ГӘЗИТӘЛӘРДӘН

Бу зур кайгы бер сезнең гаиләнең кайгысы булмаенча, тормыш бабаның кушуы буенча, мөселман дөньясыннан читләрдә торырга мәхкүм бик күп кардәш-кабиләмезнең кайгысыдыр.

Ләкин моның даруы юк түгел. Элгәре балаңызны, мотлака, татарча сөйләтергә өйрәтергә тиеш. Анасы һичбер вакыт аның берлән русча сөйләмәсен.

Икенчедән, балага икеңез дә, бигрәк анасы иске әкиятләр, алтын бармаклы, көмеш тырнаклы батырларның хикәяләрен, ханнар, хан кызларының кыйссаларын татарчалап сөйләңез. Белсәңез, татар көйләре көйләңез, ерлаңыз. Белмисез икән, тавышыңыз күркәм түгел икән, Казаннан матур көйле пластинкалар алдырыңыз. Грамофонмы, башкамы, музыка коралы алыңыз. Мөселман бәйрәмнәрендә баланы бәйрәмчә киендереп, үзе ярата торган татлылардан берәр нәрсә алып: «Бунә бүген бәйрәм, бунә сиңа бәйрәм өчен алдык», — дип, хәтеренә бәйрәмнең кадерен сеңдереңез. Бала алдында динне җиңелгә сайый торган һичбер сүз сөйләмәңез. Җае чыкканда, аның татар баласы икәнен, аның мөселман икәнен әйтмәенчә китмәңез! Зуррак бәйрәмнәрдә, теге өч-дүрт баланы да бергә чакырып, татарча бер-бер пәрәмәчме, коймакмы, саф милли аш пешереп ашатыңыз, һәммәсене бергә җыеп, бер-бер милли бала уены уйнатыңыз. Милли музыкага ерларга өйрәтеңез…

«Ак юл» журналын алып, әнисе вә син үзең шундагы рәсемнәрне, хикәяләрне аңлатыңыз!

Вакыты тугры килсә, әнисе берлән Казанга-фәләнгә йөреп, татар тормышының тантаналы йирләре күрсәтелсә, әлбәттә, бик зур файда булыр.

Бу чараларның бердәнбер чаралар икәнлегендә шик юк. Фәкать шушыларны кирәгенчә әһәмият биреп эшләгәндә генә, бәхетсез ата үзенең хәлен йиңеләйтә алыр.

Бу хәл бер Себер татарлары башында гына түгел, бәлки, гомумән, татар мәркәзләреннән ерак тора торган татарлар башындагы хәлдер. Сәүдә белән Русиянең төрле тарафларына җәелеп тора торган халкымызның башына бу дәрт көннән-көн куәтлерәк булып төшеп барачактыр.

1913 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Bir cevap yazın