МАКТАЛГАН ҺӘМ ТАПТАЛГАН ӘДИП

Гаяз Исхакый – иманы шулай кушканга, Октябрь революциясен кабул итә алмыйча эмиграциягә киткән, иманы кушканча, шунда нидер эшләгән, нидер язган һәм шунда үлеп калган каләм ияләренең берсе. Әмма бу хәл аның революциягә кадәрге әдәби мирасын халыкка кайтаруга һәм әдәби-гыйльми әйләнешкә кертүгә комачауламаска тиеш. Чөнки, беренчедән, Г. Исхакый, талантлы прозаик, драматург һәм публицист, шул заманда ук дөнья күргән сигез томлык әсәрләр җыелмасы авторы1. Дөньяга карашы ягыннан ул революцион демократ, һәм аның иҗаты Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗаты белән бер үк үзәннән бара. Икенчедән, Г. Исхакый «Теләнче кызы» һәм «Мулла бабай» романнары, күп санлы повестьлары һәм хикәяләре, сәхнәдә шаулап уйналган пьесалары белән иң караңгы татар авылларына кадәр барып җиткән, укылган, танылган. Өченчедән, революциягә кадәрге әдәби тәнкыйть үк инде Г. Исхакыйны яңа татар әдәбиятына нигез салучы итеп бәяләгән иде. 1910 елда Г. Ибраһимов, мәсәлән, болай дип язды: «Әдәбият мәйданында хәзер үк шәүкәтле вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде». Г. Тукайның «кем рәвешендә дәвам иткән» һәм «безнең өчен зәхмәт чиккән, соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?» дигән сүзләр тәмамлана торган «Кем ул?» исемле мәдхия язып чыгуы да очраклы хәл түгел иде.

Боларга тагын Г. Исхакыйның революциягә чаклы ук ил күләмендә танылганлыгын да өстик. Үзәк рус матбугатында аерым әсәрләре басыла, үзе турында мәкаләләр чыга. М. Горький да аның иҗатын күреп алган, күп еллар буе алар хат язышканнар. Г. Исхакыйның даны хәтта ил чиген дә атлап чыккан. М. Һартман исемле Берлин профессоры китабында (1910) яисә Лондонда чыга торган «Рашен ревью» журналында (1914), мәсәлән, Исхакый турында байтак мәгълүмат бар.

20 нче елларның ахырына кадәр дип әйтерлек «ак эмигрант Гаяз»ның әсәрләре дөньяга чыгарылган һәм пьесалары сәхнәдә күрсәтелгән кебек, дәреслек һәм хрестоматияләрдә дә аңа җитәрлек урын бирелгән. Ә шуннан соң, Сталинның шәхес культы көчәю белән бәйле рәвештә, әсәрләре әдәби-фәнни әйләнештән чыгарыла һәм исемен хәтта телгә алу да тыела башлады.

Шөкер, ул заманнар узып китте, Г. Исхакыйның әдәби мирасын халыкка кайтару һәм гыйльми әйләнешкә кертү кичектермәс бурыч сыйфатында көн тәртибенә килеп басты. Чөнки бу мирастан башка татар халкының мәдәни үткәне җитәрлек тулы күренмәгән кебек, XX йөз башы татар әдәбияты тарихы да чын мәгънәсендә фән була алмый.

Г. Исхакый Казан губернасы Чистай өязенең Яуширмә авылында мулла гаиләсендә 1878 елда туа. Атасыннан укырга-язарга өйрәнгәч, башта Чистай, аннары Казан мәдрәсәсендә белем ала. Соңрак Татар укытучылар мәктәбен Х. Ямашев, Г. Коләхмәтовлар белән бергә тәмамлый. Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта һәм яшьли мәдәни-агарту, халыкның революцион аңын уяту хәрәкәтенә катнашып китә, шуның өчен берничә тапкыр төрмәгә ябыла һәм сөргенгә сөрелә. Әдәби иҗатын сүлпәнәйтмәгән хәлдә, ул тора-бара иҗтимагый көрәшкә кереп чума, Петербургта һәм Мәскәүдә газеталар чыгара, татар театрын, матбугатын, җәмәгать фикерен үстерүгә җитди өлеш кертә. Октябрьдән соң эмиграциягә китә, Төркиядә яши, шунда 1954 елда вафат була.

Укучыга тәкъдим ителә торган хикәя 1910 елның августында Финляндиядә язылып, 1912 елда «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр җыентыгында басылып чыккан. Русчага тәрҗемәсе 1914 елда А. Веселовский3 хөрмәтенә чыгарылган «Восточный сборник» (Мәскәү, XIII чыгарылыш) дигән китапта дөнья күргән. Кардәш күршеләребез теленә тәрҗемәсенең «Башкорт телендә әдәбият хрестоматияһе» (1927) исемле китапка кертелгәнен искәртеп китү дә, шаять, артык булмас.

Хикәянең мәгънәсен һәм сәнгатьчә үзенчәлеген аңлатып маташу кирәкмәс дип беләм. Шулай да укучы әдипнең Урал табигатен, башкорт җирен, башкорт халкын үз иткәненә һәм бу халыкның кешегә бәхетсезлек китерә торган кайбер гореф-гадәтләренә ачынганына игътибар итсә, зарар булмас иде.

Ибраһим Нуруллин

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Макталган һәм тапталган әдип.  Мәкалә «Казан утлары» журналының 1989 елгы 6 нчы санында Гаяз Исхакыйның «Башкорт бәхете» хикәясенә кереш сүз рәвешендә «Ибраһим Нуруллин» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …Г. Исхакый талантлы прозаик, драматург һәм публицист, шул заманда ук дөнья күргән сигез томлык әсәрләр җыелмасы авторы. – Биредә Г. Исхакыйның сигез томнан торган, 1911–1918 еллар аралыгында нәшер ителгән «Мәҗмугаи асаре» («Әсәрләр җыелмасы») күздә тотыла.

2 А. М. Горький – Максим Горький (Алексей Максимович Пешков, 1868–1936), язучы, җәмәгать эшлеклесе.

3 А. Н. Веселовский – Александр Николаевич Веселовский (1838–1906), рус филологы, тарихчы һәм әдәбият белгече.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 321-323.

 

Җавап калдыру