1938 ел, 19 декабрьдә вафат иткән Фуад – Казан вилаяте Чистай уезды Мораса авылының Фәссах хаҗи исемендәге мәшһүр бер галимнең углыдыр. Фәссах хаҗи үзе – Төркиядә, Гарәбстанда булынган, дөнья күргән, аз-маз русча да белеп, тирә-юньдәге рус байлары берлә дә танышлык тотып килгән, вакытында тәрәкъкый-пәрвәр голямаларыннандыр. Фуадның анасы – Чистай шәһәренең мәшһүр тәрәкъкыйпәрвәр сәүдәгәрләре Зариф, Гариф Бәдамшаһларның туган туталары, Сираҗетдин Бәдамшаһның кызыдыр2.
Фуадның балалыгы бердәнбер углы Фуадка бик зур өмидләр баглаган, картаеп килгән Фәссах хаҗиның Морасадагы зур китапханәле өе берлә Чистайның милли тормыш әвәли торган, бөтен тирә-юньнән килә торган тәрәкъкыйпәрвәр меллалар, сәүдәгәрләрнең, туктап, чәй эчмәенчә, «милләт кайгыртмаенча» китми торган Бәдамшаһларның шәһәр өйләре арасында үткәндер.
Шул кечкенә вакытында кечкенә Фуад, әтисенең итәгенә утырып барып, күрше байларда рус мөхәррире Островскийның3 зур китапханәсен дә күргән (Островскийның бер кардәше шул тирәдә алпавыт булып яшәгән иде, вә аңарда ни өчендер Островскийның китапханәсе тупланган иде), андагы әллә никадәр зур-кечкенә русларның рәсемнәрен-портретларын да кызыксынып караган. Чистайда ул, мәшһүр ишан Закир хәзрәтнең4 кулын да үбеп, «Аллаһы Тәгалә гыйлем нафигъ бирсен» дигән догалар берлә башыннан сыйпаткан иде. Шул ук Чистай бабае Сирай карт берлә авылдан шәһәргә, шәһәрдән авылга барганда, икенде намазы казага калмасын дип, кырда кар берлә тәһарәт алып, кар өстенә басып, карга сәҗдә кылып, намаз да укыган. Сукыр карыйдан шул өйдә ул мисыр мәкамен дә өйрәнгән иде. «Тәрҗеман» гәзитәсе5 чыга башлагач та, аны чыгаручы мөселманлыкны бозарга теләүче миссионер икән дип ышанып, шул «бозучы»ны дөнья йөзеннән юк итәр өчен, фидиягә килгән актык атны сатып, Бакчасарайга сәяхәт итеп, Исмәгыйль бәкне6 күреп, озын сөйләшкәннең соңында Исмәгыйль бәкне пәйгамбәр дәрәҗәсендә зур күреп, гомерен ысулы җәдидче пропагандасына сарыф иткән Гыйльман ахунның (Фатих Кәрими, Гариф Кәрими бәкләрнең аталары)7 утлы сүзләрен дә ишеткән, әллә нинди мөселман учительләрен дә күреп, алар берлә агаларының «милләт» өчен киңәшләшүләрен дә бик күп тыңлаган. Рус падишаһысының мөселманнарны чукындырырга теләүләре хакындагы куркынычлы хәбәрләрне авыздан авызга сөйләгәндә, ата-анасының, кардәш-кабиләсенең эч-күңелдән танып, шул авырлыклардан чыгарга юл эзләүләрен дә бик күп күргән. Бала-чаганы коткарыр өчен, «хәлифә падишаһ йортына» күчеп китүче сәүдәгәрләрне, меллаларны, авыл халыкларын азан әйтеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә озатуны да шунда ук күргән иде.
Атасы Фәссах хаҗи Фуад бик яшь вакытта үлеп киткәч, шул ук бабасы аны Чистай мәдрәсәсенә дә йирләштергән. Ул монда, үткен шәкерт булып китеп, бик тиз дамелла берлә дә (Нәҗип дамелла Әмирхан – Фатих Әмирханның атасы берлә бертуган агасы8) якынлашып алып, нәхү, сарф, мантыйк, гакаид, фикъһкә башка, аның китапханәсеннән алып, бик күп төрекчә, гарәпчә яңа китаплар укый. Бәдамшаһларның йортларында «Тәрҗеман»ны бер дә калдырмаенча укып кына калмаенча, Төркиядән монтазам килә торган мәҗмугалар, Әхмәд Мидхәт әфәнденең китапларын моталәга итә9, аның «мөдафәгә»ләрен укып, Чистайда мәшһүр миссионер Ефим попка (бу Ефим поп Казандагы Ефим попка башкадыр) исламиятнең манигы тәрәкъкый түгеллеген исбат итәргә моназарәгә дә бара. Шулар эчендә русча дошман теле булса да, кирәкле бер корал икәнен үзе дә сизеп алып, русча мәктәпкә йөри, русчаны аңларлык, сөйләрлек өйрәнә.
Менә шулай итеп тәрәкъкыйпәрвәр шәкерт булып Фуад Туктар 1901 елда Чистай мәдрәсәсен хәтме көтеб итә. Бер авылда мулла, мөгаллим булып йә шул ук Чистай мәдрәсәсендә һәм хәлфә, һәм мокаррир булып яшәргә имкян туа. Фуад ул вакытның програмы буенча дәрес тәмам итеп, бер тәрәкъкый-пәрвәр мулла-мөдәррис булып торырлык хәзерләнеп җиткән булса да, аналары, мәхәлләләре хаҗи хәзрәтнең михрабына үзен имам итәргә бик теләсәләр дә, Фуад бу белем берлә канәгать итә алмый. Моның берлә генә озакка китә алмассың, дип, дөнья гыйлемнәрен өйрәнергә, аның өчен русча мәктәпкә керергә дип төшенә.
Ул вакытта бердәнбер мондый яше үткән егетләргә кереп укырга мөсагыйд булган Казанның Учительская школасына керә10. Монда керүенә, бәлкем, минем дә бераз тәэсирем булгандыр. Мин ул елны школаның соңгы сыйныфына күчеп, җәйне уздырырга авылга кайтканда, Фуадны Чистай мәдрәсәсендә беренче мәртәбә очратып, укуга дәвам итү хакында димләвемне хәтерлим.
Казанда школадагы Фуад үзенең сыйныф иптәшләре: Шакир Мөхәммәдъяр11, Габдеррахман Дәүләтшаһ12, Габдеррәүф Ниязбай13, Габдеррахман Фәхретдиннәрдән (Риза казыйның углы)14 мөрәккәб мәдрәсә шәкертләре арасында бик тиз безнең Гомәр Тәңреколый15, Хөсәен Ямаш16, мин вә бераздан Гомәр Коләхмәдләрнең17 идарәсендәге милли түгәрәккә керәләр. Шул түгәрәкнең монтазам җыелышларында, пәрәмәч, чәйләрен дә хәзер булып, безнең «Шәкертлек» җәмгыятебезгә дә әгъза булып китәләр18. Фуад болар арасында иң эшлекле, иң ышанычлысы була. Ләкин бик динле булып, школада һичбер намазны калдырмаенча, рузаны бер дә бозмаенча тотып килгәнгә, рус тәрбиясендәге иптәшләре арасында үзенә «фанатик» (мөтәгассыйб) дип тә карап килсәләр дә, русча дәресләрен дә бик тырышып укып, бик тиз хөрмәт казана вә сыйныфының беренче шәкертләре арасына күчә.
Ул вакыттагы безнең карашта халкыбызның бу кадәр артка калуына сәбәп мөфтинең үз вазифасын үти алмавы, мәктәп-мәдрәсәләрнең исляхына бил баглап керешмәве булганга, без мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов19 урыныннан төшерелсә, әллә никадәр дөнья үзгәрәчәк дип ышана идек. Шуның өчен аны төшерүгә бик зур бер план корып, бөтен Идел буеның зуррак мөселман шәһәрләренә «Мөфти Солтанов истигъфа итте, аның урынына мөфти сайлау милләтнең үз эшедер» [дип], шуңарга күрә Казанга язылган мәктүбләрдә – Уфада, Уфага язылганнарына – Оренбургтан, Оренбургка язылганнарына Әстерханда шул хосусдан махсус мәҗлес тупланып, фәлән кешеләрне намзәд итеп күрсәттеләр, сез дә үз шәһәрегездә шундый мәҗлес эшләгез, дип, берничә йөз милләт кайгыртучыларга хатлар күндердек. Боларның һәммәсе Казанда язылса да, төрле шәһәргә төрле өслүбтә яздык вә төрле шәһәргә төрле нокталардан күндердек. Шул мәктүбләрнең асылын мин язсам да, күчереп язучысы, яздыртучысы Фуад иде. Боларны күндерүдә дә Фуад бик зур хезмәт куйган иде.
Бу – Фуадның беренче сәяси адымы булды. Ләкин бу адым бик уңышлы чыкты вә безнең яшьләрне актив сәясәтчелеккә алып керде. Моннан соң яшерен чыккан «Тәрәкъкый» гәзитәсе20 вә төрле кәгазьләрдә бу түгәрәк йә басуда, йә таратуда, йә язуда эшләп килде, вә Фуад болар арасында беренче иде.
Мин, школаны тәмам итеп, Оренбург «Хөсәения» мәктәбенә мөгаллим булып киттем21. Школадагы «Шәкертлек» җәмгыятенең башында Хөсәен Ямаш калса да, билфигыль моның идарәсе Фуад кулына күчте. Фуадның кардәшләре русча укуына ярдәм итмәгәнгә, ул бик фәкыйрь, хосусый дәресләр берлә тамагын туйдырырга мәҗбүр иде. Алай да Фуад шул оешманы 1904 елга кадәр алып килеште.
Япон-рус сугышы башланып22, эшләр тирәнәеп киткәч, без тагы ныграк эшкә керештек. «Шәкертлек» җәмгыятенә сәяси төс бирдек, аңарга програм төзедек, исемен «Хөррият» дип куштык. Шул исемдә яшерен мәҗмуга чыгарырга тотындык. Фуад бу эшләрнең эчендә булып килде һәм дә иң мәсьүлиятьле эшләрне алып барды. Бу вакытта инде Фуад, школаны укып бетергән булса да, мөгаллим-фәлән булып дөнья көтәр өчен бер эшкә кермәде. 1905 ел ихтилялының гарәфәсендә бик күп эшләде, әллә никадәр шәкертләр түгәрәге корды, язды-сызды. 1905 елның октябрь көннәрендә Казанны иске хөкүмәт идарәсеннән алу гаскәренә, милиция төсендә катышып, башкалар берлә бергә кораллы көенчә тәүкыйф ителде. Ләкин ул эшкә берничә йөз кеше катышкан булганга, Фуад та моннан зарарсыз көенчә кунылды.
1905 елның пароход өстендәге «Мәкәрҗә съезды»на23 инде без Фуад берлә бергә оешкан бер көч булып, аерым програм берлә катышабыз. «Мөселман иттифакы»24 җәмгыятене мәдәни бер җәмгыять төсенә сугып, аны бөтен милләт балаларын берләштерә беләчәк сәяси програмсыз итеп тәкъдим итәбез. Кадет фиркасенең25 програмын «Мөселман иттифакы» програмы итеп кабул итәргә каршы чыгабыз. Фуад бу көннәрдә, минем янымда яшь көчнең беренче дәрәҗәдәге эшчесе булып, бик зур тартыш алып бара.
