260. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

 

26 октябрь, 1952. Истанбул.

Синең соңгы мәктүбеңне алдым. Мин Сәгыйдулла бәйне күреп сөйләшдем. Мөсагадә улмаса, кире күндерәчәңез, әгәр мөсагадә чыкса, параңызны өтәячәгем, курыкмагыз, дийор. Мәүкыйгы1 зур йир. Бәлки, мондый кечкенә эш берлә писранасы2 килмәс. Аларга, теләсәләр, урларга кебек сахә3 бар. Йирле малларның алу-сату кыйсеме әгъзасымы, башмы? Хәерле булсын. Ләкин мөсагадә алып да, гүмрүге бик зур булса, шуны безгә күтәртергә теләмәсә яисә рәсми курсдан бирергә теләмәсә, шуның өчен кире кайтарып җибәрү, бәлки, безнең өчен тагы тынычрак булыр иде. Хәерле булсын. Шулай үз юлындан йөрсен инде. Бәлки, башка юллардан да чыгарып булыр әле, дигән була. Күңелендә нә булганын белеп булмый.

Үзем сау-сәламәт. Әминә ханым, галиба4, Һиндстанга китде. Катгый белмим. Әмма кидәчәк иде. Шул арада уграп5 белешермен, йомышыңны сөйләрмен.

Казанның йыгылуының 400 еллыгы мөнәсәбәте берлә төрек матбугатында шактый мәкаләләр чыкды. Инде мөһаҗир матбугатында ниләр чыгар. Шуны көтәмез. Бу эшемез пропаганда ягындан файдалы чыкды. 15 октябрь көнне «Америка авазы» минем сөйләгән пластинканы да йайынлады.

 Монда яңа хәбәрләр юк. Габдрахман мулланың кызы Фәридәнең туе булды. Мәҗлесләре матур үтде. Инде Галим берлә Иделгә сыра6 килә. Бу айның 27–28 ендә Иделнең ике имтиханы бар. Шуларны, иншаллаһ, уңышлы үткәрер дә киләчәк айда никахлары да булыр. Ике бүлмәле, коры һавалы банйолы7 бер даирә тотканлар. Ләбиб бәй бик саранлык кылып маташмаса ярый инде дип куркып торам. Таһирга сәлам. Теге эшдә мөсагадә юк, дисәләр, исрар итмәңез8. Бәлки, улысы хәерледер.

Хуш, кызым. Ләкин карарның ничек булуын белеп, мине хәбәрдар итеңез. «Зафәр» гәзитәсен көтәм.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәүкыйгы – эш урыны.

2 Писранасы – пычранасы.

              3 Сахә – ачык урын, мәйдан.

4 Галиба – мөгаен, ахрысы.

5 Уграп – кереп.

6 Сыра – чират.

7 Банйолы – ванналы.

              8 Исрар итмәңез – таләп итмәгез.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру