313. Сәгадәт Чагатайга

24 март,1954. Истанбул.

 

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңне алдым. Газизулланың чәкчәкне тапшыра алуына да сөендем. Әллә бирә алмадымы, юлда урлатдымы дип шөпәдә1 идем. Таһирның мәсьәләсенең чуалыш юлына сугылуына җаным сытылды. Тагы синең эшеңдәге җан сыкынтылары2, әгъсаб йоргунлыкларына2 сәбәп булмаса ярый инде дигән куркудан бу мәсьәләдә синең дә косурларың3 булып чыга күрмәсен инде. Профессорлар мәҗлесенә хокуклы әгъза булып интисаб итдекдән бирле4 син дә үзеңә достча бер […] ярата алмадың, күрәсең. Монда бит «көпрү5 кичкәнче аюга «дайы» дийор6» диләр. Хәерлегә булсын. Бәлки, безнең куркуларымыз вакытсыздыр. Бу да үтәр-кидәр. Фәкать синең шәхси мөгамәләдә һәркемгә каршы, «безнең вакытымыз юк, без, эш кешесе, эшемез бар» дип мокабәлә итүең7 университә мохитендә самореклама дип алайга8 алынуын берничә бер-берсенә охшамаган шәхесләрдән дойдым9. Аны бик фазла кулланасың булырга кирәк. Монда бит эшнең кыйммәте юк. Мәэмүрләр, шәхесләрә эш эшли белүе, эш күп-аз эшләве берлә үлчәлеп, кыйммәт куелмый. Вахид бәй, берсенең йөзенә көлеп, берсенә татлы сүз сөйләп, берсенең тәрәзә каршына автомобильдә китертдереп, өч һәфтәдә профессор булды чыкды. Гыйльми әсәре варлыгы-юклыгы, истикъбальдә улаячагы10 ихтималы да мөнакашәле11.

Таһирның да эше, иншаллаһ, юлына куелыр. Сыйххәтемдә фәналык юк. Ләкин савыгып йиткәнем юк. Һаваларның бәрбад китмәсе дә манигъ улыйор12. Заф идейорым13. Шул көнләрдә тагы бер мәртәбә канларымны тәхсил итүне14 лөзүмле күрәләр. Бакалым. Ни чыгар? Дуст-иш сау-сәламәт. Ләкин һәрбер өйдә гариб, хасталык хаким. Фәкыйрь-фокараның утынсызлык, күмерсезлекдән җаны чыга. Истанбулдагы бу һава бозыклыгы бишенче айга керде. Ни вакыт кичәр, бер Аллаһ кына белә. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Шөпәдә – шиктә.

2 Сыкынтылары – борчулары.

3Әгъсаб йоргунлыкларына – нервлар арыганлыкка.

4 Косурларың – гаепләрең.

5 Интисаб итдекдән бирле – бәйләнгәннән бирле.

6 Көпрү – күпер.

7 “Дайы” дийор – “абый” диләр.

8 Мокабәлә итүең – каршы сүз әйтүең.

9 Алайга – мәзәккә.

[1]0 Дойдым – тойдым.

[1]1 Истикъбальдә улаячагы – киләчәктә булачагы.

[1]2 Мөнакашәле – бәхәсле.

[1]3 Манигъ улыйор – киртә була.

[1]4 Заф идейорым – көчсезләнәм.

[1]5 Тәхлсил итүне – анализ ясап тикшерүне.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру