138. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Хәзер генә синең 25 декабрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Без монда Ләбиб бәйләрдә Яңа елны каршыладык. Касыйм бәй гаиләсе килмәде. Алар үз башларына яшьләр берлә бергә каршылаганлар. Безнең мәҗлес күбрәк картлардан мөрәккәбде . Саулыгым ийидер , фәнадыр . Үзем дә белмим. Фильмалар чыгартудан  соң мигъдә  суымны алдырдылар. Уның тәхлиле  яхшы чыкмады. Мигъдәмдә канама бар икән. Димәк, җәрәхәт үз эшен күрмәкдә. Шул тыйбби вәсикалар  берлә профессор Сәдад Тават бәйгә китдем. Әүвәл дә җәй көне андан караткан идем. Ул вазгыятемне бәгәнмәде . Үлчәвем дә күп төшкән. Хәзер бөтен вөҗүдем  70 килога калган икән. Дару-фәлән бирмәде. Миңа берәр операторга  китеп, могаянә итдерергә  кушды. «Бәлки, гамәлият  ясау кирәк булыр», – диде. Бу фикер миңа бер дә хуш күренмәде. Әмма тәкъдиргә бойунсынмый хәл юк. Иртәгә (3 гыйнвар, дүшәнбе көн) Хирам паша хастаханәсенең операторлы профессоры Борһанетдин бәйгә барам. Аңарга профессор Тәүфикъ Рәмзи бәйдән тәүсыя  мәктүбе китерәм. Затән Тәүфикъ Рәмзи бәй телефон берлә күрешкән дә. Әгәр дә, хастаханәдә мөшаһәдә  өчен кал, дисәләр, хастаханәдә калырга булып барам. Болар могаянәдән соң мигъдәмә гамәлият ясау заруримы, түгелме икәнен сөйләячәкләр. Әгәр гамәлият зарури табылса, вөҗүдем дә тәхәммел итәрлек  күрелсә, гамәлияткә разый булачагым. Әгәр инде дарулауның башка ысуллары кяфи , дисәләр, уны татбикъ итдерәчәгем . Ләкин гамәлияткә эш калса, шөпәсез, тәһликә  зураячак. Бу яшьдә, бу хәлдә пычак астындан котылып чыга беләчәкменме, юкмы? Бер Тәңрегә мәгълүм. Гамәлияткә гаҗәлә  лязем булмаса, синең килүеңне көтдерәчәгем. Әгәр инде вакыт гаиб итәргә  ярамый, дисәләр, синсез дә разый булырга мәҗбүр булачагым. Гамәлият зарури күрелмәсә, сиңа мәктүб берлә әхвальдән хәбәр бирермен. Әгәр гамәлият зарури вә гаҗәлә булса, телеграф чәкдеререм . Моның мәгънәсе, син эшең бетми кил, дигән сүз түгел. Гамәлият япылса , вазгыятемдән Ләбиб бәй хат язар. Чөнки гамәлият муаффәкыятьле  үтсә дә, атна-ун көнсез хат яза алмам. Инде син һәяҗанламый гына  киләчәк хатны көтеп тор.

Минем хәзер «Япы Креди» банкасындагы хисабым Бәйуглы шөгъбәсенә гәчде . Нумирасы да 4494 булды. Моңарга башка гайне банканың […] шөгъбәсендә бер сейф (янмас сандык) кираладым . Анда да кәгазьләрем, кыйммәтле нәрсәләрем бар. Бу сандыкның нумирасы 10041 дер. Боларны белеп тор дип язам.

Үзем пәрһизне  диккатьле алып барам. Мигъдә авыруым кай көнне кими. Ләкин тәмамән югалып китдеге юк. Һаман үзен хәтерләтеп тора. Дуст-иш һәммәсе сау-сәламәт. Монда яңа бер хәбәр юк. Алманиядәге һәмшәһриләрдән  унөч данәсе килеп, киләчәк вапурда  күпләп киләчәкләр. Бәлки, Мөхәммәд әфәнде дә килеп чыгар. Алманиядә калачак бер милләтче   груп Берлиндан макинәи һәм дә мәҗмүгалар, китапларны инглиз мынтакасына  күчерергә йөриләр. Бәлки, мәүкыйг булырлар . Хуш, кызым.

Саулыкда күрешергә теләп, әтиең Мөхәммәдгаяз

2 гыйнвар, 1949. Истанбул. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 138. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Мөрәккәбде – җыелган иде.

   Ийидер – яхшыдыр.

   Фәнадыр – начардыр.

  Фильмалар чыгартудан – рентгенга төшерүдән.

  Мигъдә – ашказаны.

  Тәхлиле – анализы.

  Тыйбби вәсикалар – медицина язулары.  Бәгәнмәде – расламады.

  Вөҗүдем – гәүдәм.

  Операторга – хирургка.

  Могаянә итдерергә – тикшертеп карарга.

  Гамәлият – операция.

  Тәүсыя – рекомендация.

  Мөшаһәдә – күзәтү, тикшерелү.

  Тәхәммел итәрлек – күтәрә алырлык, түзәрлек, чыдарлык.

  Кяфи – җитәрлек, тиешле.

  Татбикъ итдерәчәгем – яраштырачакмын.

  Тәһликә – куркыныч хәл.

  Гаҗәлә – ашыгычлык, тизлек.

  Гаиб итәргә – югалтырга.

  Телеграф чәкдеререм – телеграмма бирермен.

  Япылса – ясалса.

  Муаффәкыятьле – уңышлы.

  Һәяҗанламый гына – борчылмыйча гына.

  Шөгъбәсенә гәчде – филиалына күчте.

  Кираладым – вакытлыча файдалануга алдым.  Пәрһизне – диетаны.

  Һәмшәһриләрдән – ватандашлардан.

  Вапурда – пароходта.

  Мынтакасына – зонасына.

  Мәүкыйг булырлар – урын табарлар.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру