261. Хәмид Зөбәер Кошайга

Бик мөхтәрәм Хәмид бәй!
30/10, 1952. Истанбул.

Казан ханлыгының сөкүтенең 400 еллыгы мөнәсәбәте илә хәзерләмәйә башладыгымыз китап, мәгаттәәссеф1, акча таба алмавымыздан вакытында йитешмәде. Бу матәм көнен анмак өчен мохтасар бер программа хәзерләмәйә мәҗбүр булдык. У да – хариҗда2 чыккан әнвагъ3 мәҗмугалара мәкаләләр күндермәк вә Төркия матбугатында шу фаҗига хакында имкян дахилендә мәкаләләр нәшер итдермәк. Истанбулда бер иһтифал4 кичәсе хәзерләйорыз. Истанбул матбугаты өчен материаллар вирәрәк мәкаләләр яздырма эшләрилә уграшыйорыз5. Иншаллаһ, муәффәкъ дә улырыз6. Анкарада бөйлә7 бер топланты ясамак, әлбәттә, даһа кулайдыр. Фәкать бу эшнең аркасындан гизән берсен булмак бу вакыта кадәр мөмкин улмамышдыр. Һәркәс8 кәнде мәсләгендә мәшгуль. Бу дәфгасында, бәлки, гәнеҗ9 вә ихтыярлардан берсен булып, шу топлантыйы йапдыра белмәк мөмкин улыр. Гәзитәләрдә мәкалә нәшер итмәк табигый даһа кулайдыр. Шу хосусда фикер алмак өчен Камал Локман, Әкъдәс, Закир бәйләр кеби биркач зәваты вә кәндеңез бу эшдә җитди токуначак10 башкалары илә бер топланты ясап, шу эше фәгалиятә11 чыгара белсәңез, чук бөек хезмәтдә булыныр идеңез. Әгәр топланты йапмак имкянсез гөзексә, Анкара гәзитәләрендә мәкаләләр нәшер итдермәйе, әлбәттә, колайлыкла12 йапа белерсеңез. Әкъдәс бәй тарихчы профессорымыз сыйфаты берлә шу көн өчен Анкара радиосында бер конушма йапса, нур галә нур улырде. Шу хосусда сезләрә гәнеҗләрдән бәләдиядә мигъмари мөһәндис13 Фатих, мөһәндис Халид Зыя, доктор Тукай Байҗын, мигъмар Халук Тогай вә башкалар ярдәмдә булынырларде. Нә йапдыгыңызы вә нә йапа белүеңезе мөмкин кадәр чабук белдермәңезе риҗа идәрем.

Нәгыймә ханыма хөрмәтләрлә сәламләр.

Гаяз Исхакый

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1 Мәгаттәәссеф – кызганычка.

2 Хариҗда – читтә.

3 Әнвагъ – төрле.

4 Иһтифал – юбилей.

5 Уграшыйорыз – маташабыз.

6 Муәффәкъ дә улырыз – уңышка да ирешербез.

7 Бөйлә – шундый.

8 Һәркәс – һәркем.

9 Гәнеҗ – яшь кеше.

10 Токуначак – дөресе: докуначак – кагылачак.

11 Фәгалиятә – эшчәнлеккә.

12 Колайлыкла – җиңел генә.

              13 Мигъмари мөһәндис – төзүче инженер.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру