256. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

24 сентябрь, 1952 ел. Истанбул.

Синең сау-сәламәт кайту хәбәреңне китергән мәктүбеңне алдым.1 Тыныч кайтуыңа сөендем. Монда миңа син киткәч йоксул1 булып китде. Хәзер акрын гына өйрәнеп киләм. Бүген Исмәгыйль бәй Гаспралының вафатының сәнәи дәүриясен2 үткәрәмез.2 Үземез бик кызуланып, 15 октябрь – матәм көненә хәзерләнеп ятамыз.3 Гәзитәләр, журналларга мәкаләләр хәзерлимез. Әмин бәй Рәсүлзадә килү мәнәсәбәте берлә берничә мәҗлес дә булып үтде. Үземнең исәнлегем, Аллага шөкер, начар түгел. Ләкин арый төшәм. Тәңре ярдәмчем булсын. Башка яңа хәбәрләр юк. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Теге Финляндиядән каракүл алып килгән кешедән һич хәбәр юк. Син уны Хәсәндән белеш әле. Исеме Сәгыйдулла […] углыдыр.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Йоксул – юксыл.

2 Сәнәи дәүриясе – еллыгы.

 

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Синең сау-сәламәт кайту хәбәреңне китергән мәктүбеңне алдым. – Сәгадәтнең Истанбулга килеп китүе турында сүз бара.

2 Бүген Исмәгыйль бәй Гаспралының вафатының сәнәи дәүриясен үткәрәмез. – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (1851–1914), татарның иҗтимагый һәм мәдәни үсеше тарихында зур роль уйнаган шәхес, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. 1952 елның 11 сентябрендә аның үлеменең 38 еллыгы була.

3 …15 октябрь – матәм көненә әзерләнеп ятамыз. – Бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру