Истанбул. 1954, 12/4.
Хөрмәтле Халидә туташ1!
Сезнең мәктүбеңез килгәнгә шактый вакыт кичсә дә, күндергән бүләгеңез бүген, иртәгә килеп чыгар, бердән1 җавап язармын дип тордым. Пакет өч-дүрт көн әүвәл генә миңа китерелеп бирелде. Бу юлы мәшәкате-фәләне булмады. Мәсърафы2 да күп чыкмады. Ялңыз3 3 лира 31 грош4 кына алдылар. Маеңыз бик урынына төшде. Юлда бик озын йөргән булса да, бер дә бозылмаенча килеп чыкды. Хәзер, шул майны ашап, сезгә рәхмәт укып ятам. Моңгынча монда, гомум Төркиядә, һавалар бик суык булып килгәнгә, андый май пакетлары бозылырга вакыт таба алмады. Мондан соң инде, әгәр дөньяның төзелеше тәмам юлындан чыкмаган булса, Төркиядә яз килергә вакыт. Бу ел Төркиядә кыш инде күпдән алты аен тутырып, җиденче айга керде вә халык өчен бик зур авырлыкларга, санап бетерелмәслек хасталыкларга сәбәп булды. Бүген дә әле тыш бер яктан бик суык, шималь җилле суык, бөтен кеше кышкы киемдә калтырана-калтырана йөри, утыны-күмере булса, көн буе мичне яга. Безнең кебек картлар, көнләр буе ятагындан борынын чыгарырга куркып, юрганы, өстенә өелгән төрле сәләмә-сүләмә киемләре астында борылып ята. Мин дә бүген хезмәтче хатыным килмәгәнгә, иртә торып, мең бәла белән мичемне якдым. Сезнең май берлә, бер ярым пискви5 берлә ике финҗан6 төрек каһвәсе эчдем дә сезгә шул хатны язарга утырдым. Миндә аш үтмәү, үткәне сеңмәү авырусы дәвам итә. Соң атналарда ул хасталык тагы көчләнде. Ашаган нәрсәмне бик тиз косам. Ашказаным бик авыртып, ятакка ятарга мәҗбүр булам. Элгәре шурпа, чәй, сөт кебек сыек ашлар болай борчымый иде. Хәзер алар бик азлап кына алынганда гына ашказанымда кала алалар. Докторлар: «Гасабилык7 бар, нервлар бик бозык», – диләр. Никадәр дөресдер, Аллаһ белә. Ләкин көнләр ачык булып, дуст-ишләр белән сөйләшеп утырганда, мәҗлесләрдә ашаганымның күбесе сеңеп китеп, мине борчымый. Хәерле булсын, тәкъдирдә ни булса, шул булыр.
Мин беренче мәртәбә Финляндиягә 1908 елның ахырында яисә 1909 елның башында берничә иптәшем берлә Иматраны2 күрергә килдем. Өч-дүрт көн Иматрада калдык. Тирә-юньдәге берничә авылга да бардык. Бер йирдә фин театрусыни тыңладык. Ул вакытта миңа фин халкы фәүкылгадә яхшы тәэсир калдырды. Фин театрусындан бернәрсә дә аңламасак да, фин теленең һармониясе8, сүзләренең тавышының агышы мине хәйран калдырды. Миңа фин сәхнәсендән сөйләгән сүзләр минем ана телемдә сөйләнә кебек күренде. Аңлавыма ялңыз колагым яхшы ишетелерлек узакда9 булгандан гына кебек хис быракды10. Бу хис миңа соңындан япун халык җырларының җырлануында да, мангулларның озакдан көйләнүендә дә, кореялеләрнең курай кебек бер нәрсә уйнауларында да гайне11 тәэсиратны бирде. Миңа ул вакытта ук бу халыклар мондан өч мең елмы, дүрт мең елмы бер төпдән чыкканлар икән дигән фикерне бирде. Халыкларның бик яраткан культур васиталарының12 иң зурысы вә иң озын яшәүчесе – телләре вә көйләредер. Тормышларының башка яклары, күршеләренең, икълимнең12, динләрнең тәэсире берлә төрле-төрле юллар алып, искелекдән озаклашалар. Хәтта бер-берсенә ят халык булып да күренә алалар. Мәсәлән, Балкандагы болгарлар безнең Идел-Урал буендагы Болгар дәүләтендән Балканга күчеп килгән гаскәрләр вә мөһаҗирләрнең балалары булдыклары хәлдә, күрше милләтләре – юнанлар13, итальянларның тәэсире астында христианлыкны кабул итеп, күрше славянлар, хосусән, серблардан славян телен алып, ят вә безгә дошман бер халык булып өлгергәнләр. Ләкин халык җырларында, көйләрендә иске уртак мотивларын бүгенгә кадәр саклаганлар. Менә бу халыкларны, бердән, беренче корун14, икенче корун иранлылары (ул вакытта иң мәдәни халык булганлар) туран халкы дип исем биргәнләр. Бу халыкларның телләрендә уртак тел кагыйдәләре бүгенгә кадәр саклануындан (мәсәлән, аһәң кагыйдәсе, сүзнең агышындагы һармония) боларның телләренә Аурупа галимләре урал-алтай телләре дип исем биргәнләр. Маҗар15 сәясиләре, кыйсьмән фин сәясиләре дә, пангерманизм, панславизмга каршы куяр өчен, пантуранизм дигән бер культураль-сәяси агым да мәйданга чыгарырга маташдылар. Моның төрек илләрендә дә бер вакытлы аз-маз тәэсире булды. Ләкин бер тарафдан төрекләр, икенче якдан япунлар бу агымны тотмаганга, бу агым пангерманизм, панславизм кебек куәтләнеп китмәде. Китә алмады. Хәзерге дәвердә тәмамән үле туган бала хәлени алды. Бу эшдә төрек кабиләләренең мондан берничә гасырлык сәясәтдән аерылып китүләре аркасында килгән берберсенә ышанмау, япунларның үзләрен, кореяләрен мангулларга каршы югары бер халык дип карап, бу озак кардәшләренә йүксәкдән16 мөгамәлә итүләре аларны икенче, өченче дәрәҗә халыклар кебек караулары зур роль уйнады. Бу көн пантуранизм тарихка карышкан сәяси, һичбер көчкә таяна алмаган әдәби бер тәгьбирдән башка бер нәрсә түгелдер. Ләкин халыклар да үзләренең озак вә якын кардәшләрен һаман эзләүдәдерләр. Хосусән күрше халыклардан золым күргән милләтләр бу эшдә үзләренә ярдәмче кардәшләрен эзлиләр. Төрек халкының таралып киткән кабиләләре арасында руслардан бертуктамыйча золым күргән Идел буе төрек-татарында беренче буларак якын кардәшләрен эзләү, уртак бер көч ясап, русларга каршы тору хисе уянадыр. Бу хисне кара халык төрек падишаһларыни үзенең Казан ханлыгы вакытында дин башы – хәлифә дип тануындан калган дини хис берлә милли хисне берләшдереп, Төркия солтанларыни бик зур көчле дәүләт дип уйлап, күңеле берлә алардан котылу ярдәмени көтәләр. Вакыт-вакыт хаҗилар аркылы Истанбулга руслардан шикаять кәгазьләре күндерәләр, ярдәм өмид итәләр. Кайвакыт, русны җиңеп булмый инде дип, милләтне, динне саклау нияте берлә авылы-авылы Төркиягә һиҗрәт итеп17 китәләр3. Бәрәкәт вирсен, Төркиядәге тормыш шартлары безнең халыкның Идел буенда үзе төзегән мәдәни сәвиядән18 бик түбән булганга, бу меңләп-меңләп киткән мөһаҗирләр Төркиянең сытма19 хасталыгындан бик күп кардәшләрен, якынларын үле итеп калдырып, йөзләп-йөзләп элекке илләренә – Идел буена качып кайталар вә шуның аркасында Кырымның башына килгән, туган илен бушатып, русларга меңьеллык туфракларын биреп китү бәласендән безнең Идел-Урал сакланып каладыр. Идел буеның укыган халкы, бигрәк дә дин галимләре, күзе ачык сәүдәгәрләре тәмамән башка юл тоталар. Алар Сибириядәге, Төркестандагы – рус губерналарындагы ана илендән озаклашып калган төрек-татар халыкларына диндә, телдә берлекне алга сөреп, бер милләт итү юлыны тоталар. Ана илдә – Казан әтрафында әллә никадәр мәдрәсәләр мәйданга китерәләр. Алардан һәр елны меңләп-меңләп мулла, мөәзин, мөгаллим вә укытучы булырлык шәкертләр йитешдереп, боларны бөтен күрше илләргә мөәзин, мөгаллим итеп күндерәләр. Рус эченә байларымыз мәсҗедләр салып, андагы халкымызны да сакларга тырышалар. Бер мәдрәсәдән, бер системлы укудан чыккан төрле кабиләләрнең башкорты, типтәре, мишәре, казанлысы (ягъни болгар-хәзәр балалары) халыкны бертөсле дини хисләрдә тәрбия итеп киләләр. Бу эш элекке Казан ханлыгының даирәсендә булган халыклар арасында бик тиз эшләнгәч, Идел буе мөнәүвире20 күрше казакъ, кыргыз, төркестанлы кабиләләрне гайне юлдан милли тәрбия системына алырга башлыйдыр. Ләкин Идел буе мөнәүвиренең бу хәрәкәтени рус хөкүмәте бик тиз сизеп ала да, Русия эчендә бөтен халыкның дүрттән берсени тәшкил иткән төрек гонсыры21 берләшеп, рус хөкүмәте, рус мөнәүвиренең бу халыкларны руслаштыру сәясәтенә каршы зур бер куәт берлә чыгачагыни күреп, бик тиз вә бик каты тәдбир аладыр22. Төркестан, казакъ, кыргыз илләрендә Казанда, Казан әтрафында укыган мөгаллимлек, имамлык вә мөәзинлек итүне, Идел буеның сәүдәгәренә Төркестанда йорт-туфрак алуны мәнгы итә23, казакъ-кыргызның буш сахраларына Идел буенда йирсез-сусызлыкдан аптыраган төрек-татарларга күчеп баруга каршы законлар чыгарып, казакъ-кыргыз сахраларына миллионлап рус мөһаҗирен йирләшдерәләр. Казакъ-кыргыз арасында Идел буе төрек мөнәүвиренә мөгаллимлек, муллалык итүне дә тыялар. Ләкин Идел буе мөнәүвире, Идел буеның аңлы сәүдәгәре, үз илендә, Казан, Оренбург, Уфа, Троицк, Кызылъяр кебек шәһәрләрдә бик күп мәдрәсәләр ачып, аларга йөзләп-йөзләп казакъ, кыргыз шәкертләрен ашатып, эчертеп, укытып, бу халыклардан мөгаллимлек, муллалык кадрулары хәзерләвендә дәвам итә. Яз24 көнләрендә, мәдрәсәләр тәгътыйль булгач25, меңләп Идел буе шәкертләре, казакъ-кыргыз сахрасына йөрүче вакытлы мөгаллим, мулла булып, вак сәүдәгәр сыйфатында күп вакытлар кыргыз койунларын26 көтүче булган булып, бу кара халыкны агартырга хезмәт итәдер. Төркестанга Идел буе мөнәүвиренең мәктәп ачуы, мөгаллим булуына каршы рус хөкүмәте бик каты тәдбирләр алып, андый мөгаллимләрне бик тиз тотып япканга, йирле халыкны да шундый Идел буенда хәзерләнгән мөнәүвирне мөгаллим итеп китергән өчен бик каты җәзаландырганга, Идел буе мөнәүвире Төркестан өчен яңа план татбикъ итәргә башлый27. Ул ир мөгаллимләр йиренә28 мәктәпдә йитешкән Идел буе мөгаллимәләр, кызлар вә хатынларны Төркестанга күндерә башлый. Аларны, рус дикъкатендән озак тотар өчен, күп вакыт йирле төркестанлы берлә, ялгандан булса да өйләнгән итеп күрсәтеп, Идел буе мөгаллимәсенә төркестанлы сыйфатыны бирәләр. Кайвакытларда бу мөгаллимәләр чыннан да төркестанлы берлә өйләнеп китеп, гайне юлдан хезмәтне дәвам итдерәләр. Бу XIX гасырның соң чирегендән башланып, XX гасыр башларында бик киң булып китәдер. 1905 елында рус гаскәре япунларга каршы бик каты җиңелгәнгә, рус эчендә баш күтәрү, ихтиляль29 башланадыр. Рус хөкүмәте 1905 елның 17 октябрендә парламентлы идарә вәгъдә итәргә, матбугатка аз-маз хөррият бирергә, төрле дин халкыни, шулар арасында без мөселманны чукындырып, рус ясауны яшерендән йөртергә мәҗбүр була. Матбугат хөрриятендән файдаланып, Идел буе төрек-татары үз шәһәрләрендә бик күп гәзитәләр, мәҗмугалар чыгарырга башлый. Бу гәзитә вә журналларны үз илләрендә гәзитә вә мәҗмуга чыгара алмаган төркестанлы, казакъ-кыргыз арасында меңләп-меңләп тарата. 1905 елга кадәр бөтен Идел-Урал тупрагында бер гәзитәгә дә, бер журналга да рөхсәт бирелмәгән, ялңыз Бакчасарайда Исмәгыйль бәк атналык «Тәрҗеман» гәзитәсене чыгара иде4. Идел буе милләтчесе мәхкүм30 утыз миллионлы бер төрек гөруһын31 фикердә, телдә, сәясәтдә берләшдереп, зур бер сәяси куәт ясарга сызганып тотына. Шул мөкаддәс эшләренең башлануында, Аллага шөкер, мин дә шәхсән роль алам. Бөтен яшьлек куәте, милли иман батырлыгы берлә милли тартыш мәйданына атылам. Шул эшне вакытында башлый алып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итдерә алуым өчен үз-үземне бәхетле саныйм. 1906 елны Русия парламентысы – Думага сайлау була. Бу эшдә Идел-Урал төреге беренче рольне уйнап, бөтен мөселман депутатларыни (кырыкка якын) берләшдереп, мөселман фракциясе кора. Вә бөтен төрек өлкәләренең сәяси эшләрен бер мәркәздән алып барырга тырыша. Рус хөкүмәте бу берләшүдән курка, Идел-Уралдагы гәзитә вә мәҗмугаларның күбесени яба. Бик күп мөнәүвирне Себергә сөрә. Шулар арасында мин дә өч мәртәбә төрмәдә утыртылып, 1907 елында Архангел вилаятенә32 сөргенгә җибәрелдем. Шул арада яңа бер тарихи вакыйга мәйданга килә. Төркия хөкүмәте дә мәшрутиять33 дәверенә керә. Төркиядә дә матбугатка хөррият бирелә, безнең гәзитә вә мәҗмугалар Төркиягә сәрбәст34 кергән кебек, төрек матбугаты да безнең илләргә сәрбәст керә, фикерләр якынлаша. Төрек культур берлеге агышы мәйданга туа. Бу яңа җәрәянның35 Төркиядә тууына безнең илдәшемез Йосыф Акчура беренче рольне уйный5. Идел буе матбугаты да төрек берлеге җәрәяныны кабул итә. Йосыф Акчураның Истанбулда корган «Төрек йорды» мәҗмугасы оренбурглы миллионер Мәхмүд бай Хөсәеновның акчасына чыга6 вә «Төрек йорды» мәҗмугасы Төркиядән артыграк безнең Идел буенда укыла, тәк-тук36 Төркестанда да укыла. Ул дәвердә Идел буе мөхәррирләре Төркестанда «Тәрәкъкый»37 исемендә бер гәзитә чыгара башлыйлар.7 1910 елларда Идел буенда бик күп матбагалар корылып, бик күп китап сату мәгазәләре ачылып, Идел буе мөнәүвире үзенең мәдәни юлбашчылыгыни Төркестан, казакь-кыргызлар илләрендә, Сибирия сахраларында дәвам итдерә. Төркия төрекчеләре берлә фикерән якынлаша. Ягъни Төркияне идарә итүче иттихад вә тәрәкъкый Тәлгать, Әнвәр пашалар8 кебек идеалист адәмләр берлә фикердә берләшә. Руслар, бу хәрәкәткә пантуркист исеме биреп, шул эшнең башында йөргән без мөнәүвирләрне төрлечә җәзаландырып килсә дә, милли хәрәкәтне туктата алмый. 1914 елында башланган Беренче дөнья сугышына кадәр бу хәл шулай дәвам итеп килә. Төркия Русиягә каршы сугышка кергәч, Идел буе төреге 27 мең төрек гаскәри әсирләрен химая итә38, аларны ачлыкдан, үлүдән коткара, кием бирә. Мәскәүдә безнең корган яшерен «Кызыл Ай» җәмгыятемез9 бик күп (берничә йөз) әсир төрек забитларын39 Иран аша Төркиягә качыра. Бу эшләрдә мин тагын зур авырлыкларга очрыйм. Мәскәүдә чыга торган «Ил» гәзитәсе10 кафкасларны котырту сылтавы берлә (аҗарлар40 мәсьәләсендә) хөкүмәт тарафындан ябыла. Андан соң чыгарылган «Сүз» гәзитәм11 төркестанлыларны котырта дип (Җизак41 мәсьәләсендә) ябыла. Вә миңа гәзитә вә мәҗмуга чыгарырга мөсагадә ителми42. Бервакыт мине, төрек җасусы43 дип, диване гаскәригә44 мәхкәмәгә45 дә бирделәр. Әгәр 1917 ел ихтиляле башланмаса иде, бик ихтимал, мине үтерәчәкләр иде. Большевик дәвере ничек дәвам иткәне үзеңезнең күз алдында булганга, аны үзеңез дә беләсез.
Инде килик безнең Идел-Уралның халкына. Болар төрекме, татармы? Идел буенда миляди V гасырда Болгар, Хәзәр дәүләтләре корыла. Бу ике дәүләтнең бөтен халкы төрек нәселендән. Болар ул вакытдагы Аурупа берлә Кытай арасындагы сату-алу юлында зур роль уйнаган Идел елгасының тынычлыгын саклап, зур мәдәни бер мәмләкәт булып, сигез йөз елга якын мөстәкыйль яшиләр. Болар 922 елында ислам динени кабул итәләр. Исемләре болгар, телләре төрекчә. XIII гасырның әүвәлге чирегендә Идел буена Чыңгыз гаскәре, егерме төмән46 берлә килеп, болгар илени үз мәмләкәтенә куша. Бу егерме төмәннең күбесе Идел буенда утырып кала. Боларның унсигез төмәне төрле кабилә исемендә йөргән төрекләр иде. Ике төмәне татар исемендә йөргән мангуллар иде. Чыңгыз үзе татар, янындагы зур түрәләре татар булганга, руслар да килгән халыкка һәммәсенә бердән «татар» исеме бирәләр, алардан ишетеп, аурупалылар да безне «татар» дип йөртә башлыйлар. Ләкин бу ике төмән татар төрекләр арасында бик тиз телләрен югалтып, динләрен онытып, төрекләр арасында эриләр. Мөселман диненә керәләр. Шундан безнең ни дәрәҗәдә төрек, ни дәрәҗәдә татар икәнемез үзендән-үзе мәгълүм буладыр. Без Идел-Урал халкы – төрекләрмез. Төрек милләтенең төрле кабиләсендән килгән халыклар өстенә безнең эчемездә берничә процент мангуллар, калмыклар һәм дә берничә процент фин-угыр халыклары, мукшылар, арлы47, марилар, бераз да руслар эреп киткәнләр. Ләкин бу халыклар арасында иң зур күпчелек, иң мәдәни гонсыр48 шул төрек-болгар ханлыгыни сигез гасыр алып барган болгарлар булганга, бөтен халкымызның күңелендә төреклек хисси хаким49 булып килә. Бүген үзен төрек дип йөргән госманлы төрекләрендән, Төркестан вә Кафказ төрекләрендән төреклек каны һәммәсендән бездә артыграк. Маҗарларның туранчы галимләре Төркиядә, Төркестанда, Идел-Уралда безнең халыкның каныни тикшергәнләр. Аларның тикшеренүләренең нәтиҗәсени миңа туранчы бер маҗар галиме шулай аңлатды: Идел буендагы халыкларда Туран каны 96 %, Төркестанда 50–60 %, Төркиядә 16 %, Кафказ хәтеремдә калмаган, аларда 50 % дан түбән. Ләкин, тарихымызның китеше аркасында, бу зур төрек дөньясы бик киң җир йөзенә таркау хәлдә йирләшкән булып чыгалар. Хосусән рус дәүләте ныгып җиткәч, бу халыкларның арасына әллә никадәр рус мөһаҗирләре тутырып, бер-беремезлә корыдан баглануымызны кисәләр. Төрле дини мәзһәбләргә аерылу Иран-Кафказ төрекләренең шигый булып, Төркия төрекенең сөнни мәзһәбендә булуы дини мәдәниятне, дини бәйрәмләрне, дини гореф-гадәтләрне бер-берсендән аера. Надан галимләр ике арага дошманлык орлыгы чәчүе бу ике мәзһәбдәге мөселман төрек халыклары арасында бик күп канлы сугышлар чыгарып, араны бик каты бозалар. Бу кардәш гаугасындан дошманларымыз аурупалылар, хосусән руслар, бик оста файдаланалар. Төркестан төрекләренә Иранның күрше булуы вә Иранның Урта гасырда мәдәният җәһәтендән өстен булуы, Төркестанга төрле юллардан шигый фарсыларының күчеп йирләшүе Төркестанның хакыйкый төреклек йөзене боза, аларның шәһәр халкы әхлак җәһәтендән бик түбән булган фарсыларның бик начар гадәтләрен, ялганчылыкларын, мораилыкларын50 (риячы, эче берлә тышы башкалыгы) алалар. Фарсылардан әфьюн куллану, авызына тәмәке салу кебек милләтне җисмән вә рухан зәгыйфьләтә торган хасталыкларга шәһәр халкы мөбтәля буладыр51. Мөтәгассыйб52 муллалары, халыкның яртысы булган хатынларымызның бер өлешене аналарымыз, кызларымыз икәнене игътибарга алмаенча, хатынларымызны бөтен мәдәни хокуклардан мәхрүм итеп, коллык дәрәҗәсенә иңдерәләр вә аларны ятак такымы53, мендәр-юрганның бер өлеше хәленә китерәләр. Нәтиҗәдә бала тәрбиясе бик начар юлга куеладыр. XX гасырда бу мәгънән таркаулашкан, җәгърафый яктан бер-берсенә озаклашкан бу төрек өлкәләренең мөнәүвирләре, һәр тарафдан дошман куәтләренең, хосусән русларның һөҗүменә мәгъруз калдыкларындан54 берләшү кирәклеге канәгатенә киләләр. Ләкин болар халыкның кечкенә зөмрәсе55 генә булганга, киң халыкны аркасындан йөртә алырлык зур бер куәт эзләргә мәҗбүр була. Бу куәтнең мәгънәвиясе һәр төрек илендә аз-маз булса да, мондый таркау халыкны берләшдереп, бер сәяси көч хәленә китерүгә бу көч кенә җитмидер. Зур бер матди көчкә, дәүләт куәтенә ихтыяҗ бик каты сизелә, алман милләте кебек тирән мәдәниятле бер таркау халык да Бисмаркның12 дәүләт куәтени кулына алуы аркасында гына берләшкәнгә, безгә дә шундый берләштерүче бер дәүләт куәтенә ихтыяҗ, беренче мәртәбә фарыз бер эш булып чыга. 1908 елдагы Төркиядәге иттихаде тәрәкъкый56 агымы, аларның Төркия идарәсене кулга алулары безгә үземезнең үлчәвемездә бер Бисмарк хөкүмәте бирелә кебек хис тудыра. Без дә шуңарга сөенеп, төрле төрек илләренең төрекчеләре Истанбулны кыйбла итеп эшкә башлыймыз. Хосусән, без, идел-ураллы, бу эшдә Русиягә мәхкүм57 төрек илләре арасында беренчелекне алып барамыз. Ләкин дошманларымыз, хосусән инглизләр, бигрәк тә руслар, безнең бу берлек юлымыздан фәүкылгадә куркалар. Иттихаде тәрәкъкыйның идарәсендәге төрекче Төркиягә каршы кылмаган интригаларын калдырмыйлар. Беренче дөнья сугышында гарәпләрне дә котыртып, Төркияне җиңәләр вә Төркияне өченче, дүртенче дәрәҗәдә көчсез бер дәүләт хәленә китерәләр. Русиядә башланган сәвит режимы, гайне кара рус сәясәтен алып барып, безнең Идел-Уралның мөнәүвирләренең мең бәла берлә йирләшдерергә тырышкан вә шактый зур мәгънәви берлекне яраткан берлек агымыны балталарга тотыналар. Бөтен Русия төрекләренең матбугат, китапчылык, мәдрәсәчелек мәркәзе Казан шәһәрен зәгыйфьләтер өчен бөтен матбагаларын, гәзитәләрен русларның кулына йә рус булмаган бәндәсе ахмакларының кулына бирәләр. Бөтен тарихы буенча бергә килгән Казан халкы, башкортлар, типтәрләр, мишәрләр арасына кабилә аермасы орлыкыни аталар. Чарлар58 дәверенең рус ажаны59 Шәриф Манатов13, ахмак Зәки Вәлидиләрне котыртып, Идел-Уралның сәяси берлеген бозар өчен, аерым Башкортстан, аерым Татарстан төсендә дәүләт механизмасы коралар. Төркестанны да биш-алтыга бүлеп, алар арасында кабилә дошманлыгы орлыгы чәчәләр вә бөтен Төркестан милли мәктәпләрендә без идел-ураллыга каршы бик күп дошманлык пропагандасы алып баралар. Империалист итеп күрсәтеп, безнең халыкдан биздерергә тырышалар. Хәтта татар әлифбасы, башкорт әлифбасы дип, латинча исемендә аерым-аерым әлифбалар чыгаралар. Идел-Уралның берләштерү нигезендә корган дини берлегене Русиядәге бөтен сөнниләрне берләштерүне күзгә алган вә, хакыйкатән, казакъ, кыргызларны, Төркестанның зур өлешени берләштерергә муәффәкъ булган 60 галимләремез Галимҗан әл-Баруди14, Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренең җан-тән берлә тырышкан Диния нәзарәтемезне зәгыйфьләндерер өчен сатлык муллалардан башкортлык мөфтисе тудыралар. Казанда мәркәзе булган ике йөз меңлек бер гаскәрнең берләшүенә тырышкан Гаскәри Шураны да татар гаскәре, башкорт гаскәре дип икегә бүләләр. Бу арада Төркия дә Аурупа дәүләтләренә каршы сугышта җиңелеп чыкканга, без төрекче милләтчеләрнең һичбер таяначак куәтемез мәйданда калмый. Без, гаскәре югалган генераллар кебек, чит илләргә качарга, анда мәгънәви берлегемезне саклар өчен гайрәтемезне, көчемезне сарыф итеп, тырышырга мәҗбүр каламыз. Ләкин безнең әүвәлге гасырлардагы мөһаҗәрәтемезнең барысы да Төркиягә, Гареб мәмләкәтләренә генә булганга вә болар да заман үтә-үтә йирле төрекләр арасында эреп китеп, аларның балаларының балалары туган илләрен тәмамән онытканга, без бөтен дөньяда арка таяначак бер милли мөһаҗир көтләсене61 таба алмыймыз. Яһүдиләр, украиналылар, әрмәниләр кебек Аурупага, Америкага йирләшкән вә үзенең анда тормышын корса да, туган илендән, туган туфрагындан ваз кичмәгән бер куәткә очрый алмыймыз. Ялңыз сәяси кыйммәтемезне аңлаган Ләһестан62 хөкүмәте генә безгә аз-маз кулыны суза ала. Аның аркасында мәмләкәтдә күтәрелгән берлек байрагымызны йиргә иңдермимез. Фәкать эшләвемез көчемез кадәр генә булып, уникенең берсе юк мохиттә милли байрагымызны Аурупа дәүләтләренә күрсәтеп, милли истикъляль63 дәгъвамызны анда-монда качып чыккан Финляндия, Эстония, Япония, Кытай мәмләкәтләрендәге илдәшләремезгә аз-маз өйрәтүдән уза алмыймыз. Икенче дөнья сугышы безне бу колонияләремездән дә мәхрүм итә. Узак Шәрекъдагы колониямез, Маньчжурия, Корея, Кытайдагысы икенче мәртәбә русларның кулына эләгәләр. Аурупадагы Ләһестан, Эстония юк булып китә. Җиңелгән Япония берлә җиңелгән Финляндиядә бик күп зарар-зыянга очраган, большевиклык көчендән, куәтендән куркып калган бер-ике мең мөһаҗиремез генә җисмән сау-сәламәт калса да, алар да мәгънә ягындан бик зәгыйфьләнеп сугышдан чыгалар. Беренче вазифалары үз гаиләләре, үз гаиләләрен аякка басдыру икәнени аңлап, табигый уларак, шул юлда хәрәкәт итәләр. Зур милли мәсьәләләр берлә уграшырга64 көчләре дә калмаган була, иманлары да зәгыйфьләнгән булып кала. Без, милләтче төрекчеләр, һич булмаса, Ләһестан дәрәҗәсендә бер арка таяначак көч эзлиләр, үземез төрек, үземез мөселман, үземез русларга – большевикларга бик дошман булганга, бу көчне христиан дөньясында таба алмыймыз. Ислам галәме үзе корылып, олуг юлга чыкмаган большевикның ялган пропагандасына ышанып, күбесе безгә дошман вазгыять алалар. Төркия үзенең Беренче дөнья сугышындан алган җәрәхәтләрен дә әле дә булса төзәтә алмаган. Тагы мондагы төрек булмаган яһүди, бошнак65, хәтта гарәпләр, төрекчелек агымындан куркып, чит төрекләргә дошман киселгәнләр. Аларның шул хисләрендән файдаланып, мондагы мөнәүвирләр арасында бик нык тамыр җәйгән сүздә инсаниятче, эшдә большевик дуслыгы алып барган масон оешмалары66 без төрек милләтчеләренә аяк чалуны үзләренә вазифа итеп алганлар. Менә шул шартлар эчендә без төрекче милләтчеләрнең милли эшләре, безнең мишәрләр әйткәнчә, кругом кармазин67 булып чыккан. Вә сез финляндиялеләргә килгәндә, сез дә юлны югалткан кышкы бурандагы юлаучы кебек апдырап калгансыз. Бер өлешеңез, Төркиядән килгән төрле-төрле, үз илендә эш таба алмаган шарлатанларны сыйлауны төрекчелек ясыймыз дип, үз-үзлегеңезне оныткансыз. Бер төрлеңез, ике мәхәлләне көрәшдереп, әтәч сугышдыдыр кебек, муллаларыңызны бозыштырырга керешкәнсез вә араңызда әүвәлге берлек йиренә эчеңезгә нифак (монафикълык68) сугылганга, шул ярыкдан араңызга остача большевик ажанларының кереп йирләшүен дә сизми калгансыз. Төрек милләтчесенең башына килгән бу бәла-казадан безне коткарачак чара тагы милли төрекчелегемезне җанландыру вә, иске юлымызны табып, һәрбер гөруһның үз иленә, үз туган йортына күңелдән баглану, киң дөньяда шул мөкаддәс эшкә дустлар табу гынадыр. Без, иске милләтчеләр, бу көннең туачагына иманымыз камил булып, көчемез кадәр эшләүдә дәвам итәдермез. Ләкин кирәк Финляндиядә, кирәк Япониядә, кирәк мөһаҗирләремез арасында бу милли иманның көндән-көн зәгыйфьләнүенә, хакыйкый иман йиренә русның аракысы илә дуңгыз мае сеңдерелгән ялган иманның берләшүенә шайтаный бер куәтнең бик тырышуын күреп бик борчыламыз. Хушыңыз, Халидә туташ, мин бу арада бик каты хаста булганга, бу хатны берничә мәртәбә бүлеп-бүлеп яздым. Бу хатымны мөмкин кадәр саклаңыз. Мин, бәлки, соңгы айларым яки атналарымны яши торганым. Шулай булып чыкса, бу хатым мәгънәви васыятем кебек калсын. Әгәр мөмкин булса, бу хатымны Хәбибрахман хәзрәткә15 дә укыңыз да, ул да күчереп алсын. Мин үлеп китсәм, форсаты килгәндә, бу хатымны бөтен халыкка бер мәртәбә укыңыз.
Хушыңыз, бөтен гаиләңезгә хөрмәтләрлә сәламләр.
Һамиш69. Исәнлегем бик начар булганга, Аурупага дарулану өмиде берлә барырга план корып йөрим. Әгәр шуның юлларын таба алсам, майның яртысындан соң юлга чыгарырга хәзерләнәм. Ләкин Төркиядән акча чыгару бик авыр булганга, бу эшне ничек башкарырмын, әле мәгълүм түгел.
Гаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Халидә Вафинага. Язма ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 13 эш) саклана. Машинка басмасында. Гарәп язуында. Беренче мәртәбә Х. Миңнегулов «Мәгънәви васыятем кебек калсын!» дигән исем астында “Мирас” журналының 1999 елгы 2 нче санында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды.
1 Халидә туташ – Халидә Вафина турында сүз бара.
2 Иматра – Финляндиянең көньяк-көнчыгышындагы шәһәр.
3 …Төркиягә һиҗрәт итеп китәләр… – Мәгълүм булганча, XVIII гасыр ахырында Кырым Россия тарафыннан яулап алына. Шулвакытта Кырым татарлары бик күпләп Төркиягә күчеп китәләр.
4 …Бакчасарайда Исмәгыйль бәк атналык «Тәрҗеман» гәзитәсене чыгара иде. – «Тәрҗеман» Русиядә төрки-татар телендә нәшер ителгән беренче газета. 1883 елның апрель аеннан Бакчасарай шәһәрендә (Кырым) чыга башлый һәм, утыз биш ел дәвам итеп, 1918 елда туктатыла. Нигезләүчесе, нашире һәм мөхәррире – Исмәгыйль Гаспринский. Газета Русиянең төрки-татар милләтләре яшәгән төбәкләрдә таратылган. 1905 ел ахырына кадәр татар телендә газета-журнал булмаганлыктан, татарлар шуны укып юанырга мәҗбүр булганнар.
5 Төрек культур берлеге агымы мәйданга туа… Безнең илдәшебез Йосыф Акчура беренче рольне уйный. – Илнең төрле почмакларында Й. Акчура инициативасы буенча «Төрек учаклары» дип аталган Халык өйләре төзелә. Аларның төп максаты милли үзаңны күтәрүгә юнәлтелгән була.
6 …«Төрек йорды» мәҗмугасы оренбурглы миллионер Мәхмүд бай Хөсәеновның акчасына чыга… – «Төрек йорды» – 1911–1931 елларда Истанбул шәһәрендә госманлы төркисендә чыккан фәнни-әдәби һәм иҗтимагый журнал. Нигезләүчесе һәм күп еллар буе беренче мөхәррире булган җитәкчесе – Йосыф Акчура. Мәхмүд Хөсәенов (1840–1912), мәшһүр татар бае, меценат.
7 …«Тәрәкъкый» исемендә бер гәзитә чыгара башлыйлар. – 1906 елның 14 (27) июнендә «Тәрәкъкый» газетасының беренче саны дөнья күрә. Газета Ташкент шәһәрендә татар сәүдәгәре Исмәгыйль Габитов наширлегендә үзбәк телендә чыга.
8 Тәлгать, Әнвәр пашалар – Исмәгыйль Әнвәр паша (1881–1921), Төркиянең хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе.
9 «Кызыл Ай» җәмгыятемез – мөселман илләрендә авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү оешмасы.
10 «Ил» гәзитәсе – Г. Исхакый тарафыннан нигезләнеп, 1913 елның 22 октябрендә Петербургта чыга башлый, 40 саны чыкканнан соң, нәшрияты Мәскәүгә күчә. Газета, барлыгы 89 сан чыгып, 1915 елның мартында туктатыла. Мөхәррире – Г. Исхакый үзе, берара Нәҗип Гасрый була.
11 «Сүз» гәзитәм – «Ил»нең дәвамы булып, 1915 елның 13 декабрендә «Сүз» газетасы чыга башлый. Нашир-мөхәррире булып нәшриятның конторщигы Габдулла Сәгыйтев исәпләнә. Бер елдан (1916 елның сентябрендә) газета туктатыла.
12 Бисмарк – Отто фон Шенхаузен Бисмарк (1815–1898), 1871–1890 елларда Германия империясенең беренче рейхканцлеры.
13 Шәриф Манатов (1892–1936) – Башкортстан җөмһүриятен төзүдә актив катнашучыларның берсе. 1928 елда Ш. Манатов Төркиягә китә. Биредә аңа «совет агенты» дип карыйлар. Шуннан соң СССРга кире кайта, монда исә «төрек агенты» дип гаеплиләр.
14 Галимҗан әл-Баруди (1857–1921) – мәгърифәтче, дин галиме, мөфти.
15 Хәбибрахман хәзрәт – Шакир Хәбибрахман әл-Болгари (1903–1975), Пакъстаннан килеп, Финляндиянең Тампере шәһәрендә эшләүче имам-хатиб.
[1] Бердән – бергә.
2 Мәсърафы – чыгымы.
3 Ялңыз – бары.
4 Грош – Төркиядә акча берәмлеге. 1 лира 100 куруштан тора.
5 Пискви – печенье.
6 Финҗан – чынаяк.
7 Гасабилык – нерв авыруы.
8 Һармониясе – гармониясе.
9Узакда – ераклыкта.
[1]0 Хис быракды – хис калдырды.
1[1] Гайне – шундый ук.
[1]2 Васиталарының – бәйләнешләренең.
[1]3 Икълимнең – климатның.
[1]4 Юнанлар – греклар.
[1]5 Корун – гасыр, чор.
[1]6 Маҗар – венгр.
[1]7 Йүксәкдән – югарыдан.
[1]8 Һиҗрәт итеп – күченеп.
[1]9 Сәвиядән – дәрәҗәдән.
20 Сытма – малярия.
2[1] Мөнәүвире – зыялысы.
22 Гонсыры – төркеме.
23 Тәдбир аладыр – тиешле чара күрәдер.
24 Мәнгы итә – тыя.
25 Яз – җәй.
26 Тәгътыйль булгач – каникулга чыккач.
27Койунларын – сарыкларын.
28 Татбикъ итәргә башлый – кора башлый.
29 Йиренә – урынына.
30 Ихтиляль – чуалыш.
3[1] Мәхкүм – буйсынган.
32 Гөруһын – халкын.
33 Вилаятенә – губернасына.
34Мәшрутиять – конституция.
35 Сәрбәст – ирекле.
36 Җәрәянның – агымның.
37 Тәк-тук – бераз, аз-маз.
38 Тәрәкъкый – прогресс.
39 Химая итә – яклый.
40 Забитларын – офицерларын.
4[1] Аҗарлар – мөселман грузиннар.
42 Җизак – шәһәр исеме.
43 Мөсагадә ителми – рөхсәт бирелми.
44 Җасусы – шымчысы.
45 Диване гаскәригә – хәрби трибуналга.
46 Мәхкәмәгә – судка.
47 Төмән – ун мең кешелек гаскәр.
48 Арлы – удмурт.
49 Гонсыр – өлеш, компонент.
50 Хисси хаким – хисләрне биләүче.
5[1] Мораилыкларын – икейөзлелекләрен.
52 Мөбтәля буладыр – дучар буладыр.
53 Мөтәгассыйб – надан, фанатик.
54 Ятак такымы – урын-җир әйберләре.
55 Мәгъруз калдыкларындан – дучар булуларыннан.
56 Зөмрәсе – төркеме.
57 Иттихаде тәрәкъкый – бердәм алга китеш.
58 Мәхкүм – буйсынган.
59Чарлар – царьлар, патшалар.
60 Ажаны – агенты.
6[1] Муәффәкъ булган – ирешкән.
62 Көтләсене – төркемен.
63 Ләһестан – Польша.
64 Истикъляль – бәйсезлек.
65 Уграшырга – шөгыльләнергә.
66 Бошнак – боснияле.
67 Масон оешмалары – яшерен оешмалар.
68 Кругом кармазин – «барысы да ал да гөл» мәгънәсендә.
69 Монафикълык – икейөзлелек.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.