КӨТЕЛМӘГӘН ХАТ

Көнбатыш Германиядән (ГФРдан) минем исемгә көтелмәгән хат килде. Хат «Казан утлары»на җибәрелгән булган – шуннан миңа тапшырдылар. Язган кешесе Минһаҗ атлы, үзем кебек олы яшьтәге бер абзый. Каян белгән ул мине, ни өчен язарга уйлаган? Баксаң, безнең «Вечерняя Казань» газетасында туган тел турында язган мәкаләмне укыган икән. (Безнең «Вечёрка» Көнбатыш Германиягә дә бара, димәк!) Менә шул мәкалә тәэсирендә Минһаҗ әфәнде үзенең дә фикерләрен язып җибәргән.

Беренче хатыннан соң озак та тормыйча, шул ук журнал адресы белән икенче хаты да килде. Бу хаты эченә ул (Анкарадан (Төркиядән) үз исеменә килгән Мәхмүт исемле бер инженерның да хатын махсус минем өчен салып җибәргән. Хат шактый кызыклы.

Мин, билгеле, Минһаҗ әфәнденең хатларын җавапсыз калдырмадым, форсат табу белән, үзем дә яздым. Һәм менә яңарак кына аңардан инде үз адресыма өченче һәм дүртенче хат та килеп җитте.

Азрак уйланганнан соң, мин, хәзерге хәбәрдарлыктан файдаланып, ул хатларның эчтәлеге белән журнал укучыларны да кыскача таныштыруны кирәк таптым. Без бит күпне белергә тиешле бер заманда яшибез.

…Төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында киткән яки торып калган татар кешеләренең чит илләрдә шактый ук булуын без бераз ишетеп белә идек. (Минһаҗ әфәнденең язуына караганда, читтәге татарларның саны ярты миллионга җитә икән.) Мәгәр безнең моңарчыга кадәр алар белән бертөрле дә бәйләнешебез юк иде. Булса да, аерым кешеләрнең үзара сирәк кенә хат язышуларыннан узмагандыр. (Мәсәлән, элегрәк елларны Минһаҗ әфәнде безнең Мөхәммәт ага Гайнуллин белән язышкан булган.) Хәлбуки читтәге татарлар бөтенләй югалган кешеләр түгел. Алар төпләнеп калган җирләрендә һаман яшиләр. Эшлиләр, араларында шактый зур дәрәҗәгә ирешкәннәре дә бар. Шуның өстенә алар, төрле илләргә сибелгән булсалар да, үзара даими бәйләнеш тоталар икән. Һәм, иң мөһиме, үзләрен милләт буларак саклап, туган телләре, культуралары өчен нидер эшләргә дә тырышалар икән әле… Минһаҗ әфәнде хатларында әнә шулар хакында күп кенә мәгълүматлар да китерелә.

Мин инде, аңардан күчереп, күптән киткән һәм күптән үлгән эмигрантлар турында язып тормыйм. Ә менә алардан калган буыннарның язмышы турында берничә мисал китерү артык булмас дип уйлыйм. Мәсәлән, язучы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт ханым исән икән әле. Танылган галим, гомере буе диярлек Анкара университетының профессоры булган. Әмма ул да инде картайган. Яки менә Садри Максудиның кызы Әдилә ханым – Төркия Милләт Мәҗлесенең (парламентының) депутаты… Янә Төркиянең Хәрби академиясендә эшләүче Мәҗит Сакмар дигән бер татар генералы да бар икән. Аның улы физика галиме, Канада университетының профессоры, имеш. Тагын бер Шамил исемле татар кешесе Каракас университетының профессоры, дип яза Минһаҗ әфәнде үзенең хатында.

Әйе, болар барысы да хатлардан чүпләп алган исемнәр – укучыга уйланыр өчен белешмә! Ләкин болардан да әһәмиятлерәге, миңа калса, читтә чыккан китаплар. Бу хакта Анкарада яшәүче Мәхмүт әфәнде менә ниләр хәбәр итә: анда «Кардәш әдәбиятлар»3 дигән мәҗмуганың 16 нчы саны тулысынча Тукайга багышланып чыккан. Төрекләр шулай ук Йосыф Акчура турында да китап чыгарганнар. (Йосыф Акчура – күренекле җәмәгать эшлеклесе, революциягә чаклы ук Төркиягә китә, соңрак анда Мостафа Кәмал хәрәкәтенә якыннан катнаша. Галимҗан Ибраһимов үзенең беренче зур әсәре – «Яшь йөрәкләр» романын шушы кешегә багышлый.) Япониядә Солтангалиев турында дүрт йөз битлек китап басылып чыккан. Янә килеп, Англиянең Оксфорд университеты инглиз һәм рус телләрендә татарларга кагылышлы китапларны бастырып чыгара икән. Мәсәлән, соңгы вакытта «Җәдитчелек хәрәкәте» турында китап һәм Җамал Вәлиди әсәрләре басылып чыккан булган… Әнә шундый кызыклы мәгълүматлар китерелә миңа килгән хатларда.

Әмма безнең өчен тагы да мөһимрәге – ул хатларның Гаяз Исхакыйга кагылган юллары. Монда шунысы игътибарга лаек: алар бездә Гаяз Исхакый турында кызу бәхәс барганын ничектер ишетеп белгәннәр. Һәм шушы уңай белән инде Гаяз турында үзләре белгәнне дә хәбәр итәләр. Мәсәлән, Анкарада яшәүче Мәхмүт әфәнде үзенең хатында: «Г. Исхакый Гитлер Алманиясе белән эш берлегендә булмады, «Идел-Урал» легионы эшенә дә катнашмады, Икенче дөнья сугышы елларында Алманиядә дә булмады», – дип яза. (Алмания дигәне – Германия.) Ниһаять, Минһаҗ әфәнде дә үзенең җавап хатында шуны ук кабатлый: «Гаяз ага Гитлерга катнашмады, ул Гитлерны танымады. Бу – хакыйкать, моны беркем инкяр итә алмас!» – ди.

Минһаҗ әфәнде, сугыштан соң Төркиягә баргач, Г. Исхакыйның үзен дә күргән, сөйләшеп тә утырган, хәзерге көндә дә Гаязның кызы Сәгадәт ханым белән даими бәйләнеш тота.

Берсе Төркиядән, икенчесе Германиядән торып язган бу ике кешенең сүзләренә ышанырга буламы? Минемчә, була. Чөнки алар – Г. Исхакый турындагы чын дөреслекне ерактан фараз кылып кына түгел, ә бик якыннан күреп яки ишетеп белүчеләр. Бу – бер, икенчедән, алар язганны кире кагарлык бер дәлил дә безнең кулыбызда юк. Бездә кайберәүләр Г. Исхакый сугыш вакытында Германиядә булган, Гитлерга хезмәт иткән дип язып чыксалар да, моны фактлар белән шулай ук исбат иткәннәре юк әле. Мәгәр, кызганычка каршы, дәлилләнмәгән шундый сүзләр «Гаяз мәсьәләсе»н хәл итүне һаман да булса тоткарлап килә дә. Җитмәс микән инде… Булмаса, янә бер дәлил итеп дүртенче хат эчендә килгән махсус белешмәне дә монда китерергә кирәктер, ниһаять! Менә ул:

Белешмә

Мин, Али Акыш4, мәрхүм язучыбыз Гаяз Исхакыйның Икенче дөнья сугышы вакытында бер генә көн дә немец илбасарлары белән эшләмәгәнлеген, ә, киресенчә, немец илбасарларына дошман булуын намусым белән тәсдыйк итәм. Бу турыда Сезгә мәгълүмат бирүче ике кеше тагын да бар. Аларның исемнәре: профессор Саадат Чагатай, икечесе – Хәсән Агай.

Шулай ук Сезгә кирәкле кайбер китаплар җибәрә алырмын дип ышанам. Мин Республикабызның башкаласы Казанда милли мирасны тикшерүгә зур әһәмият бирелә дип ишеттем вә укыдым. Мин җитмеш яшен тутырган бер илдәшегез булам.

Сезгә сәламәтлек, киң бәхетләр һәм барлык эшләрегездә уңышлар теләм калам.

Сәлам һәм изге теләкләр белән Али Акыш

  1. S. 1979 елда Анкарада Гаяз Исхакыйның тууына йөз ел тулу уңае белән бер китап чыккан иде. Ул китапның 18 нче һәм 19 нчы битләрендә Гаяз Исхакыйның немецлар белән бер генә көн дә эшләмәве турында киң мәгълүмат бар.

Сәлам. Али

Иң ахырдан белешмәне җибәрүче русча «Татар халкының культура мирасын өйрәнү комиссиясе»нә дип тә өстәгән. Димәк, автор үзенең белешмәсенә рәсми төс бирергә теләгән.

Бу өч кешенең язганнарын мин шаһитлык итү дип карыйм. Шаһитлык итү – кеше үзе белгән хакыйкатьне әйтү – раслау дигән сүз. Мәсәлән, хөкем алдында раслаган шикелле. Шуңа күрә аларның язганнарына колак салмыйча һич тә мөмкин түгел. Германиянең үзендә һәм Төркиядә торучы өч кешенең хат аша шаһитлыгы Гаяз Исхакый өстеннән иң авыр гаепне алып ташлый. Юк, Исхакый фашистларга хезмәт итмәгән!.. Аларның бу раславын кире кагарлык документаль дәлилләр бездә бармы? Хәзергә кадәр әле күргәнебез юк. Бар икән – күрсәтергә кирәк!

Ихтимал, читтән килгән «ятлар» хатына ышанырга ярамый дип әйтүчеләр табылыр. Беренчедән, шаһитларның «ятлары» булмый; икенчедән, дәлилсез ышанмау – дөреслектән качу гына бит ул! Һәм, гомумән, ни өчен әле без читтәге «ятлар»дан йөз чөерергә тиешбез? Хәзерге көндә төрле илләрдә яшәүче исән татарларның күбесе – Гитлер лагерьларыннан соң Сталин лагерьларына эләгүдән куркып, кайтмый калган элекке әсирләр. Алар үзләренең хатларында туган илләрен сагынулары турында язалар, безнең мондагы хәлләр белән кызыксыналар, китаплар сорыйлар, хәбәрләшеп торырга телиләр… Ә без аларга карата әүвәлгечә шикләнеп, сагаеп, куркып торыйкмыни инде?! Заман күренеп үзгәреп, безгә дә үзгәрергә вакыттыр, шәт!.. Ягъни яңача уйларга, дөньяга да башкачарак карарга!.. Шуңа күрә дә мин читтә яшәүче милләттәшләр белән язышуны һәм аңлашуны заман таләбенә туры килгән мөһим бер эштән саныйм. Бу фикер белән укучыларыбыз да һичшиксез килешер дип ышанам.

Әмирхан Еники1

1989

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Көтелмәгән хат.  «Казан утлары» журналының 1989 елгы 1 нче санында «Әмирхан Еники» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Әмирхан Еники – Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еники (1909–2000), Татарстанның халык язучысы.

2 «Кардәш әдәбиятлар» – «Kardas edebiyatlar» журналы. Төркиядә чыга, бөтен төрки халыкларның үзәк басмасы итеп исәпләнә. Анда еш кына татар әдипләренең әсәрләре дә басыла.

3 Али Акыш – Гали Хисаметдин улы Акыш (1918–2011), татар мөһаҗәрәте даирәсенең күренекле вәкиле, Бөтендөнья татар лигасы президенты. Г. Исхакыйның көрәштәше һәм эшләренең дәвамчысы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 310-314.

Җавап калдыру