АРАКЫ БӘЛАСЕ I

Государственный совет ачылгач та, үзенә дикъкатьне җәлеп иттергән беренче мәсьәлә — аракыга монополия мәсьәләсе булды. Шул мәсьәлә өстендә Русиягә монополияне ясап бирүче элгәреге малия министрымыз граф Витте берлән хәзердәге аның урыныны тоткан баш министр Коковцев арасында озын моназарә булып үтте. Граф Виттенең монополияне ясау аракының таралуы берлән тартышу өчен иде, дигән фикерне шәех әфәнденең «Кәрамәте кәндүсенә мораи» дигән мәкаль буенча гына кабул итсәк тә, шул эчүнең көннән-көн артуы хакындагы фикеренә иштиракь итми вә шул хакта бер-ике сүз әйтми хәлемез юк.

Безнең бөтен Русиянең иң зур бәласе эчү — аракы эчү икәнлеге, әлбәттә, һәммәмезгә мәгълүм. Элгәрерәк ул русларның үзләренең генә чирләре, үзләренең генә бәхетсезлекләре иде. Без, мөселманнар, шул авырудан, Аллага шөкер, пакь, шул хасталыктан, Аллага шөкер, ару идек. Ләкин соңгы елларда эш үзгәрде. Русиядә елына бер миллиард сум эчелә торган аракыга безнең дә агаларымыз, энеләремез, хәтта туталарымыз, сеңел-ләремез шактый катыша башлады. Мөселман авылларында кабаклар ачылды, яшерен аракы сатучылар мәйданга килде, мәсҗед янында исереп егылган картларны очрату гади хөкеменә керде. Кыскасы гына, русларның үзәкләренә үткән бәла акрын-акрын безгә дә йога башлады. Моның сәбәпләре, әлбәттә, бик күптер. Сәбәпләрен табуда фикерләр-фәләннәр дә төрлечә йөри торгандыр. Ләкин шул кадәресендә, иншалла, бөтен мөселман бер фикердәдер ки, ул да безгә шул читтән килгән авыру берлә, шул өстемезгә дию пәрие кебек басарга килә торган албасты берлә тартышырга вакыт йитте генә түгел, тартышу фарыз дәрәҗәсенә килде. Ике зур түрәнең моназарәсен укыгач, шуның фарызлыгына минем иманым тагы бер мәртәбә артты.

Моннан йөз ел элек Русиянең бөтен мөселманнары — мирзалары, түрәләре берлә бергә, елына йөз бутылка аракы эчмәгән мөселманнарның бу көнге көндә ни дәрәҗәдә «тәрәкъкый итүләренә» кулымда хисаплы дәлилләр юк. Ләкин очраганда, күргәндә, ишеткәндә сынаганнар берлән генә дә бу «тәрәкъ-кый»нең меңнәр дәрәҗәсендә шөбһәне калдырмыйдыр. Бу «тәрәкъкый» көннән-көн алга бара һәм дә көннән-көн алга барыр-га хәзерләнгәнлеге сизелә. Шуның өчен шул бәхетсезлек, шул бәла безнең шушы еллардагы дошманнарымызның иң зурысы диелсә, шуның берлән тартышу милли вә мәдәни вазифаларның иң авыры һәм иң кирәклесе диелсә, хата кебек күренә. Шуның өчен бу зур мәсьәләгә, халкымызның сәламәтлеге вә мә-дәнияте өчен әһәмиятле зур эшкә, әлбәттә, бу кыска мәкалә берлән генә үтәргә мөмкин түгел, вакыты берлә мин дә аның хакында берничә мәкаләләр вә берничә төрле сугыш юллары күрсәтмәкче булам. Хәзергә әле шул моназарә тәэссоратымны гына язып үтеп, шуңарга укучыларның кечкенә генә булса да дикъкатене бормакчы булам. Вә кулдагы хифзыс-сыйххәт выставкасыннан алынган кечкенә генә статистикага мөрәҗәгать итмәкче булам.

Аракы эчү хакындагы цифрларның, аларның зарарын хисаплаган исәпләрнең барысын язып та бетерергә мөмкин дә түгел вә теләмим дә. Ләкин берничә цифр хәтеремә бик нык сеңелгәнгә, шуны сезнең берлән бүлешмәкче булам. Бер атнада була торган җинаятьләрнең йөз кырыктан алтмышы якшәнбе көн, егермешәре дүшәнбе берлән шинбә көн, калган дүрт көндә унары гына эшләнә. Димәк, атнаның өч көнендәге җинаятьләрнең сиксәне (утызы башка сәбәпләрдән) исерек баштан гына эшләнә. Димәк, халык эчмәсә, шул сиксән җинаять эшләнмәенчә калачак, әллә никадәр борын ватылмаенча, күз тишелмәенчә, баш ярылмаенча, бугазы киселмәенчә, гыйффәт, намус былчыратылмаенча калачак. Моннан элек бездә һәм шулай иде. Ләкин бу «шулай» шул, мәгаттәәссеф, моннан элек иде. Хәзер … башка.

Тагы бер цифр: үзене үтерүчеләрнең кырык өч проценты исерек була. Мөселманнар арасында үзен үтерүнең сирәклегенең сәбәбе — бабайларымызның кымыз берлән канәгатьләнүләрендә. Баллы чәй берлә ләззәт таба ала алуында икәнлекне шул цифр күрсәтеп тора түгелме?

Шул чәйгә кайтсак, шул кымызга таба борылсак, арамызда күренә башлаган үзен үтерүләр кимү юлыны тотмаслар идеме?

Менә тагы бер дәлил. Бөтен җинаятьләрнең йитмеш проценты исерек вакытта кылынган була. Моннан элгәре безнең халыкның урлавы, талавы, баш-күз ватып сугышып, кычкырышып, шулар аркасында төрмәләрдә черүе юк дәрәҗәдә азлыгының баягы аракы — «иблис серкәсе»нең истигъмаль ителмәвеннән икәнлеге күренеп тормыймы?

Шулар гына йитмәгән булса, менә тагы бер мисал (мәгълүм гадәд): кешеләрдән эчмәгәннәре мәгълүм мөддәттә йитмеше үлгәндә, шул ук саннан шул ук мөддәттә эчкәннәр туксан алты үлә. Бабайлар, әбиләремезнең тазалыгын кызыгып сөйләгән вакытларда шул цифрларны хәтергә китерергә ярарлык түгелме? Балаларымызны тәрбия итәргә керешкәндә, шул кыска-кыска гына, зур мәгънәле статистика мәгълүматларын колагыңызга алка итеп тагарга тиеш түгелме?

Теләсә кем, теләсә нинди нәтиҗә чыгарсын, мин үзем безнең бер халык, бер милләт булып яши белүемез өчен, мәктәбемез, мәдрәсәмез, әдәбиятымыз, музыкамызның көчле, куәтле булуы, йиремез, суымызның мул булуы никадәр кирәк булса, кабаклар, пивнойларның булмавы да шулкадәр кирәк, шулкадәр әһәмиятле дип ышанам. Вә шуның өчен шул Алланың бәласе берлә чынлап тартышуны һәр аңлы татарга лязем, фарыз, дип вә шул фарызны үти башларга вакыт йитге, дип иман итәм. Нитмәде түгел, йитте.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Bir cevap yazın