158. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 28 апрель тарихлы мәктүбеңне бүген генә алдым. Андан әүвәлге мәктүбдә күрше алманларга да бер хат чыккан иде. Уны үзләренә бирдем. Инде алар берлә алыш-бирешемез бетде. Финляндиядән көтелгән нәрсәнең килеп чыгуы һәйбәт булган һәм дә шактый нәрсә икән. Аңарга сөендем. Инде син уны көлә-көлә куллан. Миңа килгәндә, минем май ае өчен җитәрлек акчам бар. Ләкин май ае бик сыҗак булмый дип, кайнар суларга бер-ике атнага барырмын дип уйлаган идем. Анлык кулымда акчам юк. Хазиран өчен дә бер йирдән дә киләчәк акчам күренми. Шуларны хисаплап, май мәгашен миңа җибәрсен дип язган идем. Мәсьәлә синең миңа бурычлы йә минем сиңа бурычлы булуымда түгел. Әхвальнең кидешендә генә. Шуңарга күрә май аендамы, хазирандамы бер мәгашеңне Таһир миңа күндерсә яисә, шул ике айга бүлеп, ике мәртәбә яртышарны җибәрсә, минем мәсьәләләрем хәл ителәчәк, иншаллаһ. Анкарадагы әхвальгә карап, карар бирерсеңез. Күлмәкне барып алдым. Ул бик хушыма китде һәм матур, һәм […], һәм минем нумирам.

Мин барганда, Хәдичә ханым берлә Гасыйм бәй Анкарага китәргә әйберләрен автомобильгә төйиләр иде. Ишек төбендә генә күрешдек. Сине сорашдым. Бик һәйбәт, бик таза, диделәр. Үзең шулай сөйләргә кушкансыңмы, әллә дөресте дә шулаймы – белмәдем. Бераз шөпә күрсәтсәм дә, коҗасы да, догру , догру, диде. Догру булсын.

Камиләгә килгәндә, ул Төркиягә «милләтче» сыйфаты     берлә килә ала. Алай килгәндә, уны Аурупадагы милләтче качаклары үзләре сайлаган мәмләкәтләргә ташучы «Ура» исемендәге бәйнәлмиләл җәмгыять  уны бушлай Истанбулга кадәр күндерәдер. Икенче, шулай итеп «милләтче» булса, Төркиягә үзенең әшьяи затиясенә   башка (моңарга бөтен кием-салым, ятак, савыт-саба, радио, хәтта өй мабильялары  да керә) 12 мең лиралык (төрек лирасы) кыйммәтендәге сату-алу малы гүмрүксез  керәдер. Моның мәгънәсе – иң азы бер лирага алган нәрсәне ике лирага, бәлки, кайберләрен 3 лира, 4 лирага да сата аладыр дигән сүздер. Шул эшен бәҗәрә белсәңез , Камилә килер-килмәс шактый акчалы бер кыз булып чыга аладыр. Нинди нәрсәләр китерергә ярау-ярамавын консулханәдә беләләр. Аңарга башка, милләтче булып килгән кеше биш ел эчендә бөтен виргүләрдән мәгаф тотыладыр . Шуларны дикъкатькә алып эшли алсаңыз, шәп булыр. Болар уның андагы бер фирманың мөмәссиле  булып килүгә һич дә манигъ түгелдер. Аңлашылдымы? Бу – минем мәсьәләдер. Моны Төркиягә беренче мәртәбә «милләтче» булып килгәндә генә дә эшләү […] маликдыр. «Ура»ны ундагы поляклар беләләр. «Милләтче» булуның нечкәлеген төрек консулханәсе беләдер. Узак Шәрекъдан килгән һәркем шундан файдаланадыр. Әгәр монда Төркиядә берәр эшләнәчәк мөгамәләсе булса, уны Анкарада Таһир да эшләтә алыр. Камал Локман бәй дә ярдәм итәр.

Үземнең саулыгым шулай бертөрле генә бара. Бу араларда никдер тагы мигъдә авыруым бераз йышлашды. Иншаллаһ, тәһликәле түгелдер. Көнләр бераз ачылды. Әмма әле һаман йылынганы юк. Сәгыйдь Шамил бәйнең 80 яшендәге анасы, 94 яшендәге атасы бирдән хасталандылар. Докторлар, өмид юк, диләр. Икесе бергә үлеп китәрләр төсле күренә. Затән, бер-берсенә бик баглылар икәнләр. Бәлки, җеназалары бергә чыгар. Шәех Шамилнең1 соң углы Шамдан чәкиләдер . Әлегә хуш, кызым!

Әтиең Мөхәммәдгаяз

1 май, 1949. Бәйуглы.

Камиләгә сәлам. Минем язганымны аңлат. Төркия хөкүмәтенә виза сорап мөрәҗәгать иткәндә, «милләтче    сыйфаты» берлә, дияргә кирәк. Шуны онытмаңыз. Рокыяның углына бераз ярдәм итәм2. Хәсән хастаханәдә. Үзенә гамәлият ясамыйлар. Берәр атнадан чыгар. Ягъни 12 мең лиралык мал гүмрүкдән мәгафдер. Акчасы җитмәсә, җиткән кадәр мәгафдер.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 158. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Шәех Шамил – Төньяк Кавказ каһарманы. Шәех Шамилнең ике улы булып, берсе – генерал Шәфигулла Шамил, ул Казан бае Апаковның кызы Мәрьям Апаковага өйләнә һәм Казанда яши; икенче улы Төркиягә китә.

2 Рокыяның углына бераз ярдәм итәм. – Надир Дәүләт турында сүз бара.

  Догру – туры, дөрес.

  Бәйнәлмиләл җәмгыять – халыкара җәмгыять.

  Әшьяи затиясенә – шәхси әйберләренә.

  Мабильялары – мебельләре.

  Гүмрүксез – таможнясыз.

  Бәҗәрә белсәңез – башкарып чыксагыз.

  Виргүләрдән мәгаф тотыладыр – салымнардан азат ителәдер.

  Мөмәссиле – вәкиле.

  Чәкиләдер – китәдер.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру