Харбинда Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте тарафыннан ноябрьнең 10 ында Гаяз әфәнде Исхакый шәрәфенә, аның шәһәребездән китүе алдында бер кичә эшләнеп, зур бер уңышлык берлә, безнең әдибебезнең үз кулы берлә язылган биш пәрдәле «Дулкын эчендә» дигән драмасы2 уйналды. Атаклы язучы вә милли юлбашчыбызның Харбинга килүе хөрмәтенә сәхнәгә куелган «Җан Баевич» комедиясендә3 театр караучыларыбыз, милли тормышыбызда кире яктан зур гына роль уйнаучы «киртә сикерү»челәребезгә төбәтелгән үткен вә ачы бер сатира күреп, Җан – Шакирҗанның «тузга язмаган» итенеш вә сүзләреннән ачулы көлеп утырган булсалар да, кыскартылган мөндәриҗәсе Кобе шәһәрендә остача уйналып үтүе берлә «Милли юл» укучыларына таныш булган «Дулкын эчендә»не караучылар, күзләренә яшьләр килгән хәлдә рухан әрнеп, авыр бер тәэссорат астында калган иделәр. Аларның күз алларыннан, мөхәррирнең каләме берлә сәнгатьчә эшләнеп, уйнаучылар тарафыннан яхшы үтәлгән, аеруча хатын-кыз рольләрендә катнашучы ханым вә туташларыбыз тарафыннан оста вә матур итеп җитештерелгән җанлы, тәэсирле, күңел әрнеткеч күренешләр уздылар.
Адәм баласының тормыш фаҗигасен аз гына да булса йөрәгенә якын алучы кеше кан «дулкыны» эчендә хәят өчен тартышуда көчсез калган драманың каһарманнары, тол хатын Разыя, авыр вакыйгалар тезмәсенең эчендә фаҗигале рәвештә килеп, бер-берсенә «чәчләре бәйләнгән» Баку һәм төрек әсире Фәрид бәй, рус өмәсенә китеп корбан булган Хәйрулла аганың башларына төшкән ачы язмыш, әүвәлгесенең углы кечкенә Шәүкәтнең анасының үтерелүе хакында сөйләп күз алдына китерелгән күренешләр; Хәйрулланың үксез калган балалары, аларның аталарының фронтта үлү хәбәрен белдергән хатны, күз яшьләренә чылатып, бәхетсез Разыя ханымга китереп күрсәтүләре – болар караучының үзе, үзе булмаса, үзенең атасы, апасы, баласы, кардәшләренең башыннан узган вә узып торучы манзаралар. Драма күренеш вә хәрәкәтләр берлә бик мул итеп ашлыкланган, алар бер-бер артлы үзгәреп, алышып торалар. Бәхетсез гаиләне әйләндереп алган әхваль өй эченнән – әсәрнең күләменнән ташып чыга: ишегалдында – урамда кала да, читләрдә, фронтларда булып торган вакыйгалар хакында мөхәррир, асрау кыз Галимә, Бану, Фәрид бәй, Шәүкәт вә башкалар авызыннан сөйләтеп, караучының хыялында, сәхнә утлары яктысында уйналып барган күренешләргә бәйләп, әтрафында урын тоткан хәдисләрне дә рәсемләндертә. Канлы «дулкын» тамчылары ишек вә тәрәзәләр аркылы өй эченә бөркелеп керәләр…
Әсәрнең үзәк шәхесләреннән булган Разыя вә аның кызы Бану ролен үтәгән Рабига ханым Диюеш, Маһинур туташ, Чүрәй вә асрау ролендәге Маһирә туташ Лаеш чын-чыннан күңел биреп уйнаулары аркасында зур бер уңышлык казандылар. Аларда, бигрәк тә әүвәлге икесендә, рольне иҗат итү осталыгы бар. Икенче вә өченче дәрәҗәдәге рольләрдә туташ вә ханымнардан Таһирә Кодаки, Хәмзия Асуки, Суфия һәм Сәгъди Агиш, С. Диюеш, Суфия Чүрәй; ирләрдән А. Дәүләткилде, А. Сали, Х. Габдери, С. Канбик, С. Агиш, Ф. Диюеш катнаштылар. Суфлёр вә сценариус вазифалары Маһинур Бичура, Хамидә Әхмәди туташлар тарафыннан үтәлеп, режиссёрлыкны Рабига Диюеш башкарды. Күңелле уйнаучылар сәхнәсендә табигый кимчелекләр күп була, шуның берлә бергә һәвәскәрләр арасында эшкә күбрәк вакыт вә көч бирелгәндә, профессиональ уенчылар берлә дә тиңләтерлек талантлар бар.
Һәвәскәрлек шартлары арасында декорасиюн, җиһаз, кием-салым, грим вә яктырту якларыннан килеп чыга торган җитешсезлекләр, бөтен кирәк-ярак алдан кайгыртылмау сәбәпле, һәрвакыт булып тора. Уен көнне кулда ни бар, шуның берлә канәгатьләнү мәҗбүрияте үзенең соңгы сүзен әйтә. Боның кеби җитешсезлекләр, гомумән, берләшмә хәятымызда вазифаларның үзара тигез бүлеп алынмавыннан, бөтен эшне бер-ике кешегә генә тапшырудан килә. Шулай була торып та, Харбин сәхнәсенең уңышлы юлдан барган хезмәте, саналган җитешсезлекләр төгәлләнгән хәлдә, табигый, тагын да алга китеп, тагын да күбрәк җимешләр биргән.
5 нче пәрдә ябылыр-ябылмас сәхнәгә чакырылган Гаяз әфәнде, ул Разыялар, Банулар, Фәридләр, Хәйруллаларның берәр генә булмыйча, аларның исемнәре вә башларыннан үткән кайгыларының меңнәр, йөз меңнәр вә миллионнарыбызга уртак булуын бик хаклы рәвештә әйтеп бирде. Мөхәррирне котлап сөйләгән Ә. Виргаз да: «Гаяз әфәнде бу әсәрендә халкыбызның «күпме михнәт күреп, күпме күз яше түгүен» күрсәтеп бирә», – дип тугры әйтте. Каләм остасы үзенең милли әсәре өчен халык тарафыннан бик озак алкышланды.
Халкыбыз, озын көй, озын җырларны бик яратып, моңланып тыңлаганы кеби, сәхнәдә дә драма әсәрләрен бик дикъкать берлә сөенеп карый.
Милли театрыбыз тарихында аеруча урын тоткан вә илебездә зур бер муаффәкыять берлә уйналып, «аталар»ны «балалар» берлә беррәттән сөйдерә башлауга сәбәпче булган «Зөләйха»ның мәгънәви уңышларының сере Гаяз әфәнденең бу әсәрендә тарихыбызның кара елларында булып узган күренешләрне үзенең яратыш кылларында «хәсрәт көйләре» берлә көйләп, шуның берлә аңкытып, терелтеп, җанландырып бирүендә ята. «Дулкын»ның корбаны Разыя ханым берлә Зөләйха фаҗигаләре арасында охшаш нокталар бар. Алар икесе дә бик динле. Разыя да, Зөләйха кеби, рустан михнәт, җәбер күрә. Үзен диварга китереп терәгән тупас комиссарга: «Син – бер рус, мин – мөселман!» – ди.
Бөек «Кушлавыч ятиме» шуны әйтә:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен4,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәкми тик мәгънәсе юк көлке-уен.
Мөхтәрәм әдип вә юлбашчыбыз Гаяз әфәнде үзенең бу якка сәяхәтендә, Ниппон вә Маньчжу-Года уйналган әсәрләрендә тормышыбызның авыр вә күңелсез күренешләрен җанландырып, мәгърузә вә лекцияләрендә халкыбызның үткәндә вә хәзердәге авыр хәлләрен сөйләп, киләчәгебезгә юл күрсәтеп, Ерак Шәрекъ төрек-татарларының күңелләрен уятты. Аларның иң нечкә кылларын тибрәтеп җибәрде. Бу кыллардан чыккан тавышлар, алар биргән аһәң, төрле почмакларда җыелып, бергә кушылып, халыкның теләк вә таләпләрен, зарын, кайгысын вә шатлыгын аңлата башладылар. Көчле милләтчелек тамгасы берлә узып баручы көнләребездә, кирәк Гаяз әфәнденең хөрмәтенә эшләнгән кичәләр вә аның мәҗлесләрендә булсын, кирәк аны вокзалларда тантаналы каршы алу-озату вакыйгаларында булсын, халык күңеленең кыллары, бөтен Ерак Шәрекъ корылтае5 җыелу берлә көчле бер аккордка кушылу алдында һәр җирдә, һәр урында бер генә төсле, бер генә төрле көйне көйлиләр. Бу көй – мәңгелек, мөкаддәс милли көй.
Хөсәен Габдүш1
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Кадерле тамга астында. «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 1 (84) нче санында «Хөсәен Габдүш» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Хөсәен Габдүш – Хөсәен Рәхимҗан улы Габдүш (1901 – 1941), татар язучысы, шагыйрь, режиссёр Троицк каласында туа. Октябрь инкыйлабыннан соң Маньчжуриягә күчеп китә. 1919 елдан Харбинда яши, Ерак Шәрекъта укыта, төрле газета һәм журналларда эшли, татар драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя, аларда төп рольләрне башкара. Х. Габдүш әсәрләре төрле газета-журналларда («Ерак Шәрекъ», «Яңа милли юл», «Милли байрак», «Чаткы», «Казан» һ. б.) басылган. 1931 елда Токиодагы «Матбагаи исламия»дә Х. Габдүшнең гарәп хәрефләре белән «Дүрт хикәя» дигән җыентыгы басылып чыга.
2 …«Дулкын эчендә» дигән драмасы… – бу пьесаны Гаяз Исхакый 1920 елда Парижда яза. 1937 елда Берлинда басылып чыга. Китапның титул битенә: «Тампере милләтчеләренең һиммәте берлә нәшер ителәдер», – дип язылган. «Дулкын эчендә» драмасы тәүге тапкыр 1933 елда Япониянең Кобе шәһәрендә үзешчәннәр тарафыннан сәхнәләштерелә. Бу пьеса – Г. Исхакыйның чит илдә язылган иң беренче әсәре.
3 …«Җан Баевич» комедиясендә… – бу пьеса 1923 елда Берлинда язылган. Шунда ук «Яңа милли юл» нәшриятында 1939 елда басылып чыккан. «Җан Баевич» комедиясе буенча спектакльләр 1934 елда Ерак Көнчыгыштагы кайбер шәһәрләрдә үзешчән артистлар тарафыннан сәхнәгә куелган.
4 «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» – Г. Тукайның «Сәрләүхәсез» шигыреннән өзек.
5 Ерак Шәрекъ корылтае – Беренче Ерак Шәрекъ гомуми корылтае 1935 елның 4 февралендә ачыла. Анда Ерак Көнчыгышта яшәгән барлык Идел-Урал төрек-татарларының (Кытай, Маньчжоу-Го, Корея, Япония) вәкилләре җыелган. Корылтай, Ерак Көнчыгыштагы мөселманнарның тормышын җайга салуга юнәлешле бер төркем карарлар кабул итеп, 14 февральдә эшен тәмамлый.
Әхваль – хәлләр.
Декорасиюн – декорация.
Мәгърузә – доклад.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 81-83.