РУХАНИЛАРЫМЫЗНЫҢ ХӘЛЛӘРЕН ИСЛЯХ

 

Хөкүмәтнең руханиларымызның хәлләрене ислях итәргә теләве алдымызга әллә никадәр мәсьәләләр тудыра. Ул мәсьәләләр безгә күптән мәгълүм булганга, аларның күбесенә җавапларымыз да хәзер. Мәкәрҗә съезды руханиларымызның хәлен төзәтү мәсьәләсе берлән бик озак маташты вә ахырдан бөтен съезд тарафыннан кабул ителгән бер ләйхә ясап чыгарды. Шундагы фикерләр, уйлар милләтнең иң күбесенең фикере, уе булганга, аңарга милләтнең теләве дип карый аламыз вә хөкүмәткә шулай иттереп яңгыдан тәкъдим итә аламыз. Ләкин шунда кабул ителгән мәсьәләләр принцип уларак кына әйтелгәнгә, аларның тәфсыйлаты, аларның вак-төякләре хакында сөйләшү, киңәшү, әлбәттә, зарар булмаячактыр.

Шул киңәшкә иң мохтаҗ мәсьәләнең берсе — мәхәлләнең ничек вә кайда ясалуы, мәхәлләнең нинди юридический хокукларга малик булуы, мәхәллә берлән имамның ни мөнәсәбәттә булуыдыр, һәркемгә мәгълүм, хәзер мәхәллә ясау безнең бөтен мәдәни эшләремез арасында иң ансатыдыр. Аңарга хөкүмәт тә тирес карамый, аны мәхәллә халкы да бик ярата. Урын таба алмый, үзен кая куярга белми торган, укый-яза белгән эшсез кешеләремез дә сөенеп каршы ала. Шуның өчен авылларда, шәһәрләрдә көннән-көн мәхәллә күбәя, көннән-көн муллаларның саны арта. Мужикларның сүзе буенча, көннән-көн дин арта.

Ләкин бу «дин арту» авылдагы муллаларның дәрәҗәләре төшүгә, муллаларның халык күзе алдында кыйммәте югалуга, муллаларның үзләренең вакчыл, кечкенә, вак кешеләр булуына сәбәп булганга, диннең бозылуына, диннең дәрәҗәсе төшүенә әллә никадәр ярдәм итә.

Элекке замандагы мулла абзый берлән хәзерге мулла арасында халыкның күзендә әллә никадәр аерма бар. Мулла абзый ул динлелекнең, әхлак, әдәпнең мөҗәссәме. Аның сүзендә һич шөбһә юк, ул алдау дигәнне белми, сөйләгәндә «китап» сөйли, кушканда «шәригать» боера. Мулла, мулла ул — үз кеше. Ул үземезнең Әхмәди малае, Фәйзи кияве, кара сыерны саткан кодамыз, кашка бияне сатып алган белешемез! Ул безнең кебек үк күрше Мәрфуга берлә тавык өчен талаша, ул да безнең кебек төнлә берлән чыгып ил чалыннан атларына печән чабып керә, ул да, безнең кебек үк базарга чыгып, вак-төяк берлән сату итә. Әйе, ул мулла — кеше инде. Ләкин бит бәндә хатасыз булмый. Аның боерыгы, әмере — һәммәсе менә шулай карала. Аның сүзе һәрвакытта шул үлчәү берлә үлчәнә. Ник соң алтмыш ел эчендә авылларда фагыйле мохтар булып торган муллалар шулкадәр дәрәҗәләрене төшергәннәр? Чөнки ул вакытта мәхәллә аз булганга, муллага яхшы кеше, үз эшенә ышанган игьтикадлыларны табып булган! Ул вакытта шундый игътикад-лылар кирәгенчә йитеп торган, йомшаграклары да бергә-бергә муллалык гадәтен тотып килә алганнар. Хәзер алай түгел, егерме биш ел элек бер мәхәлләле авылда хәзер биш мәхәллә, ике-ледә — ун мәхәллә. Аларга кайдан шундый ихласлы мулла табып бетерәсең? Тагы элгәреге бер авылда бер мәхәллә булганда, бер авылда бер мулла булганда, мулла абзый шактый бай

булганга, ул Мәрфуга күрше берлән йомырка өчен оршышыр-га мәҗбүр булмаган. Хәзер мескин мулла шул йомыркага чәй алганга, аңарга һәр тавык бик кыйммәт тора. Элгәре мулла абзыйның ашлыгы, суы җиткәнгә, кеше яткач, печән урларга чыгарга мәҗбүр булмаган! Хәзер мулла, атын туйдырыр өчен, шуны эшләргә тиеш. Элгәре мулла абзый андый-мондый шәригатькә сыймый торган сүзләр берлән мөрәҗәгать итүчеләргә: «Ахмак, шәригатьне аяк астына таптыйсың», — дип куып та чыгарган, хатынын көчләгән кешеләрне шәригать өчен таяк берлән пешергәләгән дә. Хәзер мулла, өч тәңкә бирсәң, гадәде тулмаса да, никях укырга хәйләи шәргый таба. Хәзер мулла мал бүлешкәндә сиңа таба да, миңа таба да риваятьләр эзли, чөнки муллага ашарга кирәк, муллага торырга кирәк. Элгәре бер мулла алган табышка хәзер ун муллага торырга кирәк. Шул шәрмәндә гыял мескин мулланы ихласлы, игътикадлы булса да, вак эшләр эшләргә мәҗбүр итә. Ул мескин мулланы ваксынырга, үз дәрәҗәсене төшерергә, үзе берлән бергә шәригатьне дә ваксытырга мәҗбүр итә. Инде шул мулла мескин ничек итеп авылда мәдәни хезмәт итсен? Ничек итеп ул мескин халыкның әхлак-әдәбенең сакчысы булсын?

Бу көнге көндә халкымыз зур бурычларны үтәү алдында торганда, бу көнге көндә шул мәдәни бурычларны үтәр өчен, авылларда укып өлгергән бер сыйныфымыз булмаганда, без шул мәдәни бурычларны имамнарымыз, мөгаллим вә мөгаллимәләремез җилкәсенә йөкләтми ни эшли аламыз, һәм дә бу вазифа авылда мәдәни хезмәт итү, авылда халыкның әхлакын саклау, халыкны агарту, укыту, халыкка әхлак вә әдәптә үрнәк булу үзе дә шул муллалар, мөгаллимнәр, мөгаллимәләрнең бурычы түгелме?

Шөбһәсез! Ләкин бу авыр эшне әлеге дәрәҗәсе төшкән урынга утырган яшь мулла, никадәр яхшы булса да, никадәр иҗтиһадлы булса да, эшли аламы? Юк. Чөнки аның сүзе балдан татлы булса да, аның боерыгы «шәригать» булса да, аның вәгазе «китап» булса да, гавам халкы алдында болайга гына әверелгән! Базары төшкән. Шулай булса да шул мәдәни хезмәтләрне йөкләтер өчен, муллаларның игътибарларын үстерергә, кыйммәтләрен арттырырга тиеш. Бу да муллаларның хәлләрен тәэмин берлән генә, аларны вак-төяк эшләр артыннан йөрүдән коткару берлән генә була. Мулла булган кешенең вазифасы бик күп булганга, ул туларның уннан берсене генә тутырса да, Мәрфуга күрше берлән оршышырга, печән урларга вакыт калмаячак. Ул мәсҗеден дәвам итәргә тиеш, ул мәхәллә эшләрен идарә кылырга тиеш. Ул вәгазь-нәсихәт сөйләргә тиеш. Ул мәктәпне алып барырга тиеш. Шуларны чынлап эшләр өчен һәркөнне укырга, һәркөнне тәдкыйкатта булынырга кирәк. Яхшы вәгазь сөйләр өчен, ул вәгазь һәрвакыт халыкка файдалы, халыкны үзенә карата торган булсын өчен, көн дә-көн дә яңгы сүзләр сөйләргә тиеш. Аның өчен укырга, бер буйдан укырга тиеш! Укыр өчен тормыш тәэмин ителгән булуы, укырга кита-бы, рисаләсе, гәзитә-журналы кул астында булырга тиеш түгелме? Боларны гыйддәте тулмаган хатынга никях укыган өчен алган өч тәңкә берлән үтәп булмый. Җитди иттереп имамның хәле тәэмин ителергә кирәк. Җитди иттереп аның баласы-чага-сы укырлык хәлле ясалырга кирәк. Ләкин хәзерге хәлдә һәр ике йөз җан бер җәмәгать, бер мәхәллә булып, ике мулла, бер мөә-зин алганда шул мөмкинме? Бер мөселман фәкыйре, бае катыш сиксән җан шулай иттереп, бер мулланы тәрбия кыла аламы? Шул сиксән җан муллага, ичмасам, аена йөз сум килер ясый аламы? Ягъни бае, ярлысы ел буена унбишәр сум бирә аламы? Җилкәсенә фарыз булып утырган баласын укыту, мөгаллим вә мөгаллимәнең тәрбиясен кушсак, шул бер җанның мәдәни бурычы гына егерме биш тәңкәне үти аламы? Катгыян, юк! Сон шул сиксән кешенең бер муллага ихтыяҗы бармы? Юк. Бер мулла биш йөз, мең йортлы авылны идарә итә ала. Шулай булса, мәхәллә бүлү, мәхәллә күбәйтү дигән бәлане башымыздан ыргытып ташларга гына кала. Менә шул ноктаны һичбер хәтердән чыгармаенча, руханиларның хәлене исляхта авыл биш йөз йорттан артмаса, мәхәллә аерылмый дигән маддәне кертергә кирәк. Вә гөмбә кебек үскән авыл мәсҗедләре арттыруга чик сугарга кирәк! Муллаларның дәрәҗәләрен олыгайта төшәр өчен, аларны мәхәллә халкының миннәтеннән коткарыр өчен, муллаларның Мәгашләрен хәзерге кебек хурлыклы иттереп садака җыю рәвешеннән чыгарырга, авылларда ясалган мәхәллә картларының мәҗлесе тарафыннан мәгаш кебек бирдерү тарызын-да эшләргә кирәк. Мәхәлләнең үзенең юридический хаклары булуы, ягъни мәхәллә үз исеменә милек сатып ала, үз исеменә вәкыфлар кабул итә ала торган, мәхәллә үз исеменнән үзенең балаларын укыта ала торган, үзенең фәкыйрь, мохтаҗларын карый ала торган вә шул кирәк-яракларына үзенең мәхәлләдәш-ләрене мәгълүм бертөрле вә иреге берлән баглый торган праволар булуы шарттыр.

Имам берлән мәхәлләнең мөнәсәбәте хакында безнең бөтен халкымызда бер генә фикер бар, дисәм, бик аз хата итәрмен. Ул да — имамнарның мәхәлләдән сайланулары. Ләкин бу сайлану хәзерге кебек бер куштанның кызын алу, бер байгураның балдызына өйләнү, биш-алты кызыл авызга берәр кадак чәй өләшү, берничә бушбугазларга чиләкләп аракы эчертү ысулында булмаска тиеш. Протестантлардагы кебек, имам булырга сәляхияте бар кешеләр, имам булырга ярый, дип ихтимал тоткан кешеләр мәхәллә алдында берничә көннәр калып, гыйбадәт кылдырып, вәгазь сөйләп, балалар укытып, имтихан бирергә тиеш. Халык кайсысын сөйсә — шунысын тотарга алсын!

Шул әсаслар кабул ителгәндә дә, бу кадәр яхшы муллаларны табып җиткереп буламы? Боларны укытып чыгара торган мәдрәсәләремез бармы? дигән сөальләргә мин, мәдрәсә мәсьәләсен читкә калдырып, хәзер дә татар дөньясында авыл саен яхшы бер мулла табарлык дәрәҗәдә укыган, хәзерләнгәннәремез бар дип уйлыйм. Әлеге шул «полкадач»ы муллалар арасында да шактый кешеләр юк түгел. Тормышлары тәэмин ителсә, «муллалык» бер матур милли хезмәт эше иттерелеп танылса, шөбһәсез, теләүчеләр, шул юлда файда китерергә ашыгучылар булыр, дим. Тагы бит хәзер безнең шактый күп мөгаллимнәремез бар. Ник шулар имам булырга ярамый? Калачак мәсьәлә мөәзиннәр берлән имамнар арасындагы мөнәсәбәттә. Бу да мәгълүм кагыйдәләр берлән билгеләнергә, икесенең дә чикләре сызылырга вә шуның берлән бабадан бабага күчеп килгән мулла-мөәзин низагысына бер дәрәҗә хитам бирелергә тиеш.

Менә авылларда шундый мәхәллә ясарга муафикъ булсак, авылларда шундый муллалар вөҗүдкә чыгара алсак, мәдәни хезмәтемезнең иң зурысы эшләнгән булыр иде. Ул вакытта бу көнге көндә җәелеп килә торган азу-тузуга, мөселман авылларына килешми торган ашау-эчүгә дә беркадәр киртә салып куйган булыр идек. Димәк, авылларда мулла мәдәни бер куәт булуы өчен, ул үзе халыктан бик күп югары торырга кирәк, ул халыктан мөстәфъни булырга кирәк.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

 

Bir cevap yazın