271. Сәгадәт Чагатайга

28 гыйнвар, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Бу араларда синдән мәктүб булмаганга, хастасыңдыр дип уйлый идем.    Гәчмеш улсын. Мин пазар көндән бирле хастайым. Бик куәтле нәзләгә1 тотылдым. Өйдән чыкмаенча ятам. Бүген нәзләм бераз азалды2 кебек. Әмма тагы куәтләнмәсен дип куркам.

 Истанбулда һавалар бик начар китде. Суык җилле ягъмур. Фәүкылгадә ротубәт3. Шуңарга син тәмамән савыгып йитмәенчә килмә. Затәндә4, сиңа Истанбул һавасы ярап йитми. Икемез дә хаста булып ятачак булсак, бик фәна5 булыр. Мин үземдә хасталык бетү-бетмәүдән җомга көн бер хат язып салырмын. Алай ашыгырлык бер эш дә юк. Җиһангир Жантуринның үлемен язган идем шикелле. Доктор Исмәгыйль Зыяның1 рәфикасы6 Һидаять ханым да шул арада вафат итде. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 [1] Нәзләгә – ютәлгә.

2 Азалды – кимеде.

3 Фәүкылгадә ротубәт – гадәттән тыш дымлы.

4 Затәндә – нигездә.

5 Фәна – начар.

 6 Рәфикасы – хатыны.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Исмәгыйль Зыя – доктор Исмәгыйль Зыя Терегул.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру