134. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Бездә бу ел кыш бик иртә килде. Суыклар күпдән башлады. Утын, күмер бик бәһаләнде. Фәкыйрь-фокараның хәле бик авыр. Күмернең килосы (мангал) 27 грошка чыкды, диләр. Госман Хуҗаның, мескиннең, ни утыны бар, ни дә күмере. Хатынының кочагында бер имзәк баласы да бар. Үзе китапханәдә чалыша иде. Дәүләтдә тәсаррыф  дип, уны урынындан чыгардылар. Бик боеклар. Мин, Аллага шөкер, өстем бөтен, тамагым тук, өем йылы. Истанбулда бу ел төрле-төрле конгрәләр дәүре башланды. Дил конгрәсе бик шау-шулы булып, ярты калган иде. Инде икътисад конгрәсе башланды. Хөкүмәтнең икътисади сәясәтен бик каты тәнкыйд итәләр. Икенче якдан, Аурупаның төрле ач мәмләкәтләрендән аз-маз Төркияне таныган ач профессорлар салгын хәлдә  килергә тотындылар. Берәр-икешәр конферанслар биргән булып, тамакларын туйдырып, өст-башларын бераз рәтләп, төрек матбугатында гына төрекләрне мактап киләләр-китәләр.

Безнең әсирләр әле һаман килеп чыкканлары юк. Көтәмез. Садри бәй тәмамән ийиләшеп бетде. Былтыргы хасталыгындан бернәрсә дә калмады. Муса әфәнде көндән-көн сүнә килә. Без уны һичбер җибәрү тарафында түгелмез, әмма бик гыйнадчы . Әле ике айдан бирле үзен мунчага кертә алмыйлар. Керләнеп, сасып беткән. Шундан җирәнеп, кунак булган өйнең хезмәтче хатыны да качкан. Һидаять берничә мәртәбә: «Әйдә, хәзрәт, мунчага барамыз», – дип килсә дә бармаган. Бармый. Гаҗәеп бер кеше булган. Аллаһ ярдәмчесе булсын. Касыйм бәйләр шулай этле-мәчеле яшиләр. Тукай услу-услу  гына утыра. Ләкин әле имтихан бирә алганы юк. Вәкаләтдән мөсагадәсен көтә. Яшьнә ирем кайта дип көтеп ята. Октай бик башларын әйләндерә. Акча тапдыра, кием сорый. Көн дә китәргә тели, кычкырыша. Мәрьям ханым шулардан туеп, Касыйм бәйне талый, уның баш итен кимерә. Касыйм да шуларны онытыр өчен бурычка алган парасы берлә хәмерле танышка барып, дүрт-биш бардак шәраб эчеп, дөньяны онытырга маташа. Октайны өйләндерүдә Мәрьям ханымның планлары бер дә чыкмады. Ул эчендән Октайның шул мөсрифлеген  кайнанасына йөкләтергә дүшенгән булырга кирәк. Алар кияүне карау кайда, кызларын да рәтләп җиһазландырмаенча озата биргәнләр. Инде кияүләре Җәвад да килеп чыгачак. Мин Касыйм бәй үлеп китмәсен дип курка башладым. Уның бу ел Бугаз эчендәге дәресләре азайганга, мәгаше  дә кимегән. Хәят син киткәндән бирле 25–30 % бәһаләнде. Тормышлар күңелле түгел. […] әле һаман авылда ята. Камиләгә сәлам сөйлә. Багданович «Идел-Урал» китапларын таптымы? Әллә            […]       күндермиме? Аңарга да сәлам сөйлә.

Сиңа бер йомыш. Мин министр Сшаэдселгә бер мәктүб язган идем. Мәктүб тә октябрьнең 20 сендә киткән иде. Аңардан җавап ала алмадым. Шуны телефон берлә сора әле. Мәктүбемне алганмы, юкмы? Сәлам сөйләргә дә онытма. Әлегә хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
24 ноябрь, 1948. Бәйуглы.

Камилә ханым сиңа һаман сәлам язарга куша. Садри Анкарада Мөрүрне китеп күргән. Дөньядан, мәктүбендән, танышларындан, кону-комшусындан , һавадан, судан – һәммәсендән бик зарлана, ди. Үзе исән, сау-сәламәт икән. Сиңа, әлбәттә, мине Лондонга алып китмәде дип үпкәләгәндер. Хакы да бар, йә, үзе ялгыз бер башына ни дип Анкарада утырып торсын ди. Гаҗәеп зиһниятле бер көчек ханым.

Мин берничә айдан бирле простатка каршы энә япдырам. Иртәгә соңгысы булачак. Иншаллаһ, файдалы булыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

134. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Тәсаррыф – экономия.

  Салгын хәлдә – яу хәлендә.

  Гыйнадчы – үзсүзле.

  Услу-услу – тәртипле.

  Мөсрифлеген – әрәм-шәрәм итүчелеген.
  Мәгаше – эш хакы.

  Кону-комшусындан – күрше-фәләннән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру