ФӘЛИСТЫЙН ЭШЕНДӘ ГАРӘП БЕРЛЕГЕ

Инглиз сөңгесенә таянып, Фәлистыйннан яһүди дәүләте тудырыр өчен дөнья интригасы ясап яткан яһүдиләр, аларның химаячеләре – инглиз гаскәрләре берлә Фәлистыйн гарәпләренең нинди зур фидакярлек берлә еллар буе сугышып ятулары һәркемгә мәгълүмдер. Мәҗмугабызны тәгъкыйб итеп баручылар Фәлистыйн мәсьәләсенең тартышы кыза-кыза, Фәлистыйн чигеннән чыгып, уртак гарәп милли мәсьәләсе булып киткәнен дә күреп килделәр. Гарәп дөньясының әһәмияте дөньядагы сәяси үзгәрешләр берлә көннән-көн арта барганга, Фәлистыйн эше инде дөньяның мөһим бер бәйнәлмиләл мәсьәләләре арасына да менеп җитте. Инглизләрнең ут-кылыч берлә яһүдиләрне Фәлистыйнга хуҗа итәргә тырышулары, гарәп мөҗаһидләренә бик кыйбатка төшеп, иле өчен шәһид булганнарның санын ун меңнәргә чыгарса да, мәсьәләнең хәлен авырайтудан башка бер нәтиҗә бирмәде. Инглиз, яһүди сәясәтчеләренең зәгыйфь иманлы кайбер гарәпләрне сатып алып үз тарафларына чыгарулары да эшне җиңеләйтмәде. Фәлистыйн гарәбе киң гарәп дөньясының матди, мәгънәви ярдәменә таянып, канлы тартышны киңәйтте, тирәнәйтте. Фәлистыйнның җәгърафи вазгыяте аны Ак диңгез мәсьәләсенең дә мөһим бер ноктасы итеп куйганга, Италиянең Ак диңгездәге киңәю теләге дә Фәлистыйн мәсьәләсен Италия берлә Ингелтерә арасында «гарәп дустлыгы» сахәсендә бер ярыш мәйданы хәленә сукты. Госманлы императорлыгын вә ислам хәлифәтен җимерүдә инглизләрнең кулында озын еллар зур корал булып килгән гарәп дөньясы, инглиз императорлыгын җимерүдә дә, башкаларның кулында да тагы корал булып, инглизләрне дә бик авыр вазгыятькә суга беләчәген бик ачык хис иттерде.

Фәлистыйнда туп, танка берлә гарәп авылларын инглиз­ гаскәрләре җимереп йөргәндә, инглиз колония назыйры Макдо­нальдның1 үткән көзге Фәлистыйнга гизличә сәяхәте мәсьәләнең инглизләр өчен никадәр авыр икәнлеген ачык күрсәтте. Мак­дональдның таләбе буенча, инглиз хөкүмәте Фәлистыйндагы яһүди хамисилге сәясәтен үзгәртү мәҗбүриятен кабул итте. Дөнья сугышы ахырларында Бальфур тарафыннан яһүдиләргә бирелгән вәгъдәне бетерер өчен2 яңа бер сылтау булсын дип, Фәлистыйндагы гарәп-яһүди мәсьәләсенең гүя хәле өчен Лондрода «түгәрәк өстәл» конгрәсе тупларга карар ителде3 вә моңарга яһүдиләрнең төрле агымнары берлә Фәлистыйн гарәпләренең төрле фиркаләрен генә дәгъвәт итмәенчә, бу мәсьәләне киң гарәп дөньясының мәсьәләсе итеп куеп, Мисыр, Хиҗаз, Йәмән, Гыйрак­ дәүләтләренең вәкилләре дә дәгъвәт ителде. Бу дәүләтләр дә бу эшне киң гарәп дөньясының мәсьәләсе икәнен тагы бер мәртәбә бөтен дөньяга күрсәтер өчен, Лондро конгрәсенә һәммәсе вәкил­ләрен күндерергә карар иттеләр.

 Ләкин Лондон конгрәсе ачылудан элек гарәп берлеге фи­керенең иң җанлы җире булган Каһирә шәһәрендә ачыктан-ачык гарәп берлеге конгрәсе тупланды, вә төрле-төрле сылтаулар астында Хиҗаз вә Йәмәннең вәли гаһедләре, Гыйракның дәүләт адәмнәре, Мисырның падишаһысы мәлик Фарук4 берлә, Мисыр дәүләт ирләре берлә озын-озын күрештеләр, сөйләштеләр, фикер алыштылар. Монда сөйләнгән сүзләр, беркетелгән теләкләрне Фәлистыйн хәрәкәтенең юлбашчысы, инглизләрдән качкан, Фә­листыйнның олуг мөфтисе Әмин әл-Хөсәени5 берлә дә уртак­лаштылар, олуг мөфтинең дә фатихасын алдылар. Каһирә берлә Бәйрут, Йәмәннең пайтәхете Санга шәһәре арасында гарәп мөҗа­һидләре генә түгел, гарәпләрнең олуг принцлары, падишаһ балалары да очкычларда очтылар, килделәр, киттеләр.

Дөнья сугышы вакытында Төркия тарафында калуы өчен инглизләр тарафыннан тәхеттән төшерелгән хәдиф Габбас Хиль­ми углы – принц Габдулла6 да бу киңәшләрдә зур роль уйнады. Ул да Каһирәдән – Бәйрутка, Бәйруттан Каһирәгә килде, китте.­ Йәмән вәли гаһеде Сәйфелислам Хөсәен7 дә Санга берлә Каһирә арасында очкыч сәяхәтләре япты. Ибн әс-Согудның углы әмир Фазыл8 да Каһирә берлә Җиддә арасында килеп урады. Бу принц­ларның бал исе чыккан җәйге көндәге умарта кортлары кеби әле анда, әле монда очулары төрле-төрле төпсез хәбәрләргә дә сәбәп булды. Яһүди гәзитчеләре, төрекләрне өркетер, ислам дөньясын чуалтыр өчен, Мисырда хәлифәлек мәсьәләсе мәйданга куелган дигән ялган хәбәрне дә тараттылар.

Вакыты җитәр-җитмәс, бу гарәп әмирләре барысы да төрле юлдан Лондрога киттеләр. Гарәп дәүләтләре дә үзләренең рәсми вәкилләрен шул ук конгрәгә күндерделәр. Мисыр хөкүмәте үзенең вәкиле итеп инглиз дустлыгы берлә танылган, мәрхүм король Фуадның9 бик ышанган сәясиләреннән, элекке баш назыйр Гали Маһир пашаны10 конгрәгә күндерде.

Мәҗлес башланудан бик күп элек килгән төрле гарәп принцлары (әмирләре дә) Лондрода сәяси күрешүләрен башладылар. Баш вәкил Чемберлен11, хариҗия вәкиле Галифакс12, колония назыйры Макдональд берлә кат-кат күрешеп, үзләренең карашларын гына аңлатмадылар, таләпләрне дә ачык куйдылар. Моның берлә генә калмаенча, гарәп сәясиләре үзара да бик күп күрешүләр ясап, Фәлистыйн мәсьәләсендә беравыздан сүз сөйләрлек бер фикердә тупланырга әһәмият бирделәр. Фәлистыйн гарәпләренең инглиз-яһүди уеннарын уйнаучы Нашашибиләрен13 дә гарәплек эченә кертеп алырга муаффәкъ булдылар. Моның берлә, инглиз берлә яһүдиләрнең гарәпләрне бер-берсе берлә кычкырыштыру, талаштыру планы сүтелеп калды. Гарәпләр берлек хәлендә мәҗлескә килделәр. Инглизләрдән качарга мәҗбүр булган Фәлистыйн мөфтисе Әмин әл-Хөсәенинең бу гарәп берлегенең юлбашчысы икәнлеген хис иттерер өчен, мөфтинең якыннарыннан Җәмал әл-Хөсәенине14 бөтен гарәп исеменнән сүз сөйләүче итеп мәҗлескә чыгардылар. Гарәпләр берлә яһүдиләрне бер мәҗлестә утыртып булмаганга, конгрә билфигыль гарәп-инглиз, гарәп-яһүди төсләрендә икегә бүленде. Гарәпләр үзләренең таләпләрен, дүрт маддәгә туплап, мәҗлескә тәкъдим иттеләр:

1) Ингелтерә Фәлистыйнның мөстәкыйль бер гарәп дәүләте төсендә гәүдәләнүен кабул итәргә тиеш;

2) Фәлистыйнда «милли яһүди йорты» кору фикереннән ваз кичәргә тиеш;

3) Ингелтерәгә Фәлистыйн өстеннән карарга бирелгән мандат бетерелергә тиеш;

Мөстәкыйль Фәлистыйн Ингелтерә берлә Гыйрак дәүләте кеби иттифак могаһәдәсе берлә генә багланырга тиеш;

4) Фәлистыйнга яһүди мөһаҗирләре китерелү туктатылырга тиеш, Фәлистыйнда яһүдиләргә җир сату манигъ ителергә тиештер.

Гарәпләр үзләренең бу таләпләрен Ингелтерә хөкүмәте берлә гарәп вәкилләре арасында дөнья сугышы вакытында бер тарафтан – Хиҗаз шәрифе Хөсәен, икенче тарафтан инглизләрнең мөмәссилләре Мак-Магон имзасы берлә 1915 елда эшләнгән могаһәдәгә15 багладылар. Бальфур декларационыннан элек булган шул могаһәдәнең хөкемен эшкә ашыруны таләп иттеләр. Ингелтерәнең әфкяре гомумиясен шул могаһәдә берлә танышты­рыр өчен һәм дә яһүди матбугатының пропагандасының нигезен черетер өчен, гарәпләр конгрәнең ачу мәҗлесендә хәзер булган баш вәкил, хариҗия вәкиле, колония вәкиленнән шул вакытта­гы могаһәдәләрне игълан итүне таләп иттеләр. Чемберлен да, разый булып, шул мәсьәләгә гаид бөтен вәсикаларны* (документларны) «ак китап» төсендә16, аерым бер рәвештә нәшер итәргә әмер бирде Яһүдиләр берлә Ингелтерә назыйрларының күрешүләреннән колония назыйры Макдональд Ингелтерә хө­күмәтенең Бальфурның декларационын бетерергә һәм дә Фәлис­тыйнга яһүди мөһаҗәрәтен яңадан кертүне туктатырга мәҗбүр ­булуын белдерде. Бу көнге көндә Фәлистыйнга җыелган яһү­диләрне химая итәчәген һәм дә аларның азчылык хокукларын Ингелтерә хөкүмәте саклаячагын вәгъдә итте.

Яһүдиләр үзләренең бу кадәр миллионнар сарыф итеп ясалган планнарының җимерелүенә, хосусән дөнья йөзендә яһүдиләргә бу карар авырлык булып ятканда, сыгыначак соңгы җирләре дә бетерелүенә бик зур мөтәәссир булдылар вә төрле яһүди тәшки­ләтләр матбугаты аркылы зур пропаганда ясарга керештеләр.

Ләкин инглиз хөкүмәте, бизмәннең бер тарафына илле миллионлы гарәп милләте куелганын ачык күреп торганга, теләр-теләмәс, яһүдиләрнең таләпләрен кабул итә алмаячактыр. Яһү­диләр хисабына корбан биреп, гарәп дөньясының дустлыгын сакларга тырышачактыр. Инглиз хөкүмәте әле гарәпләрнең Фәлистыйнга истикъляль таләпләрен кабул итмәде, базарлыкка кереште. Төрле-төрле уеннар, интригалар, сатып алулар берлә гарәп берлеген инглизләр боза алмасалар, иртә-кич гарәпләрнең таләпләрен кабул итәргә мәҗбүрдерләр һәм итәчәкләрдерләр.

Соңгы елларда гарәпләрдә «милли берлек» бик зур бер гамәл булып өлгергәнгә, гарәп дөньясында сатлык бәндәләр аз булмаса да, бөтен милләткә каршы чыгарга җәсарәтле кешеләр табылуы бик шөбһәледер. Шуңарга яһүдиләрнең бу соңгы өмидләре дә бушка чыгачагы мөхаккыйк кебидер. Фәлистыйн тартышында гарәпләр яһүдиләрне генә түгел, инглизләрне дә җиңеп чыгачак­лардыр вә Фәлистыйнны гына кулда итеп калачак түгелләрдер.

Моның берлә алар, гарәп берлегенең беренче нигезен корган ­булып, гарәпләрнең бер падишаһлыктамы, бер хәлифәлектәме сәяси бер-бер дәүләт коруының башлангычын ясап чыгачаклардыр. Мисырдагы төрле күрешүләр, сөйләшүләрдән дә аз-маз сарыккан хәбәрләр дә моны тәэкид итәдер. Дөнья йөзендә бу көн хаким булган һәрбер милләт балаларының бергә тупланып, бер дәүләт кору фикеренең хаким булуы да моны имля итәдер. Иртә-кич бу көн яһүдине җиңгән гарәп берлеге берләшкән гарәп падишаһлыгымы, гарәп хәлифәлегеме астында дөнья сәясәтендә зур роль уйный торган Шәрекъ сәясәтендә беренче, икенче кә­манны чала торган дәүләт төсендә гәүдәләнмеш булып мәйданга чыгачактыр вә Шәрекъ берлә Гаребнең мөнәсәбәтләренең үзә­гендә зур бер сәяси роль уйнаячак яңа гамәл булачактыр.

Без диндәшләребез гарәпләрнең бүгенге уңышларына сөенә­без. Безнең берлә бергә ислам мәдәниятен тудырышкан, ислам­ шәүкәтен гасырлар буе бергә яшәткән гарәпләрнең икенче мәртәбә бәгъсе бәгъдәл-мәүт дәверенә керүләренә шатланабыз вә аларга шул авыр эшләрендә муаффәкыять телибез.

Ләкин дөньяның сәясәт йөзен башкартачак бу зур вакыйга уңында без, төрекләр, сәерче булып кына, читтән генә карап кала алабызмы? Бу сәяси сабактан алачак безнең дә зур дәресләребез, безнең дә тәкълид итәргә тиешле бик зур гыйбрәтләребез юкмы? Моннан егерме ел элек кечкенә дә бүгенге Эстония кадәр генә дә мөстәкыйль бер мәмләкәте булмаган гарәп халкының соңгы ун елларда берничә ярым мөстәкыйль дәүләтләр дөньяга китереп, бу көн милли гәүдәләнүенең иң югарыдагы баскычына – «милли берлек дәүләте» коруга баса белүнең, басуының сәбәбе нәрсә? Дөнья күләмендә шаккатырырлык империяләр ясаган без төрек балалары: Төркестаны, Алтын Урдасы, Кырымы, Кафказы гайне милләт гамәле хаким булган көннәрендә ник шундый куәт күрсәтә алмыйбыз? Ник дөньяның иң вәхши империалисты – чабаталы русның астында тын алырга имкянсез торырга мәҗбүр булабыз? Моның сәбәбе нәрсә? Бездә гарәпләр кадәре дәүләтчәнлек фикере юкмы? Гарәпләрдәге кадәр генә бездә фидакярлек юкмы? Гарәпләрнеке кадәр генә әллә кыйблабыз билгеләнмәгәнме?

Бу сөальләрнең һәммәсенә: «Бар, бар!» – дип, җавапны без үзебез генә түгел, безне өйрәтүче аурупалылар да бирсәләр дә, шул «бар»лардан гарәпләрдән ник мөстәкыйль дәүләтләр тудырыла да, бездә әсәратнең иң вәхшисе, иң пылчырагы дәвам иттереләдер.

Моның беренче сәбәбе – гарәпләрдә милләтчелекне сүздән гамәлгә күчереп, актив милли тартыш алып баруда; икенчесе – гарәп берлеген дуст-дошман хисаплашырлык, гамәл итәрлек милли рухның үсүендәдер. Гарәпләрне бу көн дөнья яһүдилегенә каршы өскә чыгарган, мәгърур инглиз назыйрларын баш идергән гарәп берлеге, мәгаттәәссеф, без төрекләрдә юктыр. Бу көн, билфигыль, дөньяга таралган гарәпләрне бер сәяси дәгъва тирәсен­дә берләштерә алырлык «гарәплек хисе» кеби төрек берлеге хисе, мәгаттәәссеф, бездә юктыр. Гарәп әмирен очкычка мендереп, анда-монда очырта торган, гарәп бәдәвисен атына менеп инглизләрнең танкасына, таярәсенә каршы чыгара торган «төрек берлеге хәмияте» бездә өлгермәгәндер, ярым мөстәкыйль Мисыр, ярым мөстәкыйль Гыйрак17 Гарәп берлеге өчен сугышырга сафка тезелгәндә, мөстәкыйль төрек өлкәсенең кардәшләренең аһына, зарына ничек җавап бирүе якын көннәрдә генә Төркестан, Азәрбайҗан милләтчеләренә каршы рәва кичерелгән вакыйгалар берлә ачык мәгълүмдер.

Ләкин кергән дәверебездә иң көчле сәяси гамәл милләт бул­дыгыннан вә бу милләт күршеләребездә үзенең соңгы баскычы булган бөтен милләттәшләрен бер сәяси гәүдәләнмәдә туплау ­баскычына баскан булдыгыннан, без төрекләр дә вакыйгның камчылавы берлә, теләр-теләмәс, шул «милли берлек» әтрафына йә тупланачакбыз яисә, аеры-гаере яшәгән булган булып, баш­каларның эчендә эреп бетеп китәчәкбез.

Гарәп берлеге милли хисне иң начар аңлаучыларыбызга «арт сабакларын» өйрәтәчәк иң көчле камчы булачактыр, вә бик тиз көндә боларга да Азәрбайҗанның «гаҗәм» түгеллеген, Кырым, Казанның «пис татар» түгеллеген, йөзгә-йөз төрек икәнлеген өйрәтәчәктер. Безгә дин өйрәткән гарәпләр, бәлки, безгә үз-үзебезне танырга да, милләтебезне аңларга да өйрәтәчәкләрдер. Гарәп берлеге төрек берлегенең камчысы булачактыр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Химаячеләре – яклаучылары.

Тәгъкыйб итеп – күзәтеп.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Мөҗаһидләренә – дин өчен көрәшүчеләренә.

Ак диңгез – Урта диңгез.

Сахәсендә – аренасында.

Гизличә – яшерен.

Хамисилге – патриотлыгы.

Вәли гаһедләре – тәхет варислары.

* Бу вәсикалар, асылында, гарәпчә язылган булып, тәрҗемәләрендә, теләпме-теләмичәме, гарәпләр зарарына хаталар да киткәне ахырдан мәгълүм булды. – Г. Исхакый искәр.

Муафәкъ булдылар – максатка ирештеләр.

Билфигыль – чынлыкта.

Могаһәдәсе – договоры, килешүе.

Манигъ ителергә – тыелырга.

Мөмәссилләре – вәкилләре.

Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.

Гаид – кайтырга.

Мөтәәссир булдылар – кайгы-хәсрәткә төштеләр.

Җәсарәтле – кыю, йөрәкле.

Мөхакъкыйк – хакыйкатькә туры килә.

Тәэкид итәдер – раслыйдыр.

Кәманны – скрипканы.

Шәүкәтен – бөеклеген.

Бәгъсе бәгъдәл-мәүт – үлгәннән соң терелү юк.

Муаффәкыять – уңыш.

Гамәле хаким булган – дөньяга хаким булган.

Сәерче – читтән карап торучы, күзәтүче.

Тәкълид итәргә – ияртергә, үрнәк алырга.

Гайне – әһәмиятле.

Имкянсез – мөмкинлек тапмый.

Әсәратнең – коллыкның.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

Гарәп бәдәвисен – чүл гарәбен.

Таярәсенә – самолётына.

Хәмияте – саклаучы.

Рәва – яраклы.

Гаҗәм – иранлылар, фарсылар.

 

Фәлистыйн эшендә гарәп берлеге. «Яңа милли юл» журналының 1939 ел­гы 3 нче (март) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …инглиз колония назыйры Макдональдның… – Г. Исхакый бу урында ин­глиз дәүләте һәм сәяси эшлеклесе Мальколь Джон Макдональдны (1901–1981) искә ала. Ул 1935 елда С. Болдуин хөкүмәтендә колонияләр эше буенча ми­нистр итеп билгеләнә. 1938 –1940 елларда Н. Чемберлен хөкүмәтендә дә әлеге вазифаны башкара.

2 Дөнья сугышы ахырларында Бальфур тарафыннан яһүдиләргә бирелгән вәгъдәне бетерер өчен… – Г. Исхакый бу урында инглиз дәүләте эшлеклесе­ һәм дипломаты, 1916 –1919 елларда Англия тышкы эшләр министры Артур Джеймс Бальфурның (1848 –1930) Англия дәүләтенең Палестинага карата сәя­сәтен билгеләгән «Бальфур декларациясе»н искә төшерә. А. Бальфур 1917 елның 2 ноябрендә инглиз банкиры Ротшильдка түбәндәге хатын юллый: «Министерство иностранных дел, 2 ноября 1917 года.

Уважаемый лорд Ротшильд.

Имею честь передать Вам от имени правительства Его Величество следующию декларацию, в которой выражается сочуствие сионистком устремлением евреев, представленную на рассмотрение кабинета министров и им одобренную: «Правительства Его Величества с одобрением рассматривает вопрос о создании в Палестине национального очага для еврейского народа, и приложит все усилия для содействия достижению этой цели; при этом ясно подразумевается, что не должно производиться никаких действий, которые могли бы нарушить гражданские и религиозные права существующих нееврейских общин в Палестине им же права и политических статус, которыми пользуются евреи в любой другой стране».

Я был бы весьма признателен Вам, если бы Вы довели эту Декларацию до сведения Сионисткой федерации. Искренне Вам Артур Джеймс Бальфур».

Декларациядән күренгәчә, Бальфурның әлеге хаты нигезенә Палестинада «яһүди учагы» төзү һәм бу җирләрдә Англия мандаты урнаштыру принцибы салынганлыгы аңлашыла. 1918 елның гыйнварында Декларациягә каршы гарәп дөньясында протест белдергән күтәрелешләр булып уза.

3 …Лондрода «түгәрәк өстәл» конгрәсе тупларга карар ителде… – 1939 елның 7 февралендә Лондонның Сент-Джеймс сараенда Палестина гарәп­ләренең җитәкчесе Әмин әл-Хөсәйни һәм яһүд делегациясе җитәкчесе Хаим Вейцман арасында Англия хөкүмәтенең арадашлыгы белән Палестинадагы сәяси хәл турында «түгәрәк өстәл»дә сөйләшү уздырыла. Ул бернинди дә уңай нәтиҗәләргә китерми, 1939 елның 17 мартында эшен туктата.

4Мисырның падишаһысы Мәлик Фарук… – Фарук I (1920 –1965), Ми­сыр дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 1936 –1952 елларда Египет һәм Судан короле.

