142. Билал Газиз, Хәмид Зөбәер Кошай, Камал Локманга

Мөхтәрәм Билал бәй, Хәмид бәй, Камал бәй!

Һәппеңезә мөштәрәкән  языйорым. Даһа аеры-аеры мәктүб язачак вазгыятем юк. Шимди профессор Борһанетдин бәй биззат  килде вә дүнге  икенче рентген фильмамың нәтиҗәсен сөйләде. Мигъдәмдә агыры үлсәрдән  гелийормыш. Гамәлиятә лөзүм юкмыш. Бу хәбәрә чук һәяҗанландым , сөендем. Затән хастаханәдә ике бучук  кило да алмышдем. Вә агырым да тәмамән дийор дәрәҗәдә бетмешдер. Ярын режим хакында тәгълимат вирәчәкләр. Бәлки, ярын табурҗы да улырым . Мөштәрәк телеграфыңызы һәм дә Билал бәйнең мәктүбен дә алмышдем. Телеграфыңыз өчен тәшәккер идәрем. Өченче имза Гали иде1. У Төмәнме? Аңа да тәшәккереме белдереңез. Гали Төмән улса, у безем килгән вә киләчәк әсирләрә Анкарадан ярдәм туплап күндерәчәкде. Кәндесенә, лотфән , шуны да хәтерләтеңез. «Истанбул» вапурының бу дөнешендә  килешле һәмшәһриләре бәклийоры, иһмаль итмәсен . Билал бәй урада улса, лотфән, бәнем бу хәбәре аңа да чабук белдереңез. Нәгыймә ханыма2, Сабахәт ханыма3 гарзы хөрмәт идәрем. Дустлара һәппесенә сәламләр.

Хөрмәтлә Гаяз Исхакый.

Икенче фильма алынмасыны дүнә кадәр (17 очак) кичектермәләренең сәбәбе дә беренче фильма чәгелмәсе илә араларында бер ай мөддәт  кичмәсе өчен, ди (беренче фильма 16 аралыкда  чәгелмешде). Әгәр хакыйкатән  тәһликәле  бер хасталык улса, бер ай эчендә ийиҗә инкишаф идәчәк  вә фильмада сарих  күреләчәкмеш. Бәрәкәт вирсен. Докторлары әүһамә дүшүрән  һичбер әмарә  күренмәсен. Үлсәр галәмәте ачыкча тәбәллер итмешмеш.  Хәерлесе улсын.

Гаяз

18 очак, 1949. Хирам паша хастаханәсе.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 142. Билал Газиз, Хәмид Зөбәер Кошай, Камал Локманга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Беренче тапкыр басыла.

1 Өченче имза Гали иде. – Гали Төмән.

2 Нәгыймә ханым – Хәмид Зөбәер Кошайның хатыны булса кирәк.

3 Сабахәт ханым – Камал Локман бәйнең хатыны.

  Һәппеңезә мөштәрәкән – барыгызга уртак.

  Биззат – шәхсән.

  Дүнге – кичәге.

  Агыры үлсәрдән – авыру җәрәһәттән.

  Һәяҗанландым – дулкынландым.

  Ике бучук – ике ярым.

  Табурҗы да улырым – хастаханәдән чыгармын.

  Лотфән – зинһар.

  Дөнешендә – әйләнүендә.

  Бәклийорыз – көтәбез.

  Иһмаль итмәсен – игътибарсыз калдырмасын.

  Мөддәт – вакыт.

  Аралыкда – декабрь ае.

  Хакыйкатән – чыннан да.

  Тәһликәле – куркыныч.

  Инкишаф идәчәк – артачак.

  Сарих – ачык.

  Әүһамә дүшүрән – шикле уйларга төшергән.

  Әмарә – билге.

  Ачыкча тәбәллер итмешмеш – ачыкланган икән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру