146. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 8/2 тарихлы мәктүбеңне хәзер генә алдым. Бу арада хатың-хәбәрең юкка, әллә авырып китдеңме дип, эчем пошып тора иде. Димәк, син бу семестрда да калырга карар бирдең. Бик зур үкенечләргә сәбәп булып, үзеңне университәдән колак какдыруга юл ачмаса ярый инде. Хәзер бит мәэмүрин кануны сезгә татбикъ ителми, факультәнең бер карары үз-үзенә канун була куя. Хәерле булсын. Җаны теләгән җылан ите ашаган.

Минем саулыгым начар түгел. Пәрһизем дәвам итеп киләм. Акчага әле ихтыяҗым юк. Ул тарафдан борчылма. Ләкин язга кайту юлына кер. Монда Таһир хаста икән, уны мөрүр  генә карый икән, дигән гайбәт дә килеп чыкды. Факультәдә дә, табигый, […] интригалар япыла торгандыр. Җәгъфәр углының көрсисен алырга маташалар иде. Әле алдылармы-юкмы, белмим. Яңа тәкагуд  канунында университәнең мохтариятыны боза торган яңа маддәләр кертергә маташалар, тәзъминатны  калдыруны да алга сөрәләр икән. Әле бу ляихә  мәҗлесдән кичмәде. Әмма комисйада университәнең вә гыйлем хадимләренең  зарарына уларак бик күп сүзләр сөйләнде. Тәклифләр  ясалды. Бакалым, канун ни рәвешдә үтәчәк. Тәхририн  мәсьәләсен дә яңадан алга сөйрәлдерә. Ул тарызда  канун кабул ителсә, ялгыз Истанбул университәсендән 27 профессор куылачак, диләр.

Мөхәммәд әфәнде килеп чыкды. Аларны Һидаятьләрдә йирләшдерәмез. Һавалар тагы бик бозылды. Бик күп кар яуды. Суык булды. Кичәле-бүгенле генә бераз кояш чыкды. Бәлки, шулай итеп, язга таба керә торганмыздыр. Үзем күп вакыт өйдә утырам. Бәлки, шундандыр хастаханәдән чыккандан бирле тагы ике кило үлчәвем артды. Мигъдә авыруым тәмамән беткәне юк. Шул атна эчендә, иншаллаһ, тагы хастаханәгә бер барып, могаянә итдерәчәкмен. Простатым бу ел тагы куәтләнә төшде. Унардан шактый изтыйраб чигәм . Истанбулда бит акча берлә барып керерлек һичбер банйо юк. Вәхаләнки простатның дарусы – кайнар ванналар. Атнада бер мәртәбә Мәрьям ханымларга барып, ванна алып, бераз рәтләнәм.

Хуш, кызым. Тәңрем дошманларыңның күзен көр итсен  дә, мәүкыйгыңны, шәрәфеңне саклап кала ал дип дога итеп, әтиең Мөхәммәдгаяз.
12 шөбат, 1949. Бәйуглы.

Әсирләрдән бер казанлы егет килеп чыкды. 1932 елында Казанда сезнең туганыгыз Хәсән Исхаков минем мөгаллимем иде1. Ундан соң уны Узак Шәрекъка таба     мөгаллим булып китде дип ишетдем, диде. Бәлки, дөрестдер.

Мәрьям ханым Анкарага китде. Яшьнә хаста икән. Фатих да килде, уны да күрәчәк. Камилә ханым трамвайда егылып, кабыргасының кимерчәген издерде. Инде төзәлеп килә.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 146. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 1932 елында Казанда сезнең туганыңыз Хәсән Исхаков минем укытучым иде. Ундан соң уны Узак Шәрекъка укытучы булып китде дип ишетдем, диде. – Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән Исхаков 30 нчы елларда «халык дошманының энесе» дигән сүзләрдән туеп, Үзбәкстанга китә, Каракалпак Республикасында мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта.

 

Мөрүр – узгынчы.

  Тәкагуд – пенсия.

  Тәзъминатны – гарантия бирүне.

  Ляихә – проект.

  Хадимләренең – хезмәтчеләренең, ялчыларының.

  Тәклифләр – тәкъдимнәр.

  Тәхририн – язма рәвештә.

  Ул тарызда – шул рәвештә.

  Изтыйраб чигәм – йөдим, аптырыйм. 

Көр итсен – сукыр итсен.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру