ГАЯЗ ӘФӘНДЕНЕ АУРУПАГА ОЗАТУ

7 март Шанхай портында Аурупага китә торган француз вапуры янында ашыгычлык берлә соңгы хәзерлекләр бара. Төрле милләт халкы, төрле телдәге сүз кисәкләре, ләкин күпчелек хәрәкәт җир хуҗалары кытайлар ягында. Алар кырмыска кеби кайный, ашыга, йөгерә, кычкырып сөйли, шунда сәүдәсен дә итә, хәерен дә сорый, төрле уеннар да күрсәтә. Әлхасыйль, мөмкин кадәр күбрәк акча җыеп калырга тырыша.

Вапур кузгалу берлә, тирә-як фейерверк тавышы берлә була. Кытай халкы үзенең ниндидер зур кешесен озата һәм аның юлындагы кара көчләрне шул тавыш берлә куа, куркыта.

Шанхайда яшәүче Идел-Урал төрек-татарлары да шул вапур берлә үзенең юлбашчылары Гаяз әфәнде Исхакыйны озаттылар. Кытайларча фейерверк та атылмады, Аурупа халыкларыча артык хасияткә бирелеп, шау-шу да күтәрелмәде. Ләкин китүчегә булган зур ихтирам һәр озатучының йөзеннән, хәрәкәтләреннән күренеп торды. Күңелләр «киләчәк күрешү туган илендә насыйп булсын иде» дигән теләкләр теләде. Ерак Шәрекъта яшәүче төрек-татар арасында ике ел ярым буе үзен-үзе онытып эшләгән эшләре, сарыф иткән көчнең нәтиҗәләре күз алдына килеп басты да, «шәхесләр тарихта роль уйнамыйлар» дигән фикернең киресенә тагын бер куәтле дәлил арттырдылар. Ике ел ярым эчендә халкыбыз арасындагы зур үзгәрешләр үтеп, халкыбыз үзенең кемлеген эзләп, табигый үсү юлына кереп, әхвале рухиясенең яңаруы һәм барысыннан да бигрәк милли гаянең нык урнашуы, шулар бары да, озату вакытындагы күңелсезлекләрне югалттырып, күңелне шатлык белән тутырдылар. Башны югары күтәрттереп, иркен сулыш берлә, «киләчәк – халкыбызның кулында» дигән фикерне ышаныч берлә әйттерделәр. Шундый иман берлә Ерак Шәрекътагы төрек-татарлар үзләренең юлбашчыларын озаттылар.

Ләкин башкачарак әхваль астында алар аны каршы алганнар иде. 1933 елның көзе иде. Гомумән, Ерак Шәрекъ төрек-татарлары үзләренең көзге болытлы яңгырлы көннәрен уздыралар иде. Көзен яфракларын койган агач төсле, халык үзенең күп сыйфатларын югалтты, иң кадерле саналган милли идеал да:

Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак2, –

«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак… –

хәлендә иде.

1905 елда көчәеп киткән милли хәрәкәт гәүдәләнеп беткән вакытта гына Октябрь инкыйлабы тарафлы[лар] тар-мар кылынды. Мөһаҗәрәт тормышында бу хәрәкәт инерция буенча бераз вакыт дәвам итеп килсә дә, авыр тормыш халкыбызны шәхси мәнфәгатьне бар нәрсәдән күбрәк алга тоту юлы буенча алып китте.

Милли гая, бөтенләй ташланмаса да, читкәрәк тибәрелде. Табигый, ул тибәрелү берлә халкыбызны башка тәэсирләр чорнап алдылар. Шул тәэсирләрнең берсе гасырлар буенча безне изеп килгән рус тәэсире иде. Бишенче елдан башланган хәрәкәт, милли кортылу фикерләре халкыбызның бар катлауларына таралып, урнашып өлгерә алмаганга, бу алда йөрүче сыйныфыбызның фикере булып, гавам исә үзен чын төрек-татар итеп белсә дә, руска бик дошман булса да, рустан аерылып, мөстәкыйль яшәргә бик теләсә дә, аның өчен хәзерләнеп өлгермәгән вә юлларын билгеләмәгән иде. Әлбәттә, бу бары да гасырлар буе рус кул астында яшәүнең эзе, рус истибдадының милли барлыгыбызны югалттыру, тарихыбызны оныттыру сәясәтенең җимешләре иде. Шул сәбәпләрдән мөһаҗир халкыбызның баштагы Ерак Шимальдә үз сынын үзе тоталмый үрмәләп үсә торган каен агачы хәленә килгән иде. Урта халык эчендә кайбер рус тәрбиясен генә күргәннәребез, халык телендә башка үләннәргә үрмәләп, алсу чәчкәләр «эт эчәге» исемендә йөртелә торган чүп үләненә әйләнә башлаганнар иде. Рус гәүдәсе, рус идеоложисеннән башканы күрә алмыйлар иде. Мөһаҗәрәт дулкыны алдагы сыйныф халкыбызны алып чыккан кеби, сынын тота алмый торган каеннарны, руска үрмәләгән эчәгеләрен дә алып чыкты. Алдагы сыйнфыбыз бездә күп булмаганга, мөһаҗәрәткә чыгу берлә төрлесе төрле якка таралды, сибелде, сибелсә дә, милли гаяне югары тотып килделәр һәм хәзер дә тотып киләләр. Шулар арасыннан милли көрәшчеләр, юлбашчылар чыкты. «Эт эчәкләре» исә хәзерге көнгәчә рус тирәсендә паразит булып яшиләр. Милли хисе булган, ләкин көче-куәте булмаган, арка үзәкләре ныгып бетмәгән халкыбыз авыр хәлдә уртада калды.

Мөһаҗирләрнең күбесе Ерак Шәрекъта булганга, шул югарыда күрсәтелгән сәбәпкә бинаән, Ерак Шәрекъ иң авыру урыныбызга әйләнде. Берничә руска сатылган хаиннәрнең дә бу йирдә үк булулары халкыбызның фаҗигасен бигрәк тә арттырды. Бу рәвештә тагын берничә ел яшәлсә, мәгънән үлү алдында идек. Бәхетебезгә каршы, Ерак Шәрекъка Гаяз әфәнде Исхакый килеп чыкты. Япониягә килүе берлә, халкыбыз арасында милли иманны көчәйтү-ныгыту, истикъляль фикеренә йитештерү эшенә тотынды. Черек нигезгә төзелгән һәйәтләр [урынына] яңы сәламәт әсаста төрле һәйәтләр төзелде. Шуның берлә бәрабәр төрле конферанслар биреп, матбугатка чыгып, япон әфкяре гомумиясенә үзебезнең кемлегебезне, теләгәнебезнең хаклыгын тугдырды. Халкыбыз исә мәгънән бик тиз үсә башлады. Истикъляль фикерен бик яхшы аңлады. Төрек-татар халкының шундый алмашынуы русларга ошамады. Алар сатлык хаиннәр аша һөҗүмнәрен башладылар. Ләкин бу хаиннәр, үз яннарына аңсыз халкыбызны җыеп, милли эшләребезгә каршы мөмкин булган бөтен пычраклыкларны эшләделәр. Ләкин бу хәрәкәтләр халкыбызны оештырды. Милли иманын көчәйтте. Япониядә беренче корылтай уздырылды. Япониядән Маньҗо-тигога3 килеп, шул ук эшләр эшләнде. Халкыбыз хәзерләнде. Әфкяре гомумиягә кемлегебез белдерелде, һәм Маньчжо-тигода, Ерак Шәрекъта яшәүче бар төрек-татарларның беренче корылтае да җыелды. Мәркәз төзелеп, төрле йирдәге төрле һәйәтләр бер җепкә тезелде. Ничә еллар буенча милли матбугатка мохтаҗ булып яшәгән халык өчен милли матбугат вөҗүдкә китерелде. Хәзерге көнне «Милли байрак» милләтчеләр тарафыннан гына яратылып укылмый, милләтче исемендә йөрмәгән төркем тарафыннан да бик тәмләп укыла. Милли истикълялебез, башка мәхкүм булган милләтләрнең истикъляле берлә баглы булганга, иң мөһим адымнар бу тугрыда эшләнеп, җәбһәдәшләребез, Гөрҗи, Украина, Кафкасия, Төркестан һәм башкалар берлә җанлы бәйләнеш башланды.

Бу эшләр Гаяз әфәнденең күп чәчләрен агартып, сәламәтлеген дә алып киттеләр. Ләкин корбансыз эш булмый, шуларның нәтиҗәсендә халкыбыз үсте, ныгыды. Арадагы төрле чүп-чарлар уталды. Чуар фикерләрнең урынына бер төрекчелек иманы, истикъляльчелек омтылышы калды һәм «шул юлдан башка юл юк» дип эшләүче актив вөҗүдкә килде. Гаяз әфәнде китү берлә дә бөтен мәсьүлиятьне күтәргән шул актив һәм аның эшләре дәвам итәчәк.

Мәдинә Салиәхмәт1

Шанхай, 12 март

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Гаяз әфәндене Аурупага озату. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 5(99) нче санында «Мәдинә Салиәхмәт» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Мәдинә Салиәхмәт – Мәдинә Салиәхмәт (1895–1964), җәмәгать эшлеклесе, публицист, тарихчы. 1920–1930 елларда Ерак Көнчыгышта мөһаҗир булып яши. «Яңа милли юл» журналында һәм «Милли байрак» газетасында күп кенә мәкаләләре басыла. Шанхай Идел-Урал төрек-татарлары комитеты җитәкчеләреннән берсе.

2 Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак… – әлеге өземтә Г. Тукайның 1909 елда язган «Теләү бетте» шигыреннән алынган. Әсәр А. С. Пушкинның «Я пережил свои желанья…» (1821) дип башланган шигырен иҗади файдаланып язылган.

3 Маньчжо-Тиго – Маньчжоу-Го, 1932–1945 елларда Маньчжурия территориясендә яшәп килгән марионет дәүләт. 1934 елның 1 мартында Маньчжоу-Го Бөек Маньчжур империясе (Маньчжоу-Диго) дип игълан ителә.

Канхур – канечкеч.

Әлхасыйль – кыскасы.

Әхвале рухиясенең – рухи торышның.

Кортылу – азатлык, бәйсезлек.

Истибдадының – деспотизмының.

Ерак Шимальдә – Ерак Төньякта.

Бинаән – таянып.

Мәгънән – мәгънә ягыннан.

Конферанслар – лекцияләр, чыгышлар.

Әфкяре гомумиясенә – җәмәгатьчелек фикеренә.

Мәхкүм булган – изелгән, җәберләнгән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 90-93.

 

 

Җавап калдыру