257. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!
7 октябрь, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне вакытында алмышдем. Әмма без монда Казанның сөкүте1 400 еллыгын хәзерләү мәшәкатьләре берлә җавап яза алмадым. Инде хөкүмәтдән мөсагадә2 алып,          Әминөнү халык әүендә 14 октябрь кичәсе бер матәм мәҗлесе уздыруны тәмамлап ятамыз. Иншаллаһ, мәҗлесемез муаффәкыятьле3 үтәр.

Теге кешене яңадан күрә алмадым. Гүмрүкдә4 барып, сорашырлык дустым да табылмады. Билал бәй монда юк. Вак-төяк кешеләргә мөрәҗәгать итсәм, дидам кудига5 гына сәбәп булыр дип куркам. Бакалым, ни булып калыр. Кичә синең күндергән параң килеп чыкды. Мин дә сиңа бик Фон Папенның тәфрикаларын6 күндердем. Тагы күндереп торыйммы? Шуны яз.

Үземдә, Аллага шөкер, саулык-сәламәтлек. Утынымны алдым. Теге хатын бер мәртәбә килеп, өйләрне тәмизләп7, керләр юып китде. Сиңа күлмәк өчен бик рәхмәт укыды, бик яхшы комашлы8 күлмәк, имеш. Дуст-иш исән-сау. Мәрьям ханымның сеңлесе Әминә ханым мөсафир килгән. Ләбиб бәйләр сәламәтләр. Идел шул арада иң авыр имтиханын тотды. Ай соңында берсе арты берсе тагы ике имтиханы бар икән. Шуларга үзенчә хәзерлеге тәмам. Бәлки, дүртенчесен дә тота алыр. Ундан соң ноябрь урталарында, иншаллаһ, никахлары да булыр. Әмин бәй Рәсүлзадә мәгънәсез бер тәклиф9 берлә монда килеп, нәтиҗә ала алмаенча кайтып китде. Хәзер бөтен Кафказ милләтләренең Парисда10 конгрәсе хәзерлеге11 ясалып ятадыр. Әмин бәйләр конгрәгә катышмаска маташып яталар иде. Хәзер фикерләре, бәлки, үзгәргәндер. Шимали кафказлылар мондан вәкилләр күндерәләр. Башка яңа хәбәрләр юк. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Таһирга бик күп сәлам. 15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемдән бер сүз сөйләп күндердем. 15ендә йайынларлар12. Хуш.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Казанның сөкүте – Казан алынуның.

2 Мөсагадә – ярдәм.

                3 Муаффәкыятьле – уңышлы.

4 Гүмрүкдә – таможняда.

5 Дудам кудига – гайбәткә.

6 Тәфрикаларын – өзекләрен.

7 Тәмизләп – чистартып.

8 Комашлы – тукымалы.

9 Тәклиф – боеру.

10 Парисда – Парижда.

1[1] Конгрәсе хәзерлеге – конгресска әзерлек.

                        [1]2 Йайынларлар – тапшырырлар.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру