312. Сәгадәт Чагатайга

16 март, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым!

Бер һәфтә мөкаддәм сиңа Галиулланың абыйсы Газиз аркылы бераз чәкчәк күндермешдем. Алып-алмадыңны – белдермәдең. Истанбулда нә «Һортман», нә дә «Нистон» чәйләре һич юк. Бер ай әүвәл беткән, диделәр. Шәһри хөкүмәт, галиба1, чәй өчен дөвиз2 вирмийор. Ахун байларда-фәләндә, бәлки, бераз бардыр. Октай бирә белер. Сыйххәтем фәна түгел. Әмма һавалар бәрбадлыкда дәвам идейор. У да бәңа фәна тәэсир идейор.

Истанбул һавалар бозылдыгына ярын3 дүрт ай тогмыш олыйор4. Бу кадәр озын суык ягъмурлы кышны, белмим, Истанбул күрмешмедер? Сиңа туган көнемдә чыгарткан ике рәсем җибәрәм. Таһирның ныклы эше тәмамландымы? Таһирга сәлам. Әмин Буграны күргәнсездер. Аның берлә шул көнләрдә без дә күрешмешдек. Минем сыйххәтеме-фәләнеме белейор.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Галиба – ахрысы.

2 Дөвиз – валюта акчасы.

3 Ярын – иртәгә.

 4 Тогмыш олыйор – тулган була.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру