М. Ч.» әфәнде белмиме? Әллә моннан берничә ел элек әрмәни Зареванның22 Әмин бәк23 берлә мине, шундый мәкаләләребезгә таянып, Кавказ, Кырым, Идел-Уралны Төркиягә кушарга теләү берлә гаепләгәне кеби мәгънән чыгарырга уйланамы? Югыйсә француз культурына садыйк калган Женева, Лозан******* французына Исвечирә дәүләте эчендә тулы хаклы әгъза булып яшәргә, яраса, азәри төрегенең төрек культурына садыйк булуы ник Кавказ конфедерационына керүенә манигъ булачак? Тегеләр француз, азәриләр төрек булуга башка вазгыятьтә нинди аерма бар? Аерма булмаса, Кавказның төрек булмаган халыкларына вәсвәсә бирә торган бу сүзләр ник языла? Бу геополитик манигъларга башка «М. Ч.» әфәнде «Прометә» җәбһәсе ноктасыннан да Төрек груплар берлегенә яңа манигълар китерәдер. Ул: «Төрек груплары берлеге төзелүе «Прометә» җәбһәсенең мәхкәмләнмәсенә хезмәт итә алачакмы икән? Көрәш шәриты таләпләренә уймаган «Корылыш», «Берлек»ләр кортылыш хәрәкәтебезгә ярдәм бирә алмайды», – дип, катгый итеп сәлби хөкемне бирәдер.

Бу ноктада без «М. Ч.» әфәнденең «Прометә» патриотизма­сына бер сөаль берлә мокабәлә итмәкче булабыз. «М. Ч.» әфән­де кайвакыттан бирле «Прометә» җәбһәсенең болай катгый хәмиячесе булды икән? «Прометә»гә каршы Кырым берлә Идел-Урал, төрек тәшкиләтләрен читтә калдырып, «М. Ч.» әфәнденең катнашы берлә «Амите җәбһәсе» тугдырганда24 бу куркыныч юк идеме? Әллә ул вакытта читтә калдырыла торган тәшкиләтләр төрек тәшкиләтләре генә булганга, ул «Корылыш», «Берлек»ләр кортылыш хәрәкәтебезгә ярдәм бирә алмавының әһәмияте азрак идеме? Бу дәлилнең мантыйкы кайда?

Менә Төрек берлеген каршы китерелгән «М. Ч.» әфәнденең дәлилләре. Бунларның гакълы сәлим алдындагы кыйммәтләре ни дәрәҗәдә икәнен сөйләп торырга лязем юктыр. Бу дәлилләрнең сүз уеннары гына икәнлеген белмәслек дәрәҗәдә «М. Ч.» әфәнде үзе дә наив түгелдер. Асыл мәсьәлә; бу дәлилләрнең биргән кур­кусы түгелдер. Бу сүзләр, бу җөмләләр төп сәбәпне яшерер өчен ясалган сүз боткалары, фикер манёврлары гынадыр. Төп сәбәп: безнең өчен принцип булган «төрекчелек» «М.Ч.» әфәнде алдында тактик мәсьәлә генә булуындадыр. Төрек берлеге җәбһәсенең «Прометә» җәбһәсе кеби зәмине-заманның кушуы берлә генә мәйданга килгән, вакыты, заманы үткәч, сүтелеп китәчәк юлаучылар берлеге кеби бер нәрсә ителеп каралуындадыр. Бу ка­раштагы аерым шәхесләр берлә, аерым шәхесләрнең берничә кешедән корылган груплары берлә үзләрен нинди генә төрек өлкәсенә нисбәт биреп йөртмәсеннәр, әлбәттә, төп гаясен Төрек культур берлеге дип корган милли мөәссәсәләрнең уртак бер «берлек» ясый белү ихтималлары юктыр вә болар берлә уртак бер тел табу ихтималы да юктыр. Бу шулай. Фәкать дөньяның сәяси гамәлләренең иң көчлесе, иң зурысы, иң мөнакашә кабул ителми торган милли берлекләр хисаб ителгән шул көннәрдә Төркестан кеби зур бер төрек иленең милли хәрәкәтен милли берлектән читтә итеп күрсәтүгә тырышуның сәбәбе нәрсә? Чокай углы группасы моңанча Төркестан милли хәрәкәтенә кулыннан килгән ярдәмне аямаган бу «начар төрекләр»дән шәбрәк рухани кардәшләр таптымы? Бу «Төлке тоттым, малахайны утка як!» хикәясе булып чыкмаячакмы?

Бу тәэссефле эштә тагы бу групның бер тәэссефле мәсьәләсе ачылып каладыр. Бөтен төрек мөһаҗир мөәссәсәләре берлә хроник хасталык хәленә килгән бу групның гаугасының да төп сәбә­бе менә шул караш башкалыгында, шул рух үзгәлегендә икәнлеге күренеп каладыр. Мөһаҗәрәтебезне берничә ел мәшгуль иткән шул хасталыкның сәбәбен үз теле берлә әйтеп бирүе өчен без «М. Ч.» әфәндегә вә шул мәкаләне һичбер изахсыз дәрҗ иткән «Яшь Төркестан» идарәсенә күктән арадыгыбызны җирдән табып бирүләре өчен мең-мең мөтәшшәкирбез. Ләкин хакыйкать өчен шуны да гыйлавә итү кирәктер ки, бу караш йә «М. Ч.» әфәнде­нең шәхси игътикады, йә янындагы ике-өч кешелек групның ­игътикады гынадыр.

Төркестан истикъляльчеләренең зур бер күпчелеге безнең югарыда сөйләдекебез Төрек культур берлегене «төрек иманы» итеп кабул иткән затлардыр. Төркестанлыларның халык табәкасы да рухан тәмамән шул мәгънә дә төрекчеләрдер. Бу фикерне без фәкать мөһаҗәрәттә күрдегебез, сөйләдегебез, дәрдләшдегебез, Төркестан милләтчеләреннән алдыгыбыз интыйбаг берлә генә сөйләмибез, Русия ихтилялы вакытында йөзләрчә күрдегемез төркестанлыларның үз авызларыннан ишеткәнебез берлә, Төр­кестанда булып үткән вакыйгалар берлә дә тәэйид итәбез. Ин­шаллаһ, мөһаҗәрәттә дә меңләрчә төркестанлылар бу фикеребезне тасдыйк итәчәкләрдер. Затән, Төркестан милли истикъляль мөҗадәләсе өчен мөһаҗәрәттә корылган Төркестан милли берлек тәшкиләтенең һәдәф вә гаясы да Төрек культур берлегенә садыйк калу түгел идеме? Кайсыбер груплар үзләрен төрек җамәгасеннән хазир читтә тотсалар да, киләчәктә Төркестанның бөтен милли хәрәкәте төрек җамәгасе эчендә булып барачагына да без катгый иман китергәнбез. Вә әллә кемнәр хатирәсе өчен «М. Ч.» әфәнде группасының төрек җамәгасеннән үзен «югары» тоткан булып кылануларны кирәксез, файдасыз бер мәгънәсезлек кенә дип хисап итеп, үзебезнең Төрек культур берлегенә омтылуыбыз да төркестанны төрлелекнең эчендә итеп, хисап итеп хәрәкәт итәчәкбез вә без бу милли эшебездә муаффәкъ булачакбыз.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* «Кортылыш»ның март саны, мартның ахырларында чыкканга, ай башында чыккан әүвәлге ике мәҗмуганың мәкаләләрене тәклилгә имкян тулы иде. – Г. Исхакый искәр.

Тәмәлли кәндибездәдер – нигезе үзебездәдер.

Чырчыплак көенчә – ачыктан-ачык, яшермичә.

Мөзакәргә – фикер алышуга, сөйләшүгә.

Тәхлил ясады – анализ ясады.

Истикъляль – бәйсезлек, азатлык.

Милли варлык – милли барлык.

Мохафиз – саклаучы.

Гая – теләк.

Мәфкүрә – идея, фикер.

Гәнванлы – баш астында.

Мәсьүл – җаваплы.

** Г. Исхакый бу сүзне кириллицада язган.

Мәгънә игътибары берлә – асылда.

Мөҗадәләсенең – бәхәсенең.

Тәгълиб иткән – туры китергән.

Сәерче – күзәтеүче.

Мәнсүб булмаган – карамаган.

Хәмиятсезлек – ваемсызлык.

Иҗтиһад итәбез – тырышабыз.

Фирак – аерылу.

Тәсәлла – юату.

Сагълам – нык, ышанычлы.

Шигаребез – лозунгыбыз.

Җиһан мөхарәбәсе – дөнья сугышы.

Әсирләр караргяһыннан – әсирләр тукталган урыннан.

Гаскәри тәшкиләтенең – гаскәри оешманың.

Забитлары – офицерлары.

Чавушлары – сержант, кече офицерлары.

Кыйсеме – өлеше.

Озак киләчәктә – ерак киләчәктә.

Гайне – югары.

Гариб – ялгыз, туган җирдән читтә.

Яшанадыр – яшидер.

Даһа – тагын, бигрәк тә.

Сәхагә – урынга, мәйданга.

*** Бу сызыклар «Яшь Төркестан» мөхәрриренең үзенекедер. Идарә. – «Яңа милли юл» журналы искәр.

**** Бу сүзгә искәрмәне Г. Исхакый биргән.

***** Бу сызыклар безнеке. Идарә. – «Яңа милли юл» журналы искәр.

Истикъбальдәге – киләчәктәге.

Ярануында – дуслыгында.

Заһирән – тыштан.

Җәзеб – үзенә тарту, тартып тору.

Мовази – параллель.

Мәхкәмләнмәсенә – ныклыгына, чыдамлыгына.

Уймаган – яраклашмаган.

Җәмилә итеп – матур, күркәм итеп.

Игътираз – каршы дәлил.

****** «Мөсавәт» конгрәсен кечерәйтер өчен дә шул сүз куланылган иде. – Г. Исхакый искәр.

Нәзакәтән – әдәпле, ихтирамлы.

Сүсләре – бизәлешләре.

Сонгый рәвештә – ясалма рәвештә.

Мадам ки – чынлыкта.

Мокаясәсеннән – тиңләштерүеннән, чагыштыруыннан.

Иттифакый – очраклы.

Хатыры саялырлык – хөрмәтле, ихтирамлы.

Кәлтәни алмыш – саклап алган.

Мөәссәсәседер – оешмасыдыр.

Һәйәте мөрәххәсә – илчелек комиссиясе.

Риясәтендә – рәислегендә.

Сөмбеле – башагы, гиацинт чәчәге.

Сабикъ назыйры – элекке министры.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Топлы – тупланган, берләшкән.

Конференсәләр япкан – чыгышлар ясаган.

Тәсбит иткән – раслаган, ныгыткан.

Там – тулы.

Мотабикъдырлармы – туры килгәннәрме, охшаганнармы.

Мохалифдыр – каршыдыр.

Манигъ – тыючы, киртә.

******* Чыганакта: Лозан; дөресе: Лозанна.

Садыйк – тугрылык.

Сәлби – кире, инкярь иткән.

Мокабәлә – каршы җавап.

Хәмиячесе – яклаучысы, саклаучысы.

Гакълы сәлим – сәламәт акыл.

Наив түгелдер – беркатлы түгелдер.

Зәмине-заманның – заман таләбенең.

Мөнакашә – җентекләп тикшерелгән, бәхәс тудырган.

Тәэссефле – үкенечле, аянычлы.

Изахсыз дәрҗ иткән – аңлатусыз, ачыкламыйча баскан.

Арадыгыбызны – эзләгәнебезне.

Мөтәшшәкирбез – рәхмәтлебез.

Гыйлавә итү – өстәмә.

Игътикады – ышануы, инануы.

Интыйбаг – канәгатьләнү.

Ихтилялы – баш күтәрүе, фетнәсе.

Тәэйид итәбез – беркетәбез, раслыйбыз.

Тасдыйк итәчәкләрдер – раслаячаклардыр, дөресләячәкләрдер.

Затән – нигездә.

Һәдәф вә гаясы – максат һәм төп теләге.

Җамәгасеннән – җәмәгатьчелегеннән.

 

Төрек берлеге. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 6 нчы (июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Әмәл» – «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 нче санында «Әмәл» журналының 1 нче саны 1930 елның февралендә басылуы аңлашыла (журналның 5 нче елга басуы телгә алына). Журнал XX гасырның 50 нче елларында Төркиядә кабат нәшер ителә башлый.

2 Җәгъфәр Сәедәхмәд бәк – Җәгъфәр Сәедәхмәд (1889 –1960), Кырым татар язучысы, сәясәтче, идеолог. Аның турында тулырак мәгълүматны Г. Исхакыйның 11 нче томында урын алган «Җәгъфәр Сәедәхмәд бәк» дигән мәкаләгә язылган аңлатмадан укырга мөмкин.

3 «Кортылыш» – әлеге исемдәге журнал Октябрь инкыйлабына кадәр Азәрбайҗанда 1915 елда басыла. Соңрак Төркиядә яшәүче азәрбайҗан мөһа­җирләре кабат шул исемдә журнал чыгаруны дәвам итәләр. Әлегә кайчан басыла башлавы турында төгәл мәгълүмат юк.

4 …атаклы мөхәррирләребездән Нух углы… – бу шәхес турында әлегә тулы мәгълүмат табылмады.

5 «Яшь Төркестан» мәҗмугасы – Төркестан милли бәйсезлек идеяләрен таратуда төп рольне башкарган «Яшь Төркестан» журналы 1929 –1939 елларда басыла. Баш мөхәррире – Мостафа Чокайоглу. Журналда язышучылар арасында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Җәгъфәр Сәедәхмәд тә бар.

6 …« М.Ч.» (Мостафа Чокай углы)… – Мостафа Чокай (1890 –1941), казакъ җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист.

7 Исмәгыйль бәк Гаспралы – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы) (1851–1914), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, нашир.

8 Йосыф Акчура  – Йосыф Хәсән улы Акчурин (1876 –1935), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист.

9 Агай углы Әхмәдбәк – Әхмәд Ага углы (1869 –1939), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист.

10 …солтан Төркиясенең милләтсез империя сәясәтләрен… – Г. Исхакый язганча, солтан Төркиясе XIV гасырдан башлап үзенә күрше булган дәүләтләрне яулап, аларда империя сәясәте алып бара. Берничә гасыр дәвамында Гарәпстан ярымутравын, Төньяк Африка дәүләтләрен һәм Балкан ярымутравында үз хакимлеген урнаштыра. Солтан хөкүмәте бу мәмләкәтләрдә яшәгән халыкларга каршы милли изү сәясәтен җәелдерә, аларның милли хокукларын чикли. Әдип-публицист искә алганча, гомумтөрки идеясе арткы планда кала һәм ул солтан Төркиясенең зур кимчелеге итеп карала.

11«Иттихаде тәрәкъкый» хөкүмәтенең космополит госманчылык сәясәтләрен… – 1889 елда оештырылган «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе Төркиядә 1876 елда кабул ителгән Конституцияне кайтаруны һәм дәүләтнең демократик юнәлештә үсүен теләсә дә, Г. Исхакый искәрткәнчә, космополит сәясәттән баш тартмый. Ул да солтан хөкүмәте алып барган империя сәясәтенә тугры кала. Аның белән генә чикләнмичә, канлы террорлар да оештыра. Төркия дәүләте һәлакәт алдына килеп баса.

12 …«Кәмалист» дәверенең бу мөкаддәс әсасендә карарсызлыгын… – 1923 елда Төркия республикасы игълан ителү белән, аның президенты Мостафа Кәмал Ататөрек алып барган милли сәясәт «кәмалист»лар дәвере» дип атап йөртелә башлый. Ататөрек «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең империячел тышкы сәясәтен һәм алар тарафыннан яшертен алып барылган пантюркистлык фикереннән баш тартып, дәүләтнең милли йөзе булган чын төрек милли идеясен корал итеп ала. Заманында консерватив карашлы дин әһелләре, «төрекчелек» фикеренә таянган төркемнәр арасында бу сәясәт фикер каршылыгы да тудыра.

13 …Алмания… Идел-Урал төреген Төркияне коткарыр өчен күңелле итеп… – Германия мөселман, аерым алганда, төрек-татар әсирләрен Төркиягә ярдәм итү өчен 1915 елда җибәрә. Бу хакта «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 нче санында Хөсәен Габидулланың «Сугыш истәлекләре» дигән язмасында түбәндәге юллар бар: «1915 елның язында бу әсирләр тормышында яңа вакыйга булды. Бу да Алмания кышлаларында булган төрек-татар әсирләрен Төркиягә җибәрү иде. Төркиягә китәргә күңелле булып язылган иптәшләрнең башында алман офицерларыннан русча да бик яхшы белүче, Берман әфәнде… 1916 елның маенда күңелле гаскәрләргә язылган иптәшләр Төркиягә киткәч, без шул Вайнберг кышласында калып тордык». Истәлек язмада төрек-татар әсирләрен кабат Төркиягә җибәрү турында фикер очрамый.

14Әнвәр пашаның Төркестан милли тартышын юлга салыр өчен… – ­Әнвәр паша Исмәгыйль (1881–1922), төрек сәяси һәм хәрби эшлеклесе. 1921 ел­да Төркестанда Совет хөкүмәте алып барган сәясәткә каршы оештырылган ­басмачылар хәрәкәтенә җитәкчелек итә. 1922 елда кызыллар тарафыннан үте­релә.

15 «Прометә» җәбһәсе – 1925 елда Париж шәһәрендә «Прометей» оешмасы төзелә. Мөһаҗирлектә яшәргә дучар ителгән рус булмаган халыкларның «Прометей» оешмасы соңрак дөньяның бик күп илләрендә төзелә. Шул исәптән Г. Исхакый яшәгән Польша дәүләтендә дә.

16 …минем «Гарәп берлеге» мәкаләсенең… – Г. Исхакый бу урында «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 9 –10 нчы саннарында басылган «Төрек берлегебез ни хәлдә?» мәкаләсен искә ала. Язма «Г. Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны «Мукден» дип күрсәтелгән.

17 …Милләт Мәҗлесе төземеш хатыры саялырлык бер дәүләттер. – Г. Исхакый бу урында Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесен истә тота. Ул 1920 елның 23 апрелендә төзелә. 1920 –1923 елларда Төркиянең милли азатлык партиясе барган көннәрдә Милләт Мәҗлесе Төркиянең киләчәк язмышын хәл иткән мөһим карарлар чыгара.

18 Азәрбайҗан Милләт Мәҗлесе тарафыннан вәкил ителмеш һәйәте мө­рәххәсә әгъзалары… – Азәрбайҗан Милләт Мәҗлесе 1918 елның 28 май көнен­дә төзелә. Милләт Мәҗлесе 1919 елда Париж тынычлык конференциясенә берничә кешедән торган төркем җибәрә. Аның составында Әхмәдбәк Ага уг­лы да була.

19 …иң зур фиркасе «Мөсавәт» – Азәрбайҗанның «Мөсавәт» фиркасе 1911 елда Мәхмәд Әмин Расүлзадә тарафыннан оештырыла. Ул 1923 елга кадәр яши. 1918 –1920 елларда яшәгән Азәрбайҗан Демократик Республикасында әйдәп барган партия.

20 Кырым Милләт Мәҗлесе әгъзаларының… халкы тарафыннан тупланган юлбашчысы, сабикъ назыйры… – 1918 елның ноябрь аенда Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә Кырым татар мөселманнарының корылтае уза. Корылтай Ногман Чәләбигә (1885 –1918) кырым татар мөселманнарының мөфти вазифасын йөкли. Мөселман Башкарма комитетының башлыгы итеп Җәгъфәр Сәедәхмәд сайлана. Г. Исхакый бу урында Мөселман Башкарма комитетын истә тота кебек.

21 …ике мәртәбә милли корылтай туплап, принципларын тәсбит иткән… – Г. Исхакый бу урында 1917 елның 1–11 май көннәрендә узган Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае һәм шул ук елның 21 июль – 2 август көннәрендә Казанда үткән Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтаен истә тота. Ике корылтайда да милли сәясәтнең мөһим принциплары карала, һәм карарлар кабул ителә. Икенче корылтайда милли-мәдәни мохтарият төзелә. Бу татар халкының милли дәүләтчелегенең нигезе итеп каралган.

22 …әрмәни Зареванның… – 1930 елда Зареван Парижда «Турция и пантуранизм» дигән китап нәшер итә. Әлеге хезмәтнең 1926 елда әрмән телендә, 1971 елда инглизчә дә басылуы билгеле.

23 Әмин бәк – Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә (1884 –1955), азәрбайҗан сәясәтчесе һәм язучысы, 1918 елның 20 маенда корылган Азәрбайҗан җөмһүриятенең рәисе. Җөмһүрияткә коммунистлар басып кергәч, башта Аурупага, соңыннан Төркиягә күчә.

24 …«М.Ч.» әфәнденең катнашы берлә «Амите җәбһәсе» тугдырганда… – бу оешма турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 93.

 

 

 

 

Җавап калдыру