270. Сәгадәт Чагатайга

14 гыйнвар, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең соңгы мәктүбеңне алдым. Кәнде1 мәсьәләң хакында мәгълүмат бәклийордым2, чыкмады. Димәк, гәнә узатдылар3. Хәерлесе улсын! Бүген Камал Локман бәйдән Бәйуглы шөгъбәсе йиренә «Эш банкасы»ның […] шөгъбәсенә хәваләм4 чукдан күндерелдеге хакында телеграф алдым. Вә банкайа кидеп, парамы да алдым. Димәк, мәркәз берлә шөгъбәләр арасындагы мөнәсәбәтнең карышлыгындан5 бу мәсьәлә мәйдана чыкмыш. Бәйуглы шөгъбәсе телефонла бөтен «Эш банка» шөгъбәләрендән минем хәваләм хакында сорадыгы вакыт «юк» дия, җавап вирмешләр, ди. Шимди Камал бәйгә банкайа вә башбаканлыкның бу эшлә мәшгуль мәэмүренә6 шимдиге адресым вирмәсене риҗа итдем7. Иншаллаһ, йапар8. Буның өчен Таһирга шимди эшлә мәшгуль улмасына лөзүм калмады. Синең карйоланың тәгъмире өчен9 Яхъя бәйгә […] шәй китердем. Бүген япмыш улачакде. Уграп алырым10. Син нә вакыт мөнасиб улса, у вакыт килерсең. Истанбулга килү-китү дә сәрбәст11 . Беркемнең дә vito хакы юк. Мәрьям ханымнар сиңа үпкәләгән төсле күренәләр. Мин китдем. Сәгадәт ханым каршылык12 бирмәде, диде. Мин дә озайтмадым. Башка яңа хәбәрләр юк. Килүеңнең көнен бераз алдан белдерерсең. Әмин бәйне күрдем. Сәгадәт ханым мөһаҗирләр көтәләр, диде. Унларда синең өчен мәлзәмә13 бик күпдер. Фәкать сенатоның14 тавыкчы, юмуртачы15 әгъзаларына ул мәлзәмәнең кыйммәте дә юкдыр, кирәге дә юкдыр.

Таһирга бик күп сәлам. Монда көнләр ягъмурлы гәчәләр16. Бу вакытка кадәр әле су туңарлык суык булганы юк. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Параның алындыгыны телефонла улса да Садри бәйгә дә белдереңез.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Кәнде – үзеңнең.

2 Бәклийордым – көттем.

3 Гәнә узатдылар – янә озайттылар.

4 Хәваләм – җибәрелгән акчам.

5 Карышлыгындан – каршылыгыннан.

6 Мәэмүренә – чиновникның.

7Вирмәсене риҗа итдем – бирүне үтендем.

8 Йапар – эшләр.

9 Карйоланың тәгъмире өчен – караватны төзәтү өчен.

[1]0 Уграп алырым – барып алырмын.

[1]1 Сәрбәст – ирекле.

[1]2 Каршылык – җавап.

[1]3 Мәлзәмә – кирәк-ярак.

[1]4 Сенатоның – гыйльми советның.

[1]5 Юмуртачы – йомыркачы.

 [1]6 Гәчәләр – кичәләр.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру