29 декабрь, 1952. Истанбул.
Сөекле кызым!
Икеңезнең дә Яңа елыңыз котлы булсын! Миндә саулык, акрын гына торып ятам. Яңа хәбәрләр юк. Бүген Әмин бәй Рәсүлзадә, Мүнихдан1 кайтып, Анкарага китде. Кыска гына күрдем. Конгрәләрендән мәмнүн2 күренде. Хәерле булсын! Идел берлә Галимнең туйлары яхшы үтде. Бәләдиягә безнең һәмшәһриләр3 генә йөздән артык килгән иде. Идел тарафындан – мин, Галим тарафындан Әхмәднәгыйм шаһид булдык.
Кич берлә Ләбиб бәйләрдә зур бер мәҗлес булды. Анда шәргый4 никах да укылды. Монысында утыз алты мосафир бар иде. Ләкин мосафирларның мөһим бер кыйсеме Рабига ханымның кәкре-бөкре хатын кардәшләре иде. Сәгать тугызда Ләбиб бәйнең астындагы катда яшьләр мәҗлесе булды. Монысына йөзгә якын яшь йилкенчәк җыелган иде. Монда суык буфет корылган иде. […] буфет кыйсемен Мәрьям ханым, Ортун төзеде һәм идарә итде. Бусы бик җанлы уен-көлкеле кичде, диделәр. Яшьләр мәсгуд5 булсынлар дип дога кыйлдык. Төрле йирдән утызлап телеграм, унбиш котлау хаты килгән иде. Арада сезнеке дә бар иде. Хәзер менә һәркем Яңа елга хәзерләнә. Без бу ел хәзерлек күрә алмадык. Кичә бер рус килеп, Җиһангир бәй бездә хаста, сезне чакыра, диде. Китдем. Бер чүп-чар берлә тулган, ягылмаган, җыелмаган, суык, былсырак бер бүлмәдә Җиһангир әллә нинди җирәнгеч чүпрәкләр өстендә ята. Күзләре эренле, үзе шешкән. Сәфаләт6. Ләбиб бәй хастаханәгә йирләшдерергә йөри, үләр, ахрысы. Бөекададагы йирләрен большевиклар алачаклар. Хәерле булсын. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мүнихдан – Мюнхеннан.
2 Мәмнүн – канәгать.
3 Һәмшәһриләр – ватандашлар.
4 Шәргый – шәригать буенча.
5 Мәсгуд – бәхетле.
6 Сәфаләт – түбәнлек.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.