258. Хәмид Зөбәер Кошайга

Кардәшем Хәмид бәй!

11 октябрь, 1952. Истанбул.

Бу мәктүблә бәрабәр1 Һидаять бәйең мәктүбе дә улачакдыр. Мәсьәлә мондан гыйбарәт: Мүнихда безнең «Азад ватан» мәҗмугасы чыгарганлар.1 15 октябрь мөнәсәбәте илә бер конгрә йапачаклар2. Бездән ике-өч вәкил эстәделәр3. Буның берсе – Һидаятьдер. Һидаять вәкаләтә4 егерме көнлек бер мәэзүниять5 эстәде. Шуны гаиләви мәсьәләи уларак гөстәрде6. Сездән риҗамыз7 – шул мәэзүнияте мөмкин кадәр тиз алынмасына мәгарифдәге таныдыкларыңыз васитасы илә йапмаңыздыр. Бунлар айның 12 сендә юла чыкмалары ляземдер.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

Изен8 чыгар-чыкмас дәрхаль9 тайярә10 илә йә Һидаятә, йә бәңа бер мәктүблә белдереңезе риҗа итәмез. Чөнки паспорт алмак өчен дә бераз вакыт ляземдер. Гаяз.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1 Мәктүблә бәрабәр – хат белән бергә.

2 Конгрә йапачаклар – конгресс уздырачаклар.

3 Эстәделәр – теләделәр.

4 Вәкаләтә – вәкиллектә.

5 Мәэзүниять – тулы хокук.

6 Гөстәрде – күрсәтте.

7 Риҗамыз – үтенечебез.

8 Изен – рөхсәт.

9 Дәрхаль – шунда ук.

              10 Тайярә – очкыч.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Мүнихда безнең «Азат Ватан» мәҗмугасы чыгарганлар. – Бу турыдагы мәгълүматны биттәге искәрмәдән карагыз.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру