140. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мин инде бер атнадан артык хастаханәдәем. Синдән минем хастаханәгә керүемне белдергән мәктүбемә җавап ала алмадым. Бәлки, хатың да өйдә ята торгандыр. Минем вазгыятем әле һаман ачыкланмады. Төрле тәхлилләр ясадылар. Шуларның нәтиҗәләре ничекдер, белмим. Миңа, куркынычлы бернәрсә юк, дип киләләр. Әмма профессор кереп, сезнең мигъдәңезне ачып караячакмыз, чәһәршәнбә (ярын ) йә пәршәнбә япарыз, диде. Мин дә, Тыйбби зарурәт булса, әлбәттә, ачарсыз. Ләкин мигъдә ул бит рәҗәл каванозы  түгел, кулай-кулай ачылып ябылсын, бәлки, гамәлиятсез дә бундагы хасталыкны тәшрих булуы вөҗүддер, дидем. Яки, бәлки, даһа бер дәфга  фильма чыгартырыз, диде. Вә фильмачы доктор Тарикъ бәйне кәндесенә дәгъвәт итде . Хәзер шуның нәтиҗәләрен көтәм. Янымда киңәш итәрлек кеше дә юк. Дустлар килеп китәләр, әмма кирәк булганда, кимсә  юк. Бүген телефон берлә Ләбиб бәйгә дәгъвәт итдердем. Бакалым, килерме. Ул да унбишенче дәрәҗәдә әһәмиятле эшләрнең дәрәҗәсен бигүк аерып бетерми. Гамәлият ясалса, уның нәтиҗәләрен йә Һидаять, йә Ләбиб бәй сиңа язып белдерер. Чөнки мин берничә көн хәрәкәтсез калырга мәҗбүр булырмын дип уйлыйм. Үземнең кәефем бер дә начар түгел. Мигъдә авыруым тәмамән кебек киселде. Простатым да һичбер зәхмәт бирми. Затән уны да тәдкыйк итделәр . Аңарда фазла инкишаф  тапмадылар. Вә якын киләчәкдә тәһликә гөстәрерлек түгел , диделәр. Менә шул […] эчендә ятам. Миңа аеры бүлмә бирделәр. Бүлмәм һәйбәт. Бакулары  да фәна түгел. Ашау-эчүе дә татмин итәрлек . Ләкин иртәгә ни япачакларын белмәенчә өзеләм. Әлегә шулкадәр, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Син, иншаллаһ, сау-сәламәтсеңдер. Камиләгә, Багдановичка, килеп чыксалар, дустымызга миндән сәламнәр сөйлә.
11 гыйнвар, 1949. Хирам паша хастаханәсе.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 140. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Ярын – иртәгә.

  Рәҗәл каванозы – кайнатма банкасы.

  Даһа бер дәфга – тагын бер тапкыр.

  Кәндесенә дәгьвәт итде – үзенә чакырды.

  Кимсә – беркем. 
Тәдкыйк итделәр – җентекләп тикшерделәр.

  Фазла инкишаф – артык яңалык, ачыклык.

  Гөстәрерлек түгел – күрсәтерлек түгел.

  Бакулары – караулары.

  Татмин итәрлек – канәгатьләнерлек.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру