269. Сәгадәт Чагатайга

7 гыйнвар, 1953. Истанбул.

 

 

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне вакытында алдым. Мәсьәләңне аңладым. Бу көнгә кадәр үзеңдән бер хәбәр булмаганга, мәсьәләң тагы кичекдерелде, күрәсең, дигән канәгатькә килдем. Нә йапалым1. Тагы көтәрмез.

Октай бәйдән акчаны алдым. Даһа догрусы2 – мин сорамаенча, ул үзе бирде. Минем дә кайбер эшләрем чуалып тора. Синең үзеңнең дә сыкынтылар3 вакытың булганга, сине тагы яңа эч пошуга мәгъруз итмим4 дип, сиңа язмаган идем. Хәзер язарга мәҗбүрият туды. Декабрь башы безнең баш вәкяләтдән бирелә торган ярдәмнең килү ае иде. Минем кебекләр күпдән алдылар исә дә, миңа бүгенгә кадәр пара килеп чыкмады. Ләкин бу килмәү ялныз миңа гынадырмы, белмим. Фәкать безнең банка аша килә торган хәвалә5 беркемгә дә килмәде. Шуны мондан тикшертеп маташтым. Бер дә канәгатьләндерерлек җавап ала алмадым. Мәсьәләне аңлар өчен әүвәлә Анкарадагы «Эш банка» мәркәзенә китеп, шөгъбәләргә6 хәвалә күндерә торган мәэмүрне7 табып, шуңардан баш вәкяләтнең Истанбулга күндергән ярдәм хәваләләре арасында минем исемем бармы-юкмы, шуны белешеп, мине хәбәрдар итүне, анда мәгълүмат алынмаса, баш вәкяләтнең ярдәм хәвалә мәэмүрендән гайне сөальне сорап, җавап алуны үтенеп, Хәмид Зөбәер бәйгә яздым исә дә, ул бу эшне булдыра алмады. Камал Локман бәй анда юк икән. Шуңарга күрә шул мәсьәләне Таһир таныш-белеше аркылы тикшертеп, җавап язсаңыз, яхшы булыр иде. «Ярдәм киселде» дигән җавап алынса, миңа язудан башка, Садри бәйгә дә шул хәбәрне белдерү кирәкдер. Ул киселүе тәкъдирендә бәгъзе бер адымнар ясарга булды. Әгәр банкадамы, вәкяләтдәме «күндерелде» җавабы алынса, нинди адреска вә нинди шөгъбәгә күндерелүе хакында да мәгълүмат алу кирәкдер. Мондагы банкага бу вакытка кадәр минем төрбә8 адресымны тасхих итсәм9 дә, Анкара мәркәзе һаман иске Сырасәлвиләрдәге адресыма күндерә килде. Бәйуглы шөгъбәсе «Эш банкасы» мине таныганга вә ике адресымны да белгәнгә, миңа яңа адресым берлә хәбәр күндерә килде. Яңгышлык берлә башка шөгъбәгә күндергән булса, алар иске адресыма хәбәр күндереп, андан мин ала алмаганга, акчаның кире кайткан булу ихтималы юк түгел. Шуларның һәммәсен дикъкатькә алып, шул мәгълүматны алу кирәкдер. Хәмид бәй үзендән-үзе киселде, күрәсең, дип уйлап, башбакан мөстәшары10 берлә сөйләшергә дип, берничә мәртәбә барган булса да, бәрәкәт бирсен, мөстәшарны күрә алмаган. Мөстәшар бу мәсьәләдә күреләчәк шаһит түгелдер. Башка кешеләр, башкаларны күреп, тасхих итдермәйә чалышачаклардыр. Аңлашылдымы?

Монда саулык-сәламәтлек. Теге кеше, табигый, финляндия акчасын бирмәде. Үзен бу арада эзләсәм дә, ел башы мөнәсәбәте берлә тәфтишләрдә11 дип җавап алдым. Хәерле булсын. Таһирга бик күп сәлам. Эшең нинди ноктада калды. Шуны белдер. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Пара килмеш улса, Анкарага кидеп-килмәм мәҗбүриятендә булу ихтималы бар. Иске адресымда һичбер таныш-белеш калмаганга, мал сахибы12 дошман бер шаһит булганга, алардан җавап алу имкянсездер13.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Нә йапалым – ни эшлим.

2 Даһа догрусы – тагын дөресе.

3 Сыкынтылар – борчулар.

4 Эч пошуга мәгъруз итмим – эчеңне пошырмыйм.

5Хәвалә – җибәрелгән акча.

6 Шөгъбәләргә – филиалларга.

7Мәэмүрне – чиновникны.

8 Төрбә – «төп» мәгънәсендә.

 9 Тасхих итсәм – төзәтсәм.

10 Башбакан мөстәшары – премьер-министр киңәшчесе.

[1]1 Тәфтишләрдә – ревизияләрдә, тикшерүләрдә.

[1]2 Мал сахибы – фатир хуҗасы.

 [1]3 Имкянсездер – мөмкин түгелдер.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру