310. Сәгадәт Чагатайга

5 март, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңне алдым, бүген күндергән акчаң да килде. Үзем шулай уртача гына торам. Тагы бер өч кило үлчәү алдым. Әмма хәлем йирендә түгел. Бу арада Истанбулда һавалар бераз яхшырды. Ләкин Бугазга һаман бозлар агып торганга, тагы суыклар булыр дип куркып торамыз. Таһирның эше шулай да булса хәл ителүе яхшы булган. Аның бит бер дәрәҗә түбән мәгаш1 алуы мувәккатьдер. Бераздан соң нормалашачаклә2 тәбрик итәм. Бераз тынычланып, бераз хәл җыеп, көч тупласын. Кайвакытлар йөзенә бик арыганныгы чыгадыр. Минем бик тизләп, Анкарага барып чыгып, йөгереп йөрүемдән курыкма. Әле алай йөгерерлек көчем-куәтем дә юк. Бик тиз урынымдан кузгалырга дәрдем дә юк. Ләкин докторларым, Анкарада һавалар нормальләшкәч, бер-ике атна һава алышдыруың ляземдер, дийорлар. Үземнең дә сезне, дустларымны күрәсем киләдер. Бу да, минемчә, апрель яисә май айларында мөмкин улачакдыр. Монда таныш-белешләр исәнләр. Кичә Октай бәйләрдә акшам йәмәгендә идек. Без монда шул араларда Мүнихдан киләчәк институтның америкалы […] профессор Баллис дигән бер затны көтәмез.

Хуш, кызым. Сау-сәламәт бул.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Әмин Бугра пазар иртәсе3 Анкарага берничә көнгә китәчәкдер. Таһирны, әлбәттә, күрер. Сөйләшеләчәк сүзләр дә юк түгел. Дуст-ишне күрсәң, сәлам сөйлә.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәгаш – хезмәт хакы.

2 Нормалашачаклә – нормалашуы белән.

3 Пазар иртәсе – якшәмбе.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013 

Җавап калдыру