5 …Фәлистыйн хәрәкәтенең юлбашчысы, инглизләрдән качкан, Фәлистыйн­ның олуг мөфтисе Әмин әл-Хөсәени… – Мөхәммәд Әмин әл-Хөсәйни (1895 – 1974), гарәп сәяси һәм дин эшлеклесе. 1921 елда Иерусалимда мөфти итеп куела. Югары комитетның башында 1936 –1939 елларда Палестина җирләрендә булган яһүдиләргә һәм Англия колонизаторларына каршы баш күтәрүләргә җитәкчелек итә. Инглиз басымы белән ул, 1937 елда Палестинадан качып чыгып, башта Бейрутта, Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан Италия һәм Германиядә яши.

6инглизләр тарафыннан тәхеттән төшерелгән хәдиф Габбас Хильми углыпринц Габдулла… – Габбас Хильми паша (1874 –1944), Мисыр дәүләт эшлеклесе, аның соңгы хәдифе (1892 –1914). Англиянең сәясәтенә каршы чыкканы өчен, инглиз сәясәтчеләренең басымы астында 1914 елда хәдифлектән читләштерелә. Г. Исхакый искә алган Габдулла Габбас Хильми паша балалары арасында күренмәде. Әдип-публицистның бу урында аның улы, принц Мөхәм­мәд Габделмөним бәй әфәндене (1899 –1979) күз уңында тотуы ихтимал.

7 Йәмән вәли гаһеде Сәйфелислам Хөсәен… – 1934 елда Төньяк Йәмән үзенең бәйсезлеген яулап ала. Бәйсезлек өчен көрәшнең башында торган имам Яхъя ибн Мөхәммәд Хәмидеддин дәүләтнең короле итеп игълан ителә. 1937 елдан аның улы Әхмәт (1891–1962) тәхет варислыгына раслана. Г. Исхакый искә алган Йәмән тәхет варисы Сәйфелислам турында әлегә тулы мәгълүмат табылмады.

8 Ибн әс-Согудның углы әмир Фазыл… – Г. Исхакый бу урында Фәйсал ибн Габделгазиз әс-Согудны күз уңында тота кебек. Согуд Гарәбстаны короле Ибн әс-Согудның Фазыйл исемле улы булу мәгълүм түгел. Согуд Гарәбстаны дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, дипломат Фәйсал ибн Габделгазиз әс-Согуд (1903 –1975), 1932 елдан берләштерелгән Согуд Гарәбстанында тышкы эшләр министры вазифасын башкарган.

9 …инглиз дустлыгы берлә танылган, мәрхүм король Фруадның… – бу урында Мисыр дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 1917–1922 елларда – солтан, 1922 –1936 елларда Египет һәм Судан короле Әхмәд Фуад I (1868 –1936) ту­рында сүз бара. Ул идарә иткән елларда Мисырның Англия белән мөнәсәбәт­ләре яхшы була. Күп очракларда Англия сәясәтен хуплый.

10 …элекке баш назыйр Гали Маһир пашаны… – Гали Маһир (1882 –1960), Мисыр дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 1934 һәм 1939 –1940 елларда Мисырның премьер-министры.

11 Баш вәкил Чемберлен – Невиль Чемберлен (1869 –1940), инглиз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

12 Хариҗия вәкиле Галифакс – Эдуард Фредерик Вуд Галифакс, лорд Ирвин (1881–1959), инглиз дәүләт эшлеклесе, дипломат.

13 Фәлистыйн гарәпләренең инглиз-яһүди уеннарын уйнаучы Нашашиби­ләрен… – Рәгыйб әл-Нашашиби (1881–1951), Палестина гарәпләренең сәяси ­эшлеклесе, зур җир биләүче. Гарәп дөньясында күренекле шәхес. 1920 –1934 елларда Иерусалим шәһәренең мэры булып тора. Милли оборона партиясен нигезләүче һәм җитәкчесе. Нашашиби үзенең сәясәтен Англия идарәсенә бора. Яһүдиләрне Палестина җирләренә күчерүгә дә каршы булмый. Бу мәсьәләдә, киресенчә, алар тарафыннан эш йөртә. Палестина гарәпләренең хәрәкәтенә шактый зарар сала. Палестинада булган милли көрәшкә каршы эшләп, милли юлбашчылары Әмин әл-Хөсәйни белән каршылыкка керә. Англия сәясәтчеләре, бу ике лидерны каршылыкка куеп, шактый мәсьәләләрдә оталар да.

14 …мөфтинең якыннарыннан Җәмал әл-Хөсәени… – Җәмал әл-Хөсәйни (1893 –1982), гарәп сәяси эшлеклесе. Палестина гарәп партиясен нигезләүче һәм рәисе.

15 …бер тарафтан – Хиҗаз шәрифе Хөсәен, икенче тарафтан инглизләр­нең мөмәссилләре Мак-Магон имзасы берлә 1915 елда эшләнгән могаһәдәгә… – тарихка кереп калган Мак-Магон – Хөсәйни килешүе 1915 елда ике арада хат алмашу нәтиҗәсендә туа. Бер яктан – Каһирәдә Британиянең югары комиссары Мак-Магон, икенче яктан Мәккә шәрифе ибн Гали Хөсәйни арасында язышкан хатта Хөсәйни Төркиягә каршы гарәпләрне баш күтәрергә, ә үз чиратында ­Англия гарәпләргә мөстәкыйльлек бирергә тиеш була. Ике якның таләпләре бер-берсен канәгатьләндермәү аркасында бу проблема чишелми кала.

16 …«ак китап» төсендә… – «1939 елгы ак китап» – Англиянең колонияләр министры Малькольм Макдональдның (1901–1981) Британия парламентында Палестинада Британия мандатын урнаштыру буенча дәүләт сәясәте турында хисабы шулай атап йөртелә. Бу хисап 1939 елның 17 маенда «Сент-Джеймс» конференцияcе уңышсыз төгәлләнгәннән соң басылып чыга.

17ярым мөстәкыйль Мисыр, ярым мөстәкыйль Гыйрак… – Беренче бө­тендөнья сугышыннан соң күпчелек гарәп дәүләтләре, Г. Исхакый язганча, ярым мөстәкыйль яисә мөстәкыйль мәмләкәт булып яши башлыйлар. 1882 елдан Англия колониясенә әйләнгән Мисыр 1914 –1918 елгы сугыштан соң үзенең бәйсезлеген игълан итсә дә, аның хуҗалык системасы, инглиз хәрби базасының Мисырда калуы белән әле дәүләт тулы мөстәкыйль булып яши алмый. 1936 елда төзелгән ике дәүләт арасындагы икътисади килешү нигезендә генә ул үзенең күпмедер югалткан хокукларын кайтаруга ирешә, Милләтләр лигасына әгъза булып керә. Шул ук хәлне Гыйракта да күзәтергә мөмкин. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Гыйрак Англия тарафыннан басып алына. 1920 елның апрелендә Лондонда узган союзниклар конференциясендә Гыйракка Англиянең мандаты бирелә. 1927 елның 14 декабрендә имзаланган Англия-Гыйрак килешүе буенча формаль яктан Англия Гыйракның бәйсезлеген таный. 1930 елның 30 июнендә Англия-Гыйрак килешүеннән соң Гыйракның премьер-министры билгеләп куела. Ләкин ике дәүләт арасында дуслык һәм бердәмлек турында килешүдә Гыйрак хөкүмәте тулысы белән Англия таләпләрен дә кабул итәргә мәҗбүр була. Шул рәвешле, Мисыр һәм Гыйрак дәүләтләре ХХ гасырның 30 нчы елларында әле ярым мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүләрен дәвам итәләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 49.

 

 

 

 

Җавап калдыру