МИНЕМ ӘТИЕМ ГЕРМАНИЯ СӘЯСӘТЧЕЛӘРЕ БЕЛӘН АРАЛАШМАДЫ

Мәрхүм әтием Гаяз Исхакый политик партияләрдән социал-демократларны якын күргән. Ул аеруча немец социал-демократларын югары бәяләде, аны «көчле, куәтле, әйбәт оешма» дип әйтә иде. Кайбер журнал мәкаләләрендә аның турында «Ул рус социал-революционерына якын» һәм «ул татар социал-революционерлары лидеры»…, «Гаяз Исхакый 1902 елда социал-революционерлар партиясенә керде» кебек җөмләләр бар. («Көнчыгыш Төркестан авазы». – 1986. – № 11–12. – А 26. – 3), (Али Акыш. «Идел-Уралда хөррият көрәше»*. – 1986. – 23 б.). Кызык, бу раслауның тарихи нигезе бармы? Минем белүемчә, ул бернинди дә рус партиясенә кермәгән, фәкать рус социал-демократлары белән аралашкан, аларның җыелышларына йөргән, аларны кадет партиясеннән өстен күргән. Рус кадетлар партиясенең конституцион идарә системасына ия булачагына һичбер вакыт ышанмаган.

Германиядә маршал Гинденбургның1 һәм аннан соң Гитлерның да власть башына килүен һич ошатмады. «Гитлер – бер солдат, бер рядовой гаскәри, безнең өчен бик зарарлы кеше» дигән фикердә иде. Гитлер сайланып властька килгәннән соң да: «Бу солдат большевикларның көчәюенә сәбәп булачак, дөнья өчен дә зарарлы бер кеше», – дип, аның хакында бик тискәре фикердә иде. Шулай булып чыкты да.

Мәрхүм әтием Варшавада торды. Гитлер заманында Төркиягә бер-ике тапкыр гына килгән иде. Сугыш башланганчы инде Төркиягә кайтты. Аның Гитлер белән бернинди дә очрашу-күрешүе булмады. Ул, гомумән, Германия сәясәтчеләре белән һичбер аралашмады. Ул немецча белми иде (ләкин газеталар укый иде)*.

1922–1925 елларда (Төркиягә киткәнче) русча белгән кайбер журналистлар һәм кайбер профессорлар белән аралашкан, мәкаләләр дә биргән, болардан башка бернинди мөнәсәбәтләре дә булмаган.

Сәгадәт Чагатай

1988

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Минем әтием Германия сәясәтчеләре белән аралашмады. – Мәкалә Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай тарафыннан 1988 елда язылган. Л. Гайнанованың кереш мәкаләсе белән «Шәһри Казан» газетасының 1993 елгы 29 май санында басылып чыккан. Текст газетадан алынды.

1 маршал Гинденбург – фон Пауль Гинденбург (1847–1934), генерал-фельдмаршал, 1916–1917 елларда немец армиясенең башкомандующие, Германиянең сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Гитлерның хакимлеккә килүенә булышлык итүче.

* Бу китап Истанбулда 1985 елда нәшер ителгән. – Г. Ханнанова искәр.

* Г. Исхакый немецча аңлаган, ләкин сөйләшмәгән булса кирәк. – Г. Ханнанова искәр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 307.

 

 

 

 

Җавап калдыру