308. Халидә Вафага

1954, 13 февраль

Хөрмәтле Халидә туташ!

Сезнең 27 гыйнвар тарихлы мәктүбеңез1 берлә күндергән бүләк пакетыңызны2 бүген үзем постаханәгә3 китеп алдым. Пакет килү хакында күндерелгән кәгазе гыйлем4 хәбәре алган вакытымда бик каты авырый идем. Өч атна ятакда калып, бүген беренче калыкдым вә беренче эшем бүләгеңезне барып алу булды. Ләкин монда андый эшләр бик мәшәкатьле, зәхмәтле5 булган икәнене белгәнгә, яныма бер аркадашымны6 алдым. Иртәдән алып өйләгә кадәр постаханәнең бер катындан икенчесенә, өченчесенә аркадашым менеп-төшеп, пакетны алырлык хәлгә китерде. Мин хәлсез, көчсез булганга, кул кую вакытыны көтеп утырып кына тордым. Мин дә әллә ничә йиргә куллар куеп, тамож акчасын түләп, бүләгеңезне алдым. Күндерүеңез өчен бик зур рәхмәт. Пакетның эчендән хатыңыз берлә бергә өчпочмаклы пәйнир7, бер пар елы оек, ярты кило кадәр ак май чыкды. Боларның һәммәсе минем өчен файдалы бүләкләрдер… Тагы бер мәртәбә күндерүеңез, мине уйлавыңыз өчен рәхмәтләремне укыйм. Ләкин алуы, йөрүе бик мәшәкатьле, зәхмәтле булганга һәм дә бик күп тамож акчасы түләргә тиеш булганга (мин үзем 17 лира түләдем. Янымдагы иптәш дә 3–4 лира, мине борчымыйм дип, әйтми-нитми түләде булырга кирәк), поста берлә мондый пакетлар йөретү бик мәгазле8 эш булмый, ахрысы. Сәмигулла да1 күндергән, имеш. Аныкы әле килмәде. Ул да шундый ук булып чыгар инде. Шуларны ихтыярыма алып, поста берлә хатдан башка бернәрсә күндермәвеңезне вә башкаларга да шуны белдерүеңезне үтенәм. Тагы бер мәртәбә бүләкләреңезгә рәхмәт укып, хөрмәтләр илә Гаяз Исхакый.

Мөшфика ханымга2, сеңелләреңез, туталарыңызга сәламләр3, хөрмәтләремне сөйләңез. Хушыгыз.

Гаяз

13 февраль, 1954. Истанбул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәктүбегез – хатыгыз.

2 Пакетыңызны – посылкагызны, бандеролегезне.

3 Постаханәгә – почта йортына.

4 Кәгазе гыйлем – мәгълүмат, «извещение» мәгънәсендә.

5 Зәхмәтле – кыен.

 6 Аркадашымны – иптәшемне.
7Пәйнир – сыр.

8 Мәгазле – файдалы.

  1. Халидә Вафинага. Хат беренче тапкыр Х. Миңнегуловның «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» исемле китабында басылды (Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2004.– 358 б.). Текст шуннан алынды.

1 Сәмигулла – Халидә Вафинаның бертуган абыйсы.

2 Мөшфика ханым – Мөшфика Вафина (1886–1966), Халидә Вафинаның әнисе.

3 …сеңелләреңез, туталарыңызга сәламләр… – Зиннәтулла һәм Мөшфика Вафалар җиде бала тәрбияләп үстерәләр: Сәмигулла, Фатыйма, Алия, Халидә, Кадрия, Наилә, Гөлсем.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру