(1878–1954)
Бер-ике сүз
Быелның 22 июлендә Анкара кызы, профессор Сәгадәт Чагатайның өендә үлгән Гаяз Исхакый-Иделле Төркиянең, бигрәк тә Истанбулның матбугат һәм әдәбият даирәләрендә билгеле булган, туып үскән ватанында исә үз вакытында бик укылган хикәяче әдип һәм танылган журналист-сәясәтче иде. Димәк, Исхакый, фикер иясе буларак, ике яклы шәхес иде. Без биредә аның беренче ягы турында берничә сүз әйтәчәкбез, башка тарафына исә бары тик беренче ягына мөнәсәбәте булган дәрәҗәдә генә кагылырбыз. Шуны да әйтим: бу язганнарым «этюд» кына түгел, ә бәлки үземнең карашым һәм аңлавымның бер сөземтәсе, башка нәрсә түгел.
Кереш
Гаяз Исхакый, төрки икәнлекләре инде шик астына алынмаган, әмма хәзерге нәселләренең кемнәр булуы турында һаман да бәхәсе дәвам итеп килгән Идел-Кама болгарларының үзәк дәүләте җирләренә туры килүче, иске Русиядә Казан губернасына кергән Чистай төбәгендәге Яуширмә авылы имамы Гыйлаҗетдин Исхакыйның улы буларак, 1878 елда туа.
Ике мохит, яңа атмосфера
Гаяз Исхакый башлангыч белемен туган авылында ала. Соңыннан аны Казанның «Күл буе» мәдрәсәсенә җибәрәләр. XVIII гасыр ахырларында Казан йортының төрле төбәкләрендә оештырыла башлаган һәм XIX гасыр дәвамында күбәйгәннән-күбәйгән әлеге мәдрәсәләр арасында урта гасырлардагы Бохараның артта калган мәдрәсәләрнең копияләре була. XIX йөзнең башында Казанда заманча университет ачылганнан соң, бу тип мәдрәсәләр анахронизмга әйләнә. Рус хөкүмәте мәдрәсәләрнең эшенә тыкшынмады, икенче яктан, Николай Ильминский кебек миссионерлар мәдрәсәләрнең шул көенә дәвам итүләре патша режимы мәнфәгатенә туры киләчәген, мөселман төрки балаларын рус хөкүмәте оештырган мәктәпләрдә укытуның бу сәясәт ягыннан зарарлы булачагын раслап барганнар*.
Ләкин Казанда берничә факультетлы заманча рус университеты бар иде. Ул Русиядә Мәскәү университетыннан соң икенче университет була. Анда гыйльми җәмгыятьләр, шактый санда галимнәр һәм белгечләр эшләгән. Гәрчә һәрвакыт сасы исе аңкып торган Болак белән Кабан күле Казанны Татар бистәләреннән аерса да, мөселман төркиләр мондый заманча шәһәрнең күршесендә торып, гомер бакый урта гасырлардагыча яшәмәячәге билгеле иде. XIX йөзнең ахырына таба яңа фикерләр иске типлы мәдрәсәләргә дә үтеп керә башлый. Хәтта университет вәкилләре белән алгарышка омтылган төркиләр арасында элемтәләр дә корыла.
Әлеге элемтәләр һәм бәйләнешләрдән оста файдалану юлына баскан Казан төркиләреннән беренче булып язучы һәм мөгаллим Каюм Насыйри була. Үзе дә мәдрәсәне тәмамлаган бу кеше рус телен өйрәнә, үзенә кирәкле рус авторларын укый, йокыга талган кавемне уяту һәм алга бардыру чаралары турында уйлый, моның беренче шарты халыкның үзаңын формалаштыру икәнен аңлый. Әлбәттә, бу максатларга җитәр өчен әдәби телне үстерү зарурилыгын да таный һәм шул юнәлештә армый-талмый, эзлекле рәвештә эшли дә башлый: календарьлар чыгара, сүзлекләр һәм грамматика буенча китаплар яза, халык әдәбияты үрнәкләрен җыя. Төркиләр өчен рус телен өйрәнүне җиңелләштергән әсәрләр нәшер иттерә, ниһаять, гади Казан төрки теле (аныңча, «татарча») белән дә әдәби һәм җитди эчтәлекле гыйльми әсәрләрне дә язу мөмкин булуын исбат итәргә тырыша.
Янә, шаккатарлык парадокс буларак, фән һәм дин мәйданына схоластик Бохара мәдрәсәсе җимеше Шиһабетдин Мәрҗани чыга. Ул, гакылны, фикерне алга сөреп, элгәрләргә һәм сөрсегән гореф-гадәтләргә сукырларча иярүне тәнкыйть утына тота, Бохара ысуле мәдрәсәләрнең кимчелекләрен фаш итә. Аның бу фикерләре мәдрәсә шәкертләре арасында давыл куптара. Икенче яктан, Кырымда Исмәгыйль Гаспралы дигән зат җәмгыять тормышында зур роль уйный башлый. Гаязга әле биш яшь кенә булган чакта, ягъни 1883 елда, Гаспралы «Тәрҗеман» газетасының беренче санын нәшер итә, бөтен Русия төркиләрен уянырга, укырга, мәктәп-мәдрәсәләрне ислях кылырга, тормышка карашларын дөресләргә, заманча белемне үзләштерергә чакыра. Бу өндәү һәммә төркиләргә, шул исәптән казан төрекләренә дә тәэсир итми калмый, аларда кайтаваз таба.
Мәдрәсәләрдәге тормыш җанланып китә. Г. Исхакый Каюм Насыйри турында язган мәкаләсендә (1937) болай яза: «Күл буе» мәдрәсәләрендә берничә хәлфә Каюм Насыйри календарьларын һәм башка әсәрләрен укый, «Тәрҗеман» газетасын алдыра, кайсылары Истанбулдан «Мәгълүмат» журналы һәм шулай ук Әхмәт Мидхәт әсәрләрен кайтарталар иде»*.
Казан төрки телендә башлап хикәя язучылардан Заһир Биги, аның туганы, дин галиме һәм фикер иясе Муса Җаруллаһ Биги, мәшһүр педагог һәм журналист Әхмәтһади Максуди, бертуган энесе Садри Максуди (Арсал) нәкъ менә шундый мәдрәсәләрдә укыганнар, заманның йогынтысы астында һәм, сәләтләрен кулланып, үзләренә яңа юллар ачканнар, яңа максатларга ирешү өчен иҗтиһад иткәннәр.
Менә шулай Гаяз Исхакый «Күл буе» мәдрәсәсендә шәкерт булып яткан вакытта, Казан төрекләре арасында һәм Бохара тибындагы мәдрәсәләрдә саф җилләр исә башлый. Тумыштан зирәк һәм сәләтле Исхакый бу бәрәкәтле атмосферадан файдалана һәм, ниһаять, яңа юл салучыларның берсе булып та китә.
Гаязның ул чордагы сабакташы Садри Максуди була. Алар икесе дә яңалыкка омтылалар һәм шул юлда фикер үсеше генә түгел, билгеле дәрәҗәдә заманча идеологик мәел-тенденцияләрдән һәм дөньяви фәннәрдән дә хәбәрдар булу зарурлыгын аңлыйлар. Әлбәттә, Русия шартларында иң әүвәл рус телен белү кирәк, чөнки алдынгы фикерләрнең иң якын чыганагы – русча язылган китаплар.
Казанда ул вакытта рус хөкүмәте тарафыннан ачылган, заманында мәшһүр төркиятче В. Радлов2 һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани мөгаллимнәр булып торган Рус-татар укытучылар мәктәбе эшли. Аның бинасы Казанның мөселманнар яшәгән өлешендә урнашкан. Гаяз белән Садри, Аллаһка тапшырып, нәкъ менә шул мәктәпкә укырга керәләр. Дүрт ел укыганның соңында «Башлангыч мәктәптә рус теле укытучысы» дипломын алалар. Ләкин ике егетнең максаты – укытучы түгел, милләт хадиме булу. С. Максудиның бу юлдан барып нинди биеклекләргә кадәр күтәрелгәнен һәммәбез дә беләбез…
Исхакыйга килсәк, ул, күпмедер вакыт «ысуле җәдид» мәктәпләрендә рус телен һәм «фөнүне җәдидә»ләрне укытып йөргәннән соң, Казанга кайта һәм университетка керергә әзерләнергә керешә. Сәбәбе: кесәсендәге «учитель» дипломы хәтта гимназия таныклыгына да туры килми.
Ләкин әтисе улын мәшһүр «Күл буе» мәдрәсәсенә ниндидер «учитель» яисә «адбакат»лыкка укырга җибәрмәгән, ул аны дин белгече һәм мөдәррис итеп күрергә теләгән. Тота да Гыйлаҗ хәзрәт җәмәгате белән бергә Казанга килә. Ихтимал, «бәддога» уку белән куркытыбрак, Гаязны авылга алып китәләр, башлы-күзле итәләр һәм атасы урынына Яуширмәгә имам итеп куялар. Бу хәл 1903 елда була.
Әмма язмыш үзенекен итә: 1904 елда Русиянең күп кенә төбәкләрендә инкыйлаб хәрәкәте башлана. Болай да гомер буена авылда имамлык кылырга мәеле булмаган Исхакый чалмасын-чапанын сала да курку белмәс һәм аяусыз инкыйлабчыга әйләнә, сәяси көрәш мәйданына атыла.
Г. Исхакый бормалар һәм сикәлтәләр тулы сәясәт юлыннан, әдәби иҗаты тәмамланган хәлдә дә, соңгы сулышына кадәр баруын дәвам итә.
Хикәяче-әдип Исхакый
Тәүге адымнар. Югарыда инде әйткәнебезчә, Учительская школада укып, милләт хадиме булырга хыялланган ике фикердәш шәкерт ул вакытта әле гамьсез-ваемсыз башларында саф җилләр искән идеалистлар була. Милләтпәрвәр юлына басу өчен бик мәслихәт күренгән ысул язучылык була. Егетләр «школа»да иҗатларын өйрәнгәч, рус язучылары кебек, хикәя, роман, пьеса язарга ашкыналар. Шул уку йортында белем алып чыккач ук, Г. Исхакый «Тәгаллемдә – сәгадәт…», Садри Максуди исә «Мәгыйшәт» исемле хикәя3 язалар. Бигрәк тә Исхакыйның «Мәктәп»[тә] уку вакыты тәмамланып килгәндә, дәресләрдән бигрәк хикәя язу белән шөгыльләнә [башлавы], гомумән, үз-үзен чын «мәхәррир» итеп хис итүе ачык сизелә. Басылган беренче әсәре – госманлы хикәя осталарының тәэсире астында иҗат ителгән балаларча рухлы тәҗрибә. Автор бу хикәясенә, госманлы язучыларга ияребрәк, «Гаяз гауни әл-Исхакый» дип кул куя (дөрес, аннан соңгы басмаларында «Гауни»се төшеп кала).
Хикәячелектә өч этап. Исхакыйның хикәячелеген өч этапка аерырга мөмкин. Беренче – «Школа»дан башлап (1900) инкыйлаби хәрәкәткә катнашканчы, ягъни 1904 елга кадәр. Икенчесе – Беренче рус инкыйлабы еллары (1905–1907). Өченчесе – инкыйлаб ахырыннан алып икенче рус инкыйлабына кадәрге этап (1907–1917).
Беренче этапта иҗат ителгән хикәяләрдән әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп иткән «Кәләпүшче кыз», аннан соң «Ике гыйшык» комедиясе була. «Капитан кызы» (Пушкиннан тәрҗемә), «Өч хатын берлә тормыш» пьесасы һәм «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романы, шулай ук бу елларда язылган булса да, соңрак басылып чыга. «Теләнче кызы»ның үстерелгән һәм киңәйтелгән варианты буларак, минем фаразлавымча, авторның инкыйлаб хәрәкәтенә катнашуыннан әүвәлрәк язылган.
Бу этапта язылган әсәрләрнең темаларын Исхакый һаман Казандагы мәшһүр «Печән базары» тирәсендә эзләп таба, бер яктан, андагы әхлаксыз, надан нәфсе һәм шәһвәт колы байлар тормышын, икенче яктан, намуслы, дөрес фикерле һәм тәрбияле яшьләрнең тормышын тасвирлый. Әсәрләр барысы да дидактик рух белән сугарылган, аларда әхлаксызлык үрнәкләрен күрсәтү аркылы әхлак дәресе бирелә. Әсәрне укучылар «кыйссадан хиссә» алырга онытмаганнар, дип, язучы бу хикәя-повестьларга мөкаддимәләр һәм хәтимәләр өсти. Кыскасы, Исхакыйның бу чор әсәрләрендә әхлак темасына басым ясала, сәнгатькә исә аз урын бирелә. Әдип бу хикәяләрендә алдыбызга әхлак дәресе укытучысы булып килеп баса. Бигрәк тә бу «Ике йөз елдан соң инкыйраз»да күренә.
Исхакый бу әсәрендә «әгәр әхлаксызлык отыры тирәнгә китеп, тамыр җәйсә, Казан төркиләре XXI гасырда халык буларак бөтенләй юкка чыгачаклар, димәк, баруын бик ачык белдерә, киләчәктәге үтә күңелсез вакыйгалар турында ачынып-ачынып яза. «Школа»да укыган вакытта бу кадәр җитди темалы әсәр язуы Г. Исхакыйның үз сүзенең үтемле һәм хак булуына нык ышануын күрсәтә. Тик шунысын да әйтергә кирәк: «Инкыйраз» төркиләргә язучы көткән күләмдә тәэсир итмәгән. Эш шунда ки: әсәр, төенләнеш һәм чишелеш ягыннан камил булмавы белән бергә аның иҗат ителүе Казан төрекләре уяту, яңару юлына керү дәверенең башына туры килә. Әлбәттә ки, төрки зыялыларда яңа өметләр барлыкка килгән вакытта мондый өметсезлек рухы белән тулы әсәрнең басылуы да урынсыз һәм вакытсыз дип саналган. Хәер, алга таба барыйк…
«Инкыйраз»дан ары этапта язылган «Зиндан», «Солдат», «Җыентык» кебек әсәрләрендә исә әдип инде әхлакчы түгел, ә бәлки инкыйлабчы буларак алга чыга. Әлбәттә, бу хикәяләрдә сәнгатьчәлек эзләү вакытны әрәм итү генә булыр иде.
Инде өченче этапка килик. 1907 елда беренче рус инкыйлабы гәрчә инде тыйлыкса да, жандармерия һәм полиция Исхакыйны күздән яздырмый. Аны Казан каласына керүдән тыялар, Гаяз әфәнде авылына да бара алмый. Газеталарда мәкалә бастыру һәм мөстәкыйль газета чыгару хокукыннан мәхрүм итәләр. Исхакый шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри, даими торырлык урыны булмый. Болай яшәү 1906 елдан 1913 елга кадәр дәвам итә. Бу мөддәт эчендә ул төрмәләргә ябыла, сөргенгә куыла, яшерен фатирларда һәм чит илдә яшәргә мәҗбүр була. Әмма шунысын әйтик: мондый хәят рәвеше сәясәтче Исхакый өчен зарарлы булса да, язучы Исхакый өчен файдасыз калмый. Нәкъ шул дәвердә ул актив сәяси эшчәнлектән тыелып тора, әдәби әсәрләр язарга киң мөмкинлекләр туа. Нәтиҗәдә сәнгатьчәлек ягыннан иң уңышлы әсәрләре дә бу дәвердә языла. Кайсылары Архангельск тирәсендә сөргендә, кайсылары ялган паспорт белән яшәгән Петербургта, ниһаять, кайберләре Истанбулда (Кандилләдә4) иҗат ителә. «Тормышмы бу?», «Мулла бабай», «Шәкерт абый», «Остазбикә», «Ул икеләнә иде», «Мәдрәсә җимешләре»нең дөньяга чыгуы нәкъ менә шул горбәт елларына туры килә. Исхакыйның яше кырыкка якынлашып килә торган, тормыш тәҗрибәсен шактый ук җайлап, мәдәни хезмәте хәйран баеган, инкыйлабчылыгы исә сүрелгән вакыт. Шуның өчендер, күрәсең, язучы бу әсәрләрендә наив әхлак мөгаллиме дә, ялкынлы революционер да булып алга чыкмый, ул, булган хәлләрне хикәя калыбына салып, шәхси һәм иҗтимагый вакыйгалар турында сөйли. Әлеге әсәрләрдә башлыча кадим мәдрәсә шәкертләре, мөдәррисләр, хаҗилар, әрәмтамаклар һәм һәртөрле шарлатаннарның яшәеше, тормышка карашлары, хис-тойгылары тәфсилләп тасвирлана. Тел һәм өслүб ягыннан да игътибарга лаек үзгәреш бар. Ягъни күрсәтелгән хикәяләр казан төрки эпик әдәбиятының бик яхшы үрнәкләре итеп саналырга хаклы. Алар гомуми төрки тел һәм диалектларны өйрәнүчеләр өчен зур кыйммәткә ия булып тора.
Театр әсәрләре. Асылда, Гаяз Исхакый – хикәя-повесть язучы оста, аның чын роман дип әйтерлек әсәрләре юк. Ләкин әдипнең драматург булуын да онытмыйк. Казан йорты (Идел) сәхнәләрендә уйналган драмалары һәм комедияләре зур уңыш белән барган. Аларның да төп каһарманнары – җаһил дин әһелләре, аларны үзләренә юлбашчы иткән сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр. Тормышлары, бер караганда, кызганыч, икенче караганда, көлке. Исхакыйның пьесаларыннан «Ике гашыйк», «Өч хатын берлән тормыш», «Алдым-бирдем», «Җәмгыять», «Кыямәт», «Мөгаллим», «Мөгаллимә», «Зөләйха»ларны күрсәтергә кирәк.
Тел һәм өслүб. Г. Исхакый – югарыда телгә алынган язучы һәм тәрҗемәче Каюм Насыйри теле белән тыгыз бәйләнгән «Татар теле»ндә (Казан төркиясе) язу, бу диалектны бәйсез әдәби тел югарылыгына күтәрү хәрәкәтенең әйдәләүчеләреннән берсе. Ул бөтен әсәрләрен гади Казан ләһҗәсендә язган һәм, үзе әйткәнгә караганда, хикәя, повесть һәм пьесаларында гарәпчә һәм фарсыча сүзләр барлык лөгатьлекнең өч процентын гына тәшкил иткән*. Тик язучыбыз чит тел сирәгрәк кулланмаса, алар урынына халык теленнән сүзләр яки төрки тамырларга нигезләнеп яңа сүзләрне әсәрләренә керткәнме? Шикләнәм. Әдәби тәнкыйтьче Җамал Вәлиди болай яза: «Татар теленең икенче хамисе Гаяз Исхакыйда да телемез бик аз эшләнде».
Г. Исхакый әсәрләренең телен һәм өслүбен төрле дәверләрдә тикшерүчеләр булды. Минем хәтеремдә калганнары – Җамал Вәлиди, әстерханлы Нәҗип Гасрый5, совет дәвере әдәбият тарихчыларыннан Г. Сәгъди һәм кырымлы зыялылары, Җәгъфәр Сәедәхмәд Кырымар. Бу авторларның фикеренә караганда, Исхакый үзенең әсәрләрендә телгә һәм шәкел-формага әллә ни әһәмият бирмәгән, ягъни тел-өслүб өлкәсенә керткән өлеше дә шуның кадәр генә.
Чыннан да, Исхакыйның әдәби әсәрләре сурәтләү чараларының төрлелегенә, телнең сыгылмалылыгына, форманың шәплегенә, сәнгатьчә табышларга бай түгел.
Г. Исхакый турында кечерәк мәкалә язган Нәҗип Гасрый, җөмләдән, болай ди: «Асылда, язучының бүлмәдә иркенләп, җәелеп утырып шәкелне һәм шигырьне бизәргә вакыты юк, ул әсәрләрен зинданнарда, сөргеннәрдә, салкын бүлмә почмагында, качак тормыш рәвешен алып барып яза һәм ашык-пошык басмаханәгә бирә. Гаяз әфәнде бик тиз яза һәм караламаларын бик сирәк төзәтә…»
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: Исхакый, төрле шивә-сөйләшләрне, халыкның сүз хәзинәсен тиешенчә белмәгәне өчен, әсәрләрендә фразеологик гыйбарәләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне аз кулланган. Теле үзе туып үскән Чистай-Ыспас шивәсе белән чикләнгән, димәк, урынчылыкка өстенлек биргән булып чыга. Бөтен бу сәбәпләр Исхакый телен йомшаклык, талгынлыктан мәхрүм иткән.
Исхакый һәм әдәби мәктәпләр. Дустым Җәгъфәр Сәедәхмәд Кырымар мәзкүр мәкаләсендә Исхакыйны мәшһүр әдәби мәктәпләрнең ниндиенә булса да нисбәт итүдән авырлык кичерә. Аныңча, Исхакый тулы мәгънәдә романтик та түгел, әмма коеп куйган реалист та түгел.
Безгә калса, Исхакый күпчелек әсәрләрендә, һичшиксез, реалист. Тик аның реализмы натурализмга, хәтта порнографиягә якын реализмдыр. Бу яктан Гаяз әфәндене Эмиль Золяга охшату мөмкин. Ләкин совет дәвере әдәби тәнкыйтьчесе Г. Сәгъдинең, «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый», «Мәдрәсә җимешләре» кебек әсәрләреннән чыгып, язучыбызга «порнография» тамгасы сугуы бөтенләй тамырсыз һәм нигезсез.
Исхакыйны, әдип буларак, «халыкчы», «халык язучысы» дип тә атасак, дөрес булыр. Кырымар да моның шулай икәнлеген раслый. Тик биредә тагын бер хосус бар: «Исхакыйның халыкчылыгы күбрәк «сыйныфчылык»ка тарта, русларның «народничество» хәрәкәтенең турыдан-туры тәэсире астында тора. Ул «народниклар» әдәбиятын күккә күтәреп мактый. Бу җәһәттән әдибебезне чит ил язучыларына охшатканчы, әлеге шул рус «народниклар»ы белән чагыштырсак, күпкә уңышлы булыр.
Исхакыйның әдәбиятка карашы. Әдип Исхакыйның матур әдәбиятның нинди булу кирәклеге темасына туктамый булмый. Аныңча, әдәбият үзенең акылы һәм теле җәһәтеннән нинди булырга тиеш? 1909 елда Исхакый Истанбулга килә, анда Җанап Шиһабетдиннең бертуганы Али Носрәт һәм танылган язучы һәм фикер иясе Сөләйман Назыйф6 әфәнделәр белән әдәби тел турында бәхәскә керә. Бу бәхәснең барышы Агяһ Сырры Ләвәнднең «Төрек телендә үсеш һәм гадиләшү этаплары» исемле китабында яктыртыла (315–317 б.).
Г. Исхакый ул вакытта «Сыйрател-мөстәкыйм» журналында гади тел белән югары стильдәге тел мәсьәләсе буенча бер-ике мәкаләсен бастырган иде7, өстәвенә бу хакта лекцияләр дә укыды. Мәкаләләрдән һәм лекцияләрдән аңлашылганча, ул вакыттагы Казан әдәбияты, шул исәптән Исхакыйның үз әсәрләре дә өч төп үзенчәлеккә ия: 1) демократизм; 2) көрәш; 3) мәсләккә хезмәт итү. Демократизм принцибы әдәби телнең гади халык та аңларлык дәрәҗәдә кирәк булуын аңлата. «Көрәш» дигәне «искелеккә һәм кирәклек-үҗәтлеккә каршы сугыш» дигән мәгънәгә туры килә. Ниһаять, «мәсләккә хезмәт итү» гыйбарәсендә «мәсләк» сүзе «һөнәр» дигәнне аңлатса, фикер һәм максатны белдерә.
Димәк, Г. Исхакый «сәнгать өчен сәнгать» принцибын танымый, аны кире кага. Аныңча, әдәби әсәр һәркем аңларлык садә тел белән язылырга һәм халыкның мәнфәгатьләрен якларга тиеш; искереп һәм сөрсеп беткән, артта калган карашлар белән көрәшергә кирәк; язучы үз иткән фикергә һәм юнәлгән максатына хезмәт итәргә тиеш.
Әдип Исхакыйның сүнүе. Исхакый бөтен әдәби әсәрләрен 1917 елгы рус инкыйлабына кадәр язган. Казанда «Гасыр» нәшрияты8 аның әсәрләре җыелмасын чыгара башласа да, инкыйлаб кубу сәбәпле, эшен тәмамлый алмаган. Революция әдибебезне тулысынча үз «чоңгылына» тарта, сәяси көрәш мәйданына «беректерә». Хикәяче-әдип Исхакый бөтенләе белән арткы планга этәрелә.
Гражданнар сугышы демократия дошманнары җиңүе белән тәмамланганнан соң, Исхакый Русияне ташлап китәргә мәҗбүр була. Аурупада ул сәяси мөһаҗир буларак яши һәм публицистик мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Мөһаҗәрәт дәверендә Исхакый әдәби рәвешле әсәрләр язгаласа да, алар, ияләшкән туфрактан алынып, чит-ят туфракка утыртылган үсентеләрне хәтерләтә. Алар тамырсыз, сулган чәчәкләр кеби. Язучының «Өйгә таба» исемле хикәясеннән башка нинди дә булса әсәрнең төрек теленә тәрҗемәләнүен мин белмим.
Сүзнең сөземтәсе. Дөресен әйтсәк, язучы Исхакый һәрзаман сәясәтче-журналист Исхакыйдан күп зарар күрә иде. Сугышлар, инкыйлаблар, илдән илгә күчеп йөрү мәҗбүрилеге аны бөтенләе белән сәяси хезмәт мәйданына этеп чыгардылар. Нәтиҗәдә язучы Исхакый, табигый рәвештә, шиңеп киткән.
Соңгы сүз. «Исхакыйның характерына иң туры килә торган үзенчәлек нинди?» дигән сорауга җавабыбыз бер: көрәш. Чыннан да, аның бөтен гомере орыш-сугыш шартларында узды, дисәк, бу сүз хакыйкатькә тулысынча диярлек туры килә. Иң башта, иң беренче хикәяләрендә халкының артталыгына, вакыты үткән әхлак тәртибенә һәм тормыш рәвешенә, сөрсегән Шәрекъ зиһниятенә каршы сугышкан, аннан соң самодержавиегә һәм хокуксызлыкка каршы сугыш байрагы күтәргән. Исхакый тыну-туктауны җене сөймәгән тиктормас җанлы гамәл иясе һәм сугышчы иде. Аның «әдәби тормышында» да, сәяси иҗтиһадында да күзгә ташланган иң «җете» сыйфаты – янә көрәш, үз сүзләре белән әйтсәк, «тартышу».
…Бичара адәм баласының җир төрендәге тормышына «яшь» дигән, алга барган саен кешене кирегә илткән математик элемент кушылмаса, бу көрәш, бу сугыш учагы көннәрдән бер көнне сүнәр дип әйтү авыр булыр иде. Әмма нишлисең… һәр ялкынның азагы аның сүнүе булган кебек, һәр сугышның ахыры – аның туктавыдыр.
А. Баттал-Таймас1
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Гаяз Исхакый (1878–1954). «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта «А. Баттал-Таймас» имзасы белән басылган. Текст, татар теленә тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.
1 А. Баттал-Таймас – Габделбарый Габдулла улы Баттал (1880–1969), тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Милләт Мәҗлесе депутаты. 1917 елгы Гражданнар сугышыннан соң Төркиягә китә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.
2 В. Радлов – Василий Васильевич Радлов (Вильһельм Фридрих Радлов, 1837–1918), шәркыятьче тюрколог, төрки телләр белгече, этнограф, археолог һәм педагог. 1876 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылуга зур өлеш кертә.
3 «Мәгыйшәт» исемле хикәя – Садри Максуди бу хикәясен 1898 елда бастырып чыгара.
4 Кандилледә – Истанбулның бер районы күздә тотыла.
5 Нәҗип Гасрый – Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улы Мәүләбирдиев (1886–1937), әдәбият тәнкыйтьчесе.
6 …танылган язучы һәм фикер иясе Сөләйман Назыйф – Сөләйман Назыйф (1870–1927), төрек шагыйре, прозаик һәм публицист.
7 Г. Исхакый ул вакытта «Сыйрател-мөстәкыйм» журналында гади тел белән югары стильдәге тел мәсьәләсе буенча бер-ике мәкаләсен бастырган иде. – Биредә сүз Г. Исхакыйның Төркиядә чыга торган «Сыйрател-мөстәкыйм» журналында басылган ике мәкаләсе турында бара. Әлеге журналның 1909 елгы 46 нчы санында «Казанлы Гаяз» имзасы белән «Лисан мәсьәләсе» дигән мәкаләсе, 1909 елда шул ук журналның 50 нче санында «Казанлы Гаяз» имзасы белән «Лисан мәсьәләсенә даир» исемле мәкаләсе дөнья күрә.
8 «Гасыр» нәшрияты – «Гасыр» нәшрияты Казанда 1909–1918 еллар дәвамында эшли. Аның хуҗасы – Әхмәтгәрәй Хәсәни.
*Milli yol. – 1937. – Октябрь саны.
Иҗтиһад иткәннәр – тырышлык иткәннәр.
Мөддәт – вакыт аралыгы.
Наив – гади, беркатлы.
Мәеле – теләге.
Гауни – ярдәмче.
*N. Asrı. Şimal Türk aduplerinden Ayaz Is`aki. Istanbul, 1928. – S. 46–47.
Хамисе – яклаучысы.
Садә – гади.
Зиһниятенә – фикерләвенә.