Төрекчә беренче гәзитә «Казан мөхбире»нә26 мөсагыйдә алгач та, Казанның бөтен зыялы көчләрен, шулар арасында мине дә, мәсьүл мөхәррир Сәедгәрәй Алкинның27 өенә дәгъвәт итәләр. Монда гәзитәне кору, алып бару, яшәтү мөзакәрә ителә. Мәҗлеснең күпчелеге милли зыялы көчләребез булгангамы, «Казан мөхбире»нең Сәедгәрәй Алкин гәзитәсе төсендә түгел, Казанның милли зыялыларының уртак гәзитәсе рәвешенә куелуын алга сөрәбез. Вә шул хакта Алкинны канәгатьләндерү вазифасын Йосыф бәк Акчурага28 йөклибез. Ләкин икенче мәҗлестә Йосыф бәкнең, инде гәзитә Алкинның идарәсе астында калса да, үзенең сәркәтиблек вазифасын алуы мәгълүм була, «Казан мөхбире» хосусый бер гәзитә төсен ала.
Безнең гөруһ әүвәлге айларда гәзитәнең эченә кермәенчә генә, язучы эшенә катнашсак та, гәзитәнең мәсләге безгә мөнасиб булмаганны көннән-көн күрелеп, без үз гәзитәбезне коруга башлыйбыз. «Таң» исемендәге гәзитәгә рөхсәт сорыйбыз. Ул вакытлар гәзитәгә рөхсәт бирү-бирмәү өч айлык мөддәт берлә чикле булганга, безнең «Таң» гәзитәбезгә ниндидер кечкенә бер сылтау берлә рөхсәт бирмәүне өч айдан соң гына безгә белдерәләр. Без «Таң йолдызы» гәзитәсенә29 рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәбез вә 1906 елның апрель аенда гына рөхсәт алабыз. Мин инде бу вакытта качып йөрүчемен. Гәзитәнең нашире итеп Фуад Туктарны күрсәтәбез. Һәм дә ул, хакыйкатән, «Таң йолдызы»ның рәсми нашире булып, язу эшләрендә бик зур урынны тотып, гәзитә ябылганча, аны алып баруда зур роль уйный. Мин Казаннан куылгач30, гәзитәнең билфигыль баш мөхәррирлеге вазифасын да үти. Бу араларда инде безнең үз тәшкиләтебез «таңчы» исемендә Идел-Уралның һәрбер шәһәрендә корылып җитеп, яшерен рәвештә дә пропаганда алып барыла иде, вә Фуад Туктар бу эшләрнең барысында да мөһим рольләрне уйный иде.
Икенче Думага сайлау көннәрендә31 без берничә җирдән үзебезнең намзәдләребезне куярга карар бирдек. Болар эчендә Чистай өязеннән берсе – мин, икенчесе Фуад күрсәтелгән иде. Сайлау алдыннан мине хөкүмәт, тәүкыйф итеп, сайлау хакыннан мәхрүм итә торган 129 нчы маддә берлә гаепләп32, мәхкәмәгә бирде. Фуад, волость сайлавында үткән булса да, өяз (вилаять) сайлауларына формаль сылтаулар табып катыштырылмады. Казан вилаятеннән без беребез дә үтә алмадык. Ләкин Самара, Сембер, Уфа кеби вилаятьләрдән безнең тарафдарлардан берничә кеше үткәнгә, без Петербургка Фуадны* фиркабезнең вәкиле итеп күндердек, анда «таңчылар» фракциясе корырга тәшәббес иттек. Безнең әгъзаларыбыз «Мөселман трудовой группасы» исемендә тугыз кешедән мөрәккәб бер оешма корды33. Тарихчы Һади Атласи34, Гариф Бәдамшаһларның башлыкалары астында Бодуэн де Куртененың35 чит милләтләрнең мәбгусләреннән оештырылган федералистлар гөруһына кушылды. Фуад Туктарның билфигыль алып баруы астында Петербургта «Дума» исемендә бер гәзитә36 дә нәшер ителә башлады. Безнең Казанда нәшер итә башлаган «Тавыш» гәзитәбездә37 язудан да Фуад һич туктамады.
1907 елның 4 июлендә Столыпинның38 Икенче Думаны куып сайлау хокукларын киметүе фәрманыннан соң Фуадның идарә иткән «Дума» гәзитәсе капанды. Төзегән фракциябез җимерелде. «Тавыш» гәзитәсе дә хөкүмәт тарафыннан ябылып, мин кулга алындым. «Таң мәҗмугасы» гәзитәбезнең беренче нөсхәсе үк хөкүмәт тарафыннан җыелып алынып, безгә легаль эшләргә имкян бик тарайды. «Дума» ябылып, гәзитә дә хөкемгә бирелеп, Фуад, качып Казанга кайтканда, бик арыган, эш эшләүнең авырлыгыннан, халкыбызның мәгълүм дисциплинга өйрәнә алмавыннан бик йончыган иде.
Озак үтмәде, безнең яшерен оешмаларыбыз да берсе артыннан берсе хөкүмәт тарафыннан тотылды, Уфа, Әстерхан, Оренбург, Казан шәһәрләрендә корган яшерен матбугатларыбыз табылып, бик күп иптәшләребез, төрмәгә ябылып, мәхкәмәгә бирелде. Кулга эләкмәгәннәре качарга, посарга мәҗбүр булды; пропаганда эшебез тәмамән дияр дәрәҗәдә туктады. Фуад посты… Мин сөргендә… Сөргеннән качып, Петербург, Финляндия, Төркиядә яшәп үткәргән алты-җиде ел эчендә39 Фуад яңадан уку юлына керде; зур мәшәкать берлә гимназиягә имтиханын тотты; Казан дарелфөнүненең хокук шөгъбәсенә керде. Казанда төрле исемдә чыга торган мәҗмугаларда язу язып килде («Мөгаллим»40, «Сөембикә»41, «Аң» 42 мәҗмугалары). Рус матбугатына ара-сара мәкаләләр бирүчән булды. Ләкин акчасы бер дә булмаганга, хәятын алып бару өчен, шәкертләр укытты. Гимназия шәһадәтнамәсен алырга теләүчеләрне хәзерләде. Дарелфөнүн бетерүче рус студентларына, курсисткаларына имтиханнарына кирәкле булган әдәбияттан, тарихтан, икътисадиятеннән тәхрирләр (сочинение**) язып биреп акча казанды… дөньясын көтте.
Бу вакытлар Русиядә реакционның көчле бер дәвере булганга43, ачыктан сәяси бер эш тә эшләү мөмкин түгел иде. Фуад сәясәттән тартылган төстә яши иде. Фәкать Думадагы фракциябез тирәсендәге тәҗрибәләренә таянып, «Мөселман депутатлары» исемендә рәсемле каты тәнкыйдле бер китап44 кына нәшер иткән иде.
1913 елның апрель аенда мин, Архангель вилаятендәге икенче кат сөргенемне тәмамлап, илгә кайтырга торган көннәремдә Фуадтан алган мәктүбләремнең берсендә Фуад: «Инде качып йөрү хәятыннан чыгарга кирәк, яшьлегебез башсыз калды. Без монда, Казанда, бер-беребез берлә кычкырышып, талашып, берлегебезне югалттык… Кайт та хәрәкәтнең башына кич! Эш күп, вазифа зур. Сөйләшергә, дәрдләшергә җыелган төерләр бик күп», – дип язган иде. Минем, Петербург, Мәскәү, Нижний аша пароход берлә Казанга төшмәенчә, Чистайга таба китә торган юлыма Фуад, Гомәр, Габдерахман, тагы берничә иске иптәшләр каршы чыкканнар45, минем берлә бергә үк Чистайга кадәр озата киткәннәр иде. Монда Фуад: «Менә әле синең кайтуың берлә генә без әле бергәләштек, инде елдан артык бер-беребез берлә күрешми идек. Эт булдык», – дип сүзгә башлады. Башкалары да, шулай икәнлекне аңлатып, иске ватыкларыбызны яңадан ябыштыру ляземлегене алга сөреп, бер җәбһә берлә эшләүне тәкъдим иттеләр вә минем башлыгым астында гына җыела беләчәкләрен сөйләделәр. Мин сөргеннән генә Казанның бик чуалганын күреп торганга, форсат килгәнчә, әдәбият берлә генә мәшгуль булырга карар итеп куйган идем. Шуның өчен беренче сөйләшүләрдә үк яңадан сәяси сәхнәгә атларга теләгем юклыкны белдердем. Ләкин моңанча бер-берсе берлә кычкырышып, талашып йөргән бу иске иптәшләр, бер җәбһә булып, минем бу фикеремә һөҗүм иттеләр, бу милли сафтан дезертирлык (хезмәттән качу) бу, дип, фикерләрен аңлатырга керештеләр. Чистайга җиткәнчә, унбиш сәгатьләр дәвамында сөйләшеп, киңәшләшеп бардык. Мине әүвәлге фикеремнән ваз кичереп, матбугатны яңа юлга борачак бер гәзитә чыгару фикерен алга сөрделәр. Нәтиҗәдә без, тагы Казанда һәм дә Мәкәрҗәдә күрешеп, Петербургта «Ил» гәзитәсе чыгарырга46 карар бирдек. Фуад Туктар, бу юлы тагы гәзитәнең даими мөхәррирләреннән булып, идарә мөдире төсендә Петербургка күчеп килде, «Ил» гәзитәсе, мәйданга чыгып, милли эшенә башлады.
Дөнья сугышы башланган җәендә мин, гасаби авырып, Балтыйк диңгезе буенда, хәзерге Эстониянең Гунгенбург дигән диңгез куены җиренә килгән идем47. Фуад та, гәзитәнең идарәсен башкаручы булып, идарәдә калган иде. Сугыш игълан ителү көннәре бу курортта бик зур паника (курку) тудырса да, миндә үземдә әллә нигә әле курку юк иде. Ләкин Фуад хатларында: «Петербургны алманнар тиздән алалар, тизрәк кайт! Тагы икегә бүленеп калабыз», – дип ашыктырып яза иде. Мин кайтканда, Фуад бу көн – иртәгә Кронштадтка һөҗүмне көтеп тора иде. Хәтта бер төнне: «Керделәр, алманнар керделәр!» – дип, йокыларыбыздан уятып, тәрәзә төбенә зур шәһәрнең урамының тавышын тыңларга бастырган да иде.
Без барыбыз да, әлбәттә, Русиянең җиңелү тарафында идек; үзебезгә тулы мәгънәсендә Русия берлә сугыша торган алманнарның иттифакчысы кеби карый идек. Халкыбыз да шул фикердә булганга, шул фикерне гәзитәбез аша да дәвам иттерергә тели идек. Ләкин Петербургта гаскәри цензор куелып, безнең гәзитәбезгә цензор буларак мәшһүр төрек дошманы Смирнов билгеләнгәнгә48, бу фикеребезне эшкә ашыру бик авыр иде. Сугыш башлангандагы беренче саныбызны бөтен җыйган материалын цензор кызыл кара берлә сызып җибәрде вә безгә хөкүмәтнең рәсми телеграммаларын басуның мәҗбүри икәнлеген дә сөйләп күндерде. Без, икенче кат материал җыеп, икенче мәртәбә саныбызны тутырдык. Цензорыбыз бусының да яртысын бозды, сызды вә бик күп рус хөкүмәтенең ялган хәбәрләрен басарга кушып җибәрде. Моңача Казан, Оренбург гәзитәләренә караганда сәрбәстрәк алынып килә торган «Ил»не элекке юлдан алып бару мөмкин түгеллеге беленде, рус хөкүмәтенең рәсми ялганнарын нәшер итеп тору безнең милли вазифабызның тышында булуы игътибарга алынып, һәйәте идарәбез «Ил»не Мәскәүгә күчерергә карар бирде вә киләчәк нөсхәбезне шул көннәрдә генә вафат хәбәре килгән мәрхүм Исмәгыйль бәккә генә багышлап чыгарып49, Мәскәүдә йирләшеп беткәнчә, бер-ике ай сузылып тора беләчәге игълан ителде.
«Ил» Мәскәүгә күчте. «Ил» берлә бергә Фуад бәк тә күчте. «Ил» Мәскәүдә беренче ай эшләгәннең соңында Кавказда ажар мөселманнарына каршы рус хөкүмәте, рус гаскәренең калган золымнарын тәфсилле итеп язуы өчен Кавказ вәли гомумиясенең соравы буенча ябылды50. Вә миңа гәзитә чыгарырга манигъ ителде. «Сүз» гәзитәсенә, башка кешеләр исеменә мөсагыйдә алуда51 айлар буе сөрде. Фуад бәк мәшәкатьләрдә бергә булды. «Сүз» гәзитәсе урынлашып бетеп, елдан артык дәвам итеп, киң хөрмәт казанып җитте. Ләкин лашман хезмәтенә төркестанлыларны җыю эшендә Җизак шәһәрендә булган русларның җирле төрекнең канын дәрьялар кеби агызуы хакында мөфассал рәвештә язып килүе өчен, Төркестан вәли гомуми Куропаткинның таләбе үзәренә «Сүз» дә ябылды52. «Ил сүзе» гәзитәбезгә алдан ук рөхсәт алынган булса да, безгә, «дустча» итеп, Мәскәүне ташлап китәргә куштылар вә башка гәзитәгә һичбер төрле катышырга хакыбыз юклыкны белдерделәр.
Мин Уфага «хәл җыярга» киттем, Фуад Казанга дүнде. Алты-җиде ай гәзитәсез калдык. «Сүз»нең ябылуы суына төшкәч, «Ил сүзе»н башладык. Ләкин бик зәгыйфь көенчә генә, байракны төшермәс өчен генә эшләгәнгә, Фуадны инде Казаннан алып килмәдек. Ул да, шул вакытларда үзенең дарелфөнүненнән соңгы имтиханнарын бетереп, дәгъваи вәкиле могавине булып адвокатлык эшенә кереште.
1917 ел Февраль ихтилялы Фуадны Казанда адвокат могавинлеге урынында каршылады. Март ахырындагы Казанны зиярәтемдә мин Фуадны инде мөселман комитәсенең рәисе итеп таптым53. Ләкин Казан милли берлек нигезендә оешып бетә алмаган иде. «Мөселман социалист» исеме берлә чыккан, киләчәк коммунистлар (Мулланур Вахитов, Шәһит Әхмәдиев вә башкалар)54 Казанның бер милли байрак әтрафында туплануына төрлечә киртә салалар. Казанның иске җәмгыять хадимнәре дә Фуадка «килмешәк» диебрәк карап, аның авторитетын танымыйлар, нәтиҗәдә башбаштаклыкның дәвамына сәбәп булалар иде.
Мәскәү мөселманнары ул вакытта «Ил» өчен аерым матбага корып, милли матбугатыбызны киң рәвештә яшәтер өчен зур матди ярдәмнәр эшләп ятканга, Фуадны Мәскәүгә күчәргә, «Ил»не алып барышырга чакырдым. Фуад, катгый рәд итмәсә дә: «Элгәреге вакытта Казан матбугаты каты цензор астында тотылганда, Мәскәү, Петербургта рус матбугаты өчен йомшаграк куелган вазгыятеннән файдалануыбызда хаклы идек; хәзер ул әхваль үзгәрде, Казанның эченә кереп эшләргә кирәк! Тагы Казан, тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый… Мин дә китсәм, эш башында кем калачак», – диде вә, шул фикеренә садыйк калып, Казанда йирләште. Казанда мөселман комитәсенең (ахырдан Казан мөселман шурасы исемен алды) рәисе, Казан бәлдәсенең «мөселман фракциясе»нең рәисе, «Корылтай» гәзитәсенең баш мөхәррире булып55 эшкә чумды. Беренче Мәскәү, Икенче Казан корылтайларына Казан исеменнән иштиракь итте.56
Ләкин Казанда милли берлекне бозучы көчләр руслар тарафыннан яңадан-яңа ярдәмнәр алып торганга, Фуадның бу дәвердәге милли хезмәте бик зәхмәтле кичте. Ике тарафның һөҗүме арасында үзе дә ул вакытның милли берлек байракдары – Мәркәзи мөселман шурасы57 мөнәсәбәтене катгый куя алмады.
Учредительное собраниегә сайлау вакытларында да Казан бер генә листә берлә чыга алмады. Фуад, милли листәнең башында булып, Учредительное собраниегә әгъза булып үтсә дә58, листәсендәге башка әгъзалары Казанны тәмсил итәрлек булмаганга, иттифакый рәвештә дулкын өстенә чыккан шәхесләр генә иде. Учредительное собраниенең беренче һәм соңгынчы мәҗлесендә Фуад милли груп берлә төрек-татар фракциясен корышучылардан берсе булды.
Ул вакытның милләтләр комиссары булган Сталинның Мөселман комиссариатын корышырга чакыруын59 бу фракциянең катгый рәд итүендә дә Фуадның да роле булмады түгел. Безнең Идел буе депутатларының зур күпчелеге (Галимҗан Ибраһимов60, Мулланур Вахитов, провокатор Манатовларга61 һәм башкалар) ул вакытта Уфада утырышларын дәвам иттерә торган Милләт Мәҗлесе берлә бер фикердә, бер хаттел-хәрәкәдә булынды, большевик режимын катгыян танымады, алар берлә һичбер эштә уртак эшләүне кабул итмәде. «Корылтай» да бик каты иттереп антибольшевик пропагандасын алып килде. Вә һәрвакытта Фуад большевикларның, аларның коткысы берлә хәрәкәт итә торган хулиганнарның һөҗүмнәренә мәгъруз булып яшәде.
1918 ел 12 апрельдә Казанның милли гаскәре таратылып***, милли комитәләре ябылып, милли матбугаты бетерелгәч тә, Фуад вакытында кача белүе аркасында гына башын саклап кала алды. Август аенда (1918) чех гаскәрләре Казанны алганның беренче атнасында большевик җәбһәсен ярып, Мәскәүдән качып килүемдә Фуадны Казанда таптым. Инде Самарада Учредительное собрание әгъзаларының комитәсе корылган62, большевикка каршы безнең илебездә дә милли […]**** башланган, Фуад вә аның иптәшләре «Алтай» гәзитәсен чыгара башлаганнар63 иде. Уфа да, шул көннәрдә большевиклардан арчылып, большевиклар тарафыннан куылган, таланган Милли Идарә дә яңадан эшкә башлаган иде64. Бәләбәйгә тупланган унбер мең татар-башкорт гаскәрен Казанда большевиктан кулга төшкән корал берлә коралландырып, Казанны сакларга китерү хакында сөйләшер өчен, Уфадан ике татар забиты (берсе мәрхүм полковник Әкрам Биглецов65 иде. Икенчесе … әле, бәлки, үлмәгәндер дип, исемен зикер итмим) килгәннәр иде. Аларның Казандагы күрешүләре уңышлы чыкмаганга, Самарага барачак иделәр вә безнең дә тиз бергә баруыбызны үтенә иделәр. Самарадан Учредительное собрание әгъзасы Гомәр Тәңреколыйдан (Гомәр Терегулов) «Төрек-татар вәкилләренең Самарада туплануы матлубдыр. Казан депутатларын мөмкин кадәр тиз Самарага алып килегез!» дигән телеграм да бар иде.
Казанда берәр атнага калып, без Фуад берлә Самарага киттек. Фуад Учредительное собраниенең комитәсендә эшләргә башлады. Мин Милләт Мәҗлесенең Русия хөкүмәте янына күндерелгән «Илчелек һәйәте»нең әгъзасы сыйфаты берлә66 Самарада бюромны ачтым. Самарадан комитә алдында, Бәләбәйдәге унбер мең коралсыз көенчә, бет ашатып ята торган татар-башкорт егетләрен Казанда алынган корал берлә коралландырып, аерым татар башкорт гаскәре төсендә Казанны сакларга күндерелү хакында тагы тәшәббестә булындык. Руслар, безнең татар-башкорт гаскәрләреннән курыктылармы, Казанны саклауның әһәмиятен сизмәделәрме, безнең таләпләребезне кабул итмәделәр. Ачык итеп рәд итәргә курыкканга, якын көндә тупланачак Учредительное собрание әгъзалары берлә милли тәшкиләтләрнең вәкилләреннән мөрәккәб киңәш мәҗлесенең карарына багландылар. (Бу мәҗлес җыелганча, җитәрлек сакчысы булмаганга, Казанны большевиклар алдылар.)
Безнең таләбебез буенча Милләт Мәҗлесебез тарафыннан кабул ителгән милли-мәдәни мохтариятыбыз һәм дә Идел-Урал мохтар җөмһүрияте ясау фикеребезне67 кабул итүләре хакында бер карар ясап, шуны рәсми гәзитәләрдә Учредительное собрание әгъзаларының декларационы тарызын да игълан иттеләр. Бу декларационның үткәрелүендә Фуадның бик күп хезмәте тукынды.
Самарага хосусый кешеләр тарафыннан китерелгән татарча хәрефләрне без, сатып алып, бер гәзитә чыгарырга тәшәббес иттек. Ләкин шул көннәрдә Казанда бик каты сугышлар булып, большевиклар Сембер, Самара өстенә дә йөргәнгә, без үзебезнең киләчәк мәркәзебез булачак Уфага таба хәрәкәт иттек. Фуад Самарада иң озак калып, иң соңгы трән берлә чыкты һәм дә үзе берлә бергә теге хәрефләрне дә капчыкка гына тутырып булса да алып чыгарга онытмады.
Уфадагы Дәүләт киңәш мәҗлесенә Идел-Урал төрек-татарларының Милли Идарәсе68 казакъ-кыргызларның «Алаш Урда»ларының69 башкорт гаскәренең вәкилләре дә чакырылган булганга, Учр[едительное] собрание әгъзалары арасында Төркестанның да берничә мәбгусе дә булганга, Уфада төрек кабиләләренең Кавказ, Кырымнан башкасының һәммәсенең мөмәссилләре хәзер иде. Без дә монда, милли таләпләребездә беравыздан хәрәкәт итәр өчен, «төрек-татар фракциясе» исемендә бер фракция дә кордык. Вә килгән казакъ-кыргыз, Төркестан вәкилләрен Уфа Милли Идарәсе аерым бер мәдрәсәдә йирләштереп, Уфада утырган мөддәтләренчә аларны кунак итте. Моннан файдаланып, без, һәрбер мәсьәлә өстендә утырышлар ясап, ай буе дәвам иткән киңәш вакытында Идел-Урал, Себер, казакъ-кыргыз, Төркестан төрекләрен бер сәяси мәүҗүдиять төсендә оештырып үткәрдек. Монда да Фуадның роле һич кечкенә түгел иде.
Самара алынып, Уфага большевик гаскәрләре якынлаша башлагач, без Милли Идарә берлә һәм дә яңа Мувәкъкать хөкүмәт берлә Себергә күчеп киткәндә70, Фуад бәк дә бергә булды. Ләкин Учр[едительное] собрание әгъзаларының даими тупланыш шәһәрләре итеп ни өчендер Себер хөкүмәте яшәгән Омск шәһәре тәгъйин ителмәенчә, Екатеринбург билгеләнгәнгә71, башка Учр[едительное] собрание әгъзалары берлә Фуад та Кызылъярга бездән бер-ике ай соң килде. Аның Самарадан алып чыккан хәрефләре берлә Учр[едительное] собрание хәзинәсеннән Гомәр берлә икесенең мәсьүлиятенә алынган акчалары берлә «Маяк» гәзитәсе чыгарырга тотындык72.
Бу вакытта 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы мөтарәкә дә игълан ителде. Без, алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп бөтен сугыш бүләкләрен Русия өстенә күтәртеп, шуларны капатыр өчен Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык.
Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкыбызның сәяси «ризыкы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык. Бу фикер андагы бөтен милләтчеләребезнең уртак фикере булганга, мин «Маяк»ның беренче санында ук Милләт Мәҗлесенең сайлаган солых һәйәтенең бер әгъзасы сыйфаты берлә милләткә мөрәҗәгать итеп73, өзелеп калган солых һәйәтенең ике әгъзасы йиренә тагы яңа әгъзалар сайлануы, большевик талап калган солых һәйәтенең хәзинәсе йиренә яңадан акча җыеп бирүне үтенеп мөрәҗәгать иттем. Үзебез Милли Идарәнең мәҗлесләрендә киңәшләшеп шул әгъзаларны сайлар өчен, гомумән, эшләребез хакында милләткә хисап бирер өчен, большевик кулына төшмәгән милли идарәләребезнең вәкилләрен тупларга карар иттек. Акча җыю өчен кайбер шәһәрләргә аерым вәкилләр дә күндердек. Үзара киңәшләшеп, бу эшләрнең булып чыгуы бик озакка калыр дип уйлап, Милләт Мәҗлесенең «төрекче фракциясе»нең әгъзалары тупланып, фракция исеменнән минем яныма әгъза итеп Гомәр Тәңреколыйны сайладылар. Себердән акча җыеп баруны да миңа йөкләп, минем «киңәш мәҗлесе»н көтмәүне мәслихәт күреп, безгә юлга чыгарга мөнасиб күрделәр.
Мәрхүм Гомәр минем берлә акча җыешып, шау-шу күтәреп барудан курыкты. Ул үз башына алдан хәрәкәт итте. Мине Иркутскида көтәргә булды. Мин, өстемә төшкән вазифаны үтәп, Иркутскида Гомәрне алып, Харбинга килеп чыктым (апрель, 1919). Кызылъярдагы киңәш мәҗлесе солых һәйәтенә әгъза итеп берничә кешене сайлады. Ләкин аларның, бер-берсе белән аңлашып, хәрәкәтләре бик озынга сузылды. Яңа сайланганнардан күбесе барырга разый да булмады.
Фуад 1919 елның август ахырында гына Харбинга килеп чыкты. Аңганча без Гомәр берлә, Япониягә барып, Аурупага чыгар өчен юл визалары эстәсәк дә, дүрт ай эчендә һичбер җирдән мөсагадә ала алмаенча, кире Харбинга кайткан идек. Безнең Учредительное собрание әгъзасы Чайковскийга74 Париска виза сорап күндергән телеграмыбыз Садри әфәнде Максудиның75 кулына төшеп, ул безгә французлардан виза күндерткән булса да, безгә бу виза килеп җитә алмады. Без, чех гаскәрләре берлә өчәүләп, Гомәр, Фуад, мин, «солых һәйәте» сыйфаты берлә Аурупага чыгарга юл таптык.
Ләкин мәрхүм Гомәр ул вакытларда Читага милли мәсьәләләр хакында күрешер өчен күндерелгән булганга һәм дә безгә билгеләнгән пароход киткәнче килеп җитмәгәнгә, аңарга киләчәк пароходта барырга итеп, урынын, җирен билгеләп, Аурупа сәяхәтенә чыктык. Фуад берлә бергә, илле алты көн чех солдатлары арасында калып, Прагага килеп җиттек. Анда «Азәрбайҗан һәйәте»нең башында иске танышыбыз Галимәрдән бәк Топчибашның76 Парисда булуыннан хәбәр алып, аңарга безгә Франсәгә виза күндерү хакында мөрәҗәгать иттек. Мәктүбебезгә җавап Садри бәк Максудидан килеп чыкты. Безнең күптән югалткан Садри бәгебез Финляндия ашасыннан Париска килеп чыккан икән. Без Фуад берлә 1920 елның апрель аенда Париска килеп җиттек. Безне Садри бәк каршы алды. Гомәрдән һичбер хәбәр булмады. Без өч кеше Идел-Урал төрек-татарының Милләт Мәҗлесенең «солых һәйәте» исемендә эшкә керештек77.
Илебездә минем мөрәҗәгатемә каршы большевик кул астына төшмәгән милләттәшләребез бик юмартча милли ярдәмдә булганнар вә ярты миллионнан артык акча туплаганнар иде. Боларның минем берлә килгәннәрен мин, Иркутски, Харбинның зур сәүдәгәрләренә мал (товар) алып, валютага күчерергә үтендем, алар да кабул иттеләр. Ләкин хисапка килгәндә, тугыз айдан соң кыйммәтләре тәмамән бетәр дәрәҗәгә иңгән себер акчаларын кәгазь көенчә кире тоттырдылар. Себердән Фуад та шундый кәгазьләр күтәреп кенә килгән иде. Шуңарга, Париска килгәндә, кулыбыздагы акчабыз бик аз иде. Алай да Финляндия төрек-татарлары һәм дә Америкадагы Заһидулла бәк Агиш78 һәм дә Харбинның мәрхүм Гыйниять ахундның79 тырышып, аз-маз ярдәмнәре аркасында «солых һәйәте»безне Франсәдә ике ел яшәтә алдык… Садри бәк – рәис, мин – хәзинәдар, Фуад кятиб иде (мондагы эшләребезне язып тору мәүзугының хариҗенә чыгу булганга, аларны үтеп китәм). Ләкин Фуадка тәгаллекле булганга, бер вакыйганы язып китүне лязем табам.
Көннәрнең берендә кайдандыр бер милли эш хакында мәктүб алдык. Садри бәк миңа килде дә, без, кичке ашны бергә ашап, Фуадның французчаны өйрәнер өчен кергән кичке курстан чыгуын көтәр өчен, сәгатендә мәктәпнең янына бардык. Распай җадәсендәге бер мәктәп бинасыннан Фуадыбыз башын иеп кенә чыкты. Әгәр без эндәшмәсәк, ул безне күрмәенчә үтеп тә китәчәк иде… Күрештек. Садри бәк: «Мелла Фуад, кәефең җиреңдә түгел кеби, ни булды?» – диде.
Фуад та: «Ни булды!.. Ни булсын… Элгәре, төнне көнгә кушып, мәдрәсәдә укыдым, галим булдым. Аны тәмам иткән идем… Бу хәзер эшкә ярамый, яңа гыйлем өйрәнергә кирәк, диделәр. Әлифбадан русчага керештем; Учительская школаны бетердем. Моннан ни була, бик кечкенә, диделәр. Гимназия шәһадәтнамәсен алыр өчен өч ел тырыштым, ул да булды. Дарелфөнүнгә кердем, аны да бетердем, адвокат булып җиттем. Инде хәзинәм тулды дип эшкә керешкән идем… Илебездән куып җибәрделәр. Инде монда ул белгәннәрем дә эшкә ярамый. Французча белергә кирәк. Инде менә өченче мәртәбә әлифбадан башлап укырга керәм. Баш күтәрерлек җир бармы?!» – диде.
Ләкин Фуадның әле укуы моның белән генә бетмәде. Ул мескен французчаны шактый әлдә иткәч, аның берлә генә эш тәэмин итә алмады. Алманиягә күчте. Анда да әлифбадан башлап алманча өйрәнде. Анда да казык кага алмады, Төркиягә күчте. Анда да, әлифбадан булмаса да, госманлычаны өйрәнергә мәҗбүр булды. Шулай берсе арты берсе килеп торган ачлы-туклы өйрәнүләр берлә бергә милли эшләрне эшләр эчендә Фуадның тормышы үтеп китте…
Алманиядә ул үзен вөҗданы канәгатьләндерерлек яңа бер милли эш тапты. Ул да – төрек клубындагы бөтен төрек кабиләсеннән җыелган яшьләрне тәрбия итү иде. Шул эшне бер програм юлында эшләр өчен, без, бөтен төрек кабиләләренең бераз тәҗрибәләрен туплап, «Туран» җәмгыяте80 төзедек, вә моның идарәсенә икебез дә кердек. Атнаның бер көнендә моның гомуми җыелышларын ясап, мәгърузә укый идек, сәяси, әдәби, гыйльми мәүзугъларда мөнакашә ясый идек. Фуад бәк моның һичбер мәҗлесен калдырмаенча, һичбер мәсьәләдә моназарәгә катнашмаенча калмаучы бер фәгъгал әгъзасы иде. Үзе дә, әллә ничә төрле мәүзугъларга мәгърузәләр ясап кына калмаенча, аерым-аерым груплар берлә дә аерым утырышлар ясап, фикри тәрбияне алып бара иде. Вә монда чын мәгънәсендә госманлы, азәри, Төркестан, Идел-Урал төрек яшьләреннән бер-берсен телендә аңлашырлык, фикердә берләшкән яңа бер гонсыр ясарга тырыша идек вә шактый муаффәкъдә була идек. Госманлы төрек яшьләренә данс, каһвә, хатын-кыз берлә чуалудан башка фикри бер хәят барлыгын билфигыль күрсәтеп, аның самимиләрен җитди юлга салынып китәргә ярдәмдә булына идек.
Моңарга башка ул вакытлар безнең идел-ураллы укучы яшьләребезнең дә саны Берлинда гына кырыктан артык иде81. Аларны да милли бер рухта тәрбия итәр өчен бер җәмгыять төзеп, монтазам рәвештә чалышу лязем иде. «Яшьләр берлеге» исемендә ун елдан артык яшәгән бу җәмгыятьнең низамнамәсе Фуад бәк тарафыннан эшләнгән иде. Җәмгыятьнең дә атнаның бер көнендә (шимбә көн) мәҗлесләре җыела, шунда Фуад бәк бик күп вакытта башкаручы ролен алып бара иде.
Ләкин безнең төрек яшьлеге арасында чалышмабыз төрек большевикларның эчен бик пошыра иде. Аларның үз хисапларына алманча Маркс әсәрләрен укый белә торган большевик ясар өчен китергән Төркестан, Азәрбайҗан укучылары «Туран»ның мәҗлесләренә сөя-сөя киләләр, мондагы һәр милләтченең фикере берлә ашланып, большевик сафсатасыннан озаклашалар иде. Бу шәкертләрнең большевиклар тарафыннан куелган караучысы Галимҗан Идрисинең82 боларны «Туран» мәҗлесләренә барудан тыю тәдбирләре дә нәтиҗәсез кала иде. Ахырдан большевик сәфарәтенең киңәше берлә большевикларның «панцион Цох» дигән мәркәзләрендә берничә большевик ялчылары киңәшләшеп, совет акчасына укый торган азәри, төркестанлы шәкертләргә катгый әмер биреп, «Туран»ның бер мәҗлесен бастырдылар вә, бик зур скандал (гауга) ясап, мәҗлесне тараттылар. Мәҗлеснең рәисе мин, һәйәте идарә әгъзасы Фуад бәк «Туран»нан истигъфа иттек. «Туран» җәмгыяте, икенче идарә сайласа да, эшкә керешеп китә алмады; «Туран» сүнде, большевикларның теләкләре дә булды.
Фуадны рухан Берлинда баглый торган бернәрсә калмады. Ул Төркиягә күчәргә карар бирде. Бу вакытларда Төркиядә культур сахәсендә төрекчелек рухында инкишафлар көтелә иде. Төркиянең мәгариф вәкиле дә төрекче Хәмдулла Сөбхи83 бәк иде. Шуңарга безгә һәммәбезгә анда барып кулдан килгән кадәр хезмәт итү милли вазифа кеби тоела иде. Төркиядәге дустлардан чакырулар да ала идек. 1925 елда, беренче буларак, Фуад Төркиягә китте. Истанбулда озак калмаенча, Анкарага хәрәкәт итте. Берничә ай вакыт үткәч, ул мәгариф вәкиләте тарафыннан Хөкүмәт китапханәсенә мөдир итеп тәгъйин ителде. Мәгаше күп булмаса да, эше Фуадның күңеленә ошый торган гыйльми, тәрбияви хезмәт иде.
Ләкин китапханә дигән мөәссәсә берничә хосусый, вәкыф китапханәләреннән җыеп китерелгән, һичбер тәртипкә салынмаган китап өемнәреннән гыйбарәт иде. Фуад бәк боларны юлга салырга тотынды; шкафлар ясатты, китапларны сайлатты, дәфтәр ясады. Шул китаплар өемен китапханә төсенә кертте. Китапханә укучыларга китап та бирә торган булса да, укучылар бик аз иде. Күбрәк китапны алучылар төрле мәгариф мәэмүрләре иде. Алар да, дөрестен әйткәндә, кирәкле китапны алып, үзләренә кирәкле материал эзләмиләр иде. Дәрәҗәсенә күрә, Фуад бәккә кәгазь ясап, мәсәлән, «гыйльме хайванаттан аюның нәүгъләре кайда яшәүләре хакында дүрт битлек мәгълүмат хәзерләп куегыз! Дәреслек өчен кирәк. Урта мәктәпләр мөдире, «фәлән» яисә «французча китапларда тырнак буясының насыл япламасы хакында мәгълүмат хәзерләгез!» Мөдир бәкнең рафикасына «лязем» яисә «тюрколог галиме булмак өчен нинди китапларны уку лязем, фиһристләрен, китапларын хәзерләгез! Мәбгус-фәлән» кеби сораулар иде. Фуад, мондый кәгазьләрне алыр-алмас, яңа цифраны багып, бераз уйлап тора иде дә, гомерлек томаулы борынын сөртеп, үзе тәртипкә куйган шкаф янына килеп баса иде. Шуннан, бер французча, бер төрекчә, бер гарәпчә китаплар чыгарып, сораган мәгълүматларны туплый иде.
Атнага, ун көнгә бер мәртәбә берәр укучы шәкерт, кереп, берәр гыйльми китап та сорый иде. Фуад, андый кадерле мосафирның янына барып: «Ни өчен, нәрсә эзлисең, сине кызыктырган мәсьәлә кайсысы?» – дип сорашып, егет берлә танышып, аңарга кирәкле китапны туплап бирә. «Әле бетмәде, тагы һәйбәт китаплар бар, укыгач килерсең», – дип җибәрә. Икенче мәртәбә китапны китергәч, Фуад, китапханә мөдирлегеннән шәһадәтнамә алырга өйрәтүче мөгаллим төсле булып, укыганмы, юкмы дип, егетне имтиханга тота иде. Шуңарга мондыйларның укыганнары, яңа-яңа китаплар алып, Фуад бәктән аңламаганнарын сорап, аның шәкертләре булып китәләр иде. Болай гына, фасон өчен генә китап алганнары өченче кат китапханәгә уграмыйлар иде. Фуад шкафларның арасында үзенә бер өстәл куеп, ул өстәлнең бер почмагына һичбер сүнми торган бер машинаның өстенә чайданын утырткан бер урын да корган иде. Монда һәрвакыт кайнар чәй булганга, мәэмүрләр чыккан чагында кай көннәрендә монда Идел буе төрекләреннән Йосыфтан башлап Әюпкә кадәр зиярәтчеләр тулган була иде. Төркиянең бөтен хәлләре дә, эшләре дә сөйләнә, уйлана иде.
Ләкин егерме биш ел бербуйдан халык хезмәтендә булынган, халкын таныган, халкының кирәген күргән Фуадка ул вакыттагы Төркиядә башланган бүрек салдырып инкыйлаб ясау, мең дә өч йөз ел хаким булган кануннарны ике сәгатьтә ташлап, ике сәгатьтә исвечирә канунын кабул итеп «алга атлау» эшләре Фуадны канәгатьләндерми иде. Аның табигый тәнкыйтьче куәтен эшкә ашырырга имкян булмавы аны изә, мохиткә каршы көчсезлек аны өмидсезләндерә иде.
Фуад үзенең егерме биш еллык җәмәгать хезмәтен халыкчанлык, төрекчелеккә корганга, ул вакытта дүрт-биш безнең мөһаҗирнең Анкарада йирләшүенә каршы большевикларның сатып алган бәндәләре тарафыннан күтәрелгән кампаниягә төрек зыялысының галякасыз калуы Фуадка бик авыр тоела иде. Ул, шуңарга протест кеби итеп, «Фуад бәк, сез кайдан?» сөаленә һичбер вакыт, шималь төрекләреннән, фәлән кеби җавап бирмәенчә: «Мин – татар, Идел буе татары», – дип куя иде. Иптәшләренең: «Ник алай диясең? Шималь төрке-фәлән диең», – кеби тәнбиһләренә: «Ник? Ул бит барыбер минем берлә эше беткәнгә «пис татар» дип сөйләячәк», – дип җавап бирә иде. Фуадның милли инкыйлабчы, төрекче, русофон, антибольшевик рухына ул вакыттагы Төркиядә хаким булган большевикларны күккә күтәрү, рус марҗасының юмартлыгыннан руслыкны зур күрү зиһнияте дә, әлбәттә, тәмамән ят иде. Шуңарга Фуад монда шимальдән күчерелеп китерелеп, җәнүб туфрагына утыртылган ят бер агач кеби тамыр җибәрергә, үсеп китәргә мохит таба алмавы канәгатендә иде. Китәчәк җир юклыгы аны тагы шул мохиткә баш ияргә, тәкъдиргә буйсынырга мәҗбүр итә иде. Үзенең шул вазгыятенең фәҗигтеннән Фуад шәхси тормышка бирелү юлында чыкмакчы булды. Ул «өйләнеп, гаилә корып, «мещан» булып торам» дигән фикергә килде. Китапханәдә үзенең кул астында хезмәт итүче бер тол хатын берлә өйләнде. Хатынның баглыкдагы бер йирдә өй корырга тотынды. Көн-төн эшләде, бурычка батты, өй корды. Инде балалы-чагалы булып яшәргә генә калды… дигәндә, хатыны өеннән куып чыгарды. Фуад өстеннән ялган төһмәтләр ясап, китапханәдән чыгуына да сәбәп булды. Фуад бу хатынның йорты өчен булган бурычларын еллар буе түләде, мәхкәмә берлә генә хатыны берлә аерыла алды. Үзе дә урынсыз калды. Бераздан хокук мәктәбенең китапханә мөдире булып урынга йирләште. Монда Фуад үзен тагын үзенең вазифасы эчендә хис итеп җан тартты, хатынының бурычларын түләп бетерде. Шәкертләргә китап биргәндә, аларның мокаррирләре булып, аларга аңламаган мәсьәләләрен аңлатучан булды. Кызыксынучы яшьләргә фикъһенең (хокукның) төрле мәүзугъларында мәгърузәләр ясады; шәкертләрнең имтиханга хәзерләнүләренә ярдәм итте; үзен сөйдерде. Бераз күңеле күтәрелеп, икенче кат өйләнде.
Ләкин тузанлы китап эчендә еллар буе эшләү Фуадның утыз ел арыган организмасына авыр килде. Фуадта үпкә хасталыгы (чахотка) башланды. Яшь шәкертләр берлә монда йогышлы авыруның даими катнашта булуы шәкертләр өчен куркулы булганга, Фуад хезмәттән чыгарылды. Берничә мәртәбә төрле санаториомларга барып дәваланса да, аның гомер буе шәхси тартыш, милли тартыш, сәяси тартыш, кабиләви тартыш берлә йончыган җисеме бу эчтән кимергән зәһәрле авыруга мокавимәт итә алмады…
Фуад Анкарада 19 декабрь, 1938 елда вафат итте һәм дә Анкарада күмелде.
Фуад берлә бергә безнең Идел буеның соңгы утыз ел эчендә һәрвакыт милли тартышта беренче сафта булган бер милли мөҗаһиде вафат итте. Фуад берлә бергә безнең милли тартышыбызның халык файдасы өчен үзен һәрбер авырлыкка катарга, чыдарга тиеш дип ышанган вә гомере буе шул игътикадка садыйк калган бер идеалист җиргә күмелде. Фуад берлә бергә хаклык өчен тартышу мөкаддәс инсани бер вазифадыр дип ышанып, хаклыкка каршы һичбер көч алдында баш имәгән, дөньяның җилендә, давылында, буранында имән агачы кеби башын да селкетмәгән бер хаклык каһарманы югалды. Ул туган иленнән, яшәгән туфрагыннан, эчкән суыннан озакларда, кардәшләре арасында ят булып яшәп, гариб булып вафат булды.
Ләкин аның эшләгән эшләре, кылган корбаннары, бүген тәкъдир ителмәсә дә, онытылмаячактыр. Фуад милләтне сөюдә, үзен-үзе тәрбия итә белүдә, халкы өчен үзен корбан итә белүдә үрнәк булып калачак. Бик күп яшь фуадчыклар, аның тәрҗемәи хәленнән үзенең рухына куәт алып, аның шәкерте булачактыр. Хаклык югалмаган кеби, хаклык корбаны да онытылмыйдыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тәрәкъкыйпәрвәр – алдынгы карашлы.
Нафигъ – файда.
Мәкамен – (Коръәнне) уку рәвешен.
Фидиягә – йолымга.
Монтазам – тәртипле, даими.
Моталәга итә –укый.
«Мөдафәгә»ләрен – «саклаучы» хезмәтләрен.
Манигы тәрәкъкый – прогрессны тыючы.
Моназарәгә – бәхәсләшүгә.
Хәтме көтеб итә – тәмамлый.
Мокаррир – телдән сөйләүче, аңлатучы.
Имкян – мөмкинлек.
Михрабына – мәчеттә мулла намаз укыр өчен аерым эшләнгән урынына.
Мөсагыйд булган – мөмкин булган.
Мөрәккәб – төзелгән, торган.
Истигъфа итте – вазифасыннан азат ителде.
Намзәд – кандидат.
Билфигыль – чынлыкта.
Мәсьүлиятьле – җаваплы.
Ихтилялының гарәфәсендә – революцисе алдыннан.
Тәүкыйф ителде – кулга алынды.
Мөсагыйдә – мәсьәләләр сөйләшеп хәл ителү.
Мөзакәрә ителә – килешенә.
Гөруһ – төркем.
Мөнасиб – яраклы.
Мөддәт берлә – вакыт белән.
* Ләһле профессор, мөстәкыйль Ләһстанда Академия әгъзасы булып сайланып, Варшауда вафат итте. – Г. Исхакый искәр.
Мәхкәмәгә – судка.
Тәшәббес иттек – керештек.
Мәбгусләреннән – депутатларыннан.
Дарелфөнүненең – университетының.
Шөгъбәсенә – бүлегенә.
** Г. Исхакый бу сүзне кириллицада язган.
Дәрдләшергә – киңәшләшергә.
Сәрбәстрәк – иреклерәк рәвештә чыгып.
Һәйәте идарәбез – идарә комитетыбыз.
Вәли гомумиясенең – губернаторының (наместник).
Мөфассал рәвештә – тәфсилләп.
Дәгъваи вәкиле могавине – адвокат ярдәмчесе.
Зиярәтемдә – күрергә килүемдә.
Рәд итмәсә дә – кире какмаса да.
*** Текст үткән саннан дәвам итә.
Иштиракъ итте – катнашты.
Байракдары – юлбашчысы.
Листә – исемлек.
Казанны тәмсил итәрлек булмаганча – Казан вәкилләре сыйфатында чыгыш ясарлык булмаганча.
Иттифакый – очраклы.
Хаттел-хәрәкәдә – төп юнәлештә.
Катгыян – бөтенләй.
**** Чыганакта бу урында ике сүз киселгән.
Забиты – офицеры.
Матлубдыр – сораладыр.
Тәшәббестә булындык – инициатива күрсәттек.
Мөрәккәб – торган.
Мохтар – автоном.
Тарызын – тәртибен.
Трән – поезд.
Мөмәссилләре – вәкилләре.
Мәүҗүдиять – булганлык.
Мүвәкъкать хөкүмәт – Вакытлы хөкүмәт.
Мәсьүлиятенә – җаваплылыгына.
Мөтарәкә – солых.
Мөсагадә – ярдәм.
Мәүзугының хариҗенә чыгу – проблемадан читкә китү.
Тәгаллекле – бәйләнешле.
Җадәсендәге – олы юл өстендәге.
Әлдә иткәч – өйрәнгәч.
Мәгърузә – доклад.
Мәүзугъларда мөнакашә – проблемаларда җентекле анализ.
Фәгъгал – эшлекле.
Гонсыр – токым.
Данс – танец.
Билфигыль – чынлыкта.
Монтазам – тәртипле.
Чалышу – эшләү.
Низамнамәсе – уставы.
Озаклашалар – ераклашалар.
Тәдбирләре – чаралары.
Сәфарәтенең – илчелегенең.
Истигъфа иттек – чыктык.
Сахәсендә – мәйданында.
Инкишафлар – күтәрелүләр, чәчәк атулар.
Мәгаше – акчасы.
Мөәссәсә – оешма, учреждение.
Вәкыф – бүләк ителгән.
Мәэмүрләре – чиновниклары.
Нәүгъләре – төрләре.
Насыл япламасы – ничек эшләнүе.
Фиһристләрен – биредә: исемлекләрен.
Уграмыйлар – килмиләр.
Чайданын – чәйнеген.
Галякасыз – бәйләнешсез, аралашусыз.
Тәнбиһләренә – искәртүләренә.
Пис – түбән.
Зиһнияте – төшенчәсе.
Баглыкдагы – виноградлыктагы.
Төһмәтләр – ялалар.
Мәхкәмә – суд.
Мокаррирләре – аңлатучылары.
Фикъһенең – ислам дине мәсьәләләре турындагы белемнең.
Мокавимәт итә алмады – каршы тора алмады.
Мөҗаһиде – көрәшчесе.
Игътикадка садыйк калган – инануына тугры калган.
Озакларда – еракларда.
Гариб булып – читтә яшәп.
Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 2 нче һәм 3 нче (февраль – март) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган 3 нче санда исә мәкаләнең исеме «Солых һәйәте әгъзасы Фуад бәк Туктар вафат» дип исемләнгән. Әлеге язманы Х. Миңнегулов кириллицада «Татарстан» журналының 1993 елгы 4 нче (апрель) санында һәм «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004) китабында бастырды. Текст «Яңа милли юл»дан алынды.
1 Фуад Туктар – Фуад (Мәхмүтфуад) Фәссах улы Туктаров (1880 –1938), сәяси эшлекле, публицист. «Таңчылар» төркемен оештыручылардан һәм аның җитәкчеләреннән берсе (1905 –1907).
2 Фуадның анасы … Зариф, Гариф Бәдамшаһларның туган туталары, Сираҗетдин Бәдамшаһның кызыдыр. – сүз Сираҗетдин Бәдамшаһның Зариф һәм Гариф исемле уллары (сәүдәгәрләр) турында бара. Гариф Бәдамшин (1865 –1939) Казан губернасыннан Беренче һәм Икенче Дәүләт Думасы депутаты булган. Фуад Туктаровның анасы турында әлегә тулы мәгълүмат юк.
3 Островский – Александр Николаевич Островский (1823 –1886), күренекле рус драматургы.
4 Чистайда ул, мәшһүр ишан Закир хәзрәтнең… – Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Камалов (1804 –1893), дин эшлеклесе. 1846 елдан Чистай мәчете имам-хатибы, яңа ысул белән укыта торган «Камалия» мәдрәсәсе мөдәррисе.
5 «Тәрҗеман» гәзитәсе – «Тәрҗеман» газетасы 1883 –1918 елларда Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринский наширлеге һәм мөхәррирлегендә басылган.
6 Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы) (1851–1914), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, нашир.
7 …Гыйльман ахунның (Фатих Кәрими, Гариф Кәрими бәкләрнең аталары)… – Гыйльман Ибраһим улы Кәримов (1841–1902), дин эшлеклесе, «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» басмаханәсенә нигез салучы. Аның уллары – Мөхәммәтфатих Гыйльман улы Кәрими (1870 –1937) һәм Мөхәммәдгариф Гыйльман улы Кәрими (1892 –1934) – татар мәдәнияте һәм сәяси көрәшендә күренекле урын тоткан шәхесләр.
8 …(Нәҗип дамелла Әмирхан – Фатих Әмирханның атасы берлә бертуган агасы)… – Нәҗип Хөсәен улы Әмирханов (1859 –1921), имам һәм мөдәррис. Чистайда яшәгән. «Әмирхания» мәдрәсәсендә кызлар укыткан.
9 …Әхмәд Мидхәт әфәнденең китапларын моталәга итә… – Әхмәд Мидхәт (1844 –1913), төрек язучысы, мәгърифәтче. Төрек әдәбиятында роман һәм кыска хикәя жанрларына нигез салучыларның берсе. Аның әдәби әсәрләре башка төрки халыкларда, шул исәптән татар зыялылары һәм шәкертләре арасында да яратып укылган.
10 …Казанның Учительская школасына… – Татар укытучылар мәктәбе 1876 елда Казанда ачыла. Рус-татар башлангыч мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерли.
11 Шакир Мөхәммәдъяр – Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров (1883 –1967), сәясәт эшлеклесе, хокук белгече, журналист һәм педагог. 1906 –1907 елларда «Таң йолдызы» , «Тавыш» газеталарында аның мәкаләләре басыла.
12 Габдеррахман Дәүләтшаһ – Габдерахман Дәүләтшин, Казанда «Китап» нәшрияты хуҗасы.
13 Габдеррәүф Ниязбай – Габдеррәүф Хәким улы Ниязбаев (1884 –1920) – мөгаллим, драматург.
14 Габдеррахман Фәхретдиннәрдән (Риза казыйның углы)… – Габдрахман Ризаэтдин улы Фәхретдинов (1887–1937), журналист, тәрҗемәче.
15 Гомәр Тәңреколый – Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (1883 –1938), сәяси эшлекле, педагог.
16 Хөсәен Ямаш – Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882 –1912), XX гасыр башы революцион хәрәкәтендә актив катнашкан шәхес, публицист, «Урал» газетасы нашире.
17 Гомәр Коләхмәд – бу шәхес хакында тулы мәгълүмат табылмады.
18 …«Шәкертлек» җәмгыятебезгә дә әгъза булып китәләр. – «Шәкертлек» – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында Россиядә татар яшьләренең иҗимагый-сәяси хәрәкәте. Шул хәрәкәт нигезендә Казанда 1901–1904 елларда татар яшьләренең яшерен түгәрәге эшли.
19 мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов – Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов (1836 –1915), дин эшлеклесе, 1886 елдан Оренбург Диния нәзарәте мөфтие.
20 …яшерен чыккан «Тәрәкъкый» гәзитәсе… – 1895 –1900 елларда Казан татар укытучылар мәктәбе укучылары оештырган яшерен әдәби һәм сәяси кулъязма газета.
21 Мин, школаны тәмам итеп, Оренбург «Хөсәения» мәктәбенә мөгаллим булып киттем. – Бертуган Хөсәеновлар 1889 елда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсе салдыралар. Г. Исхакый, 1902 елда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел мөгаллим булып эшли.
22 Япон-рус сугышы башланып… – Рус-япон сугышы 1904 –1905 елларда була.
23 1905 елның пароход өстендәге «Мәкәрҗә съезды»на… – Г. Исхакый бу урында Бөтенроссия мөселманнарының Беренче съездын (корылтаен) күз уңында тота. Әлеге корылтай 1905 елның 15 августында Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында «Густав Струве» пароходында яшерен рәвештә уздырыла. Анда «Мөселман иттифакы»н төзү бурычы да куела. Г. Исхакый исә яңа төзелгән «Иттифак»ка Россия мөселманнарының милли үзаң, мәгариф һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре чишелешен хәл итү, алар мәдәни берләшү максатында булырга тиеш дигән фикерне уздырырга тели.
24 «Мөселман иттифакы» – «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасенең Икенче съезды 1906 елның 13 – 23 гыйнвар көннәрендә – Петербургта, Өченче съезды 1906 елның 16 –21 августында Түбән Новгородта уза.
25 Кадет фиркасе – Кадетлар партиясе (конституцион-демократик фирка) 1905 –1907 елгы инкыйлаб нигезендә дөньяга килә. Беренче корылтайлары 1905 елның 12 –18 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә эшли. «Мөселман иттифакы» лидерлары фирканең программасына кадетлар программасын нигез итеп алалар. Г. Исхакый шуңа ишарә бирә.
26 «Казан мөхбире» – иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасе органы. Ул 1905 елның 29 октябреннән 1911 елның 23 мартына кадәр Казанда басылган.
27 Сәедгәрәй Алкин – Сәетгәрәй Шаһиәхмәт улы Алкин (1867 –1919), хокук белгече, җәмәгать һәм сәяси эшлекле, Беренче Дәүләт Думасы депутаты.
28 Йосыф бәк Акчура – Йосыф Хәсән улы Акчурин (1876 –1935), җәмәгать һәм сәяси эшлекле, публицист, милли идеологларның берсе.
29 «Таң йолдызы» гәзитәсе – «Таңчылар» төркеме газетасы. 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр Казанда басыла. Фактик мөхәррире – Г. Исхакый.
30 мин Казаннан куылгач… – 1907 елның июнь аенда кулга алынган Г. Исхакый Казан губерна жандарм идарәсенең карары белән 1907 елның 24 октябрендә Архангельск губернасына озатыла. Әдип шул вакыйганы искә ала.
31 Икенче Думага сайлау көннәрендә… – патша хөкүмәтенең 1906 елгы 8 (21) июль карары нигезендә Беренче Дәүләт Думасы таратыла. Икенче Дәүләт Думасына сайлауларда Г. Исхакый катнаша алмый. Ул Казан губерна жандарм идарәсенең 1906 елгы 27 декабрь карары нигезендә Казанда төрмәгә утыртыла. 1907 елның 17 февралендә Чистай төрмәсеннән азат ителә. Икенче Дәүләт Думасы исә 1907 елның 20 февраль (5 март) көннәрендә эшчәнлеген башлап җибәрә.
32 …мине хөкүмәт, тәүкыйф итеп, сайлау хакыннан мәхрүм итә торган 129 нчы маддә берлә гаепләп… – беренче тапкыр Г. Исхакыйны 1906 елның 27 декабрендә 1903 елда дөнья күргән «Җинаятьчелек буенча законнар җыелмасы»ның 129 нчы маддәсе нигезендә хөкемгә тарталар. Бу маддә сәяси җинаятькә каршы язылган. Анда «Заключением в крепость каралось участие в скопище, собравшемся для выражения неуважения к верховной власти, порицания образа правления, сочувствия бунту или бунтовщиком, ссылкой – произнесение речи, составление, хранение, правка сочинений, возбуждающих к неповинованию власти» дигән юллар бар.
33 …«Мөселман трудовой группасы» исемендә тугыз кешедән мөрәккәб бер оешма корды. – «Мөселман хезмәт таифәсе»нә Икенче Дәүләт Думасында (1907) трудовиклар фракциясе тарафдарлары булган мөселман депутатлары К. Хәсәнов, Һ. Атласи, З. Зәйналов, Г. Бадамшин, Г. Нәҗметдинов, Х. Мәгсуди кергән.
34 Һади Атласи – Һади Мифтахетдин улы Атласов (1876 –1938), тарихчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе.
35 Бодуэн де Куртене – Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ (1845 –1929), поляк һәм рус лингвисты, Польшаның мәдәни бәйсезлеге тарафдары.
36 …Петербургта «Дума» исемендә бер гәзитә… – «Дума» дигән сәяси газета, Икенче Дәүләт Думасындагы «Мөселман хезмәт таифәсе» органы буларак, 1907 елның 21 апреленнән 30 маена кадәр Санкт-Петербургта татар һәм азәрбайҗан телләрендә нәшер ителә (6 сан). Нашире һәм мөхәррире – К. Хәсәнов.
37 «Тавыш» гәзитәбез – атналык «Тавыш» газетасы социалист-революционерларның татар төркем органы («Таң йолдызы»ның дәвамы). 1908 елның 23 апреленнән 5 июненә кадәр Казанда басыла. Фактик мөхәррире – Г. Исхакый.
38 Столыпин – Пётр Аркадьевич Столыпин (1862 –1911), рус дәүләт эшлеклесе.
39 …Петербург, Финляндия, Төркиядә яшәп үткәргән алты-җиде ел эчендә… – Г. Исхакый 1907 елның 24 октябрендә Архангель губернасының Пинега шәһәренә (хәзер – посёлок) сөргенгә җибәрелә. Ул анда озак утырмый. Качып китеп, 1908 –1913 еллар аралыгында Төркиядә була, Ш. Мөхәмәдъяров һәм бер рус гаиләсенең ярдәме белән Финляндиядә яшерен рәвештә яши, Петербургта да яшәп ала. Г. Исхакый шул вакыйгаларны күздә тота.
40 «Мөгаллим» – Оренбургта 1913–1914 елларда чыккан уку-укыту һәм тәрбия журналы. Нашире һәм мөхәррире – Хәсән Гали.
41 «Сөембикә» – Казанда 1913 –1918 елларда хатын-кызлар өчен чыккан беренче журнал.
42 «Аң» – Казанда 1912 –1918 елларда нәшер ителгән матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы.
43 …Русиядә реакционның көчле бер дәвере булганга… – 1906 –1911 елларда П. А. Столыпин премьер-министр һәм Россия эчке эшләр министры вазифаларын башкарганда, илдә кара реакция еллары урнаша. 1908 –1910 елларда реакциянең аеруча көчле булуы мәгълүм.
44 …«Мөселман депутатлары» исемендә рәсемле каты тәнкыйдле бер китап… – Г. Исхакый бу урында Фуад Туктаровның «Беренче, Икенче вә Өченче мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре» дигән китабын искә ала. Китап 1909 елда М. Ф. Усал тәхәллүсе белән басыла.
45 …Фуад, Гомәр, Габдерахман, тагы берничә иске иптәшләр каршы чыкканнар… – Г. Исхакый бу урында Татар укытучылар мәктәбендәге сабакташлары – «таңчылар» төркеменең әйдәп баручылары Фуад Туктаров, Гомәр Терегулов һәм Габдерахман Дәүләтшинны искә ала.
46 …Петербургта «Ил» гәзитәсе чыгарырга… – газета 1913 елның 22 октябреннән – Санкт-Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1915 елның мартына кадәр Мәскәүдә нәшер ителә (89 сан). Мөхәррирләре – Г. Исхакый һәм Н. Гасрый.
47 …хәзерге Эстониянең Гунгенбург дигән диңгез куены җиренә килгән идем. – Гунгенбург (дөресе – Гунгербург) хәзерге Эстониядә Нарва-Иыэсуу шәһәре. 1917 елга кадәр Гунгербург исемендә йөргән.
48 …цензор буларак мәшһүр төрек дошманы Смирнов билгеләнгәнгә… – Василий Дмитриевич Смирнов (1846 –1922), шәркыятьче, 1880 –1905 елларда Петербург цензура комитетында татар китабы цензоры. Ул цензор булып торган елларда татар китабын, алай гына түгел, Россиядә яшәгән бөтен төрки халыкларның милли китабын бастыруга каршылык күрсәткән.
49 …киләчәк нөсхәбезне шул көннәрдә генә вафат хәбәре килгән мәрхүм Исмәгыйль бәккә генә багышлап чыгарып… – Исмәгыйль Гаспринский 1914 елның 11 сентябрендә вафат була. «Ил» газетасының 1914 елгы 40 нчы (25 сентябрь) санында Исмәгыйль бәкнең вафаты уңаеннан Йосыф Акчураның «Төрекләрнең бөек мөгаллиме вә мөхәррире Исмәгыйль бәк Гаспринский», Фуад Туктаровның «Нәүмизлек», Сәлимә Ягъкубованың «Мөселман хатын-кызларының хамисе Исмәгыйль бәк Гаспринский» дигән мәкаләләре, тәгъзия телеграммалары басылган.
50 …Кавказ вәли гомумиясенең соравы буенча ябылды. – Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта Россия Көньяк фронтта Төркиягә каршы көрәш алып бара. Бу чорда «Ил» газетасында Карс мөселманнарын яклаган мәгълүматлар бастырыла. Сугыш дәверендә сәяси һәм хәрби хәлне артык кискенләштермәү ниятеннән, Кавказ хәрби округы начальнигы генерал Вольский соравы буенча 1915 елның ахырында 89 саны нәшер итү белән, «Ил» газетасын чыгару туктатыла. Гомумән, ул чорда Кавказ дәүләтләрендә дөнья күргән шактый газета ябыла. Мәсәлән, 1915 елның 20 мартында «Тифлиси. Кавказ военный округы баш начальнигы генерал Вольский тарафыннан зарарлы тоткыннар өчен, хәрби хәл дәвам иткән мөддәттә «Закавказье речь», «Голос Кавказья», «Ариф» газетлары бөтенләй туктатыла» дигән хәбәр урнаштырыла.
51 «Сүз» гәзитәсенә, башка кешеләр исеменә мөсәгыйдә алуда… – 1915 елның март аенда «Ил» газетасы хакимият тарафыннан туктатылгач, ул 1915 елның декабреннән 1916 елның 10 ноябренә кадәр «Сүз» исеме белән Мәскәү шәһәрендә басыла. «Сүз» газетасын чыгаруга Г. Исхакыйга рөхсәт бирелми. Яңа исем белән нәшер ителә башлаган газетаның мөхәррире башка кеше исемендә булса да, фактик мөхәррире булып Г. Исхакый кала.
52 …Җизак шәһәрендә булган русларның җирле төрекнең канын дәрьялар кеби агызуы хакында мөфассал рәвештә язып килүе өчен, Төркестан вәли гомуми Куропаткинның таләбе үзәренә «Сүз» дә ябылды. – Россия хәрби эшлеклесе Алексей Николаевич Куропаткин (1848 –1925) 1916 елның 22 июленнән Төркестан генерал-губернаторы һәм Төркестан хәрби округы командующие итеп билгеләнә. 1916 елның февраль аенда Урта Азия төрек мөселманнарын оборона төзелешенә алу буенча Николай II әмере дөнья күрә. Бу фәрман Урта Азиядә халык күтәрелешләренә китерә. Г. Исхакый мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Сүз» газетасы да бу вакыйганы яктыртып барырга тырыша. Нәтиҗәдә 1916 елның сентябрендә А. Н. Куропаткинның үтенече белән «Сүз» газетасы туктатыла.
53 …Фуадны инде мөселман комитәсенең рәисе итеп таптым. – 1917 – 1918 елларда Казанда эшләп килгән бу иҗтимагый-сәяси оешманың рәисе – Ф. Туктаров, әгъзалары арасында С. Алкин, Г. Баттал, Н. Хәлфин, Г. Сәйфелмөлеков һ. б. булган (барлыгы 200 ләп кеше).
54 «Мөселман социалист» исеме берлә чыккан, киләчәк коммунистлар (Мулланур Вахитов, Шәһит Әхмәдиев вә башкалар)… – Мөселман социалистлар комитетлары – татар-башкортларының революцион-демократик оешмалары. Беренче комитет Казанда 1917 елның апрелендә оештырыла. Шул елның октябрендә – Оренбургта, 1918 елның язында – Төньяк өлкәләрдә (Вологда шәһәрендә), 1918 елның җәендә Архангельск, Әстерхан, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә дә андый комитетлар барлыкка килә. Г. Исхакый искә алып киткәнчә, аларның эшчәнлегенә Мулланур Вахитов (1885 –1918) һәм Шәһит Әхмәдиевләр (1880 –1930) актив катнаша.
55 …«мөселман фракциясе»нең рәисе, «Корылтай» гәзитәсенең баш мөхәррире булып… – Г. Исхакый бу урында Казанда төзелгән «Мөселман комитеты»н истә тота. Әлеге комитет 1917 елның 2 июленнән 1918 елның 5 сентябренә кадәр «Корылтай» исеме белән газета бастыра. Барлыгы 90 саны дөнья күрә. Мөхәррире Г. Сәйфелмөлеков, соңрак Ф. Туктаров була.
56 Беренче Мәскәү, икенче Казан корылтайларына Казан исеменнән иштиракь итте. – Бөренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәү шәһәрендә уза. Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтае исә 1917 елның 21–31 июль көннәрендә Казан шәһәрендә эшен дәвам итә. Ф. Туктаров ике корылтайда да делегат буларак катнаша һәм заманы өчен актуаль мәсьәләләргә (аеруча мәгариф буенча) чыгышлар ясый.
57 …милли берлек байракдары – Мәркәзи мөселман шурасы… – Г. Исхакый бу урында Ф. Туктаров рәислегендә эшләп килгән «Мөселман комитеты»н искә ала.
58 …Учредительное собраниегә әгъза булып үтсә дә… – Фуад Туктаров Учредительное собраниегә Казан Милли шурасыннан депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителә.
59 …милләтләр комиссары булган Сталинның Мөселман комиссариатын … чакыруын… – Эчке Россия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча үзәк комиссариат – Милләтләр комиссариаты 1918 елның 17 (30) гыйнварында В. Ленин имзалаган карарнамә нигезендә төзелә. Милләтләр комиссары И. Сталин (1879–1953) мөселман эшләре белән шөгыльләнәчәк комиссар табу максаты уңаеннан Россия мөселманнарының Милли Шурасына мөрәҗәгать итә. Ләкин алар бу хезмәттәшлектән баш тарталар.
60 Галимҗан Ибраһимов – Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов (1887 –1938), язучы, галим, дәүләт эшлеклесе.
61 Манатов – Шәриф Әхмәт улы Манатов (1887 –1936), башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе.
62 …Самарада Учредительное собрание әгъзаларының комитәсе корылган… – Г. Исхакый бу урында 1918 елның июнь – сентябрь айларында Урта Идел һәм Урал төбәгендә эсерларның хакимият оешмасы булган Учредительләр җыены әгъзалары комитетын (КОМУЧ) искә ала. Петроградта Учредительләр җыены таратылгач, бу оешма үз эшчәнлеген Самарада дәвам итә. Аның эшендә большевиклар сәясәте белән килешмәгән татар милли лидерлары И. Алкин, Ф. Туктаров һ. б. катнаша, алар комитетның бюро әгъзалары булып сайланалар.
63 …аның иптәшләре «Алтай» гәзитәсен чыгара башлаганнар… – «Алтай» газетасы, «Корылтай»ның дәвамы буларак, Казан мөселман комитеты тарафыннан чыгарыла. 1918 елның 8 апреленнән 23 маена кадәр аның барлыгы 13 саны нәшер ителә.
64 Уфа да, шул көннәрдә большевиклардан арчылып … Милли Идарә дә яңадан эшкә башлаган иде. – Самараны Кызыл Гаскәрләр яулап алганнан соң, КОМУЧ әгъзалары һәм төрек-татар милли лидерлары Уфага китәләр. 1918 елның 8 сентябрендә Уфада Дәүләт киңәше эшен башлый һәм ул ике атна дәвамында эшли. Аның эшчәнлегендә төрек-татарларның Милли Идарәсе дә актив катнаша.
65 Әкрам Биглецов – Әкрам Мөхәммәтҗан улы Биглов (1871–1919), сәясәтче һәм хәрби эшлекле. 1906 елда Икенче Дәүләт Думасы депутаты. 1917–1918 елларда Казанда урнашкан мөселман укчылар полкы командиры. Колчак ягында сугышканда һәлак була. Бу шәхеснең фамилиясе текстта Биглецов булып басылган. Томны әзерләгәндә хата төзәтелде.
66 …«Илчелек һәйәте»нең әгъзасы сыйфаты берлә… – Милләт Мәҗлесенең 1918 елның 11 гыйнвар утырышында «Илчелек һәйәте төзү» турында карар кабул ителә. Карарның 7 нче маддәсендә «Илчелек һәйәте»нең максаты ачык күрсәтелә. Анда «Русия җөмһүрияте» эчендәге башка автономияле төрек милләтләре вә хөкүмәтләренең мәркәздәге оешмалары һәм вәкилләре белән Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә арасында илчелек кылу да һәйәтнең вазифасыдыр» дигән юллар бар. Һәйәткә Заһид Шамил, Солтан Мамлиев, Г. Исхакый сайлана.
67 …милли-мәдәни мохтариятыбыз һәм дә «Идел-Урал» мохтар җөмһүрияте ясау фикеребезне… – Россиядә милли хокукларның тигезлеге принцибы 1917 елның 1–11 май көннәрендә узган Бөтенроссия мөселманнарының Беренче корылтаенда карала. Икенче корылтайда исә (өч корылтайның уртак утырышында), 1917 елның 22 июлендә, милли-мәдәни мохтарият игълан ителә. Болар 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Россиядә башланган демократик үзгәрешләр тәэсирендә дөньяга килә. Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар идарәгә килү белән, илдә вазгыять үзгәрә. Шуның нәтиҗәсендә 1918 елның 6 гыйнварында Уфада эшләгән Милләт Мәҗлесендә «тупраклы автономия» проекты нигезендә «Идел-Урал өлкәсе» төзү турында 7 маддәлек тарихи карар кабул ителә. Ләкин башта Галимҗан Шәрәф дәүләтнең тулы мөстәкыйльлеген таныган Идел-Урал штатын төзү буенча беренче проектын тәкъдим итә. Бу проект узмый. Соңрак икенче проект нигезендә «Идел-Урал өлкәсе» (автономия) итеп үзгәртелә.
68 Уфадагы Дәүләт киңәш мәҗлесенә Идел-Урал төрек-татарларының Милли Идарәсе… – Самарадан күчеп киткән Дәүләт киңәш мәҗлесе утырышлары Уфа шәһәрендә дәвам итә. Анда катнашучыларның саны төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. Мәсәлән, Н. Дәүләт: «Җыелышта 130 –170 чамасы делегат катнаша. Деникинның «Очерки русской смуты» атлы әсәрендә язылганга караганда, делегатлар саны 129 (күпчелек эсерлар, 77 се Учредительное собрание әгъзалары) була. Русский исторический архивта бирелгән мәгълүматлар буенча, бу сан 146 га (81 е – Учредительное собрание әгъзалары, 65 е башка оешмалардан) җитә, Г. Баттал (Таймас) («Рус инкыйлабы турындагы хатирәләр») 170 кеше (күпчелеге – эсерлар) килгән иде», – дип яза. Г. Исхакый атап үткәнчә, дәүләт киңәшмәсенә Милләт Мәҗлесеннән – Г. Исхакый, Гомәр Терегулов, Ильяс Алкин (барлыгы 12 әгъза), Кече Башкортстан хөкүмәтеннән – З. Вәлиди, Габделәхәт Фәхретдинов (барлыгы 6 кеше), «Алаш Урда» казакъ хөкүмәтеннән – Галихан Бүкәйханов, Җиһанша Дусмөхәммәдов (барлыгы 6 кеше) һәм Төркестан вакытлы хөкүмәтеннән Мостафа Чукаев, Мостафа Уразаев, С. А. Мөфтизадәләр катнаша. Н. Дәүләт күрсәтеп үткәнчә, акларның төрки халыкларны коралландыруга карата позицияләре беленгәннән соң, төрки вәкилләр кайбер утырышларда катнашмаганнар.
69 «Алаш Урда» – 1917–1920 елларда «Алаш» партиясе әгъзалары тәкъдиме белән Казакъстан җирендә төзелгән Алаш автономиясенең үзәк хакимияте органы. Автономиянең хакимиятен дә бу исем белән атаганнар. «Алаш» партиясенең җитәкчеләре: Әхмәт Байторсынов, Галихан Бүкәйханов, Мирҗакып Дулатов.
70 Самара алынып … яңа Мувәкъкать хөкүмәт берлә Себергә күчеп киткәндә… – 1918 елның сентябрь ахыры – октябрь башларында большевик гаскәрләре Самараны алулары һәм Уфага якынлашулары сәбәпле, Дәүләт киңәшмәсе Омскига күчеп китә. Ләкин яңа төзелгән «Учредительное собрание әгъзалары конгрессы» дигән оешма Екатеринбургка юнәлә. Г. Исхакый әлеге оешманы истә тота.
71 …Учр[едительное] собрание әгъзаларының даими тупланыш шәһәрләре итеп ни өчендер Себер хөкүмәте яшәгән Омск шәһәре тәгъйин ителмәенчә, Екатеринбург билгеләнгәнгә… – большевик гаскәри көчләре Самара шәһәрен алу белән, күпчелек эсерлар партиясе әгъзаларыннан торган Учредительное собраниенең Дәүләт киңәшмәсе Себер хөкүмәте, ягъни Дериктория хөкүмәте урнашкан Омскига килә. Яңа төзелгән Учредительное собрание конгрессы исә Екатеринбургта кала. Бу вакыйгалар 1918 елның октябрь аенда була.
72 …«Маяк» гәзитәсе чыгарырга тотындык. –1918 елның октябреннән 1919 елның апреленә кадәр Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә газетаның 31 саны нәшер ителгән. Бөтенроссия Мөселман шурасы һәм Себердә сәяси эшчәнлеген алып барган Милли Идарәнең әдәби-сәяси газетасы. Фактик мөхәррире – Ф. Туктаров.
73 …Милләт Мәҗлесенең сайлаган солых һәйәтенең бер әгъзасы сыйфаты берлә милләткә мөрәҗәгать итеп… – АКШ президенты Вильсон тәкъдиме белән Европада тынычлык конференциясе уздыру планлаштырыла. Милләт Мәҗлесе дә аңа делегатлар җибәрергә ниятли. Милләт Мәҗлесенең 1918 елның 8 гыйнвар утырышында солых һәйәтенә Ә. Цаликов, Г. Исхакый, Ф. Кәрими сайлана. Әмма 1919 елның язында Милләт Мәҗлесенең кече Милләт Мәҗлесе җыелышы солых һәйәтенә яңа состав сайлауны карый. Яңа составка Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Г. Терегулов кертелә. Г. Исхакый белән Ф. Туктаров, тынычлык конференциясендә катнаша алмасалар да, Франция президенты Мильеран белән очрашып, төрек-татар проблемаларын аңлаталар.
74 …Учредительное собрание әгъзасы Чайковскийга… – Николай Васильевич Чайковский (1850 –1926), рус революцион һәм сәяси эшлеклесе. Вятка губернасыннан Учредительное собрание депутаты мөһаҗирлектә большевикларга каршы көрәш алып бара.
75 Садри әфәнде Максуди – Садретдин (Садри) Низаметдин улы Максуди (Садри Максуди Арсал) (1878–1957), дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, хокук белгече, төрек-татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе.
76 Галимәрдән бәк Топчибаш – Галимәрдән Галиәкбәр улы Топчибашев (1862–1934), азәрбайҗан юристы, сәясәтче, журналист, төрек-татар мөселманнарының милли лидерларының берсе.
77 …өч кеше Идел-Урал төрек-татарының Милләт Мәҗлесенең «солых һәйәте» исемендә эшкә керештек. – Г. Исхакый бу урында Париж шәһәрендә С. Максуди, Ф. Туктаров һәм Г. Исхакый катнашлыгында эшләгән солых һәйәтен искә ала. Алар төрек-татарларның милли мәсьәләләрен Милләтләр лигасына җиткерәләр. 1921 елда Учредительное собрание әгъзаларының Париждагы конференциясендә катнашалар.
78 Заһидулла бәк Агиш – Заһидулла Агиш (1881–1970), җәмәгать эшлеклесе, Ерак Шәрекъ төрек-татар милли хәрәкәтендә актив катнаша, сәүдәгәр. XX гасырның 20 нче елларында Америкада яши, Истанбулда вафат була.
79 Гыйниять ахунд – Гыйниятулла Сәлиәхмәтов (1889 –1926), Харбин имамы һәм мөдәррисе.
80 «Туран» җәмгыяте – ХХ гасырның 20 нче елларында Берлинда төрек-татар мөһаҗирләренең милли күтәрелеш юнәлешендә эш йөрткән җәмгыять.
81 …идел-ураллы укучы яшьләребезнең дә саны Берлинда гына кырыктан артык иде. – Тарихчы Р. Гайнетдинов мәгълүматы буенча, егерме ике татар укучысы Берлинда төрле уку йортларында белем ала. Аларның уналтысы кабат туган илләренә әйләнеп кайта.
82 Галимҗан Идриси – Әлимҗан (Галимҗан Ибраһим улы Идриси (1887–1959), җәмәгать һәм дин эшлеклесе, журналист. 1915 елдан Германиядә яши. Вюнсдорф лагеренда имам вазифасын башкара. 1918 –1924 елларда «Россиядән килеп укучы мөселман студентларга ярдәмләшү җәмгыяте»н оештыручы һәм җитәкләүчеләреннән берсе.
83 Хәмдулла Сөбхи – Сөбхи Хәмдулла (1886 –1966), төрек сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат. 1920 һәм 1925 –1927 елларда Төркия мәгариф министры.