М. ГАЯЗ БӘЙНЕҢ ЕРАК КӨНЧЫГЫШТАГЫ ИҖТИМАГЫЙ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Мәрхүм милли юлбашчыбыз Мөхәммәдгаяз Исхакый (Иделле) бәйне мин 1934 елда Маньчжуриянең Хайлар1 шәһәрендә күреп таныштым һәм шул вакыттан бирле, кайчак аннан аерылырга туры килгәләсә дә, 44 ел дәвамында ул сызган милли юлдан тайпылмыйча, хәзергә кадәр шул мәсләгемдә дәвам итеп киләм.

1937 елның 9 ноябрендә Берлин шәһәренә килеп, Гаяз бәй белән бергә «Яңа милли юл» журналында эшли башлаганнан бирле, 16 ел буенча, аның вафатына кадәр (22.07.1954) идеалыбыз, мәфкүрәбез, һәм эшебез уртак булды. Бөек рәһбәребезгә рәхмәт йөзеннән бу юлларны язуны үземнең намус бурычым дип беләм, Гаяз бәйгә Тәңренең рәхмәте яуса, урыны җәннәттә булса иде, дим!

Идел-Урал төрекләренең иң зур әдибе, җәмгыять эшлеклесе һәм сәяси җитәкчесе Мөхәммәдгаяз бәй үз милләтенә кылган әдәби һәм иҗтимагый хезмәтләреннән мин биредә бары тик аның Ерак Көнчыгыш илләрендә яшәгән Идел-Урал татар-төрекләре арасында алып барган иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеген кыскача булса да яктыртырга телим. Ләкин бу хакта сөйләгәнче, Гаяз бәйнең ул регионга килгәнгә кадәрге вазгыятьне күздән кичерик.

Ерак Көнчыгыш илләре дигәндә, без мөһаҗирләребез яшәгән дүрт дәүләтне: Кытай, Маньчжурия, Япония һәм Кореяне күздә тотабыз. Бу илләргә мөһаҗирләребез төрле заманнарда килеп утырганнар. Иң әүвәлгеләре Маньчжурия һәм Хайлар шәһәрләренә, соңыннан төрле тимер юл станцияләренә барып урнашканнар. Көнчыгыш Кытай тимер юлы2 Русия тарафыннан салына башланган көннәрдән алып (1900–1902) сәүдәгәр милләттәшләребез бу тирәләргә җирләшә башлыйлар; саннары бик кыска вакыт эчендә артып китә. Тәүдә алар Русия тауарларын рус эшчеләренә һәм җирле байларга сатсалар, тора-бара бөтен тышкы Монголия сәүдәсен кулга алып бетереп, Русия белән Ерак Көнчыгыш арасындагы тауар алыш-бирешенең төп арадашчылары булып китәләр. Рус инкыйлабыннан соң исә алар, Япония, Америка һәм Аурупа базарларына да ирешеп, нәтиҗәдә шактый ук байлыкка ия булалар.

Башта мөһаҗир сәүдәгәрләр Ерак Көнчыгышка гаиләсез килә, әмма ләкин матди хәлләре яхшыргач һәм бигрәк тә Русиядә хакимият башына большевиклар килгәч, бөтен гаиләләрен яннарына ала.

1920–1922 елларда, ягъни ватандашлар сугышыннан соң, большевиклар Русиядә хакимиятне тулысынча кулга ала. Нәтиҗә буларак, акгвардиячеләр армиясенең калдыклары Ерак Көнчыгыш мәмләкәтләренә килеп сыенырга мәҗбүр була. Алар белән бергә бичара Идел-Урал төрек-татар гаскәреннән егерме-егерме биш мең тирәсе кеше шулай ук бирегә килеп урнаша.

Бу солдатларның бер өлеше, форсат булгач та, ватаннарына кайтып китә, санча зуррак өлеше исә мөһаҗирләребезнең милли оешмаларына кушыла. Ниһаять, бер кыйсеме Кытай, Япония һәм Кореягә китеп урнаша, сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Алары да әкренләп милли җәмгыятьләр төзиләр. Шулай итеп, Ерак Шәрекъның дүрт иң мөһим илендә милли диаспора хасил була.

