259. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

15 октябрь, 1952. Истанбул.

Мин бу хатны Сәгыйдулла бәйнең языханәсендә1 языйорым. Ул гүмрүк мәсьәләсе бу көнгә кадәр хәл ителмәгән икән. Инде Сәгыйдулла бәй гүмрүкдән алган бер кәгазь берлә, Гыймад әфәнде тарафындан сиңа, дип язылган бер кәгазь берлә бергә малия вәкяләтенең2 камбийо шөгъбәсенә3 мөрәҗәгать өчен бер истидга4 күндерәчәкдер. Шуны малиянең камбийо шөгъбәсенә биреп, мөсагадә чыгасын тәгъкыйб итү5 лязем, имеш. Шул эшне, иншаллаһ, Таһирның таныдык-билдикләре6 тәгъкыйб итеп чыгартырлар. Ул мөсагадә чыкса, мин гүмрүк өтәп7 алачагым, дийор. Бездә саулык.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Языханәсендә – кабинетында.

2 Малия вәкяләтенең – финанс вәкиллегенең.

3 Камбийо шөгъбәсенә – валюта алыштыру бүлеге филиалына.

4 Истидга – үтенү.

5 Тәгъкыйб итү – күзәтү.

6 Таныдык-билдикләре – таныш-белешләре.

               7 Өтәп – дөресе: өдәп – түләп.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру