272. Сәгадәт Чагатайга

30 гыйнвар, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Минем хәлемдә шактый зур уңайлану булды. Нәзләм1 бетде кебек. Ләкин бугазым         шешде. Бик каты буылып-буылып йөткерәм. Хәзер шуңарга каршы дарулар алып ятам. Атәшем2 юк. Бүген һава ачык булганга, кәефем дә начар түгел. Синең карйоланы төзәтдердем. Килүеңне үзеңә мөнасиб3 булганча, саулыгың мөсагадә иткәнгә4 кадәр хәрәкәт ит. Ләкин өзлегерлек булып, юлга чыга күрмә. Монда хасталык бик күп. Килүеңне алданрак хәбәр бирерсең. Мин салы көненә5 чамашырҗы6 кадынны кер юарга чакырдым. Ялганламаса килер. Син үзеңә мөнасиб рәвешдә хәрәкәт ит. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Нәзләм

2 Атәшем – температурам.

3 Мөнасиб – яраклы.

 4 Мөсагадә иткәнгә – мөмкинлек биргәнгә.

5 Салы көненә – сишәмбегә.

 6 Чамашырҗы кадынны – кер юучы хатынны.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру