АРАКЫ БӘЛАСЕ II

Моннан утыз ел элек үзенең аеклыгы берлә дан тоткан, үзенең аеклыгы хакында сату-алу эшендә зур инабәтләр казанган безнең халыкның эчә башлавының, әлбәттә, бер сәбәбе һәм дә зур бер сәбәбе булырга тиеш түгелме?

Ул сәбәп ни?.. Бер авыруны дарулауда элгәре шуның нинди авыру икәнен белү генә йитми, шул авыруның килүенә ниләр сәбәп булганны тәхлил итү дә кирәк була. Соңгы заманада табиблар кырык төрле үләннәрдән йитмеш төрле тозлар, агулар кушып ясаган шифалы сулардан битәр, авыруның килеп чыгуына башчы булган тирә-юньне үзгәртергә, һавасын-суын алмаштыруга бик зур әһәмият бирәләр вә шуның өчен авыруның ничек торуын, ничек яшәвен, ниләр ашавын, нинди кешеләр берлә йөрүен, театр, әдәбият, музыкадан никадәр ләззәт ала алуына кадәр җентекләп бетерәләр вә шуннан соң даруларга керешәләр. Аерым-аерым кешеләр өчен бу юл тугры булса, бер авыру милләт, бер авыру бүлек халык өчен дә шул эз тугры булуында шөбһә юктыр. Шуның өчен безнең халкымызның эчү авыруы берлән хасталануын тасдыйк иткәч тә, шуның Гамилләрен эзләргә керешүемезнең табигыйлегендә шөбһә бармы?

Чында, аек бер халыкны, бер милләтне эчү юлына суга торган вә шул эчүнең көннән-көн киңәюенә, халыкның эченә кереп, шул авыруның тирәннән-тирәнгә бата баруына татар тормышында нинди сәбәпләр бар?..

Хәзрәтләремез «тәүфыйк бетте» диячәкләр. Бик тугры, тәүфыйгы бетмәгән кеше, үзен-үзе мәсхәрә итеп, сөяк сындырып, урамда эчеп, акырып-бакырып йөримени? Ләкин шул «тәүфыйк бетү» үзе сәбәп түгел, үзе бер сәбәптән килеп, туып чыккан сыйфат кына бит, аны үзен дә әллә нинди бер сәбәп тудырган түгелме?..

Элгәреге заманда, халыкның тормышы беркатлы гына булганда, күршеләренең хәяты ялтыравыклылыгы берлә аның күзен уйната, кызыктыра торган булмаганда, халык үзенең тормышының эченнән канәгатьләндерерлек кызыклар, рәхәтләр таба алган. Ул сабан туена барып, бик шәпләп көрәшкән, аннан сөякләре авыртыбрак кайткач, әбисе ясаган балны эчеп, азрак кәефләнеп тә алган, туйларга барып биегән, ерлаган, кызлар янына аулак өйгә кереп, «йөзек салыш» уйнаган, сөйләгән, ерлаган.

Кыз озатканда, килен каршы алганда, яңгы киемнәр киенеп, атларны шалтыравыклы сбруйлар берлән җигеп, авылдан авылга кунакка барган, шуларның һәммәсе дә аның тормышын төрләндергән, аның «тереклелек» тели торган башына, йөрәгенә азык биргән. Ул да йитмәсә, ул җомга көннәр, рамазан айла-рында мәсҗедкә барган да, хәзрәттән әллә никадәр вәгазьләр, нәсыйхәтләр ишеткән, хәзрәт авызыннан дөньяда яхшы торучыларга хур кызлары, оҗмахлар, татлы-татлы нигъмәтләргә вәгъдәләр алган. Болар да аның хыялын бизәкләп, аның башына матур-матур мәнзарәләр биргәннәр. Хәзрәткә ышанычы ике йирдә ике дүрткә ышанычы берлән бер булганга, шул вәгъдәләр-сүзләр аның башында хакыйкать булып утырганнар. Ул үзенең тормышының авыр чагында, әлеге хәзрәтнең вәгъдәләренә өмиден баглап, күңелен тынычландыра алган. Үзенең тормышының шатлыклы, күңелле чагында ул үзенең тирә-юненнән үрнәк алып, чәй, кымыз, бал берлән шул шатлыкны бизи генә биргән. Кайгылы вакытта үзен-үзе оныттырырлык каты тәэсир итә торган исерүгә ул ихтыяҗ сизмәгән, хәзрәтнең вәгъдәсе, аның һәр авырлыкка бер җиңеллек дигән иманы аңарга кайгы-хәсрәтен аек көенчә үткәрергә көч-куәт биргән.

Шатлыклы чагында аның исән-таза кешенең шатлыгы булганга, сонгый күңел күтәрергә ул һичбер төрле ихтыяҗ хис итмәгән. Аракы, сырага һич йомышы төшмәгән.

Замана үзгәрде. Күршеләремез русларның тормышлары ял-тыравыкланды, бизәлде. Аның эчендә зур көзгеле гаҗәп матур көйләр уйный торган машиналы чәйханәләр ачылды, ул үзенең ялтыраган утлары берлән үткән-барганны сокландыра-сокландыра чакырды. Абзыйны шунда керүдән тыя торган баягы хәзрәтнең вәгазенең көче бетте. Хәмер харам, мотлак, харам, катрәсе каннан яман, дип һаман сөйләсә дә, шул сүзләренең

кыйммәте югалды, хәзрәт үзе «бәнияте шифа» шуны эчкәләгәндә, хәзрәтнең базары төште. Теге дөньядагы вәгъдәсе әүвәлге бәһасен югалтты. Абзый, эче пошканда, күңеле тулып киткәндә, машиналы трактирга керүне зур гөнаһка, гаепкә саямый башлады. Ул бер керде — чәй эчте, икенче керде — сыра эчте, өченче керде — аракы эчте. Шундагы пөхтә урындыклар, зур көзгеләр, шыгырдап уйный торган машиналар аракы тәэсире берлән күтәрелгән аның күңеленә эз калдырды. Аның тупас тормышына бизәк бирде. Ул акрынлап кына эчә башлады.

Әфкяре гомумиянең шул аракыга карашының йомшаруы аның юлын ачты. Ул элгәре шәһәргә барганда эчсә дә, бара-тора алып кайтып та эчә башлады. Элгәре зур туйларда гына эчсә дә, хәзер гади көннәрдә дә эчәргә кереште. Хәзер ул эчә, татар дөньясының авылы, шәһәре эчә, татар дөньясының яшүсмере, ир уртасы эчә. Бәгъзе йирләрдә татар дөньясының голя-масы да, мулласы да, мөгаллиме дә, хәтта хатыннары да эчә…

Үзгәреш вакытында килеп чыккан, укымаенча мулла булган, чукымаенча карга булган яшьләр дә эчә, егетлек итеп, дөньяга төкермәенчә, үзенең фанатик түгеллеген күрсәтер өчен эчә. Анарның эчүе яшүсмерләремезгә, киләчәк буынга йогышлы чир кебек тәэсир итә, аларның урынлашып бетмәгән фикерләрен зәһәрли, әхлакларын боза. Аларның мәсләксезләре, төпсезлек-ләре яшь буыннан «Американ хулиганнары» чыгарырга вә шул эчүнең көннән-көн җиңел каралуына сәбәп була.

Еллар үтсә, шул эчү юлыннан барса, егерме-егерме биш ел эчендә эчү бәласе безнең тормышымызның тәмам үзәгенә барып йитеп, йөрәгемезне ашарга тотынуда һич шөбһә юктыр. Шуның өчен хәзердән шул коточкыч авыру берлән сугышырга вакыт йитте.

Иң беренче юл, иң беренче эш авыл халкына әһәмият бирү, анда исереклекне бетерергә тырышудыр. Аның өчен иң беренче шарт: авылларда мәктәпләрнең күбәюе, мәктәпләрдә балаларны аракыга дуңгыз итеннән дә дошман иттереп тәрбияләүдер. Вә икенчесе — авыллардагы хәзрәтләрнең бөтен көчләре, куәтләре берлә шул бәлагә ябышуларыдыр. Хәзрәтләр мәсҗед-тә, мәҗлестә шуны сөйләргә тиеш. Хәзрәтләр уңае килгән һәр чакта шуңарга аяк чалырга тиеш. Хәзрәтләр һичбер күңел хәтерләмәенчә эчүчеләр берлән сугышырга-кырылышырга тиеш.

Сүзләренең тәэсире булуы өчен иң зур шарт, әлбәттә, хәзрәтләрнең үзләренең аракының янына килмәүләредер.

Шәһәрләрдә аракы берлән тартышыр өчен, шәһәрнең яшьләре (теге яшьләр түгел), чын яшьләре мөмкин кадәр еш-еш әдәбият кичәләре, театрлар, музыка кичәләре ясарга тиеш вә шуның аркасында гөнаһсыз күңел юата торган йирләр ясап, трактир, кабакка ихтыяҗны бетерергә тиеш. Әлбәттә, укуның күбәюе, әдәбият аңлый башлау, театрларның таратылуы бу эш өчен бик зур ярдәмче булачактыр. Эшчеләр күбрәк булган йир-ләрдә бәйрәм көннәрендә әдәби кичәләр ясау тартышуны әллә никадәр җиңеләйтәчәктер.

Ләкин болар өчен халкымызның алдан бара торган бүлегенә үзенә әле эчүнең үзе өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә җинаять икәнен аңлау вә шул җинаятьне эшләмәсәк кадәр намуслылык кирәктер.

Мәйданга атылып эш эшләргә керешкән яшьләремездән без милләте, халкы алдындагы шул вазифасын үтәрлек егетлеге бар вә шул бурычын түләрлек намусы бар, дип ышанганга, тиздән үзенең шул авырудан пакьләнүен көтәмез. Аек әтиләр, аек әниләрдән туган безгә, балаларымызга, шул милләтне аек иттереп тапшыру мәдәни вә милли бурычымызнын иң зурысыдыр.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Bir cevap yazın