Шул ук вакытта рус большевиклары эзәрлекләвеннән качып котыла алган Милли Идарә әгъзаларыннан бер төркем, бу якларга килеп чыгып, Харбин каласында төпләнәләр. Милли Идарә әгъзасы милли мөҗаһидебез Мөхәммәдгаяз Исхакый исә 1919 елда Русиядән ватанга күндерелгән чех-словак корпусы башлыгы ярдәме белән Ерак Көнчыгыштан Парижга китү уңышына ирешә.

Харбинда калган Милли Идарә әгъзалары шактый еллар дәвамында Ерак Көнчыгыштагы мөһаҗирләребезнең бөтен милли эшләрен йөртә һәм Харбин шәһәрен милли мәркәз хәленә китерәләр. Монда милли газета һәм журнал чыгарыла башлап, милли хәрәкәтебез турындагы хәбәрләрне халыкка җиткерәләр.

Әлеге вакыйгалар үз юлы белән дәвам итеп барганда, ягъни 1922 елда, ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүләренә мең ел юбилее килеп җитә. Ватаныбызда большевик хакимияте урнашканга, бу бәйрәм билгеләп үтелми, әлбәттә. Мөһаҗирләр исә бәйрәм үткәрүнең бөек вазифасын өсләренә ала һәм аны лаеклы рәвештә башкара. Мөбарәк бәйрәм көненең ядкяре булсын дип, Харбинда мәчет салу турында карар кабул ителә, һәм шул ук көнне аның нигезе салынып, төзү эшенә керешелә. Әмма, ни кызганыч: мәчет төзелеше вакытында тәмамланмый кала һәм бары 1938 елда гына Милли мәркәз арадашлыгы һәм булышлыгы белән генә төзелеп бетә.

Харбин шәһәрендәге мәхәлләбезнең имамы һәм, гомумән, Ерак Көнчыгыштагы төрек-татар мөһаҗирләренең җитәкчесе Гыйнаятулла Әхмәди3 бәйнең вафатына кадәр бу шәһәр мөселманнарының рәһбәре булып кала. Ләкин 1926 елда ул үлгәч, Идарәне үз кулларына алган белемсезрәк, сәләтсезрәк кешеләр ялгыш хәрәкәтләре белән мөһаҗирләребез каршында Харбин Милли Идарәсенең абруен төшерделәр, нәтиҗәдә кирәкмәгән шау-шулар килеп чыга. Җирле рәсми оешмаларда хезмәт итүче кайбер дошманнарыбыз, бу буталчыклыктан файдаланып, милли җәмгыятьләрне таркатуны максат итеп куялар.

1931 елда Маньчжуриядә сәяси инкыйлаб куба, аның дәвамы буларак кризис башлана. Аннан файдаланып, коткычы дошманнар, халкыбызның милли хәятын юньләп белми торып, япон хәрби органнарына безнең мөһаҗирләр һәм оешмалар хакында төрледән-төрле ялган хәбәрләр юллыйлар, мөһаҗирләребез күпләп яшәгән Хайлар белән Харбин шәһәрләрендә буталыш-чуалышның тирәнгә китүенә сәбәпче булалар. Милли яктан безне юк дип күрсәтергә маташып, япон дәүләт оешмаларына безне «милләтләре – рус, диннәре – ислам» дип таныталар.

Моннан башка да милләттәшләребезнең тормышын авырайткан факторлар да була. Мәсәлән, бу дәүләтләрдәге милләттәшләребез, мәдәният һәм тәрбия ягыннан алардан бөтенләй үзгә булган маньчжур, кытай, япон, кореяле һәм руслар арасында таралган хәлдә яшәүләре сәбәпле, ана телендә бары тик башлангыч мәктәпләрдә белем ала алганнар. Мөһаҗирләребезнең балалары аннан соң башка милләтләрнең урта һәм югары уку йортларына кереп укырга мәҗбүр булганнар. Әлбәттә, мондый шартларда миллиятне, милли үзенчәлекләрне саклап калу эше кыенлашкан. Милли эшләребезне бер үзәктән җитәкләгән милли мәркәз булмау сәбәпле, һәр милли җәмгыять үзалдына хәрәкәт итә иде.

Буталчыклык һәм көрәш шул рәвешле дәвам итеп барган вакытта, көннәрдән бер көнне (1933 елның октябрь аенда) Идел-Урал төрекләренең бөек язучысы һәм җәмәгать хадиме, сәяси лидерыбыз Мөхәммәдгаяз Исхакый бәй Аурупадан Ерак Көнчыгышка килә. Бу мөхтәрәм затка Милли Идарә тарафыннан вәкаләтләр бирелүе сәбәпле, аның бирегә килүе бөтен миллиятчеләрне җанландырып җибәрә һәм моннан соң милли эшләрне бер үзәктән йөртү мөмкин булачак дигән өмет тудыра.

Мөхәммәдгаяз Исхакый Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре белән беренче очрашуы Кытайның эре сәүдә портларыннан берсе Шанхай шәһәрендә була. Биредә берничә көн торганнан соң, әдип Япониягә юл ала һәм бу мәмләкәтнең иң эре сәнагать мәркәзләреннән берсе булган Кобе каласында илдәшләре тарафыннан бик җылы каршы алына. Шәһәрдә бераз калып торып, милли эшләрне башкару буенча юнәлеш биргәннең соңында, мөһаҗирләребез яшәгән бөтен япон шәһәрләрен йөреп чыга, әлбәттә, Токионы да зиярәт кыла. Япониядәге милләттәшләренең милли-мәдәни эшләре белән тирәнтен кызыксынып, җыелышлар җыя, лекцияләр укый, «җирле Идел-Урал төрекләре оешмаларының Милли Мәркәзгә кушылу зарур» дигән фикерне ассызыклап әйтә. Гаяз бәй лекцияләрен ватандашларына гына түгел, башка милләт кешеләренә, шул исәптән танылган японнарга да укый, шул рәвешле аларны Русия төрекләренең милли дәгъвасыннан һәм мәдәниятеннән хәбәрдар итә.

Исхакыйның илдәшләре белән күрешү-очрашулар нәтиҗәсе буларак, Япониядә мөһаҗирләр урнашкан бөтен шәһәрләрдә милли җәмгыятьләр оештырыла. Шундый бер җәмгыятьне корып җибәрү максаты белән Токиода 1934 елның 11 февралендә оештырылган җыелыш рус баскынына дучар була. Нәтиҗәдә рәсми япон органнары җыелышны тараталар, әмма бераздан соң мөһаҗирләребез, кабат җыелышып, милли җәмгыять төзү уңышына ирешәләр. Бераздан япон шәһәрләрендәге һәммә миллиятчеләр катнашы белән зарарлы буталышларның сәбәпләрен ачыклау максатында унбер әгъзалык Милли мәхкәмә төзелә. Мәхкәмә әгъзалары 18–26 февральдә Токиога сәфәр кылып, андагы милләт хадимнәре белән бергә вазгыятьне тикшерәләр һәм хурлыклы вакыйганың сәбәпчеләренә бойкот игълан итәләр.

Әлеге күңелсез вакыйга, Гаяз бәйгә һәм миллиятчеләргә бик авыр тәэсир итсә дә, милли хисләрнең ялкынланып китүендә һәм милли бердәмлекнең барлыкка килүендә зур роль уйный. Токиодагы Милли мәхкәмә әгъзалары, башкалада яшәгән миллиятчеләр һәм Гаяз бәй арасындагы киңәш-табыштан соң Япониядә яшәгән бөтен төрек-татарларның вәкилләрен җыеп, Кобеда корылтай үткәрү хакында карар алына.

Корылтай 9–12 май көннәрендә Япониядән һәм Кореядән килгән кырык бер вәкил катнашы белән эшли. Бу беренче корылтайда бер төркем дини һәм милли мәсьәләләр каралып, мөһим карарлар кабул ителә, һәм егерме бер әгъзадан торган Милли Мәркәз төзелә. Мәркәз гомуми Ерак Көнчыгыш корылтае шул ук елның августында җыелачак дигән карар кабул итсә дә, аны җыю бары тик 1935 елның февралендә насыйп була.

Кобе корылтаеннан соң Гаяз бәй Япониядә калып, андагы илдәшләре белән Ерак Көнчыгыштагы дүрт дәүләттә яшәгән мөһаҗир Идел-Урал төрекләре өчен гомуми корылтай оештыру планнарын кора. Аннан Кытайда һәм Маньчжуриядә көн күрүче мөһаҗирләрнең аны чакырып язган хатларын кабул итеп, Токиодан Маньчжуриягә китә (1934, август). Анда ул, милләттәшләребез яшәгән бөтен шәһәрләргә барып, милли мәсьәләләр белән мәшгуль була. Кирәге чыкканда, җирле хөкүмәт даирәләре белән дә элемтәгә керә, кайбер милли җәмгыятьләрдә барлыкка килгән каршылыклы вазгыятьләрне хәл итәр өчен оппонентлар белән күрешеп сөйләшә, аларны ялгыш юлга кереп китүдән кисәтә. Бу эштә уңышка ирешсә дә, нәтиҗәдә кайбер милли җәмгыятьләрнең башлыклары эшчәнлекләрен туктаталар.

Шулай итеп, Гаяз бәй, бөтен җиргә җитешеп, милли эшләрне рәткә куя, юлга сала. Халкыбызны милли мәсьәләләр өлкәсендә агартканнан соң, Гаяз бәй Кытайдагы мөһаҗирләребезне дә зиярәт кыла, яңадан Маньчжуриягә кайта һәм, ниһаять, Мукден шәһәрендә урнашып, гомуми корылтайга әзерләнү эшләренә башы-аягы белән чума.

Ерак Көнчыгышның дүрт илендә яшәгән Идел-Урал төрек-татарларының гомуми корылтае 1935 елның 4 февралендә Мукденда җыела. Анда бөтен милли җәмгыятьләрдән кырык бер вәкил катнаша. Бу җыен, ун көн дәвам итеп, 14 августта ябыла. Корылтай утырышларында халкыбызны саклап калу һәм үсешен тизләтү өчен кирәкле бөтен мәсьәләләр буенча фикер алышып, бик мөһим төп карарлар кабул ителә.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, ягъни японнар җиңелеп, Маньчжурия һәм Төньяк-Көнчыгыш Кытай большевик рус армиясе тарафыннан басып алынгач, безнең милли оешмалар күпмедер вакыт эшли әле. Ләкин алар тора-бара барысы да яптырыла. Мөһаҗирләребез кайсы Төркиягә, кайсы Америкага һәм башка илләргә барып сыенырга мәҗбүр була. Шулай итеп, ярты гасыр буена Ерак Көнчыгыш дәүләтләрендә үз мәдәниятләрен саклап калырга һәм алга таба да үстерергә тырышкан Идел-Урал төрекләре кабат большевик руслар тарафыннан куып таратыла.

Хәсән Агай

 

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

М. Гаяз бәйнең Ерак Көнчыгыштагы иҗтимагый эшчәнлеге.  «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта «Хәсән Агай» имзасы белән басылган. Текст, татар теленә тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 Хайлар – Маньчжуриядәге шәһәр.

2 Көнчыгыш Кытай тимер юлы – Русия белән Маньчжурияне тоташтырган тимер юл 1900 елда салына башлый.

3 Гыйнаятулла Әхмәди – Гыйнаятулла Салиәхмәт (1889–1926), имам, Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирләренең җитәкчесе.

Тәүдә – башта.

Рәһбәре – юлбашчысы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 270-274.

Җавап калдыру