311. Сәгадәт Чагатайга

7 март, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Сиңа Галиулланың борадәре1 Газизулла1 аркылы минем туган көнем өчен пешерелгән чәкчәкдән аз бернәрсә күндерәм. Чәкчәк мөсафирлар тарафындан бөек әһәмият казанганга, миңа бик аз калды. Андан да Садри бәйнең өлешен дә чыгаргач, сиңа да аз төшде. Берәр чәйгә җитәр. Сыйххәтем акрын гына яхшырып килә. Ләкин әле һаман мигъдәмә хаким түгелмен. Каты йәмәкләрне мигъдәм һичбер кабул итми. Дәрхаль2 укшыйм. Косу килә. Шуңарга күрә иң күп ашаган нәрсәм – төрле чорбалар, сөт, йогырт һәм пылау, боткалар. Истанбулда һавалар бераз ийиләшде. Суыклар кичде кебек. Алай да мин урамга чыгудан бик сакланам. Юлда бик тиз арыйм. Шуңарга тиз вакыт Анкарага барырга җәсарәт3 итү ихтималы бик узак4. Шул көнләрдә Әмин Бугра бәй Анкарага китә. Мине шул көнләрне берничә мәртәбә күрде. Ул сыйххәтемең дәрәҗәсен аклады. Таһир вәкяләтдән истигъфа итдеме?5 Әллә икесен бергә бераз вакыт алып барамы? Яз. Монда яңа хәбәрләр юк.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Галиулланың борадәре Газизулланың адресы: 39 нчы сок6, 1 Бакчалы өйләр.

Садри бәй мартның 12–13 ендә Истанбулга дөнәчәгем7 дип яза.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Галиулланың борадәре Газизулла – Гали Акышның бертуган абыйсы Газиз. 1915 елның 14 гыйнварында Пенза губернасының Усть-Рахманов волостендагы Татар Юнәсе авылында туа. Анкарада яши. 1906 елда үлә.

[1] Борадәре – туганы.

2 Дәрхаль – шунда ук.

3 Җәсарәт – батырлык.

4 Узак – ерак.

5 Истигъфа итдеме – эштән чыктымы.

6 Сок – урам.

7 Дөнәчәгем – әйләнеп кайтачакмын.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру