137. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең соң мәктүбеңне кичә генә алдым. Саулыкны, сәламәтлекне белеп сөендем. Мин шулай искечә яшәп киләм. Ләкин әле хастаханәләргә йөрүем бетмәде. Пазар иртәсе менә тагы хастаханәгә барып, мигъдә суымны алдырачакмын. Бу шактый татсыз бер эш, әмма кирәк булгач, чыдамый хәлең юк. Мигъдәмдә җәрәхәт-фәлән булмадылар . Ләкин мигъдә урынындан ойнамыш , югарыга таба фырламыш . Вә бәгъзе йирләре итләргә йайылмыш , имеш. Хәзер мигъдә суында нәрсә артык, нәрсә ким, шуны белергә телиләр. Хәзер әле каты пәрһиз ясап киләм. Мондагы гәзитәләр, бу араларда Лондон иң суык көнләрен кичерә, дип язалар. Синең одаң бик суык түгелме? Үзеңә күрек тун алган идеңме? Әллә бәйрәм соңында булачак тәнзиләтле  сатышны көтеп торасыңмы?

Монда да бу ел һавалар бик кәмит китде. Бер-ике атна дурмадан карлы ягъмур яуды. Хәзер коры суык башлады. Минем өем суык булмый. Һичбер йирдән яңа хәбәрләр юк. Финляндиядән хатлар алып торам. Алар Муса әфәндене көтәләр иде. Инде Мисырга китүенә бераз гаҗәпкә калачаклар. Безнең әсирләр килә башладылар. Мөхәммәд әфәнде дә, 27 гыйнварда киләчәкмез, дип яза. Бакалым, ни эш бәчәрә белер .

 Камилә ханыма сәламеңне сөйләдем. Ул да сәлам язарга кушды. Садри бәй бу кышны хасталанмаенча гына уздырып килә. Кәефе йирендә. Ләбиб бәйләр, Касыйм бәйләр сау-сәламәтләр. Искесе кебек яшәп киләләр. Без бу ел Яңа елны Ләбиб бәйләрдә каршыларга хәзерләнәмез. Синең дә Яңа елың мөбарәк булсын. Саулыкда, сәламәтлекдә, тынычлыкда бик күп еллар каршыларга насыйп итсен! Әлегә шулкадәр, кызым. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
25 декабрь, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 137. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Булмадылар – тапмадылар.  Ойнамыш – селкенгән.

  Фырламыш – күчкән.

  Йайылмыш – таралган.

  Тәнзиләтле – ташламалы.

   Бәчәрә белер – башкара алыр.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру