309. Сәгадәт Чагатайга

17 шөбат, 1954. Истанбул.

Сөекле кызым! 

Минем сыйххәтем, Аллага шөкер, һаман алга таба бара. Иштиһам хәзер соңгы хасталыгымдан элекке көнләренә караганда да яхшырак. Һәрбер каты ашны ашау берлә тыгылып китү, Аллага шөкер, азалды. Кыймалы көфтә1-фәлән дә, йомшак пешкән кузы2 ите дә аз-маз ашый вә һазым итә башладым. Тавык чорбасын иштиһа берлә ашыйм. Балыкны да кулай һазым итәм. Ләкин уйкум шәп түгел. Элеккегә караганда, тышка чыгарга өч-дүрт дәфга3 уянам. Уянганның соңында элекке кебек тизрәк кенә йоклап китә алмыйм. Кайвакыт сәгатьләрчә әвәләнеп ятам да, торып, берәр стакан сөтле кайнар чәй эчәргә яисә бераз йогырт ашарга мәҗбүр булам. Уянгач башым дурмадан4 эшли. Берәр фикер башымны томалап ала да, шундан котыла алмыйм. Бу минем күп көнне арып, уйкум туймаенча торуыма сәбәп була. Көнлек нәшьәмне югатдыра. […] бик арыган булырга кирәк. Ләкин мәгънәвият5, Аллага шөкер, көндән-көн төзәлә бара. Һәр йирдәге дустларның җандан галякалары дә рухыма азык бирә. Туган көнне уздыра алмам дигән идем, дуст-иш һич разый булмады. Әүвәлән зур мәҗлес корып, капыны6 һәрбер илдәшкә ачык бырагып ясауны тәклиф итделәр7. Моны мин дә кабул итмәдем. Докторларым да мөсагадә итмәсләр иде. Гакылы башында улан дустларым да тәһликәле тапдылар. Ахырдан Мәрьям ханымларда егерме биш-утыз кешелек чәй зыяфәте8 ясарга карар бирдек1. Садри бәй дә, Камилә ханым да ул вакытта Истанбулда булачаклар икән, аңа да сөендем. Хәзер шул мәҗлеснең хәзерлегене ясап яталар. Ләкин үзем чакыру кәгазьләренә кул куюдан башка, открыты9 буйга да алып салмыйм. Һаман өемдә ятам. Һавалар бераз төзәлсә дә, урамга һич чыкмыйм. Рум хатыны һәр көн килеп ашымны пешерә. Астдан-өстән өйне бераз җыештыра. Ләкин чамашыр йыкый10 алмый. Хасталыклы да, аристократ да. Чорбаларны хәзер мин теләгәнчә пешерергә өйрәнде. Балыкны затән үзе үк белә, шуңарга күрә ашавым бераз монотон булса да, канәгатьләндерелмәслек булмый. Туган көнемдә синең дә янымда булуың нур галә нур булыр иде. Әмма Истанбулның һавасы һаман фәүкылгадә начар. Хасталык бик күп булганга, килер-килмәс хасталанып китеп, бөтен нәшьәмез качар дип куркам. Иншаллаһ, саулыгым яхшырса, көнләр Анкарада да, монда да нормальләшкәч, язга таба Анкарага бер барып чыгармын. Анкарадагы дустларымны да күпдән бирле бит күрә алмадым. Таһирның эше юлына куела башлавына сөендем. Бәлки, яңа ел бу дәрәҗәсендә кадролы булып тасдыйк ителер11. Бераз кыртасиялек12 йөгендән куртулур13, үзе сөйгән эш берлә мәшгуль булыр иде.

Синең сыйххәтең ничек? Бу суыкларны, карлы-бозлы ягъмурларны авырмаенча кичерә алсак ярар иде. Монда безнең таныдык-белдекләрдән авырмаган беркем дә калмады. Шактый күп көтелмәгәндә авырып киткәнләр дә булынды. Бу хат берлә сезгә дәгъвәтләр14 күндерәм. Бу, әлбәттә, туйга чакыру кебек кенә бернәрсә, ягъни онытмадык, рухан бакымыз дигән сүз генә. Берсен Әмин бәйгә тапшырыңыз. Шаһвар да килмәгәнгә, башкасын эзләргә әле исәнлегем дә җитәрлек булмаганга, өем бик керләнде. Чамашырларым да пислик15 эчендә. Шуның өстендә тагы миндән югарыгы катка […] урынына йирләшкән бер саңгырау яһүди хатыны бик пис һәм ахмак. Атналар буе матбәхка16 югарыдан пис су акды. Матбәх истифадә ителмәс17 дәрәҗәгә килде инде. Хәзер өй хуҗасы бераз төзәтдерде. Әмма саңгырау кадын тагы бозмавындан әмин түгелмен.

Хуш, кызым. Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автографлар гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Туган көнне уздыра алмам дигән идем… Мәрьям ханымларда егерме биш-утыз кешелек чәй зыяфәте ясарга карар бирдек. – 1954 елның 23 февралендә Истанбулда Касыйм һәм Мәрьям Байҗыннар фатирында Г. Исхакыйга 76 яшь тулу уңае белән утыз кеше катнашлыгында бер мәҗлес үткәрелгән.

 

[1] Кыймалы көфтә – фаршлы котлет.

2Кузы – бәрән.

3 Дәфга – тапкыр.

4 Дурмадан – бертуктаусыз.

5 Мәгънәвият – рухи халәт.

6 Капыны – капканы.

7 Тәклиф итделәр – әмер бирделәр.

8Зыяфәте – табыны.

9 Открыты – открытканы.

[1]0 Чамашыр йыкый – юа.

[1]1 Кадролы булып тасдыйк ителер – штатлы булып расланыр.

[1]2 Кыртасиялек – язу-сызу әйберләре.

[1]3 Куртулур – ычкыныр.

[1]4 Дәгъвәтләр – чакыру кәгазьләре.

[1]5 Пислик – пычрак.

[1]6Матбәхка – кухняга.

 [1]7 Истифадә ителмәс – файдаланылмас.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру