ДӨНЬЯ ӘХВАЛЬЛӘРЕ (“6 декабрьдә Париста…”)

6 декабрьдә Парисда Алмания берлә Франсә арасында имза ителгән аңлашма1, бу ике зур дәүләтләрнең дустлашулары берлә генә бетмәенчә, гомум Аурупаның тынычлануына да сәбәп булыр дип өмид ителгән иде. Аңлашманың имзаламасын Советлар берлә Франсә арасындагы кара-каршы ярдәмләшү могаһәдәсен совет матбугаты, билфигыль, бетерү дип тәфсир итте2. Советларның эчендә дә Даладье хөкүмәтенә каршы бик каты мыскыллы мә­каләләр яздырылган кеби, Франсәдәге совет дустлары, масон ложалары да һөҗүмгә чакырылды. Франсәнең 1939 елга будҗәсен караганда, Франсә парламентында башта яһүди Леон Блюм булдыгы хәлдә3, Франсә хөкүмәтенә каршы әнваг төстә интригалар эшләтелде, төрле демогожеләр мәйданга атылды. Хәтта Даладьеның үз фиркасе – радикал социалистларның да масон әгъзалары үз хөкүмәтләренә каршы тавыш бирдерелеп, Даладье хөкүмәте бик авыр вазгыятькә сугылды. Хөкүмәтне төшерү, хөкүмәт башын хөрмәтсезләндерү уены Франсәнең йөз җитмеш елдан бирле биләдеге Корсика атавыны, Франсәнең Ак диңгездәге мәүкыйгын саклар өчен беренче дәрәҗәдә кирәкле булган Тунисны Италиянең «миңа тиеш» дип шау-шулы дәгъвага калкышкан көннәрендә махсус эшләнүе Франсә – Совет иттифакының эч йөзен ачып күрсәтте. Бу шау-шулар бетәр-бетмәс, Даладье Корсика, Тунис, Җәзаиргә сәяхәте вакытындагы4 Корсика халкының күрсәткән дустлык нәмаешлары, Тунис, Җәзаир халыклары да, үзләренең милли дәгъваларыннан ваз кичмәсәләр дә, Франсәнең идарәсеннән разый түгеллекләрен яшермәсәләр дә, аны Италия­нең Траблис идарәсе кеби идарәгә алыштырырга һич тә теләклә­ре юклыгын ачык бәян иттеләр. Даладье да, Франсә империясен саклар өчен, Африкадагы гарәп колонияләренә каршы икенче бер сәясәт тотуның ляземлеген күреп кайтты. Мондагы көчләргә таянып, Италиягә каршы каты позицион тотылды.

* * *

Ингелтерәнең баш назыйры Чемберлен берлә хариҗия назыйры 11 гыйнварда Руманы зиярәт итәчәк булганга5, бу зиярәт вакытында Италия Ингелтерәне үзенең таләпләренең яучысы итәр дигән курку Франсәдә туган иде. Франсә хөкүмәте, әфкяре гомумиясе һичбер төрле яучылыкны кабул итмәячәгене сөйләп торган чакта, һичбер көтелмәгәндә, Ингелтерә назыйрлары Парис аша үтәргә булдылар. Франсәнең хариҗия назыйрәтендә Африка сәяхәтеннән яңа гына кайткан Даладье һәм дә хариҗия назыйры Бонне6 берлә озын-озын күрешеп, сәяхәтләренә дәвам иттеләр.

Инглиз назыйрларын Рума бик зур олуглап каршы алды. Италия хөкүмәте, Италия падишаһысы һәм дә католик папасы инглиз назыйрларына каршы7 зур мосафирпәрвәрлек күрсәттеләр. Италия халкы кунакларга каршы кирәкле хөрмәтне итүдә башка халык­лардан артта калмавын күрсәтте. Дөнья матбугаты да бу зиярәткә зур өмидләр баглап, әҗнәби гәзитәләрнең мөхбирләре Руманың отельләрен тутырды. Һәрбер гәзитә үзе теләгәнчә фал ачарга тотынды. Күпчелек Италия-Рума мөзакәрәләрен Мюнхен рухына сугачак, Италия исеменнән генә түгел, Ингелтерәне дә кушып, дөнья тынычлыгын саклар өчен, Франсәгә ультиматум ук бирмәсә дә, Италиянең таләпләрен тутыру «киңәше» биреләчәк; нәтиҗәдә Аурупадамы, Африкадамы яңадан җәгърафи хариталарның буяулары икенче төскә буялачак дип уйлый, шуны көтә иде.

Ләкин көн үтә бара, сөйләшүләр тирәнәя бара, көтелгән өмид­ләр ерагая бара иде. Ниһаять, вакыты җитеп, китү сәгате дә сукты. Италия баш назыйры берлә Ингелтерә баш назыйрларының редакцаларыннан үткән уртак рәсми тәблигат бирелде. Бу тәблигатны укып, бөтен матбугат, аның берлә бергә бөтен дөньяның исе китеп калды. Вә һәркем дә, моны укыгач та: «Шуның өчен генә Ингелтерәдән, зонтын күтәреп, сиксән өч яшьлек карт баш назыйрның8 бу кадәр озын сәфәрләр ихтыяр итүенә ихтыяҗ бар идеме?» – дигән сөальне бирде. Матбугат та бу сөальне икшәрләде. Ләкин вакыйга вакыйгалыктан чыкмады.

Хәзер гәзитәләргә аз-маз сарыккан мәгълүматка караганда,­ Ингелтерә назыйрлары Италиянең Франсә берлә араларында­ яучылык итү тәклифләренә урын да калдырмаганнар: «Без, инглизләр, беләсез, сезнең берлә 16 апрельдә дустлык аңлашмасы ясадык9. Шуны 16 ноябрьдә эшкә дә ашырдык. Шуның мәүҗә­бенчә Испаниядән кайтарырга вәгъдә иткән «күңеллеләрегезне» кайчан чакырырга телисез? Шуны ачык беләсебез киләдер. Франсә берлә эшләрегез булса, кара-каршы сөйләшегез. Без Франсә исеменнән сүз сөйләргә сәляхиятдар адәмнәр түгелбез. Без фәкать Франсәне авырлык вакытында ялгыз калдырмаячак иттифакчысы гынабыз», – дигәннәр, имеш. Испания мәсьәләсе дә генерал Франконың катгый җиңүенә багланып калган10, имеш. Бу имешләр никадәр тугрыдыр, моны белмибез. Ләкин мәйдан­да Италиянең ни дә Франсәгә ультиматумы, ни дә Ингелтерәнең Франсә хисабына ике арада яучылыгы бар.

Рума мөзакәрәсенең Мюнхеннан башка нәтиҗәләр тудыру­ның сәбәбе соң нәрсәдер? Әүвәлән Мюнхенда Алманиянең Судет алманнарын кушу таләбе11 милли ноктадан хаклы бер таләп иде. Һәр милләтнең балаларының үзенең милләттәшләре берлә бергә яшәргә, бергә дөнья көтәргә, бергә сөенергә, бергә кайгылы көннәр кичерергә хакы, XIX гасырның төрле-төрле сәяси ­тартышларыннан туып, һәркем тарафыннан тасдыйк ителгән хакыйкать булганга (Алманиянең бу хаклы таләбенә ни Ингелтерә, ни дә Франсәнең бер сүз диячәге юк иде), мәсьәлә фәкать бу эшнең кан түгелмәенчә үткәрелә белүендә генә иде.

Италиянең таләбе тәмамән башка бер төстәдер. Италия: «Дөнья сугышыннан соң без арып калдык та, сугыш ганимәтләрен бүлешкәндә, безне оныттыгыз, шуның өчен безгә фәлән җирне бирегез. Без хәзер ул вакыттагы кеби зәгыйфь түгелбез, без көчлебез, без фәләнбез»дән гыйбарәттер. Ләкин Италиянең бу шау-шулы «без көчлебез» дәгъвасы да, ни Ингелтерәне куркытачак, ни дә Франсәне дә баш идерәчәк хәлдә булмаганга, Ингелтерә дә «Дөньяның тынычлыгы бозыла» дип куркынып китми, Франсә дә буенсынырга хәзерлек күрсәтми.

Италиянең Франсәгә каршы таләбе, әлбәттә, болай шау-шу арасында онытылып калмаячактыр. Франко Испаниягә хуҗа булып бетсә, Франсәнең ике тарафындагы ике көчле иттифакчысына таянып, Италия мәсьәләне яңартачактыр. Хәзергә бу мәсьәлә Франсәнең кызу рәвештә кораллануына һәм дә эчендәге башбаштаклык көчләрдән арынуына гына сәбәп булып, Франсә өчен иҗаби роль уйнагандыр.

 

* * *

Ләһстанның Советлар берлә иске гадәме тәҗавез могаһәдәсен яңарту12 матбугатта шактый шау-шу уятканын язып, моның дип­ломатча бер эш кенә икәнен үткән саныбызда кыйд итеп үткән идек. Ләһстанда русофиллек сәясәтенең һичбер нигезе булма­ганын күреп, белеп торганга, без бу дипломат уеннан Советлар өчен иҗаби бер нәрсә чыгуына яисә Ләһстанның хариҗи сәясәтенең икенче юлдан китүенә ышанмавыбызны белдергән идек. Соңгы әхваль безнең бу фикеребезне тасдыйк итә торган вакыйгалар бирде.

Ләһстанның хариҗия назыйры маршал Пилсудскийның сөй­гән шәкерте Бек җәнаблары13 Яңа елны каршы алырга Франсә­нең җәнүбенә китте. Максаты бераз хәл җыю булса да, җае туг­ры килсә, әлбәттә, Франсә сәясиләре берлә күрешү, сөйләшүдән дә баш тартмаган булыр иде. Франсә берлә Ләһстан арасында­гы дустлык могаһәдәсе әлегә кадәр хөкемен югалтмавын күптән түгел генә Франсәнең хариҗия назыйры Бонне Милләт Мәҗ­лесенең хариҗия комиссионында ачкдан игълан итте. Француз назыйрлары парламентындагы большевик дустларының шау-шулары берләме, Италиянең таләпләре алдында тәдбир алулары берләме бик мәшгуль булганга, Ләһстанның хариҗия назыйры берлә күрешергә, сөйләшергә вакыт таба алмадылар.

Ләһстан хариҗия назыйрының да көтәргә вакыты булмаганга, ул да иленә таба ашыкты. Ләкин юлда Мюнхенга килеп, Алманиянең рәһбәре Һитлер хәзрәтләре берлә күреште14. Ләһ­станның хариҗия назыйры монда бик зур хөрмәт берлә кабул ителде. Һитлер хәзрәтләре берлә бик озын-озады фикер алышты. Бу ике зур дәүләт адәменең ни сөйләшүләре гәзитәләрдә игълан ителмәгәнгә, әлбәттә, без аны белә алмыйбыз. Ләкин бу дустча күрешү үзе үк Ләһстан берлә Советлар арасындагы могаһәдә яңартылудан калган начар тәэсирне бетерде. Икенчедән, маршал Пилсудский берлә рәһбәр арасында имза ителгән дустлык могаһәдәсенең сүзләре генә түгел, рухы да сакланганы һәркемгә ачык мәгълүм булды. Советларга каршы сәясәттә бу ике дәүләт арасында берлек ноктасы бик нык икәнлеге бөтен дөньяга күре­неп калды. Эш моның берлә бетмәде. Инде зиярәткә каршы зиярәт кайтару өчен, Алманиянең хариҗия назыйры фон Риббентроп Варшауга килеп, зурлап кунак ителде15. Бу зиярәт маршал Пилсудский берлә рәһбәр арасында имза ителгән могаһәдәнең бишьеллыгы тулган көнгә тугры китерелүенә дә дөнья матбугаты бик күп мәгънә бирәдер. Алмания берлә Ләһстан арасында Мюнхен аңлашмасыннан чыккан мәсьәләләр хакында фикер берлеге туган дип тәфсир итәдер. Бу хәбәрләр никадәр тугрыдыр, аны белеп бетереп булмыйдыр. Фәкать большевизмга – Русиягә каршы хисаплар бик зур булганга, бу ике зур дәүләтнең аң­лашуы безнең кеби Русиядән көчләнелгән милләтләрнең мәсьә­ләләренең үзләре теләгәнчә милли истикъляль рәвешендә хәлне җиңеләйтәчәктер.

 

* * *

Ерак Шәрекъта сугышлар беткән кебидер. Булганы да Кытай­ның басмачы хәрәкәтләре, японнарның аларны үзләре кулга тө­шергән вилаятьләрдән арчу төсендә генәдер. Фәкать япон-кы­тай сугышы үзенең соңгы баскычларына килеп җиткәндә, Ерак Шәрекъның сәяси вазгыяте башка тарафыннан бераз чуалып китте. Америка хөкүмәте, Кытайда сату-алу эшләре тугыз дәүләтнең могаһәдәсендәге кеби, һәрбер дәүләткә «капу ачык» булуын та­ләп итеп, Токио хөкүмәтенә нота бирде16. Шуның тәэсире үтеп бетмәде, Ингелтерә дә, гайни таләпләрдә булынып, Токиога но­та күндерде17. Франсә дә, шул бер үк таләпләрдә булынып, нота җибәрде18. Шуларны күреп, Совет Русиясе дә 1938 елның ахырында мөддәте бетә торган, японнарның совет суларында балык тоту имтиязының мөддәтен озайтудан19 баш тартты. Шул ноталар бирелеп алышканда, Япониянең принц Коноэ хөкүмәте20 истигъфа итеп, барон Хиранума21 тарафыннан яңа хөкүмәт төзелде. Хөкүмәтнең алышынуы да шул читтән килгән сәяси тәзйикъларның нәтиҗәсе түгелме дигән фикер туды. Ләкин Япониянең яңа хөкүмәте дә, искесе кеби, Ерак Шәрекъта тынычлыкны саклау юлыннан аерылмаячагын, Япон-Кытай мәсьәләсен «Антикоминтерн» могаһәдәсе22 төсендә бетерергә тырышачагын белдерде.

 

* * *

Чехословакияне бүлгәннән соң23 урта Аурупада туган вакыйгалар үзенең табигый юлына кереп киләдер. Маҗарстан берлә Чехословакия арасында туплар атылып, шактый куәтле ходуд бәрелешүләре булып үтсә дә, Маҗарстан хөкүмәте Карпатны тынычландыру сылтавы берлә бер җирне дә забыт итмәде.

Маҗарстан хариҗия назыйры Берлинны зиярәт итеп24, рәһбәр тарафыннан кабул ителде һәм дә Маҗарстанның «Антикоминтерн» могаһәдәсенә керәчәге25 игълан ителде. Якын көннәрдә ­Будапештта бу могаһәдә Алмания, Италия, Япония сәфирләре берлә Маҗарстан хөкүмәте тарафыннан имза ителәчәктер. Моннан соң Маҗарстанның Милләтләр җәмгыятеннән чыгуы да көтеләдер.

 

* * *

Совет Русиясендә көтелмәгән бер эш: яңа ГПУ башы Берия үзенең сәләфе Ежовны бердән үтермәве булды26. Берия, үзенең бу уңышсызлыгын каплар өчен кеби, Украина, Белорусия һәм дә Молдован җөмһүриятләрендә бик күп ГПУ башлыкларын үтертте. Уралда әллә никадәр коммунистларны аттырды. Ләкин Ежов әле һаман үтерелмәгән көенчә яшәп торадыр.

Совет Русиясенең иң зур эше соңгы айда эшчеләргә каршы чы­гарылган яңа декретлар-кануннар булды. Бу декретлар буенча, һәрбер эшчегә элекке Русиядә фахишәләргә бирелә торган сары паспорт төсле бер гамәл дәфтәре биреләчәк. Дәфтәргә эшченең эш­кә килүе-килмәве, мөдирләргә буйсынуы-буйсынмавы, дини бәй­рәмнәрдә гыйбадәттә булынуы-булынмавы, Сталинның исәнлегенә аракыны эчүе-эчмәве, кыскасы гына, бөтен гөнаһысы язылып барачактыр. Эшчегә мөгамәлә дә шул гамәл дәфтәре буенча кылыначактыр. Эшче үзе теләп фабрик-заводтан алыштыру хакында […]*.

Элекке замандагы крепостной авыл халкы кеби, эшче, үзенең шәхси хокукыннан мәхрүм ителеп, бер фабрик, бер заводка беркетеләчәктер. Бу декрет – сүздә эшчеләр дисциплин саклау өчен, диелсә дә, чынлабы, эшчеләрнең эш сайлау хөррияте кеби аз-маз калган хокукларын да бетереп, аларны да колхозчы кеби кол хәленә китерүдер. Советларның баш прокуроры Вышинский27, үзенең кул астындагы бөтен түрәләренә бу декретны ригая итмәенчә, эшчеләргә кысынкылык ясамаган бөтен фабрик-завод мөәссәсәләренең мөдирләрен мәхкәмәгә бирергә әмер итте. Шулай итеп, «эшче-авыл халкы дәүләте» дигән Совет Русиясендә бу вакытка кадәр барлы-юклы шәхси хокуклы эшчеләр дә коллык рәвешенә сугылды.

Гәзитәләрнең язуына күрә, совет эшчеләре, бу декретны тавышсыз гына кабул итмәенчә, бик күп йирләрдә декретны эшкә ашырырга теләгән мөдирләрне үтерү берлә җавап биргәннәр. Бик күп йирләрдә, фабрикларда эш ташлаулар да игълан иткәннәр.

Димәк, бу вакытка кадәр «имтиязлы» саналган эшчеләр дә Совет хөкүмәтенә каршы хәрәкәткә башланганнар. Мондый вәхши кануннарны «буржуа» мәмләкәтләренең эшчеләре инде күптән онытып бетергәндә, «эшче-авыл халкы» мәмләкәтендә коруне вөстаи кануннарыны Сталин эшкә ашыра беләчәкме-юкмы – киләчәк күрсәтер.

 

* * *

Айга якын дәвам иткән канлы сугышлар нәтиҗәсендә Испания милләтчеләре, Каталония җәбһәсендә җөмһүриятчеләрне җиңеп28, җөмһүриятче хөкүмәтенең мәркәзе булган Барселон шәһәрен алдылар. Җөмһүрият хөкүмәте үзенең мәркәзен Гирунага күчерде һәм дә Каталониянең калган вилаятьләрен сакларга карар итте. Ләкин бу җәбһәдә националистлар бик куәтле булганга, бөтен Каталониянең генерал Франко гаскәре тарафыннан алынып бетүе көтеләдер. Националистларның бу җиңүләре аркасында җөмһүрият хөкүмәте вакытында киң мохтарият алган ярым мөстәкыйль Каталония дәүләте дә җимерелгән булып чыгадыр. Үткән елны Франко тарафыннан алынгач мохтарияты бетерелгән Баск вилаяте кеби, Каталониянең мохтарияты да генерал Франко тарафыннан танылмаячакмы – киләчәк күрсәтер. Ләкин Испаниядәге җөмһүриятчеләр берлә националистлар үзара сугышларында Испаниядә яшәүче испан булмаган халыкларның мохтариятлары җимерелеп чыгуы Испаниянең тынычлана алмавына сәбәп булачактыр.

Инде җөмһүриятчеләрнең кулында ялгыз Мадрид җәбһәсен­дә берничә вилаять кенә каладыр. Монда җөмһүриятчеләрнең җирләре бик каты ныгытылган булса да, бу вилаятьләрдә дә җөм­һүриятчеләрнең озын хөкем сөрә белүләре бик шөбһәледер. Моннан соң Испаниядә яңадан монархист режимымы йирләштерелеп, мәмләкәттән куылган сөляләме кайтарылачак, әллә генерал Франко үземе берәр яңа исем берлә дәүләт башы игълан итәчәк, бу – Испаниянең эчке мәсьәләседер. Фәкать Италиянең иттифакчысы генерал Франконың җиңеп чыгуы Италия берлә Франсә арасындагы мәсьәләне тагы тирәнәйтәчәктер. Италиянең сәяси мәүкыйгын көчләндерәчәктер. Моннан ниләр туар, киләчәк күрсәтер.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бүдҗәсен – бюджетын.

Әнваг – төрле.

Мәүкыйгын – урынын.

Нәмаешлары – тантаналары.

Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.

Әфкяре гомумиясе – җәмәгатьчелек фикере.

Мосафирпәрвәрлек – кунакчыллык.

Әҗнәби – чит ил.

Мөзакәрәләрен – сөйләшүләрен.

Тәблигат – хәбәр.

Икшәрләде – кабатлады.

Тәклифләренә – көчләүләренә.

Мәүҗәбенчә – нигезендә.

Күңеллеләрегезне – гаскәрләрегезне (ялланган гаскәр).

Сәляхиятдар – авторитетлы, компетентлы.

Иттифакчысы гынабыз – союздашы гына.

Тасдыйк ителгән – расланган.

Ганимәтләрен – трофейларын.

Иҗаби – уңайлы.

Гадәме тәҗәвез могаһәдәсен – бер-берләренә һөҗүм итешмәү турындагы килешүен.

Кыйд итеп – билгеләп.

Тәдбир алулары – уйлап эш йөртә алулары.

Рәһбәре – җитәкчесе, юлбашчысы.

Истикъляль – бәйсезлек, мөстәкыйльлек.

Гайни – шул ук.

Мөддәте – вакыты, срогы.

Истигъфа итеп – отставкага китеп.

Тәзйикъларның – көчләрнең.

Ходуд – чик.

Забыт итмәде – яулап алмады.

Сәфирләре – илчеләре.

* Журналның күчермәсендәге бу урында бер юл төшеп калган.

Милләтләр җәмгыятеннән – Милләтләр лигасыннан.

Сәләфе – үзенә кадәрге.

Ригая итмәенчә – кире какмыйча.

Мөәссәсәләренең – оешмаларының.

Имтиязлы – өстенлекле.

Коруне вөстаи – урта гасыр.

Җәбһәсендә – фронтында.

Гирунага – Гранада шәһәренә.

Сөляләме – нәселеме, династиясеме.

 

Дөнья әхвальләре («6 декабрьдә Парисда…»). «Яңа милли юл» журна­лының 1939 елгы 2 нче (февраль) санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 6 декабрьдә Парисда Алмания берлә Франсә арасында имза ителгән аңлашма… – Г. Исхакый бу урында герман-француз декларациясен искә төшерә. Декларациягә 1938 елның 6 декабрендә кул куела. Аның гамәлгә куелган урыны Париж шәһәре.

2 …советлар … ярдәмләшү могаһәдәсен совет матбугаты, билфигыль, бетерү дип тәфсир итте. – 1938 елда Париж шәһәрендә имзаланган герман-француз декларациясеннән соң 1935 елда «бер-береңә ярдәм итешү» турындагы совет-француз килешүе (Г. Исхакый язганча, аңлашмасы) юкка чыгарыла. Бу – 1938 елның 30 сентябрендә төзелгән Мюнхен килешүеннән соң ике дәүләт арасындагы килешүләрнең хакимлеге бетүен раслаган бер мисал.

3 …Франсә парламентында башта яһүди Леон Блюм булдыгы хәлдә… – Леон Блюм (1872 –1950), француз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Франциядә Халык фронты идарә иткән елларда ике мәртәбә хөкүмәттә премьер-министр вазифасын башкара. Соңгысы 1938 елның март – апрель аенда була.

4 …Даладье Корсика, Тунис, Җәзаиргә сәяхәте вакытындагы… – Франция премьер-министры Даладье (1884 –1970) 1939 елның гыйнвар башында Тунис, Алжир һәм Корсикага сәяхәт итә. Корсикада 2 гыйнварда була, 3 гыйнварда ­Туниска килә. «Известия» хәбәрләренә караганда, очрашулар вакытында Даладьены җылы каршылаганнар. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышы алдында Франциянең дөнья сәясәтендә тоткан роле китүе сәбәпле, Германия һәм Италия хөкүмәте бу сәяхәтне хуплап каршы алмый. Бу Италиянең Урта диңгездә һәм Туниста үз хакимлеген урнаштырырга теләве белән аңлатыла ала.

5 Ингелтерәнең баш назыйры Чемберлен берлә хариҗия назыйры 11 гыйнварда Руманы зиярәт итәчәк булганга… – «Известия» газетасы хәбәрләренә караганда, 1939 елның 2 гыйнварында Англия премьер-министры Чемберлен (1869 –1940) һәм тышкы эшләр министры Э. Галифаксның (1881–1959) Италиягә барачагы, аларны премьер-министр Б. Муссолини (1883 –1945) Венецианск са­раенда кабул итәчәге язылган. Хәбәрдән күренгәнчә, Италия идарәчеләренең Англия хөкүмәт җитәкчеләре хөрмәтенә мәдәни чаралар уздыру һәм төрле ­очрашулар оештыру белән канәгатьләнүе аңлашыла. Муссолини белән бары тик бер генә очрашу билгеләнгән. Ләкин бу очрашуларда Англия хөкүмәт җи­тәкчелегенең Италия һәм Франция арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, Испаниядәге вакыйгалар һәм Европадагы күп кенә сәяси һәм икътисади мәсьәләләре каралырга тиеш булса да, берсе дә уңай чишелеш тапмый. Бу очрашулар вакытында Италия хөкүмәтенең Европа һәм дөнья сәясәтендә үз урыны барлыгы ачык күренә. Англия белән Италия сөйләшүләре, Г. Исхакый язганча, 1939 елның 11 гыйнварында башлана.

6 Бонне – Жорж-Этьен Бонне (1889 –1973), француз дәүләт эшлеклесе, ­дипломат.

7 Италия хөкүмәте, Италия падишаһысы һәм дә католик папасы инглиз назыйрларына каршы… – Англия хөкүмәтенең җитәкчеләре Чемберлен һәм Галифаксның 1939 елның 11 гыйнварында Италиягә сәяхәте вакытында Италия короле Виктор Эммануил III (1869 –1946) һәм католикларның папасы Пий ХI (1857 –1939) белән очрашу да карала. 1939 елгы «Известия» газетасының гыйнвар саннарында ул очрашулар турында мәгълүмат күзгә ташланмады. Аларның инглиз премьер-министрына каршы ниндидер белдерү ясаулары да билгеле түгел.

8 …Ингелтерәдән, зонтын күтәреп, сиксән өч яшьлек карт баш назыйр­ның… – Италиягә эшлекле визиты вакытында Англия премьер-министры Чемберленга бары 70 яшь кенә була. Әлеге очракта әдип-публицист ялгыша кебек.

9 …инглизләр, беләсез, сезнең берлә 16 апрельдә дустлык аңлашмасы ясадык. – Г. Исхакый бу урында 1938 елның 16 апрелендә Рим шәһәрендә төзелгән Англия-Италия килешүен искә төшерә. Аны икенче төрле «джентльменлык килешүе» дә дип атыйлар.

10 …генерал Франконың катгый җиңүенә багланып калган… – Баамонде Франко (1892 –1975) җитәкчелегендәге милләтче гаскәрләре 1936 –1939 елгы илдәшләр сугышында 1937 елның җәй аеннан башлап бер-бер артлы җиңүләргә ирешәләр. Ул 1939 елның кыш айларында Испаниянең күп өлешен үзенә буйсындыра. 1939 елның 1 апрелендә Франко Испаниядә илдәшләр сугышының тәмамлануын белдерә.

11Мюнхенда Алманиянең Судет алманнарын кушу таләбе … – 1938 елның 30 сентябрендә Германиянең Мюнхен шәһәрендә Англия, Франция, Германия һәм Италия дәүләт җитәкчеләре тарафыннан Судет немецларын Германиягә кушу буенча килешү төзелә. Бу вакыйга тарихта «Мюнхен килешүе» буларак билгеле. Чынлыкта аның төп максаты – Чехословакияне бүлү һәм шуның нигезендә дәүләтне Германиянең протекторатына әйләндерү. Г. Исхакый бу урында шул килешүне искә төшерә.

12 Ләһстанның Советлар берлә иске гадәме тәҗавез могаһәдәсен яңар­ту… – Г. Исхакый бу урында 1932 елның 25 июлендә Мәскәү шәһәрендә имзаланган «Бер-береңә һөҗүм итешмәү турында»гы поляк-совет килешүен искә төшерә.

13 Ләһстанның хариҗия назыйры маршал Пилсудскийның сөйгән шәкер­те Бек җәнаблары… – Польша президенты маршал Пилсудский (1867–1935) идарә иткән вакытларда Юзев Бек (1894 –1944) 1932 елдан башлап 1939 елның сентябренә кадәр тышкы эшләр министры вазифасын башкара.

14 …Мюнхенга килеп, Алманиянең рәһбәре Һитлер хәзрәтләре берлә күреште. – Г. Исхакый бу урында Ю. Бекның 1939 елның 5 гыйнварында Берх­тесгаденда А. Гитлер (1889 –1945) белән очрашуын искә ала. «Известия» газетасы хәбәрләренә караганда, бу сөйләшүләрдә нинди дә булса уңай нәтиҗәләргә ирешелмәгән. Бу күрешү вакытында Гитлер Польшаның Милләтләр лигасын­нан чыгуын таләп иткән, күрәсең, Бек бу таләпне кире кага. Мемель шәһәре ­проблемасы да ачык кала.

15 …фон Риббентроп Варшауга килеп, зурлап кунак ителде. – Иоахим фон Риббентроп (1893 –1946), немец дәүләте һәм сәяси эшлеклесе, дипломат. 1938 елның февраленнән тышкы эшләр министры вазифасын үтәгән Риббентроп 1939 елның 26 гыйнварында Варшавага килә. Аның бу рәсми визиты 1934 елда кул куелган «Бер-берсенә һөҗүм итмәү» турындагы герман-поляк килешүенә биш ел тулу уңае белән ясалган.

16 Америка хөкүмәте … Токио хөкүмәтенә нота бирде. – «Известия» газетасында басылган ТАСС хәбәренә караганда, 1939 елның 1 гыйнварында Америка, Япония хөкүмәтенә нота җибәреп, Көнчыгыш Азиядә бара торган сәяси вакыйгаларга үзенең борчылуын белдерә. Аңлашылмаган мәсьәләләрне, бу төбәктәге сәяси проблемаларны чишкәндә, аларны күрше дәүләтләрнең дә мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен искә алып, АКШ катнашлыгында барган сөйләшү-килешүләр нигезендә хәл итү юлы тәкъдим ителә.

17 Ингелтерә дә … Токиога нота күндерде. – Г. Исхакый Англиянең Япония­гә нота җибәрүен искә алса да, совет матбугатында нота турында хәбәр очра­мады.

18 Франсә дә … нота җибәрде. – Г. Исхакый Франциянең Япония хөкүмәте­нә нота җибәрүе хакында искә алса да, СССРның үзәк матбугат органнарында әлеге вакыйганы раслаган чыганак очрамады.

19 …Совет Русиясе дә … японнарның совет суларында балык тоту им­тиязының мөддәтен озайтудан… – СССР белән Япония арасында СССР территориаль суларында балык тоту турында килешү 1928 елның 23 гыйнварында төзелә. Килешү берничә тапкыр озынайтыла. Мәсәлән, 1936 елның 26 маеннан 29 декабренә кадәр, 1937 елның 29 декабреннән 1938 елның 31 декабренә кадәр бу суларда балык тотарга рөхсәт бирелә. Ләкин 1938 елның 31 декабрендә килешү төзү вакытлыча кичектерелә. Килешүгә кабат 1939 елның 2 апрелендә генә кул куела. Ул 1939 елның 31 декабренә кадәр үз көчендә була.

20 …принц Коноэ хөкүмәте… – Коноэ Фумимаро (1891–1945), кенәз, дәүләт эшлеклесе. 1937–1939 елларда Япония премьер-министры.

21 барон Хиранума – Киитиро Хиранума (1867–1952), япон дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

22 «Антикоминтерн» могаһәдәсе – «Антикоминтерн» пакты 1936 елның 25 ноябрендә Германия белән Япония арасында төзелә. Пактка Берлин шәһәрендә кул куела. Аңа 1937 елның 6 ноябрендә Италия дә кушыла.

23 Чехословакияне бүлгәннән соң… – Чехословакия «Мюнхен килешүе»нән соң Германия протекторатына күчә. «Известия» газетасының 1939 елгы гыйнвар аендагы саннарыннан күренгәнчә, инде 1938 елның ахыры – 1939 ел башларында Чехословакиядә фашизмны пропагандалаган газеталар басыла башлый, яһүдиләргә каршы антисемит эчтәлектә кануннар чыгарыла, һәм башка фа­шистик пропаганда чаралары уздырыла. Бу елның гыйнвар аенда Чехословакия чикләрендә дә тынычсызлык хөкем сөрә. Чехословакиянең күрше дәүләтләре – Польша, Венгрия, Карпат Украинасы арасында кораллы бәрелешләр кабатла­нып тора. Әлеге күренешләр 1939 елның 14 мартына кадәр дәвам итә, һәм Чехословакия, тулы мөстәкыйльлеген югалтып, Германия хакимлеге астында кала.

24 Маҗарстан хариҗия назыйры Берлинны зиярәт итеп… – Г. Исхакый бу урында 1938 елдан Венгрия тышкы эшләр министры итеп билгеләнгән Ча­ки Иштванның (1894 –1941) 1939 елның 16 гыйнварында эшлекле визит белән Берлинга килүен искә ала.

25 …Маҗарстанның «Антикоминтерн» могаһәдәсенә керәчәге… – бу юнә­лештәге беренче адым 1939 елның гыйнвар башларында ясала: Венгрия-Япо­ния протекторатында булган Манҗу-Тиго дәүләтенең мөстәкыйльлеген таный. Ә рәсми рәвештә Венгрия «Антикоминтерн» пактына 1939 елның 24 февралендә кушыла.

26 …яңа ГПУ башы Берия үзенең сәләфе Ежовны бердән үтермәве булды. – Лаврентий Павлович Берия (1889 –1953), 1938 –1950 елларда СССР эчке эшләр министры вазифасын башкара. Ул Николай Иванович Ежовны (1894 –1940) алыштыра. Г. Исхакый язганча, Л. Берия Н. Ежовны шул ук вакытта әле үте­рергә әмер бирми, аны 1939 елдан СССРның су транспорты халык комиссары итеп билгелиләр. Ләкин ул бу урында озак утырмый, 1940 елның февралендә СССР Югары суды хәрби коллегиясе карары буенча аны атып үтерәләр.

27 …баш прокуроры Вышинский… – Андрей Януарьевич Вышинский (1883 –1954), совет дәүләте эшлеклесе һәм дипломат. Г. Исхакый мәкаләсе басылган вакытларда, төгәлрәге, 1935 –1939 елларда, ул СССРның генераль прокуроры булып эшли.

28 …Каталония җәбһәсендә җөмһүриятчеләрне җиңеп… – Франко гаскәре 1939 елның февраль аенда Халык фронты урнашкан Каталония шәһәрен кулга төшерә. Бу вакыйгадан соң Франция һәм Англия республикачылар хөкүмәте белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзә, 28 февральдә Франко хөкүмәтен тануын белдерә. 1939 елның 28 мартында милләтчеләр гаскәре Мадридны үзләренә буйсындыра.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 43.

 

 

 

 

 

Җавап калдыру