255. Гали Акышка

Галиулла!

31 июль. 1952. Истанбул.

Синең берсе аркылы берсе ике мәктүбеңне алдым. Америкага хөкүмәт юлилә кидәмәдеңгә1 мин дә өзелдем. Безнең милли тәшкиләтемез наменә2 Америка хөкүмәте берлә аңлашу безнең кулымызда түгелдер. Алар һичбер милли тәшкиләтләргә (бәлки, руслар мөштәридер3) ундый сәлахият4 бирмиләр. Безем тәмасда5 булынган адәмләр һичбер төрле андый сәлахияткә малик түгелдерләр. Гомумән дә, Америкада безгә генә түгел, хәтта Төркиягә каршы да христианлык фанатизмасындан туган бер антипатия хисе хакимдер. Кәнде хисабыңа кәнде таныш-белеш америкалылар аша […] алып китү имкянма гына мәүҗүддер. Моны эшли алсаң, андагы безнең милләтчеләргә сине яхшы якдан тәкъдим итеп, сиңа ярдәмдә булуларын үтенә аламыз, һәм дә эшсез калмаячагына зур өмидемез бар. Бу хосусда эстәсәң6, Габдулла Атлас1 берлә мәктүбләшеп бак. Бәлки, мөсбәт7 бер юл күрсәтер. Адресын күндерәм. Икенчедән, «Америка тавышы» гареб мәмләкәтләрендә бер радио мәркәзе ачарга төшенә, шунда татарча бүлеме дә булыначак. Шул йиргә сине дә тәкъдим итә аламыз. Анда хезмәтеңдән мәмнүн булсалар, табигый, Америкага атлау да мөмкин булыр. Әгәр моңарга ризалык күрсәтсәң, сиңа кирәкле анкет кәгазьләре күндерермен. Ләкин бу эш бүген, иртәгәлек түгел, аңарга ышанып, кулыңдагы эшне дә ташларга ярамый. Бу соңгы кыйсемен сер буларак сакла. Бу әле урамга чыгарга ярамый, бу хакда кемгә дә язма, сөйләмә. Мин синең хат килер-килмәс, дәрхаль8 җавап бирә алмыйм. Вак-төяк эшләрем манигъ була, тагы яшем дә һәр эшне сәгате-сәгатендә эшләргә мөсагыйд түгел9. Кәбир мәктүбе берлә сиңа бер хат язган идем, бәлки алгансыңдыр.

Хуш. Соңгы сөалемә җавап кайтар, ләкин уны булды дип, бил баглама. Америкалылар бит ялган вәгъдәгә бик җумартлар. Хуш.

Гаяз Исхакый

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Юлилә кидәмәдеңгә – юлы белән китә алмаганга.

2 Тәшкиләтемез наменә – оешмабыз исеменә.

3 Мөштәридер – заказ бирүчедер.

4 Сәлахият – хокук.

5 Безем тәмасда – безнең белән бәйләнештә.

6 Эстәсәң – теләсәң.

              7 Мөсбәт – уңай.
              8 Дәрхаль – шунда ук.
              9 Мөсагыйд түгел – мөмкинлек бирми.

  1. Гали Акышка. Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды*. Беренче тапкыр басыла.

1 Габдулла Атлас – Япониядән килгән Габдулла Гаффар-Атлас.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру